Родной язык
план-конспект урока (2 класс)

Калимуллина Алсу Ильгизаровна

Конспект урока.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx24.19 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбе гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының  Коркачык башлангыч гомуми белем   мәктәбе

Билгене  белдерә торган сүзләр.

 2нче сәгать

(Барлыгы 3 сәгать)

2 класста туган тел дәресе

Укытучы: Кәлимуллина Алсу Илгизәр кызы

Тема: Билгене  белдерә торган сүзләр.

Теманың максаты: Нинди? Кайсы?  сораулары ярдәмендә билгене  белдерә торган сүзләрне танып-белергә, төркемләргә өйрәтү, сөйләмдә ул сүзләрнең кирәклеген төшендерү.

Планлаштырылган нәтиҗә: 

Предмет күнекмәләре: Җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү.

УУГ:

Шәхси:  иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

Регулятив:  укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү;

Танып – белү :  кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү;

Коммуникатив:  үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.

Төп төшенчәләр: Билгене  белдерә торган сүзләр,

Җиһазлау: Дәреслек:  И.Х. Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова “Татар теле” 2 кисәк  52-54 бит ,“Мөстәкыйль эш дәфтәре” 52 бит.

Техник жиһазлар: компьютер, проектор, экран, презентация.

Төркемнәрне оештыру: гамәли, индивидуаль  һәм  парлы    эш.

Дәрес планы.

I этап. Оештыру өлеше.

1. Дәрескә әзерләнү.

2. Эш урынын тәртипкә китерү.

II этап.  Актуальләштерү.

  1. Презентация. Яшелчәләр ясалган . Предметларның билгеләрен әйтергә. Бер укучы арт белән басып,  билгеләре буенча яшелчәнең исемен атарга тиеш. (ШУУГ) Дэреснең темасын әйтү.
  2. Сүзлек диктанты.  (РУУГ)

 Яшел, киң, түгәрәк,  кызыл,  озын, биек, авыр, йомшак,  җиңел,  бөдрә, җылы. (Презентациядән сүзләрнең дөреслеген тикшерү).

III этап. Яңа материал өстендә эш.

  1. 70  нче күнегү. (ТУУГ)
  • Хикәядән өзекне уку, песи баласына туры килгән билгеләрне язу һәм билгене белдергән сүзләр астына сызу.
  •   Үзләренең песиләре турында билгене белдергән сүзләр кулланып җөмләләр төзү. (ШУУГ)

Физкультминут

IV  этап.  Алган белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту.

  1. 71 нче күнегү.
  •  Шигырьне уку, икенче куплетын хәтердән язу.
  • Нинди? Соравына җавап булган сүзләрнең астына сызу.(ШУУГ)

V  этап.  Контроль.

  1. 76 нчы күнегү. (“Мөстәкыйль эш дәфтәре”, 52 бит)
  • Шигырьне уку, предметның билгесен белдерә торган сүзләрнең астына сызу.
  • Асларына сызылган сүзләрнең нинди билге белдерүен ачыклау.

VI этап. Рефлексия.  

  1. “Билгене  белдерә торган сүзләр” темасын аңлауларын ачыклау.

 Укучыларның дәрестә алган белемнәре турындагы фикерләрен тыңлау. (ШУУГ)

VII этап.   Йомгаклау.

           1.Өй эше.  72 күнегү, 53 бит,  сүзләр өстәп язарга.

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү

Дәрес барышы.

I этап. Оештыру өлеше.

Исәнләшү.

Исәнмесез,укучылар!

Исәнмесез,саумысез!

Кәефләрегез ничек?

Кояшлы иртә кебек.

Анам телен,туган телне

Өйрәнергә дип килдек.

-Утырыгыз, балалар. Барыгыз да дәрескә әзерме? Эш урыннарыгыз тәртиптәме?. Дәресне башлыйбыз. Ә хәзер  барыгыз да тактага карыйсыз. Слайдларда яшелчәләр ясалган. Бер укучы арты белән баса, яшелчәнең исемен берәү дә кычкырмый, сез аның билгесен генә әйтәсез, Укучы яшелчәне танырга тиеш.

   -Бик яхшы. Бүгенге дәрес  темасы ниниди булыр икән , укучылар? Кем әйтә ала.

Ә хәзер дәфтәрләрне ачасыз, бүгенге числоны язасыз. Сүзлек диктанты язып алабыз. Сүзне башта язасыз, аннары слайдларга карап дөреслеген тикшерәсез, хаталарны төзәтәсез.

(Яшел, киң, түгәрәк,  кызыл,  озын, биек, авыр, йомшак,  җиңел,  бөдрә, җылы).

III этап. Яңа материал өстендә эш.

Укучылар, барыгыз да дәреслекләрегезне ачыгыз әле.  70 нче күнегүне табыгыз. Өзекне эчтән генә укып чыгыгыз.  Бер укучы укый.

  • Песи баласы нинди?( Презентациядә песи баласы сурәтләнгән).
  • Песи баласы кечкенә, шаян, матур, батыр.
  • Билгене белдергән сүзләр астына сызыгыз
  • Балалар, сезнең өегездә песиегез бармы? Аның кушаматы ничек? Песиегез  турында билгене белдергән сүзләр кулланып җөмләләр төзисез.
  • Ә хәзер ял итеп алабыз.

Бергәләп басыйк әле
Түгәрәк ясыйк әле
Менә нинди түгәрәк!
Бик кечкенә түгәрәк.
Кулны кулга тотынып
Артка таба барабыз
Менә нинди түгәрәк!
Бигрәк зур түгәрәк!
Түгәрәктә йөрибез
Тыпыр-тыпыр биибез.

IV  этап.  Алган белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту.

- Укучылар, барыгыз да дәреслекләрегезнең 52 нче битен  ачыгыз әле.  71 нче күнегүне табыгыз. Шигырьне эчтән генә укып чыгыгыз. ( Өч  укучы укый). Шигырьне хор белән укыйбыз. Нинди? соравына җавап булган сүзләрне табабыз.

- Шигырьнең икенче куплетын хәтердән язасыз. Нинди? соравына җавап булган сүзләрнең астына сызасыз.

- Күршең белән дәфтәрләрегезне алмашыгыз, хаталарын карандаш белән төзәтегез.

V  этап.  Контроль.

-Мөстәкыйль эш дәфтәренең 52 битен ачыгыз.Укып чыгыгыз. Предметның билгесен белдерә торган сүзләрне тап, асларына сыз һәм нинди билге белдерүен ачыкла.

- Предметның билгесен белдерә торган сүзләр аның төсен, формасын белдерә.

VI этап. Рефлексия.  

Балалар, бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Бүгенге дәрестә без билгене белдергән сүзләр турында өйрәндек.

-Алар нинди сорауга җавап булып киләләр?

Бу сүзләр предметның нинди билгесен белдерәләр?

VII этап.   Йомгаклау.

           1.Өй эше.  72 күнегү, 53 бит,  сүзләр өстәп язарга. Көндәлекләрегезгә

            язып куегыз.

  1. Дәрес ошадымы сезгә, балалар? Кайсы урыннары бигрәк тә күңелле булды? Ә нәрсә ошамады?

     Барыгызга да рәхмәт!

      (Хәтердән язган диктантларны тикшергәч билге куела).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час.Конкурс знатоков родного языка "Ты наш друг, родной язык".

Классный час посвящён празднованию Международного дня родного языка, который ежегодно отмечается 21 февраля....

ПОЛОЖЕНИЕ Об открытой школьной викторине, посвященной международному дню родного языка «Язык мой родной»

1. Цель и задачи школьной викторины.1.1. Целью школьной викторины «Язык мой родной» является расширить знания младших школьников о русских народных сказках, а также развить интерес к изучению родного ...

Урок по родному языку (русскому) 3класс ( на основе рабочей программы по учебному курсу «Родной язык» для 1-4 классов, «Школа России»).

Цели: закрепить понятие о местоимении, о роли местоимений в речи.Планируемые результаты:предметные:распознавать местоимения среди других частей речи;определять лицо и число местоименийметапредметные:п...

Урок посвящённый Международному дню родного языка « Чем богат родной язык»

Как же прекрасен родной мой язык,Волшебный, певучий,играющий.Словно прозрачный хрустальный родникСердце и душу ласкающий...

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс...

Русский родной язык, Литературное чтение на русском родном языке

Курс русского родного языка направлен на достижение следующих целей:расширение представлений о русском языке как духовной, нравственной и культурной ценности народа; осознание национального своеобрази...