Эссе "Мин-укытучы"
материал на тему

Cафаргалиева Резеда Гизатулловна

Укытучы – иң гүзәл кеше. Укытучы исемен йөртү – үзе бер горурлык ул. Гомер-гомергә укытучы һөнәре – иң күркәм, хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе булып саналган. Укытучы һәрвакыт тормыш дәрьясында кайный, мең төрле сорауларга җавап бирә, балаларны белем дөньясына алып керә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе "Мин-укытучы"23.65 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе “Мин-укытучы”

                                                                                                                            Укытучы!

           Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

           Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

           Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

           Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

           Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

           Дистә еллар түгәсең син акыл көчен

          Укытучы – иң гүзәл кеше. Укытучы исемен йөртү – үзе бер горурлык ул. Гомер-гомергә укытучы һөнәре – иң күркәм, хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе булып саналган. Укытучы һәрвакыт тормыш дәрьясында кайный, мең төрле сорауларга җавап бирә, балаларны белем дөньясына алып керә. Бер үк вакытта без-укытучылар,балаларның иң якын дуслары да. Бары укытучы гына балаларның күңел йозагына тиешле ачкыч таба ала, кирәк вакытта эчкерсез ярдәм итә.
              Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек  таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.
         Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче вак орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә.Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык,рәхимлек,шәфкатьлек орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.  
          Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген һәртөрле һөнәр иясе дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, чын күңелдән балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен.
         Кем генә беренче укытучысын сагынып искә алмый икән? Минем беренче укытучым- Исрафилова Равилә Мансур кызы. Ул бик төгәл, таләпчән, кешелекле иде. Беренче тапкыр укырга, кулларымнан тотып язарга өйрәтүче дә Равилә апа булды. Шул вакытта мәктәпкә  ул безгә яңа җырлар, биюләр өйрәтте. Урта сыйныфларда укыганда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче укытучым- Рахимова Гадения апа.Мин аларны хәзер дә якты, җылы хисләр белән искә алам, зур рәхмәтемне белдерәм.
         Мәктәпне бетергәч, укытучым Гадения апа киңәшен истә тотып, шулай ук татар әдәбиятын ярату, мине Казан Дәүләт университетының филология бүлегенә алып килде.    
           Хатирәләр белән тулы хезмәт юлын барлаганда беренче тапкыр аяк басып кергән мәктәп баскычлары, шат күңелле балаларның өмет тулы карашлары күз алдына килә. Башта төрле уйлар... “Балаларга ныклы белем бирә алырмынмы? Аларның күңеленә ачкыч табып булырмы?” Парта артында балкып утырган балаларны күргәч, бу шикләр юкка чыкты, шау-шулы мәктәп тормышы башланды.
         Укытучы һөнәрен сайлаганыма һич кенә дә үкенмим.Минем укучыларым төрле  уку йортларында белем алалар. Алар арасында шәфкать туташлары, тәрбиячеләр, укытучылар булачак.
         Укытып чыгарган  балаларың өчен син гел җаваплы.Башлангыч сыйныфтан югары сыйныфка күчкәч, аларның ничек укулары белән кызыксынасың. Бердәм Дәүләт имтиханнарын биргәндә дә алар өчен борчыласың.  Үз балаларың кебек якын алар. Шатлыкларына сөенәсең, кайгылары өчен борчыласың.  
         Мин – укытучы,авыл укытучысы. Ә авыл укытучы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, кызыксынулары, бөтен яшәеше күз алдында. Авылда һәр йортта диярлек ул укыткан укучы яши. Димәк, син балага  гына түгел, әти-әнигә, әби-бабайга да якын.. Укытучы гаиләсендә үрнәк әни булырга, үз балаларына да яхшы тәрбия бирергә тиеш, дип саныйм.
           Укытучы ,белем бирү белән бергә, тәрбия эшләрен дә алып бара. Укытуның нигезе тәрбия булганлыктан, тәрбия эше дә акрынлап һәм тәртип белән камиллеккә ирешү ул. Дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм гүзәл шәхес итеп җитештерү өчен аларны сабый вакытларында ук тәрбияләү кирәклеген ассызыклап күрсәтеп, ул “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия – иң кирәкле эш булачактыр”, - дип яза Риза Фәхреддин.
          Мин башлангыч сыйныфларда укытам. Башлангыч сыйныф укытучысына аеруча зур  җаваплылык өстәлгән. “ Бала күңеле ак кәгазь, ни чәчсәң шуны урырсың”, - дигәннәр өлкәннәр. Бала белән никадәр иртәрәк шөгыльләнә башласаң, нәтиҗәсе шулкадәр яхшырак булачак, ди белгечләр. Галимнәр раславынча, бала 6 яшькә кадәр бөтен гомер буена аласы тәрбиянең 70 процентын алып бетерә икән. Бүгенге көндә сабыйлар белән эшләүнең бөтен дөнья белә торган методикалары бар. Мария Монтессори, Глен Демон, Массару Ибука... М. Монтессори методикасына килсәк, ул вак моторикага һәм сенсорикага зур әһәмият бирә. Башлангыч сыйныфларда да моториканы үстерү дәвам итә. Аңа төрле уеннар, уенчыклар керә: шнур чишү, бәйләү, сәйләннәр белән эшләү камыр һәм пластилин әвәләү, туп белән уеннар, текстуралы тукымалар белән танышу, бармак уеннары.
         Башлангыч сыйныф укытучысы баланы укырга, язарга, аңлаешлы итеп сөйләм төзергә, кешелекле, игелекле , сәламәт балалар тәрбияләргә  тиеш. Туган җиргә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү дә безнең бурыч булып тора. Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү- минем төп бурычым
          Тәрбияле бала – мәктәпнең генә түгел, гаиләнең дә җимеше. Тәрбия эшләрен ата-аналар белән бергә алып барырга кирәк. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада ышаныч тудырсак, ул тормыш авырлыклары алдында каушап калмас, дөрес юлны табар дип ышанам.
        Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә.Заман мәгариф системасы алдына балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. Мәктәпләргә яңа технологияләр, интернет ресурслар, яңа төр программалар керә. Уку-укыту процессында яңалыкларны тормышка ашыру өчен, яңа дәүләт стандартлары төзелде..
         Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү, үз иленең чын гражданины тәрбияләү.
         Мин үзем дә дәресләрдә компьютер,  интернет ресурслардан файдаланырга тырышам. Чыбыксыз интернет аша методик әсбаплар белән танышырга, электрон китапханәдән кулланырга, башка укытучыларның хезмәтләре белән танышырга һәм өйрәнергә була. Хәзерге заман мәктәпләрендә белем бирү һәм иҗат итү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Бары тик эзләнергә, иренмәскә, үзеңә максат куеп эшләргә генә кирәк. Балалар да интернет челтәреннән дәресләргә әзерләнгәндә, олимпиада, КВН, төрле интеллектуаль конкурсларга катнашканда кирәкле мәгълүмат белән  таныша алалар. Аларга  кирәкмәгән, зыянлы сайтларга кермәскә кирәклеген аңлатырга кирәк. Шуның өчен балаларга аерым сайтлар булдырылган. Мәсәлән, “Солнышко”, “Чудесенка”, төрле мультфильмнар һәм әкиятләр булган интерактив тавышлы  мультимедияле китапханә  “Бала”. Башлангыч сыйныфларда ук укучылар интернет челтәре аша хәбәрләр, электрон хатлар яза белергә, компьютерда татар һәм рус телендә генә түгел, чит телдә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш. Дәрестә акбур гына түгел, проектор, флэшка, видеокамера, диктофон да куллану таләп ителә.

          Без балаларга нинди белем һәм тәрбия бирәбез, киләчәгебез дә шундый булачак. Заман укытучысы һәрдаим үз өстендә эшләргә, белемен арттырырга, заман белән бер сафта атларга, гел эзләнеп  яшәргә тиеш. Риза Фәхреддин әйткәнчә: “Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә, әлбәттә инде, яхшы булачак...”  Бары тик үз һөнәреңне  яратсаң гына, эшеңә бар көчеңне биреп эшләсәң генә син чын укытучы булачаксың.
          Һәркөн иртән торып ,ашыгып яраткан  укучыларым янына ашыгам. Киләчәктә укучыларыма маяк булып, аларга остаз һәм киңәшче булсам, аларга дөрес юл күрсәтә,ялгыш адымнардан саклап кала алсам, мин бик бәхетле укытучы булыр идем.