КВН
план-конспект на тему

Норматова Эльвира Валерьевна
 Реализация потребности детей в общении;
• Обучение правилам игры «Клуб веселых и находчивых»;

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kvn_tapkyrlar.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”.

            (КВН).  

Җиһазлау.

  1. Плакатлар.

“Тапкырлар, зирәкләр клубы”.

“Бәхетле очрак”.

“Күп укыган, күп белер”.

  1. Тур исемнәре язылган ватман табличкалар.

Катнашучылар капма-каршы өстәлләрдә урнашалар.Зал матур итеп бизәлә: шарлар, чәчәкләр, шулай ук һәр команда өстәлендә команданың исеме язылган визитка, эмблемалар.

Уенның программасы:

I тур. “Шигырьләр илендә”.

II тур. “Табышмаклар иленә сәяхәт”.

III тур. “Татарча да яхшы бел,

                 Русча да яхшы бел,

                 Икесе дә безнең өчен

                 Иң кирәкле, затлы тел”.

IV тур.”Җырлыйбыз да, биибез дә...”

V тур.  “Капитаннар, алга”!

Уен барышы.

Алып баручы уенның катнашучылары белән таныштыра. Уенны бәяләү өчен жюри сайлана һәм командалар бер-берсе белән танышалар.

I команда-“Тапкырлар”.

Девиз: “Тапкырлар”дан “Зирәкләр”гә ялкынлы кайнар сәлам!

II команда-“Зирәкләр”.

Девиз: “Зирәкләр”дән “Тапкырлар”га ялкынлы кайнар сәлам!

I тур. “Шигырьләр илендә”.

1) “Тапкырлар”командасыннан биш укучы үзләре ятлаган шигырьләрен сөйлиләр.

а) Ә. Бикчәнтәева “Дәү әнием”.

б) Ә. Рәшитов “Кояшлы ил”.

в) Х. Гарданов “Безнең урам”.

г) Б. Рәхмәт “Әби белән бабушка”.

д) Ш. Маннур “Яратам”.

2) “Зирәкләр” командасыннан биш укучы үзләре ятлаган шигырьләрен сөйлиләр.

а) М. Җәлил “Сәгать”.

б) Г.Тукай “Безнең гаилә”.

в) Ш. Галиев “Онытылган”.

г) Б. Рәхмәт “Мәктәпкә”.

д) Г. Тукай “Бәхетле бала”.

II тур. “Табышмаклар иленә сәяхәт”.

  1. Тәрәзәсе юк,

Ишеге юк,

Эче тулы халык. (Кыяр).

  1. “Алма!” дисәң дә алалар.

Нәрсә соң ул, балалар? (Алма).

  1. Озынча, яшел һәм тәмле. Ул нәрсә? (Борчак).
  2. Үзе кып-кызыл

Күлмәге ямь-яшел.(Карбыз).

  1. Кыш киләсен ул белгән,

     Җәен җитмеш тун кигән.(Кәбестә).

6)Җәен соры, кышын-ак,

    Аңа шулай яхшырак. (Куян).

7)Сорыдыр төсе

    Үткендер теше

    Урманда йөри

    Бозаулар эзли. (Бүре).

8) Энәләре үзе белән йөри

    Үзе тегә белми. (Керпе).

9) Яланда-яфрак,

     Заводта-шакмак,

     Табында ап-ак,

     Ашыйбыз мактап. (Шикәр).

10) Сыңар күзем җемелдәттем:

       Кыяфәтең алып киттем;

       Ак кәгазьгә күчердем дә,

       Үзеңә ядкарь иттем. (Фотоаппарат).

11) Армый, талмый

      Ат артыннан калмый. (Арба).

12) Җәен, кышын,яз, көзен,

       Иртән, кичен, көндезен,

       Ача, йома өч күзен,

       Телсез әйтәдер сүзен,-

       Бик тиз аңлыйлар үзен. (Светофор).

  1. Җәй иртәрәк уяна,

Кыш иртәрәк югала. (Кояш).

  1. Колак, борынны уып,

Өеңә кертә куып. (Салкын).

  1. Ике туган берсен-берсе күрми. (Күзләр).
  2. Җиде  сөлгем

Җиде төстә,

Җидесен дә

Элдем күккә. (Салават күпере).

  1. Һәр йортта бар

Кечкенә генә көчек

Өрми дә, кертми дә. (Йозак).

  1. Ашыкмыйча кыш буена

Йокы белән туена. (Аю).

  1. Нинди ике нота бакчада үсә? (Фа, соль).
  2. Кулсыз, аяксыз

Тәрәзә кага. (Җил).

  1. Көлтә-көлтә койрыгым

Селки-селки барамын.

Кетәклекләргә кереп

Тавык-чеби аламын. (Төлке).

  1. Урманда үсә, эшләпәле. (Гөмбә).

III тур.”Җырлыйбыз да, биибез дә...

“Тапкырлар” командасының чыгышлары.

.“Зирәкләр” командасының чыгышлары.

IV тур.  “Капитаннар, алга”!

Командирларның чыгып “Ромашка” уенын уйнаулары.Ромашка таҗларындагы сораулар:

  1. Татарстанның башкаласы.(Казан).
  2. КамАЗ машиналары чыгарыла торган шәһәр. (Чаллы).
  3. Нинди татар халык ашларын беләсең? (Бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый).
  4. Россиянең башкаласы. (Мәскәү).
  5. Мәктәптә китаплар күп урын. (Китапханә).
  6. “Шүрәле” әкиятенең авторы кем? (Г. Тукай).

Йомгаклау. Жюриның нәтиҗәләре.