Татар теле дәресе
план-конспект урока (4 класс) на тему

Гиниятуллина Гузель Котдусовна

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

4 нче сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4syynyf.doc72 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресе

Тема. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

4 нче сыйныф

Тема. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

           Максат. Укучыларга җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында                      

                          төшенчә бирү, аларны аерырга өйрәтү.

                          Җөмлә турындагы белемнәрне кабатлау, тирәнәйтү.            

                           Эзлекле фикер йөртү күнекмәсен үстерү.

                          Аралашу культурасы, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү.

         Җиһазлау. «Яз» картинасы, «Җыйнак һәм җәенке җөмләләр»                        

                                 таблицасы,  карточкалар.                                                                                            

        Дәрес тибы. Уку максатын кую һәм чишә башлау.

         Материал. Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова  «Татар теле», 4 нче сыйныф, 135-136 битләр.

Дәрес планы.

         I.  Белемнәрне тигезләү.

             1нче бирем. Матур язу күнегүләре.

              2 нче бирем. Җөмлә турында белемнәрне кабатлау.

         II. Уку максатын кую.

           3 нче бирем.

       III. Уку мәсьәләсен чишү, модельләштерү.

           4 нче бирем.

           5 нче бирем.

       IV.  Күнекмәләр формалаштыру.

            6 нчы бирем.

            7 нче бирем

            8 нче бирем

       V.  Рефлексия , үзбәя.

       VI.  Өйгә эш бирү.

Дәрес барышы.

       I . Белемнәрне тигезләү.

           1 нче бирем. Матур язу күнегүләре.

           Я я

           Яфрак, кояш, яңгыр.

           Бу сүзләрнең берсен кертеп, җөмлә төзергә, ия һәм хәбәр астына сызарга.  

           Тикшерү, билгеләр кую.

          2 нче бирем. Төркемнәрдә эш.

    Слайд 1

  1. Кошлар кайтты.
  2. Җылы яклардан кошлар кайтты.                                                                                 Бу язмаларны җөмлә дип әйтеп буламы? Җөмлә булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

Слайд 2.

  1. Язма сөйләмдә баш хәреф языла.
  2. Җөмлә ахырында  . ? ! куела.
  3.                        бәйләнеше бар.
  4. Тәмамланган уйны белдерә.
  5. Иясе һәм хәбәре бар.                                                                                           Җөмлә турында белемнәрегезне бер-берегезгә, үз-үзегезгә һәм хор белән кабатлагыз.

Үзбәя.

II. Уку максатын кую.

3 нче бирем. Ике җөмләне чагыштырырга, охшаш һәм аермалы якларын табарга. (Җаваплар тактага языла.) Төркемнәрдә киңәшү.

   Охшаш                                                       Аермалы  

        Икесе дә хикәя җөмлә.                            1 нчесе кыска, 2 нчесе озын.

        Икесендә дә ия һәм хәбәр                   Ия һәм хәбәрдән башка иярчен                                    

         бер үк.                                                   кисәкләр дә бар.              

           

         Нәтиҗә. Димәк, бу җөмләләр төзелешләре буенча бер-берсенә охшамаган.

- Нинди уку максатын куярбыз? Слайд 3.

-  Җөмләләрне төзелешләре буенча  төркемнәргә аерырга өйрәнәчәкбез.

Уку максатын тактага язып кую. Хор белән, бер-берсенә, үз-үзенә кабатлатыла.

Үзбәя.

III. Уку мәсьәләсен чишү, модельләштерү.

4 нче бирем.

- Беренче җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз? Ул нәрсәләрдән тора?

-Ул ия һәм хәбәрдән генә тора.

- Ә икенче җөмлә?

- Ия белән хәбәрдән һәм иярчен кисәкләрдән тора.

                    … …

           - Бу ике җөмләне ике кулыгыз ярдәмендә чагыштырып күрсәтегез. Куллар арасындагы зурлык нишләде?

  • Беренчесен күрсәткәндә, кысылды, кечерәйде, тарайды.  
  • Тагын ничек әйтеп була?
  • Җыелды, җыйнакланды.
  • Ә икенче җөмләне күрсәткәндә, зурайды, киңәйде, җәелде.
  • Шулай булгач, беренче җөмлә ничек дип аталыр икән?
  • Жыйнак җөмлә.
  • Ә икенче җөмлә - җәенке җөмлә.
  • Димәк, нинди җөмләләр була икән?
  • Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Үзбәя.

5 нче бирем.

-Җыйнак һәм җәенке җөмләләргә билгеләмә табыгыз.

Ия белән хәбәрдән генә  торган җөмләләр җыйнак җөмләләр дип, ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләре дә булган җөмләләр җәенке җөмләләр дип атала.

-Ә хәзер үзегез ясаган нәтиҗәне дәреслекнең 175 нче битендәге нәтиҗә белән чагыштырыгыз. Сез ясаган нәтиҗә белән китап килешәме икән?

     Модельләштерү. Слайд 2

                  Җыйнак           Җәенке

                Ия + хәбәр                                             Ия + хәбәр

                                                                              + иярчен кисәк

   

       Үзбәя.

IV. Күнекмәләр формалаштыру.

6 нчы бирем. (Төркемнәрдә эш.)

Һәркемгә карточкалар таратыла, һәрберсендә өчәр җөмлә язылган.

Биремнәр.

1 нче төркемгә. Җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп язарга.

Яз җитте. Агачлар ярды. Алмагач күмелде.

2 нче төркемгә. Җәенке җөмләләрне җыйнак җөмләләргә әйләндереп язарга.

Зәңгәр күктә кояш елмая. Җылы җилләр исә башлады. Укучылар ясаган ояларда сыерчыклар сайрый.

3 нче төркемгә. Җөмләләрне язарга. Нинди җөмләләр икәнен янына язып куярга.

Җәй җитте. Балалар ял итә башладылар. Алар шатланалар.

Тикшерү. Үзбәя.

7 нче бирем.

Дәреслек белән эш. 331 нче күнегү. 334 нче күнегү буенча мини хикәя төзү.

8 нче бирем.

Тестлар эшләү.Слайд

V. Рефлексия. Үзбәя.

- Нинди уку максаты куйган идек?

- Нинди җөмләләр була икән? Ничек бу нәтиҗәгә килдек?

- Җөмләләрне укыдык, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшердек. Нәтиҗә ясадык. Билгеләмә бирдек.

- Жыйнак һәм җәенке җөмләләрнең бөтен серен әле без алдагы дәресләрдә чишеп бетерербез.

  Үзбәя.

 VI. Өйгә эш.

  1. 332 нче күнегү, язарга.
  2.  ▲136 нчы бит, № 334 сораулар бренча хикәя язарга.
  3. 3) * Иҗади эш. Җыйнак, җәенке сүзләрен кертеп, ребуслар, башваткычлар төзергә.

1 нче төркемгә.

Җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп язарга.

Яз җитте. Агачлар ярды. Алмагач күмелде.

1 нче төркемгә.

Җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп язарга.

Яз җитте. Агачлар ярды. Алмагач күмелде.

1 нче төркемгә.

Җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп язарга.

Яз җитте. Агачлар ярды. Алмагач күмелде.

2 нче төркемгә.

Җәенке җөмләләрне җыйнак җөмләләргә әйләндереп язарга.

         

          Зәңгәр күктә кояш елмая. Җылы җилләр исә башлады. Укучылар ясаган ояларда сыерчыклар сайрый.

2 нче төркемгә.

Җәенке җөмләләрне җыйнак җөмләләргә әйләндереп язарга.

         

          Зәңгәр күктә кояш елмая. Җылы җилләр исә башлады. Укучылар ясаган ояларда сыерчыклар сайрый.

2 нче төркемгә.

Җәенке җөмләләрне җыйнак җөмләләргә әйләндереп язарга.

         

          Зәңгәр күктә кояш елмая. Җылы җилләр исә башлады. Укучылар ясаган ояларда сыерчыклар сайрый.

3 нче төркемгә. 

Җөмләләрне язарга. Нинди җөмләләр икәнен янына язып куярга.

          Җәй җитте. Балалар ял итә башладылар. Алар шатланалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе

4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...