Разработка урока по татарскому языку (сыйфат)
план-конспект урока на тему
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
razrabotka_uroka_po_tatarskomu_yazyku_syyfat.doc | 52 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Сыйфат дәрәҗәләре.
Максат:
1. Укучыларның сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары, предметның нинди билгесен белдерүе,
асыл, нисби булуы турында белемнәрен системалаштыру,
сыйфатка хас - дәрәҗә категориясе белән таныштыру;
2.Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү күнекмәләрен формалаштыру;
3.Үз хатаңны таный белү, укучыларда белем алуга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер, презентация, карточкалар, тестлар.
Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
2.Актуальләштерү.
- матур язу күнегүе.
- Сүзлек диктант(Бер укучы тактада яза).
Яшел, йомшак, йомры, мөлаем, сөйкемле, яшь, тыйнак, көзге, ямьле, нәфис, тиңсез, ышанычлы, сыек, мәрхәмәтле, оялчан, өлгер.
-Тикшерәбез. Слайд №1
- Укучылар, сүзлек диктантында нинди сүзләр яздык?
- Укучылар, искә төшерик әле, без сезнең белән нинди тема өйрәнә башладык? (сыйфат)
- Сыйфат нәрсә ул? (сүз төркеме)
- Сыйфат нәрсәне белдерә?
- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
- Нинди сыйфатлар синоним сыйфатлар дип атала?
- Нинди сыйфатлар антоним сыйфатлар дип атала?
- Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?
Сыйфат предметның төрле билгесен белдерә алалар.
Төсен (кызыл алма, зәңгәр чиләк, яшел яулык)
Тәмен (баллы чәй, тозлы кыяр, ачы торма)
Формасын (түгәрәк өстәл, туры сызык, яссы такта)
Күләмен ( зур өй, биек тау, кечкенә күл)
Массасын ( җиңел, авыр)
Характерын ( акыллы бала, яхшы кеше, хәйләкәр төлке)
- Бүген без сезнең белән сыйфатка хас грамматик категория белән танышырбыз.
(Дәреснең темасы, максаты әйтелә).Слайд №2
3.Яңа теманы аңлату. Сыйфатларны мәгънәләренә карап ике төркемгә бүләләр:асыл һәм нисби. Асыл сыйфатлар төп билгене белдерәләр.(Кызыл, юаш, тәмле). Нисби сыйфатлар дәрәҗә белән төрләнми.(Җәйге яңгыр, көзге көн, кышкы буран).
- Дөрес. Бүген без сезнең белән сыйфатка хас грамматик категория белән танышырбыз.Слайд №3
Дәрәҗә
Сыйфатларга хас грамматик категория. Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булуын күрсәтә.
Слайд №4
Сыйфатларны чагыштырыгыз. Предметның билгеләре аерыламы?
Яшел, яшелрәк, ямь-яшел, яшькелт (үлән)
Җитез, җитезрәк, үтә җитез (кыз)
Салкын, салкынрак, бик салкын, салкынча (көн)
Слайд №5
Димәк, яшел, җитез, салкын - предметның төп билгесе .
ямь-яшел, үтә җитез, бик салкын – предметның билгесе төп билгедән артык булуы
яшелрәк,җитезрәк, салкынрак – бер предметтагы билгенең икенчесенә караганда артыграк яки азрак булуы.
яшькелт,салкынча – предметның билгесе төп билгедән ким булуы .
Слайд №6
Ә хәзер слайдка игътибар итик. Сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар. Ясалу юллары анлатыла.
1. Гади дәрәҗә 2. Чагыштыру дәрәҗәсе
3. Артыклык дәрәҗәсе 4. Кимлек дәрәҗәсе
4. Дәреснең ял итү өлеше (Физкультминута )
Дәресне дәвам итик.
5. Яңа теманы ныгыту.
Сыйфатларны 4 дәрәҗәгә куегыз. Язабыз. Слайд №7.
Салкын, ак , җылы, авыр, матур, тын, усал, хәйләкәр, куркак, зур.
Тикшерәбез. Слайд №8
Салкын Салкынрак Сап-салкын Салкынча
Ак Аграк Ап-ак Аксыл
Җылы Җылырак Җып-җылы Җылымса
Авыр Авыррак Бик авыр -----------
Матур Матуррак Бик матур ------------
Сорау.-Укучылар, бу сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп буламы? Кайсы дәрәҗәгә куеп булмады?Авыр,тын, матур, усал, хәйләкәр,куркак ,зур сыйфатларның кимлек дәрәҗәгә куеп булмый.
Көчле, урта, йомшак укучыларга биремнәр белән карточкалар бирелә.
Карточка №1 (Көчле укучы)
Текст өстендә эш. Сыйфатларны тап.
Менә салкын кыш та килеп җитте. Бөтен җирне ап-ак кар каплады.
Кешеләр җылы киемнәрен киделәр. Агачлар ак күлмәк кигән кебек
утыралар. Кыш көне кошларга да салкын. Аларга ризык табуы бик
авыр. Кешеләр аларга ярдәм итәләр: җимлекләр ясыйлар, җим салалар.
Менә урман. Кышкы урман бик матур! Тып-тын. Анда каен, усак,
нарат, чыршы, имән агачлары үсә. Ә кар өстендә җәнлек эзләре күр-
ренә. Урманда усал бүре, хәйләкәр төлке, куркак куян, матур тиен,
зур пошилар да яши.
Кышын җәнлекләргә авыр. Кешеләр аларга ярдәм итәргә тиешләр.
Карточка№4(Урта укучы эшли)
Түбәндәге сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп яз.
Җилсез . чәчәк
Хуш исле . иртә
Көчле . дәрес
Кызыклы . бала
Ныгыту өчен 6,9,10 нчы күнегүне эшләү.
Уен “ Эстафета” ике группа ярыша. Тактада предметның исемен белде-
рүче сүз язылган, һәр группадан укучылар чыгып, предметның билгесен
белдерүче сүзләр язалар.
1 группа. Күлмәк(кызгылт, кыска, озын җиңле, куе чәчәкле).
2 группа. Яулык(бик юка, аграк,зур, өр-яңа, борынгы).
6.Йомгаклау.
- Бүген без дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндек?
- Ул нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә?
- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар, ниндиләр?
- Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп киләләр?
- Сыйфатның сөйләмдәге роле нинди?
7.Өй эше.
8. Билге кую.
Тест сорауларына җавап бирү.
1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен;
б) предметны;
в) предметның хәрәкәтен.
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
а) нишли? нишләгән?
б) нинди? кайсы? кайдагы?
в) кем? нәрсә?
3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
а) 5;
б) 6;
в) 4;
г)3.
4.Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә?
а) числительное;
б) прилагательное;
в) существительное;
г)наречие.
5.Предметтагы билгенең төп дәрәҗәдәгедән кимрәк булуын белдерүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?
а) гади (төп) дәрәҗә
б) чагыштыру дәрәҗәсе
в) артыклык дәрәҗәсе
г) кимлек дәрәҗәсе
6. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез?
Саргылт яулык, әчкелтем җимеш, күгелҗем офык, зәңгәрсу чәчәк, аксыл болыт, озынча кыяр, җылымса су.
а) гади (төп) дәрәҗә
б) чагыштыру дәрәҗәсе
в) артыклык дәрәҗәсе
г) кимлек дәрәҗәсе
7.Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез?
Кып - кызыл алма, сап - сары көнбагыш, иң акыллы бала, дөм сукыр бабай, тип – тигез юл, шыр ялангач каен, чалт аяз көн, тома надан карт, гүзәлдән гүзәл кыз.
а) гади (төп) дәрәҗә
б) чагыштыру дәрәҗәсе
в) артыклык дәрәҗәсе
г) кимлек дәрәҗәсе
8.Бу сыйфатлар нинди төркемчәгә карый?
Эз куянныкы, китап апаныкы, бакча минеке, бакча мәктәпнеке.
а) нисби сыйфатлар
б) тартым сыйфатлары
в) асыл сыйфатлар
Слайд №9.Тестларны тикшерәбез.
1-а, 2-б,3-в,4-б,5-г,6-г,7-в,8-б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
" Омонимы" разработка урока по татарскому языку.
Разработка+ презентация к уроку на тему "Омонимы" в 3 классе татарской подгруппы....
разработка урока по татарскому языку "Билге һәм сүз" 1класс
разработка урока по татарскому языку на тему "Билге һәм сүз"(1класс)...
разработка урока по татарскому языку
“сез”, “сезнең” алмашлыкларын сөйләмдә активлаштыру. Сөйләм телен үстерү....
Разработка урока по татарскому языку в 3 классе
Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе яңа таләпләр буенча язылды.Кушымча ,сүз ясагыч кушымчаларны бала таба, аера белерлек итеп төзелде. ...
Разработка урока по татарскому языку на тему "Саннарны гомумиләштереп кабатлау" (4 класс)
Урок был показан на семинаре директоров татарских гимназий Республики Татарстан....
Методическая разработка урока по татарскому языку в 4 классе на тему “Сыйфат” с применением сингапурской структуры
Аннотация Дәрес информацион технология кулланып үткәрелә. Дәреснең темасы “Сыйфат”. 4 нче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укытыла. Дәрес эшкәртмәсе укучы...
план конспект урока по татарскому языку "Сыйфат сүз төркемен кабатлау"
Сыйфат турында белемнәрне ныгыту, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; дөрес язу күнекмәләре формалаштыру, әниләрне хөрмәт итү, ярату хисләре тәрбияләү...