" Омонимы" разработка урока по татарскому языку.
методическая разработка (3 класс) по теме

Закирова Гульшат Камиловна

Разработка+ презентация к уроку на тему "Омонимы" в 3 классе татарской подгруппы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon omonimnar.zip2.76 МБ

Предварительный просмотр:

ФИО: Закирова Гульшат Камиловна
Полное название ОУ, в котором работает автор: МБОУ «АНОШ №3» г.Арск, Республика Татарстан
Название должности полностью: учитель татарского языка и литературы
Квалификационная категория (по желанию): высшая квалификационная категория  

Наличие наград/званий (по желанию): Почетная грамота Министерства образования и науки РТ, 2011

 Email : gulshat_rafikova@mail.ru

Источники

1.Урок по татарскому языку на тему «Омонимы», по учебнику для 3 класса четырехлетней начальной школы с русским языком обучения (для учащихся  татар), авторы  Ф.Ф.Харисов, Ф.М. Хисамова, Ч.М.Харисова. Казань. Издательство “Магариф” 2009 год.

2.Методическая разработка для учителя. Авторы  Ф.Ф.Харисов, Ф.М. Хисамова, Ч.М.Харисова. Казань. Издательство “Магариф” 2009 год.

3.http://yandex.ru/

4. http://www.openclass.ru/

Тема: Омонимнар.

Максат: 1. Укучыларны  омоним  турында  төшенчә  белән  таныштыру;  аларны җөмләдә дөрес итеп табарга һәм мәгнәләрен аңлатырга, синоним, антоним сүзләрдән аерырга  өйрәтү;   укучыларның   фикер  йөртә  белү  сәләтләрен  үстерүне  дәвам  итү.

2. Логик  фикерләү,  уйлау  сәләтен,  уку  активлыгын,  мөстәкыйльлеген, монологик  сөйләмне  үстерү.

3. Туган  як  табигатенә  сак  караш  тәрбияләү.

Дәрес  тибы: Яңа  материалны  өйрәнү.

Җиһазлау: Дәреслек,  проектор, экран, тема буенча презентация.

Дәрес  барышы.

  1.Оештыру  өлеше. Исәнләшү. Уңай  психологик  халәт  тудыру.

  • Бүген сыйныфта  кем  кизү?
  • Укучылар,  бүген  көн  нинди?
  • Көз  көне  тагын  нинди  көннәр  була? 
  • Көз  айларын  санагыз  әле.
  • Көз  көне  табигатьтә нинди  үзгәрешләр  була?

2.Актуальләштерү.

- Алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп китик әле. Нинди сүзләр белән таныштык?

( Туры һәм күчерелмә, бер һәм күп мәгънәле, синоним һәм антоним сүзләр белән таныштык.)  Мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз.(слайд №1)

-Дөрес, укучылар. Ә хәзер ,әйдәгез синоним һәм антонимнарның кагыйдәләрен искә төшереп китик әле.  

- Булдырдыгыз, укучылар.Үткән дәрес темаларын яхшы үзләштергәнсез.

3.Уку мәсьәләсен кую.

- Ә хәзер игътибар белән тактага карадык. Сүзләрне укыгыз һәм рус теленә тәрҗемә итегез, мәгънәләрен аңлатыгыз. (слайд №2)

- Сораулар куеп сүз төркемнәрен билгеләгез.(слайд№3)

- Бу сүзләр ничек языла? ( Бер төсле языла, ләкин мәгънәләре төрле).

- Дәвам итәбез, тактада бирелгән рәсемнәргә карагыз, язылышын һәм мәгънәләрен аңлатыгыз. (4-14 слайдлар)

- Бу нинди сүзләр? Рус телендә сез мондый сүзләрне ничек атадыгыз? Рус телендә өйрәнгән кагыйдәне искә төшерегез. (Омонимы)

-Димәк, без бүген әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр белән танышырбыз.

( слайд №15) Бүгенге темабыз “Омонимнар” дип атала.(слайд №16)

- Дәфтәрләргә число, теманы һәм тактада бирелгән матур язу күнекмәләрен язып куегыз.

4.Ныгыту.

 - Ә хәзер дәреслекләрдә бирелгән кагыйдәне укыгыз.(32 бит)

 -  Тактада бирелгән ребусны чишеп карыйк. Нинди сүз яшерелгән икән? (слайд №17)

 - Дәреслекләрдә бирелгән 66 нчы күнегүне таптык. Биремне укыгыз.

 - Мин дә  күнегүдә бирелгән рәсемнәр белән җөмләләр төзедем. Игътибар белән тактага карадык. ( слайд №18, 19)

  - Ничек уйлыйсыз алдагы дәресләрдә үткән нинди сүзләр белән омонимнарны бутап була? (куп мәгънәле). (слайд №20-22)

-Дәфтәрләргә экранда сүзтезмәләрне беренче баганага күп мәгънәле, икенче баганага омоним сүзләрне аерып языгыз. (слайд №23)

 - Хәзер дәреслекнең 32 нче битендә бирелгән 67нче күнегүнетелдән эшлибез. Шигырьне укыйбыз һәм омоним сүзләрне табып мәгънәләрен аңлатабыз.

- 68 нче күнегүне бирем буенча язып эшлибез. Омоним сүзләрнең мәгънәләрен аңлатып, җөмләләр уйлап язарга. Күнегүне мөстәкыйль эшлибез.

- Тактада бирелгән  кроссвордны чишү.(слайд №24,25)

5. Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек? Ничек эшләдек?

6. Өй эше. 33 нче бит, 69 нчы күнегү бирем буенча эшләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по татарскому языку в 1 классе.

Тема урока: "Баш һәм юл Ө,ө хәрефләре."...

конспект урока по татарскому языку

Сыйфат темасын кабатлау...

разработка урока по татарскому языку "Билге һәм сүз" 1класс

разработка урока    по  татарскому  языку  на тему  "Билге һәм сүз"(1класс)...

Открытый урок по татарскому языку

В этом документе дается конспект открытого урока по татарскому языку для 2-го класса по теме "Закрепление и повторение изученного материала"...

Презентация к открытому уроку по татарскому языку

В этом документе помещены слайды к открытому уроку по татарскому языку для 2-го класса по теме "Закрепление и повторение пройденного материала"....

Урок на татарском языке "Һөнәрләр" Профессий с презентаөией

Дәрес этапларында яңа технологияләр куллану. Милли – региональ компонентлар кулланып, балаларның белем дәрәҗәсен, кызыксынучанлыкларын үстерү; Укыга кызыксыну тәрбияләү, дөрес итеп җөмләләр төзү күнек...