Открытый урок по татарскому языку
план-конспект урока (2 класс) по теме

В этом документе дается конспект открытого урока по татарскому языку для 2-го класса по теме "Закрепление и повторение изученного материала"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok.docx20.77 КБ

Предварительный просмотр:

16 май, 2011нче ел, 16нчы гимназия, 2 б сыйныфы, Ахмадуллина Э.М., татар теле.

Тема:              

Татар телен бөек Тукай иҗаты аша өйрәнү.

Максат:

1) коммуникатив: сөйләм телен үстерү.

2) фәнни: аваз, хәреф, иҗек, сүз, җөмлә төшенчәләрен ныгыту.

3) тәрбияви максат: Тукай шигырьләре ярдәмендә хезмәтне, табигатьне,                  хайваннарны яратырга өндәү, кешелеклелек тәрбияләү.

Җиһазлау:

2нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (А.Х. Нуриева), ноутбук, экран, 3 кәрзин, “Тукай шигырьләрен укыганда презентациясе, мультимедиа, җиләк рәсемнәре.

   

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  2. Актуализация.
  1. Кабатлау.
  1. Нәрсә ул аваз?
  2. Нәрсә ул хәреф?
  3. Татар телендә авазлар ничә төркемгә буленә?
  4. Сузык авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр?
  5. Тартык авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр?
  1. Игътибар белән әйтемне укыгыз. Сез аны ничек аңлыйсыз?

Эш беткәч, уйнарга ярый. (1909)

Без бүген аны матур итеп язып куябыз. Һәрбер хәреф элементын истә тотып язабыз. Сузык авазларны белдергән хәрефләр астына сызабыз.

  1. Ныгыту.
  1. Экранга карыйбыз.

(Слайд)

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

  1. Бу юллар сезгә танышмы?
  2. Әкиятнең исеме ничек?
  3. Ә кайсы авыл турында сүз бара?

Укучылар! Без бүгенге дәрестә бөек шагыйрь  Г. Тукай әсәрләренә еш мөрәҗәгать итәрбез, чөнки аның шигырьләре табигатьне сөяргә, тормыштан ямь табарга, хезмәтне яратырга өнди. Шагыйрь кечкенәдән үк тырыш булырга куша, балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен тели.

Ә хәзер биремне тыңлыйбыз.

  1. Яңгырау тартыклар белән сузыклардан гына торган сүзләрне эзлибез!
  2. Саңгырау тартыклар белән сузыклардан гына торган сүзләрне эзлибез!

Ә хәзер сезнең дә җиләк җыеп аласыгыз киләме?  Берәмләп җыйган җиләктән, чиләк тула.(әйтем)

(Җиләкне алалар, дәфтәрдә эшлиләр, тактага чыгарып кәрзингә салып куялар).

Күршебезнең дәфтәрен алып тикшереп, билгеләр куябыз. Матур язуга да игътибар итегез.

  1. Артык сүз уены.

(Слайд)     Авыл. Бала. Күбәләк. Кәҗә. Сарык. Акбай. Сандугач. Кояш. Алмагач. Шүрәле.

  1. 3 иҗекле сүзләрне табарга.
  2. Сүздәге иҗекләр саны нинди авазга бәйле?
  3. Үзегезгә ошаган 3 сүзне иҗекләргә бүлеп язабыз. 1 сүз белән җөмлә дә төзибез (укыйлар).
  1. (Слайд)    

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

“Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан”.

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Бу юллар Г. Тукайның кайсы әсәреннән? (1907)

  1. Казан турында Г. Тукай нәрсә дип язган?
  2. Дәртле; Моңлы; Нурлы (104 ел элек язылган)
  3. Ә хәзер сүзләрнең мәгънәләре турында сөйләшербез. (Предмет, предметның билгесе, предметның эше) белдергән сүзләрне табабыз һәм язабыз. Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? Нишләде?   I рәт ( 3әр сүз)                        II рәт                          III рәт

  1.  Ә бу юллар сезгә танышмы?
  1. Сак-Сок бәетеннән?
  2. Тукайның бу әсәре нәрсә турында әйтелә?
  3. Дус-тату булырга кирәк.
  4. Рәхәт тормыш гел булмаска да мөмкин икән, шуңа күрә бер-береңнең кадерен белергә кирәк, кешеләрне рәнҗетмәскә, авыр сүзләр әйтмәскә кирәк.

Ия, хәбәрне табарга, сүзләр бәйләнешен яз!!!

Ризык ташыйлар кошлар басудан.

Әнкәй каргады безне ачудан.

I вар. Ризык (нәрсә?) ташыйлар; ташыйлар басудан (кайдан?)

II вар. Каргады безне (кемне?); каргады ачудан (нәрсәдән?)

  1. Тукай безнең күңелләрдә. Ул безнең белән дәрестә дә, шигырьләрендә дә. Тууына 125 ел үтсә дә - Тукай мәңгелек!

 

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по татарскому языку в 1 классе.

Тема урока: "Баш һәм юл Ө,ө хәрефләре."...

Презентация к открытому уроку по татарскому языку

В этом документе помещены слайды к открытому уроку по татарскому языку для 2-го класса по теме "Закрепление и повторение пройденного материала"....

Разработка открытого урока по татарскому языку по теме "Алмашлыклар"

Конспект открытого урока по татарскому языку в 3 классе....

Разработка открытого урока по татарскому языку по теме: "Бер һәм күп мәгънәле сүзләр"

Конспект открытого урока по татарскому языку в 3 классе " Бер һәм күп мәгънәле сүзләр"...

Открытый урок по татарскому языку по теме "Сүз төзелеше. Тамыр сүзләр."

Этот урок был проведен перед студентами Арского педагогического колледжа. Целью урока была выработка практических умений и навыков выделения корня и окончания в словах; развитие речи, обогащение ...

Открытый урок по татарскому языку для 11 класса

Урок по татарскому языку  по теме: "Творчество А. Галиева"...

открытый урок по татарскому языку "Безнен авыл"

Разработка данного урока включает в себя использование сингапурского метода обучени. Урок разработан поэтапно, в конце урока - проектная деятельность. Проводила на семинаре учителей татарского языка и...