Разработка открытого урока по татарскому языку по теме: "Бер һәм күп мәгънәле сүзләр"
план-конспект урока (3 класс) по теме

Мавлекаева Зульфия Раефовна

Конспект открытого урока по татарскому языку в 3 классе " Бер һәм күп мәгънәле сүзләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ber_hm_kup_mgnle_suzlr._mavlekaeva_z.r.rar1.19 МБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән ачык дәрес планы

3 класс

Тема: Бер мәгънәле  һәм күп мәгънәле сүзләр.

Укытучы: Мәүлекәева Зөлфия Раефовна

1 категорияле укытучы

Саба районы Шәмәрдән лицее

Тема: Бер мәгънәле  һәм күп мәгънәле сүзләр.

Максат: 1. Укучыларны бер һәм күп мәгънәле сүзләр төшенчәсе белән таныштыру.

                2. Сүзләрнең  мәгънәләрен сүзлектә һәм текстта чагыштыру күнекмәләрен үстерү.

                 3. Аңлатмалы сүзлектән файдаланырга өйрәтү.

                  4. Татар теленә, сөйләм һәм язу  культурасына мәхәббәт тәрбияләү.

Материал һәм җиһазлар: дәфтәрләр, татар теле дәреслеге 27-32 нче битләр А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова  , аңлатмалы сүзлекләр, компьютер, презентация, интер.такта, уенчык телефоннар, түгәрәкләр, копилка.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: укучыларның бер һәм күп мәгънәле сүзләрне билгели алулары, аңлатмалы сүзлектән файдалана белүләре.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

Исәнмесез,укучылар! Хәерле көн!

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн безгә!

  1. Барыбызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз. Барыгыз да дәрескә әзерме?
  2. Без дәрескә буш килмәдек, үзебез белән копилкалар алып килдек. Сез копилкаларга нәрсәләр салып барырсыз?
  1. Матур язу күнегүе.

-Әйдәгез бергәләп матур язу күнегүе үткәреп алыйк әле. Бүгенге дәрестә без к һәм с хәрефләренең язылышын кабатларбыз.

- Ул хәрефләр ниниди элементлардан тора?

- Хәзер табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табып языгыз.Ул сүзләрдә к һәм с хәрефләре очраса, ул хәрефләрне үрнәктәгечә языгыз.(слайд)

А) Кулы юк балчык ташый,

     Балтасы юк өй ясый.( карлыгач)

Б) Кечкенә генә берәү,                                                                                                    Артында озын терәү. ( саескан)

В) Колга башында йорты,

     Эчендә яши җырчы. ( сыерчык)

Г) Гөлдер-гөлдер, гөлдер бу

    Кызыл тәпи кемдер бу. (күгәрчен)

Д) Кызыл төймәсен аскан ,

    Каршыма килеп баскан. ( миләш)

Е) Койрыгы тышта, борыны эчтә,

Койрыгын борса, өйне ача. (ачкыч)

  1. Ә хәзер сүзләрнең язылышын тикшерик. (слайд)

Дәфтәрләрегезне  алыштырыгыз һәм иптәшегезнең  дәфтәрен тикшерегез.

(карлыгач, күгәрчен, саескан, сыерчык, миләш, ачкыч)

  1. Проблема кую.
  1. Укучылар, бу сүзләр арасыннан артык сүзләрне табыгыз. (миләш, ачкыч)
  2. Ни өчен артык дип уйлыйсыз?( укучылар үз фикерләрен белдерәләр)

Миләш белән ачкычның артык булуларына кәефләре киткән һәм  үзләренә дуслар эзләп киткәннәр. Алар бер күл буена килеп чыкканнар. Яр буенда 2 өй торган һәм алардан төрле сүзләр ишетелгән.

  1.  Тамыр, борын, баш, ботка.
  2. Китап, яңгыр, балан, балык.
  1. Миләш белән ачкыч аптырап калганнар. Кайсы өйгә керергә?
  2. Ни өчен сүзләр бергә яшәмиләр?
  3. Ә сез балалар бу сорауларга җавап бирә аласызмы?
  4. Бүгенге дәрестә без бу сорауларга җавап табарбыз.
  1. Яңа белемнәр ачу.

Дәреслекнең  68 нче күнегүен эшлибез.

-Шигырьләрдә сүз нәрсәләр турында  бара? ( алма, күз алмасы, бит алмасы)

Аңлатмалы сүзлектән көз сүзенең мәгънәсен табып укып күрсәтегез.

  1. Бу 2 сүз турында нәрсә әйтә аласыз?
  2. Алма сүзе ничә мәгънә белдерә?
  3. Кайсы очракта ул туры мәгънәдә, кайсы очракта күчерелмә мәгънәдә кулланылган?
  4. Көз сүзе ничә мәгънә белдерә?
  5. 1 мәгънә белдерә торган сүзләр ничек атала, 2 яки күбрәк мәгънә белдерә торганнары ничек атала? Әйдәгез, хәзер нәтиҗә чыгарыйк әле.(Укучылар нәтиҗә чыгаралар).

Нәтиҗәне дөрес чыгардыкмы икән, дәреслектәгесе белән чагыштырыйк әле.( Дәреслектәге нәтиҗәне укыйлар) (Копилкага алган белемнәрен салып куялар)

  1. Беренчел ныгыту. Уен. (Төркемнәрдә эш)

Сүзләр бирелә, шул сүзләрне укучылар ике төркемгә – бер һәм күп мәгънәле сүзләргә  бүләргә тиеш. Һәр сүзнең мәгънәсен аңлаталар.

( Җир, күз, энә, ай, томан, ботак, агач, өстәл) (Копилкага алган белемнәрен салып куялар)

1 төркемнән кем аңлата?(1 төркемнекен 2 төркем тикшерә)

2 төркемнән кем аңлата?( 2 төркемнекен 1 төркем тикшерә)

    Ныгыту. Тексттан күп  мәгънәле сүзләрне табып болыт белән әйләндереп      алалар. 

Зәңгәр боз эрерлек

Уйныйбыз ут кебек

Атыла капкага

Алкабыз ук кебек

Уйныйбыз ук кебек

  1.  Бер- берсенең эшләрен “телефон” аша тикшерәләр. (Копилкага алган белемнәрен салып куялар)

       8.Проблемага әйләнеп кайту. (слайд)

Ә хәзер укучылар, без  өйгә керә алмыйча калган сүзләргә кире әйләнеп кайтыйк әле.

  1. Безнең дуслар кайсы өйгә керерләр?
  2. Ни өчен сүзләр бергә яшәмиләр?  Исбатлагыз.
  3. Күп мәгънәле сүзләрне дәфтәрләргә язып куегыз.

9.Белемнәрне тикшерү. Тест.

А) Сүзләр була ала:

-Бер генә мәгънәле;

-Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле;

Б) Аңлатмалы сүзлекләрдә:

- сүзләрнең  дөрес язылышы күрсәтелә;

- сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.

В) Күп мәгънәле сүзләр:

- балык, әти, әни, ботак, балан;

- баш, алма, алтын, ботка, борын..

10. Тестларны тикшерү. Слайд буенча тестларны тикшерәләр. (Копилкага алган белемнәрен салып куялар)

10.Йомгаклау.

  1. Укучылар без дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?
  2. Дәрестә сезгә нәрсә  җиңел бирелде?
  3. Нәрсәләр авырлык тудырды?

11.Рефлексия.

  1. Укучылар, копилкаларыгызга күз салыгыз әле.
  2. Анда нәрсәләр җыелды?
  3. Белемнәр күп җыелдымы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по татарскому языку по теме "Алмашлыклар"

Конспект открытого урока по татарскому языку в 3 классе....

Открытый урок по татарскому языку по теме "Сүз төзелеше. Тамыр сүзләр."

Этот урок был проведен перед студентами Арского педагогического колледжа. Целью урока была выработка практических умений и навыков выделения корня и окончания в словах; развитие речи, обогащение ...

Методическая разработка открытого урока по английскому языку по теме "Picnic" для 4 класса

Урок составлен для 4 класса (третий год обучения) по разделу "Времена года"....

Разработка открытого урока по английскому языку на тему: "Birthday"

Данный открытый урок разработан по учебнику М.З.Биболетовой, на тему "Birthday" для 3-го класса...

Разработка открытого урока по русскому языку на тему"Имя прилагательное"

Углублить представление учащихся о роли в нашем языке слов, обозначающих признаки предметов....