Открытый урок по татарскому языку для 11 класса
план-конспект урока (4 класс) по теме

Урок по татарскому языку  по теме: "Творчество А. Галиева"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon открытый урок52 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлки районының муниципаль автоном гомуми белем учреждениясе ”Базарлы Матак урта гомуми белем мәктәбе”

       Тема: Әсрар Галиевның

                   тууына 75 ел.

     ( 11 нче сыйныфта сыйныфтан тыш  чара эшкәртмәсе)

Үткәрде:  Хәснетдинова Гөлнара Шәйдулла  кызы

2 нче категорияле укытучы.

                            2013 нче ел


Тема:     Тема: Әсрар Галиевның тууына 75 ел.

Максат: - Әсрар Галиевның тормыш юлы һәм иҗатын тирәнтен

                 өйрәнү, әсәрләре белен танышу;

  • укучыларның фикерләү сәләтен устерү. Әдәби телдә сәнгатьле  итеп сөйләү  күнекмәләрен үстерү;
  • якташыбыз һәм аның иҗаты үрнәгендә әхлаклы шәхес буларга омтылыш тәрбияләү

Тип:  Дәрес – әңгәмә.  

Метод: Эзләнүле.  

               

Җиһазлау: Ә.Галиевның портреты,  китаплары, компьютер, флешка, вакытлы матбугаттан алынган материаллар.

Әдәбият: ”Ачык дәрес” укытучылар өчен татар телендә методик кулланма, “Мәгариф” журналлары”, “Мәйдан” журналлары”, “Әлки хәбәрләре” , “Татарстан яшьләре” газеталары.

Дәрес барышы:

Укытучы.

- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар кадерле укучылар! Бүгенге дәресебезне  без күренекле якташыбыз, язучы, журналист Әсрар Галиевның иҗатына багышлыйбыз.

 (Укытучы теманы хәбәр итә, дәреснең максатлары белән таныштыра)

Укытучы. 

-Укучылар, яктышыбыз турында без нәрсәләр беләбез? Шулар хакта сөйлик әле.

Укучы.

- Әсрар Әбрар улы Галиев 1938 елның 16 октябрендә Татарстанның Әлки районы Түбән Биктимер авылында дөньяга килә. 1971 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Балалар укыта, шахтада эшли, журналист буларак күп кенә өлкә һәм район газета -журналларына язышып, алар белән даими бәйләнештә тора.

Әсрар Әбрар улы Галиев яшьтән үк әдәби иҗатка тартылып үсә.. Ул 1998 елда вафат була, Ленинагорск районында җирләнә. Ә. Галиев – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

(Тактада Ә.Галиевның компьютер ярдәмендә портреты күрсәтелә)

Укытучы.

 -Укучылар, сезгә авторның нинди җыентыклары мәгълүм?

(Һәр укучы язучының бер җыентыгына реклама ясый, кыскача күзәтү үткәрә һәм китапны күргәзмәгә куя бара.)

Укучы.

 -Үзенең “Төнге җыр” исемле беренче хикәяләр җыентыгында (1980) татар яшәү-көнкүрешен милли үзенчәлеген ачып күрсәтергә омтыла. “Асыл кошым минем” повестендә (1987), “Көн яктысы” романында (1993) шахтерлар тормышына мөрәҗагать итә. Биредә без язучының яшәү мәгънәсе турындагы тирән уйлану- кичерешләре, тормыш- яшәешкә булган гадел, ихлас, катгый карашлары белән очрашабыз.

Укучы.

- Ә. Галиев соңгы елларда сәламәтлеге какшаса да күңелдәгесен язып калдырырга ашыкты. Зур күләмле “Гали батыр”исемле  автобиографик трилогиясе дөнья күрде.

Укучы. 

– Язылган әсәрләре күп. Бәлки, кайчан да булса, бер мәрхәмәтле кеше табылып, ул язган әйберләр дә дөнья күрер әле, шуңа ышанып калабыз.

Укытучы.

-Укучылар вакытлы матбугатта Ә.Галиев турында нәрсәләр укыганыгыз бар?

(һәр укучы вакытлы матбугатта язучы турында язылган басманың кыскача мәгълүмәте белән таныштыра)

Укучы.

 -“Мәйдан” журналы “Халык аны үз итте” дигән язма №10 2013 ел. З Галиева истәлегеннән.

Укучы.

-“Татарстан яшьләре” газетасы “Батыр абыем”  26.09. 2013 ел. К. Галиев (спорт остасы Түбән Кама) истәлегеннән.

Укучы.

-  Ш. Бикчурин “Шахтер егет күмер чаба”  “Әлки хәбәрләре” 1993 ел №73.

Укучы.

 -Маннапов Ш. “Гали батыр оныгы”, “Казан утлары” 1998. №11, “Шахтер егет күмер кисә” шигырь “Ватаным татарстан” 2007 №260.

(Тактада Ә. Галиевның  компьютер ярдәмендә фоторәсемнәрен күрсәтәлә, газета - журналларда чыккан басмалары тәкъдим итәлә).

Укытучы.

- Укучылар, ә хәзер әйдәгез  алган белемнәрне ныгытып алыйк, ярышларда катнашыйк.

(Ярышта ике команда катнаша, укытучы биремнәр тәкъдим итә.)

(Укучылар командалары  белән таныштыралар ,сәламлиләр.)

(Укытучы биремнәрне укый, һәрбер бирем өчен жетон  бирә.)

1. Мәкальләр буенча ярыш.

Батырга таякта ... (корал).

Батырлыкны мәйданда ... (сынат).

Китап белем ... (чишмәсе).

Әйткән сүз ... (аткан ук).  

2. Блиц сораулар.

Ә.Галиның туган төбәкне атагыз.

Иҗат итә башлаган чоры кайсы гасырга карый?

Балачагы турында нәрсә әйтә аласыз?

Нинди хөнәрләрен беләсез?

Татарларның җәйге бәйрәменә катнашы бармы?

Ул нинди бәйрәм?

3. Башваткыч чишү.

Башваткычта бер җөмлә яшерелгән. Җөмләнең башы кызыл белән күрсәтелгән.Нинди җөмлә ул?

(Китап - безнең якын дустыбыз)

4.Капитаннар ярышы.

(Аерым сүзләр язылган кәгазьләр бирелә. Шул сүзләрдән җөмлә төзергә)

Акылы кысканың теле озын.

(Укытучы иң күп жетон җыйган команданы билгели . Алар – Ә.Галиевның иҗатын яхшы белүчеләр  дип  атала).

Укучы. 

-Әйдәгез, кадерле дуслар.

Туктатыйк уенны.

Хәзер әйтербез сезгә

Иң беренче урынны.

Хушлашырга вакыт җитте,

Тәмамланды бу чара.

Мондый  яхшы дәресләр

Алдагысына юл сала.

Укытучы. Укучылар, без бүгенге чарада нинди язучы турында сөйләштек?  

- Дәресебез тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по татарскому языку в 1 классе.

Тема урока: "Баш һәм юл Ө,ө хәрефләре."...

Открытый урок по татарскому языку

В этом документе дается конспект открытого урока по татарскому языку для 2-го класса по теме "Закрепление и повторение изученного материала"...

Презентация к открытому уроку по татарскому языку

В этом документе помещены слайды к открытому уроку по татарскому языку для 2-го класса по теме "Закрепление и повторение пройденного материала"....

Разработка открытого урока по татарскому языку по теме "Алмашлыклар"

Конспект открытого урока по татарскому языку в 3 классе....

Разработка открытого урока по татарскому языку по теме: "Бер һәм күп мәгънәле сүзләр"

Конспект открытого урока по татарскому языку в 3 классе " Бер һәм күп мәгънәле сүзләр"...

Открытый урок по татарскому языку по теме "Сүз төзелеше. Тамыр сүзләр."

Этот урок был проведен перед студентами Арского педагогического колледжа. Целью урока была выработка практических умений и навыков выделения корня и окончания в словах; развитие речи, обогащение ...

открытый урок по татарскому языку "Безнен авыл"

Разработка данного урока включает в себя использование сингапурского метода обучени. Урок разработан поэтапно, в конце урока - проектная деятельность. Проводила на семинаре учителей татарского языка и...