План урока по татарскому языку 2 класс
план-конспект урока (иностранный язык, 2 класс) на тему

Фахрисламова Зиля Фатиховна

поурочный план урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_uroka_po_tat._yaz._2kl..doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Сарман муниципаль районы Кәүҗияк төп гомуми белем бирү  мәктәбе

     

Дәрес планы

«Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф.»

(2нче сыйныфта татар теле дәресе)

Башлангыч сыйныф укытучысы

                                    Фәхрисламова З.Ф.

       

        Тема: Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф.

       Максатлар: 1) ил,  шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрен баш хәреф белән язарга кирәклеген аңлату;

       2) элементар теорияне язуда куллануны оештыру;

       3) туган як белән горурлану хисе тәрбияләү.

       Җиһазлау: Татарстан картасы, магнитофон язмасы, карточка-  

 лар, дәреслек, туп.

                                      Дәрес барышы.     

        I. Оештыру.

        1. Исәнләшү.

        - Исәнмесез, укучылар!

        - Хәерле көн! (утыртам)

        2. Дежур укучы рапорты.  

       II. Өй эшен тикшерү.

        -- Укучылар, өй эшләрен тикшереп китик әле

 (гаилә әгъзалары исемнәренең мәгънәләрен укып күрсәтәләр:

 Рамис - сал агызучы, салчы; Алсу - алсу йөзле,матур,чибәр; Расих- төпле,җитди; Рәсимә-тиз атлаучан, Ләйлә-төн, кара чәчле…).

       -- Балалар, яхшы әзерләнгәнсез, барыгыз да өй эшләренә җа-

  ваплы карагансыз.

         1. Матур язу күнегүләре.

       -- Ручканы мин дөрес тотам,

          Дәфтәрне—авыш итеп.

          Яза башлыйм хәрефләрне

          Чиста һәм матур итеп.  

          Тт  Тт  Тт        

         Татарстан

       III. Яңа тема өйрәнү.

         1. Дәреслекнең 144нче битендәге 250нче күнегүне укытучы

    сөйли:

      -- Болгарлар – безнең бабаларыбыз.

      Без Татарстан Республикасында яшибез.Безнең кардәшләр Мәс

 кәүдә, Украинада, Үзбәкстан, Казахстан, Башкортстанда, Чувашия һәм Мордовиядә яшиләр. Самара, Чиләбе, Волгоград, Саратов, Самара өлкәләрендә дә безнең татар халкы күп.

      Чит илләрдә дә безнең туганнар байтак. Финляндия, Япония,

 Австралиядә,Төркия һәм Америкада да татарлар яши.

      Безнең борынгы бабаларыбыз моннан мең еллар элек Болгар

 дәүләтен  төзегәннәр. Шәһри Болгар корылмаларының кайберлә-ре хәзер дә исән. Болгар дәүләте зур һәм көчле булган.  

       2. Баш хәреф белән язылган сүзләргә күзәтү ясау.

      -- Укучылар, дәреслекнең 144нче битен ачыгыз, 250нче күнегүне табыгыз. Бу күнегүдәге кайсы сүзләр баш хәрефләр белән язылган. Ни өчен?

      -- Безнең республикабыз ничек атала? Татарстан сүзен ничек  

 язарга кирәк? (Тактага Татарстан картасы эленә.)

     -- Ни өчен кешеләр шәһәрләргә, елгаларга, авылларга исемнәр

 бирәләр? (Аларны бер-берсеннән аеру өчен.)

     -- Табигатьтә тагын нәрсәләрнең исемнәре була?(Күл, чишмә,

 тау, урман исемнәре .)

     -- Сез кайда яшисез? (Татарстан Республикасы Сарман районы

 Кәүҗияк авылында. Карта өстендә эш.Татарстан картасыннан

 Кәүҗияк авылының урыны күрсәтелә.)

    -- Безнең мәктәптә кайсы авыллардан укучылар йөреп укыйлар?

 (Бикмәт, Петровка б/к.)

    -- Безнең авыл тирәсендә нинди исемдәге елгалар, таулар, ур-

 маннар бар? (Сарсаз, Кәүҗияк елгасы, Җәмәлҗән тавы, Павел

 урманы.)

    -- Аларны саклау, чиста тоту өчен өлкәннәр ниләр эшлиләр?

 Сез аларга ничек ярдәм итәсез?(Укучыларның сөйләүләре гому-

 миләштерелә.)

    3. Укучылар дәфтәрләренә Татарстан, Сарман, Кәүҗияк, Бикмәт,

 Петровка б/к, Сарсаз, Җәмәлҗән, Павел сүзләрен тактадан күче-

 реп язалар.

       -- Димәк, ил, дәүләт,  шәһәр, авыл, тау, елга, күл исемнәре һәрвакыт баш хәрефтән башлап языла.

   4. Магнитофон язмасында кошлар сайраган, чишмәләр чылтырап аккан тавыш ишетелә. Укытучы  Ф. Кәрәмованың «Кәүҗиягем» дигән шигырен укый.

          Әй, матур син, минем туган авылым,

          Иркен синең болын суларың.

          Җәйге төндә җанга рәхәт өсти,

          Сандугачлы Сарсаз буйларың.

          Синдә генә җанга сихәт табам,

          Болыныңда көтү көткәндә.

          Рәхәт була минем күңелемә,

          Аю куагыннан  үткәндә.

          Мин сокланам карап тауларыңа,

          Җәмәлҗәнгә, ямьле Чагылга.

          Әй, тагын бер балачакка кайтып,

          Шул таулардан чана шуарга.

          Авылымның киткән кешеләре,

          Сагынадыр моның барсында.

          Кайтыгыз сез һәрбер бәйрәмнәрдә,

          Сезне Кәүҗиягем чакыра.

      -- Укучылар, бу шигырьдә нинди яңа исемнәр ишеттегез?

         (Аю куагы,Чагыл.)

       IV. Физкультминут

     Исә җилләр, оча кошлар,

     Килә коштай очасы.

     Күккә менеп, җиргә төшеп,

     Шул җилләрне кочасы.

     Ява яңгыр, ага сулар,

     Килә судай агасы.

     Киң болында, урманнарда

     Куян кебек чабасы.

     Очып, чабып, уйнап туйгач,

     Үсеп кеше буласы.

     Җиң сызганып, илкәемнең

     Чын хуҗасы буласы.

     V. Теманы ныгыту өстендә эш.

      1. «Сүз әйт» уены. Укучылар бер-берсенә туп тапшыралар. Тупны алган укучы шәһәр яки авыл исемен әйтә.

     2. Дәфтәрләрдә 251нче күне эшләү. Алфавит тәртибендә шәһәр

 исемнәреннән сүзлекчә төзеп язарга.

     3. Карточкалар белән эш. Хатаны төзәтеп күчереп яз:

  Нәкъ казан артында бардыр бер авыл – кырлай, диләр.

                                                                                (Г. Тукай)

    VI. Дәресне йомгаклау.

    -- Нинди сүзләр баш хәреф белән языла?

     Билгеләр кую.

      Өй эше.

     252нче күнегү (Дәүләт һәм өлкә, шәһәр, район, елга исемнәрен

 төркемләп язарга )


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект по татарскому языку в 4 классе

План конспект по татарскому языку в 4 классе на тему :" Тиңдәш кисәкләр"...

План-конспект по татарскому языку в 3 классе

План-конспект в 3 классе по татарскому языку на тему "Фигыльләр илендә сәяхәт"...

План-конспект по татарскому языку в 4 классе

План-конспект по татарскому языку в 4 классе на тему "Сыйфат. Кимлек дәрәҗәсе"...

План-конспект урока по татарскому языку для 3 класса русской группы "Безнең авыл” текстындагы яңа лексика."

Тема: “Безнең авыл” текстындагы яңа лексика. Дәреснең максаты: “Безнең авыл” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру.·         тема буенча  лексик күне...

план конспект урока по татарскому языку "Сыйфат сүз төркемен кабатлау"

Сыйфат турында белемнәрне ныгыту, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; дөрес язу күнекмәләре формалаштыру, әниләрне хөрмәт итү, ярату хисләре тәрбияләү...

План конспект урока по татарскому языку "Антонимнар" 4 класс

План- конспект открытого урока по татарскому языку в 4 классе "Антонимнар". Урок изучение нового материала....