План - конспект по татарскому языку в 4 классе
методическая разработка (4 класс) по теме

План конспект по татарскому языку в 4 классе на тему :" Тиңдәш кисәкләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Буа районы Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе

Башлангыч сыйныф укытучыларының куст методик берләшмә утырышы

4 нче сыйныфта татар теленнән ачык дәрес

Төзеде: 1 нче категорияле башлангыч сыйныф

укытучысы Сибгатуллина А.М.

2008 ел

Оештыру моменты.        

Белемнәрне тигезләү.        

Төп өлеш.        

1.Сайланма диктант.        

2.Кагыйдә чыгару.        

3. Ныгыту. “Дәвам ит уены”.        

4.Ял минуты.        

5.Дәреслектән күнегүләр эшләү.        

6.Хәтер диктанты.        

7.Яз турында әңгәмә.        

8.Яз турында, тиңдәш кисәкләр һәм теркәгечләр кертеп ике җөмлә яз.        

9.Өстәмә биремнәр итәү:        

10.Өй эше (кагыйдәне ятларга, әниеңне туган көне белән котлап открытка яз,тиңдәш кисәкләрне дә куллан.)        

Дәресне йомгаклау.        

Тема: “Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре.”

Максат: 1)тиңдәш кисәкләр белән танышуны дәвам итү; тиңдәш кисәкләрне теркәгечләр белән үзара дөрес бәйләү һәм тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү;

2) фикерләү сәләтен , дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

3)игътибарлылык һәм фәнгә карата кызыксынучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, диктантлар җыентыгы, карточка белән биремнәр, теркәгечләр язылган карточка, Н.Гайсинның “Яз килә” шигыре.

Дәрес барышы

 Оештыру моменты.

 Белемнәрне тигезләү.

1.Матур язу.(Уу, Үү хәрефләренең язылышы)

 Ура,суга, җилгәрә

 Үзе тияп җибәрә.(Комбайн)

2.Үткәнне ныгыту.

-Ия белән хәбәрне тап, алар турында нәрсә әйтә аласың?

(Тиңдәш ия һәм тиңдәш хәбәр кагыйдәсен искә төшерү)

 Төп өлеш.

1.Сайланма диктант.

Ат, сыер, эт, мәче, сарык, кәҗә - йорт хайваннары.

Укучылар тырышып укыйлар һәм өлкәннәргә ярдәм итәләр.

Азат, Рөстәм һәм Гөлнур лагерьда булдылар.

Болында ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләр үсә.

Гөлия ашады, ләкин өстәлне җыярга ашыкмады.

(Тиңдәш кисәкләрне сайлап яз.)

2.Кагыйдә чыгару.

 Диктантны яңадан уку. Тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнешенә анализ ясау.(Санау      интонациясе,һәм, ә, әмма, ләкин теркәгечләре.) Теркәгечләр язылган карточкаларны   тактага элү.

-Укыганда игътибар иткән булсагыз, нинди тыныш билгеләре куелган? (Өтер)

-Димәк, санау интонациясе белән бәйләнгәндә тиңдәш кисәкләр арасында, ә, әмма, ләкин теркәгечләре алдыннан өтер куела ,ә һәм теркәгече алдыннан куелмый. (Дәреслектән кагыйдәне уку.)

3. Ныгыту. “Дәвам ит уены”.

-Уку дәресе күңелле һәм ... (кызык үтте).

-Бүген көн аяз әмма ... ( суык).

-Бүген дәрестә укыдык, яздык, ләкин ...(рәсем ясамадык).

-Мәктәпнең һәрбер җирендә дә чисталык һәм ... (тәртип).

-Роза чәчәге матур, әмма ...(чәнечкеле).

-Айгөл матур, сөйкемле,... (тырыш кыз).

-Әнием ягымлы, назлы, ләкин ... (кырыс та).

4.Ял минуты.(Яфрак шаулый, яңгыр ява, яшен яшьни, күк күкри.)

5.Дәреслектән күнегүләр эшләү.

    -59-60 нчы бит күнегү 89 (тиңдәш кисәкләр белән теркәгечләрне күчереп яз).

             -60 нчы бит күнегү 90 (тыныш билгеләрен куеп яз).

6.Хәтер диктанты.

   “Яз килә”

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк,каз,

Илне яшәртеп,

Шаулап килә яз.(Н.Гайсин)

(Ия белән хәбәргә сыз, тиңдәш кисәкләр бармы?)

7.Яз турында әңгәмә.

8.Яз турында, тиңдәш кисәкләр һәм теркәгечләр кертеп ике җөмлә яз.

9.Өстәмә биремнәр итәү:

     -тиңдәш кисәкләрне куй;

     -тыныш билгеләрен куй;

     -кушма җөмләләрдән гади җөмләләр ясап яз.

10.Өй эше (кагыйдәне ятларга, әниеңне туган көне белән котлап открытка яз,тиңдәш кисәкләрне дә куллан.)

Дәресне йомгаклау.

-Дәрестә нәрсә эшләдек? Сезгә нәрсә кызык булып тоелды? Дәрестәге кәефеңне төсле карандаш белән билгелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока татарского языка обобщение по теме "Имя существительное"

План-конспект урока татарского языка в 4 классе "Обобщение по теме имя существительное". Так как урок обобщения знаний, на уроке используется различные задания развивающего характера....

План-конспект по татарскому языку в 3 классе

План-конспект в 3 классе по татарскому языку на тему "Фигыльләр илендә сәяхәт"...

План-конспект по татарскому языку в 4 классе

План-конспект по татарскому языку в 4 классе на тему "Сыйфат. Кимлек дәрәҗәсе"...

План-конспект урока (русский язык, 4 класс) по теме: Русский язык 4 класс "О словарях разнообразных, поучительных и важных"

" 4 класс  Русский язык «О словарях разнообразных, поучительных и важных»Соколова Е.Я.Урок направлен на актуализацию  и расширение знаний учащихся о словарях русского языка. Основ...

конспект урока татарского языка 1 класс

Разработка урока татарского языка, тема "Звук и буква н"...

План-конспект урока татарского языка на тему "Предметны белдергән сүзләр"

План-конспект урока татарского языка на тему "Предметны белдергән сүзләр"...