План-конспект по татарскому языку в 4 классе
план-конспект урока (4 класс) по теме

План-конспект по татарскому языку в 4 классе на тему "Сыйфат. Кимлек дәрәҗәсе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_nche_klassta_tatar_tele_drese_syyfat.docx900.6 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче класста татар теле дәресе

Тема: Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Максат: кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар турында төшенчә                                                              

                         бирү;балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади  

                        активлыгын үстерү; табигатькә, кошларга, җәнлекләргә  

                         сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес төре:иҗади-зләнүле.

Дәрес тибы: сәяхәт дәрес.

Дәресне җиһазлау, материал: Р.Х.Ягъфәрова “Татар теле”4-класс, 2 кисәк 12 бит; карточкалар, тест, Шүрәле рәсеме, компьютер, магнитофон, буяу карандашлары, таблица.

                                           Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, балалар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

 Телимен һәммәгезгә.

-Укучылар, без бүген сезнең белән Кырлай урманына сәяхәткә чыгабыз. (Экранда беренче слайд)

( Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.)

Сәяхәткә безне кем чакырганын беләсегез киләме?(Табышмак уку)

                             Кара урманда яши,ди,

                               Бармакларын күр әле!

                                Габдулла Тукай чыгарган

                               Әкияттәге ...(Шүрәле).

  1. Бик дөрес әйттегез балалар. (Шүрәле рәсемен күрсәтү.)Ул да сезнең шикелле бик күп белергә тели. Ул сезгә төрле уеннар, биремнәр әзерләп куйган. Сез аның биремнәрен үтәргә әзерме? Әзер булсагыз, әйдәгез эшкә керештек.

2.  Дөрес язу кагыйдәләре. №5. Шигырьне хор белән уку, дәфтәрләргә күчереп язу. Язганда дөрес һәм матур утыру кагыйдәләрен искә төшерү.

3.Актуальләштерү өлеше

-Балалар, Шүрәле дустыбыз сезгә бер бирем әзерләгән.Мин сезгә хәзер карточкалар өләшәм. Сез карточкадагы сүзләрне төрле төсләргә буярсыз.

      Гади дәрәҗә – кызыл.  Чагыштыру дәрәҗәсе – яшел.Артыклык дәрәҗәсәсе- зәңгәр.

Саргылт

Үтә өлгер

Сусыл

Кып-кызыл

Әчкелтем

Ак

Матур

Баллырак

Аксыл

яшьрәк

Дөм караңгы

сары

                                       

Укучылар белән бергәләп эшләрне тикшерү.Буялмыйча калган сүзләр өстендә эш.

4.Яңа теманы аңлату.

1.Тактадагы таблица өстендә эшләп , дәрес темасын  аңлату.

2.Дәреслектәге кагыйдәне уку.

3.Слайд буенча эш. Табышмакны уку. Җәнлекне тану һәм аның биремен үтәү.20 нче күнегү өстендә эш.

                                                          Сорыдыр төсе,

                                   Үткендер теше,

                                    Урманда йөри,

                                    Бозаулар эзли.

4.Слайд буенча эш. Табышмакны уку. Җәнлекне тану һәм аның биремен үтәү.” Кем зирәк” уены. Укытучы гади дәрәҗәдәге сыйфатны укый, укучылар кимлек дәрәҗәсенә  куеп язалар.

                                                        Урманнан чыгар,

                                      Корсак асты чуар,

                                       Койрыгы сырлы,

                                                Хәйләсе күп төрле

5.Ял итү күнегүе. (“Шүрәле” җырын башкару һәм төрле  бию хәрәкәтләре ясау.)

6.Ныгыту.

1. Слайд буенча эш. Табышмакны уку. Җәнлекне тану һәм аның биремен үтәү. Карточкалар өстендә эш. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны табарга.

                                    Кош түгел, оча,

                                Ябалактан курка,

                                     Чикләвекне ярата,

                                         Сызгырса, урманны яңрата

2.Слайд буенча эш. Табышмакны уку. Җәнлекне тану һәм аның биремен үтәү.Дәреслек буенча эш.23 нче күнегү(аңлату, яздырып эшләтү, язганнан соң тикшерү.)

                            Җәен соры, кышын ак,

                               Аңа шулай яхшырак.

7.Рефлекция. Дәрескә йомгак.

-Балалар, без бүген сезнең белән нинди сүзләр турында сөйләштек?

-Шүрәленең сезнең  дәресне ничек үзләштергәнегезне беләсе килә.Ул сезгә тест әзерләгән.(Биремне аңлату)

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

Төп дәрәҗә

Чагыштыру

Артыклык

кимлек

1.Ак.

2.Зәп –зәңгәр.

3.Ачырак.

4.Тип –тигез.

5.Яшькелт.

6.Матур.

7. Сап –сары.

8.Күксел.

9. Матуррак.

10.Кызгылт.

(Слайд буенча биремне тикшерү.)

                Белемеңне тикшер

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

Төп дәрәҗә

*

*

Чагыштыру

*

*

Артыклык

*

*

*

кимлек

*

*

*

8.Өй эше. “Урман “темасына сыйфат дәрәҗәләрен кулланып хикәя язырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект урока по русскому языку 2 класс (по ФГОС) на тему "Род имени существительного"

Конспект урока по ФГОС в виде презентации с подробным описанием предметных, метапредметных и личностных целей и УУД....

План-конспект урока по татарскому языку для 3 класса русской группы "Безнең авыл” текстындагы яңа лексика."

Тема: “Безнең авыл” текстындагы яңа лексика. Дәреснең максаты: “Безнең авыл” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру.·         тема буенча  лексик күне...

План-конспект урока по иностранному языку (3 класс) на тему: Технологическая карта урока по теме "My favourite animal" в 3 классе

План-конспект урока по иностранному языку (3 класс) на тему: Технологическая карта урока по теме "My favourite animal" в 3 классе  План-конспект урока по иностранному языку (3 класс) на...

план конспект урока по татарскому языку "Сыйфат сүз төркемен кабатлау"

Сыйфат турында белемнәрне ныгыту, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; дөрес язу күнекмәләре формалаштыру, әниләрне хөрмәт итү, ярату хисләре тәрбияләү...

План конспект урока по татарскому языку "Антонимнар" 4 класс

План- конспект открытого урока по татарскому языку в 4 классе "Антонимнар". Урок изучение нового материала....

План - конспект урока по русскому языку (3 класс) . Открытый урок по русскому языку по теме "Двойные согласные"

Авторская разработка урока русского языка в 3 классе на тему "Двойные согласные" по учебнику С.В. Ивановой....