План-конспект урока родного(татарского)языка, 4 класс
учебно-методический материал (4 класс)

Шарафиева Алсу Магсумовна

План-конспект, презентация и самоанализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Кышкы уеннар, 4 класс28.37 КБ
Файл samoanaliz_uroka.docx27.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Кышкы уеннар” .

Максат: 1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекмәләре булдыру.

                        2. Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.  

                        3. Сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе  тәрбияләү.

Шәхси нәтиҗәләр: 

- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив:

-Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү:

-укытучының сорауларына җавап бирә, кирәкле мәгълъматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив:

-Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

- Парларда эшли белү

Танып белү:

-укытучының сорауларына җавап бирә, кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе.

Җиһазлау.  Проектор, ноутбук, дәреслек , ватман, мозаика, кәрҗин  .

УМК: Р.З.Хәйдәрова. “Татар теле һәм уку китабы”: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  4нче сыйныфы  өчен дәреслек

 

Дәрес барышы.

  1. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
  • Исәнмесез, укучылар! Мин сезне күрүемә бик шат!
  • Дуслар елмаеп караса,
  • Дөнья яктырып китә.
  • Я,кайсыгыз дусларына  
  •  Елмаю бүләк итә?
  • Ә хәзер бер –беребезгә карап елмаеп алыйк .

II. Белемнәрне актуальләштерү.

     Кыш турында әңгәмә.

  • Укучылар, әйдәгез эшебезне кабатлаудан башлап җибәрик. Без узган дәрестә нәрсә турында сөйләштегез?

 Кыш турында.

— Әйдәгез, шул турында сөйләшеп алыйк.

 III .Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

  • Видеоролик карау
  • Укучылар карагыз әле, Балалар нәрсә эшлиләр?
  • Бергә уйныйлар, бергә кар бабай ясыйлар, чана шуалар,чаңгы шуалар .

     Әйдәгез ребусны чишеп, дәресебезнең темасын белик. (Ребус чишү)

- Дәресебезнең  темасы ничек булды?

- “Кышкы уеннар”

  • Ә сез кышкы уеннарны яратасызмы?
  • Әйе .
  • Без бу сорауга җавап бирербез .

  IV.  Уку эшчәнлегендәге авырлыктан чыгу юлын билгеләү.

 

  • Без дәрес ахырында нәрсә белергә тиеш булабыз?
  • Кышкы уеннар турында сөйләргә өйрәнергә тиеш  булабыз .
  • Без сезнең белән “Кышкы уен” текстын укырбыз, шул текст буенча күнегүләр эшләрбез, кышкы уеннар турында сөйләшербез.  
  • Тәрҗемә итәрбез, сорауларга җавап бирербез, сөйләрбез.( “Будем переводить, отвечать на вопросы и научимся рассказывать о зимних играх»)

V.Төзелгән проектны тормышка ашыру.

Укучылар, эшне нәрсәдән башлыйбыз.

  1. Сүзлек өстендә эш .

Ап-ак-белый-прибелый

Йомшак-мягкий

Ясыйлар-делают

Зурая-увеличивается

Шатлана-радуется

Күңелле-весело

Кар бабай-снеговик

Күмер-уголь

Борын-нос

Бергә-вместе

2 .Транскрипция  билгеләре белән язарга. (3 сүз)

-Безнең дәреслекләребездә бик матур текст бирелгән . Ул “ Кышкы уен ” дип атала.

-Тыңлап карагыз әле,  нәрсә турында икән ул? Ә менә без сезнең белән укыячак  “Кышкы уен” хикәясендә балалар нинди уен уйныйлар икән? (Кар бабай ясыйлар)  

  1. Укытучы үрнәк укый .
  • Текст нәрсә турында икән? Игътибар белән тыңлагыз!
  • Сезгә хикәя ошадымы?
  • Әйе.
  • Текстта сүз нәрсә турында бара?
  • Уен турында
  1. Текстны чылбырлап  уку.
  • Укучылар, әйдәгез хәзер чылбырлап укыйбыз .
  • Текст өстендә эш. Найдите мне из текста предлоҗение где говорится что на улице идет снег ….
  • Рольләп уку.
  • Укучылар, рольләргә бүлеп укыр өчен кемнәр кирәк?
  • Автор, ике  бала .

Рольләп укыйлар.

Бик яхшы, булдырдыгыз! IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1)Укытучы укый;

2)Текстны эчтән уку;

3)Текстны тәрҗемә итү;

4)  Текстны чылбырлап уку;

5).Ә хәзер биремнәрне игътибар белән тыңлагыз һәм үтәгез.

(Тэйк оф- тач даун-(Встать-сесть)-обучающая структура для получения информации)

Кайсы җөмлә текстта бар? Дөрес җавап булса, басабыз.Дөрес булмаса, утырабыз.

1) Урамда ап-ак кар ява. Урамда яңгыр ява.

2) Урамда кызлар уйныйлар. Урамда малайлар уйныйлар.

3) Малайлар кардан ак аю һәм кар бабай ясыйлар.

Малайлар кардан кыш бабай ясыйлар.

                   4)Кар бабайга күмердән борын ясыйлар.  Кар бабайга кишердән борын ясыйлар.

5)Балалар шатланалар.

-Ни өчен кайберәүләр ялгышты?

-Текстны аңлап укымаганнар.

 VI . Физкультминутка .Туп белән кыш билгеләрен һәм уеннарны атау.

Ял минуты. Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз,

Аннан шарлар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез.

Укучылар, әйдәгез ял итеп алыйк.Без хәзер сезнең белән кар бабай ясыйбыз .Сезнең алда ватман ята . Сез шунда конверттан мозаиканы алып ватманга төзисез. Кайсы группа беренче башкарыр икән  ? (Музыка астында мозаика җыялар .)

  • Бик яхшы, булдырдыгыз!

VII . Белем системасына кертү һәм кабатлау.

 

1.       Укучылар, әйдәгез кар бабай ясауның  моделен  синквейн ярдәмендә төзик.

  • Укучылар, нәрсә ул синквейн?
  • Синквейн – пятистишие. (бишьюллык шигырь)
  • 1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.
      
  •    2 нче юл.  Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.
      
  •    3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.
      
  •    4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза,   җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.
      
  •     5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. Резюме.

  1.  Синквейн төзү. 

Кар бабай.

Кар бабай  нинди була?

  • Матур , ак, зур,  кечкенә….
  • Кар бабайга  туры килгән ике сыйфатны (качество) сайлыйк.
  • Кар бабайны ничек ясыйбыз (нишлибез)?
  • Тәгәрәтәбез, ясыйбыз, уйныйбыз …
  • Кар бабай ясау  нинди уен ?
  • Кар бабай ясау  күңелле.

.      Кар бабай ясау –ул нәрсә ?

 .      Уен.

Кар  бабайны ясау моделе.

Кар бабай.

Матур , ак .

Тәгәрәтәбез, ясыйбыз, уйныйбыз .

 Кар бабай ясау  күңелле.    

Уен.

   

 3.  Укучылар, без кар  бабайны ясау моделен төзедек. Ә хәзер әйдәгез әле үзебез мөстәкыйль рәвештә кыш , яңа ел , кар бабай сүзләренә синквейн төзеп карыйк .

VIII . Модель буенча сөйләү.

  • Модель буенча кем сөйли ала . (Һәр төркемнән берәр укучыдан сөйләтү )  Ватмандагы кар бабай  рәсемен тактага  беркетеп , шуның буенча  сөйләү.
  • Рәхмәт, бик яхшы! Булдырдың.
  • Башваткыч
  • 1.Кыш көне кар ….(ява)
  • 2. Кыш көне төннәр нинди?.......(озын)
  • 3. Хәзер кайсы ел фасылы?....(кыш)
  • 4. Кыш көне көннәр ….(салкын)
  • 5. Аның белән шуалар……( чаңгы).
  • 6.  Без кайда уйныйбыз?....(урамда)
  • 7. Аның белән шугалакта шуалар….(тимераяк)
  • 8. Ул кыш көне генә була?....(буран )

 IX . Ситуатив күнегү башкару .

   Пригласи друга:

     - лепить снеговика ;

     - играть  на улице;

     - покататься на коньках;

     - покататься на санках;

     - покататься на лыжах .

X . Рефлексия. 

Кәрҗин алымын куллану .

1 төркем бирелгән җөмләләр арасыннан бары тик  кыш билгеләре турында әйтелгән җөмләләрне генә җыя .

 2 төркем бирелгән җөмләләр арасыннан бары тик кышкы уен турында әйтелгән җөмләләрне генә җыя .

3 төркем бирелгән җөмләләр арасыннан бары тик  кыш бабайны ясау турында әйтелгән җөмләләрне генә җыя .

(укып чыгу )

  • Укучылар, бүген дәрестә  нәрсә турында сөйләргә өйрәндек?
  • Кышкы уен турында сөйләргә өйрәндек.
  • Укучылар, балалар ничек уйныйлар ?
  • Дус уйныйлар . Cаф һавада йөрү  , уйнау сәламәтлеккә бик файдалы.

 XI . Үзбәя.

5 –  Кышкы уен турында бик әйбәт сөйли алам, хәтта дусларыма да булыша алам.

4 — Әйбәт сөйли, материалны аңладым.

XII . Өй эше:

  1. 7  күнегү, 104 бит.Рәсем буенча сөйләргә .

  1. 4  күнегү, 103 бит.Текстны укырга.



Предварительный просмотр:

САМОАНАЛИЗ УРОКА ПО ФГОС

 

 

Данный  урок  (по предмету ... ) является уроком №…  в системе уроков по разделу … Тема урока: (назвать тему…)

Цели урока: образовательные…, воспитательные…, развивающие….

В данном классе я поставила следующие задачи (указать задачи), направленные на формирование УУД (личностные:…, познавательные: …, коммуникативные: …, регулятивные: …)

В результате проведенного урока я предполагала получить следующие результаты:. .

Это урок (указать тип урока). 

Он включал в себя (указать количество) этапов (структура урока).

При проведении урока я использовала современные образовательные технологии в соответствии с требованиями ФГОС (назвать 1 или несколько технологий) и использовала их на следующих этапах урока (указать этапы урока).

Чтобы добиться цели урока, я подобрала … (содержание урока: примеры, вопросы, задания), соответствующие возрастным особенностям.

Материал урока оказался … (сложным, легким, интересным для учащихся и др.).

В ходе урока была организована … (индивидуальная, фронтальная, групповая, коллективная) работа учащихся.

Наиболее эффективной оказался (указать вид работы), потому что (указать причину).  

Соотношение деятельности учитель-ученик соответствуетне соответствует реализации личностно ориентированного подхода в обучении: (применение диалоговых форм общения, создание проблемных ситуаций, осуществление обратной связи, объем и характер самостоятельной работы).

На уроке мною использовались следующие средства обучения: (наглядный материал, различные источники информации и др.).

Темп урока быстрый/медленный; монотонный/динамичный/исходя из возможностей класса.

Распределение времени было рациональное/нерациональное.

Мне удалось/не удалось уложиться по времени.

Мне было (легко/тяжело) вести урок. Учащиеся включались в работу (активно, неохотно, тяжело).  

Меня порадовали … , удивили … , огорчили … (кто из учащихся?), потому что ….

Результаты урока совпадают/не совпадают с целью урока.

Я полагаю, что все научились …, что подтверждают результаты самоконтроля и самооценки учащихся.

Домашнее задание имеет (оптимальный объем, предоставление права выбора, доступность и др.), поэтому (не) вызовет затруднения у учащихся.

В целом урок можно считать ….

 

Дәрескә үзанализ

Мин 4 нче сыйныфта татар теле дәресе күрсәттем. Бу сыйныфта7 укучы укый. Укучыларның уйлау-фикерләү, белем дәрәҗәләре уртачадан югары.

Дәреснең темасы: «Кышкы уеннар».

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Дәреснең максатлары: 1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекмәләре булдыру.

                        2. Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.  

                        3. Сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе  тәрбияләү.

Дәреснең төзелеше:

1.Оештыру өлеше.(Уңай психологик халәт тудыру)

2.Актуальләштерү этабы (Терәк белемнәрне хәтердә яңарту).

3.Уку мәсьәләсен кую (Яңа теманы аңлату).

4.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту( Уку мәсьәләсен өлешләп чишү)

5.Өй эше.

6.Рефлексия.

Дәреснең темасы программада “Кышкы уеннар” бүлегенә кертелгән.

« Кышкы уеннар» темасын өйрәнүгә 7 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Кышкы уеннар” темасы икенче дәрес итеп өйрәнелә.

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актуальләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп, предмет һәм метапредмет буенча, шәхси үсеш-үзгәрешләргә этәрә торган максатлар куйдым.

.

Структураларны үткән материалны ныгыту, анализлый белү, фикерләүләрен үстерү; яңа материалны ныгыту һәм кире информация алу максатларыннан кулландым.

Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуальләштерү этабында тормыш белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым(ребус чиштек).

Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде.

Дәреснең белем бирү максаты предмет буенча белем, күнекмәләр, ә фикерләү сәләтен үстерү һәм тәрбияви максатлар универсаль уку күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.

Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды:

- Шәхси компетенция: укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә теманы үзләштерүләрендә күренде.

- Метапредмет компетенцияләр өч төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив.

Танып белү уку күнекмәләрен без актуальләштерү этабында; яңа белемнәрне ачу этабында дәреснең темасын, максатын һәм бурычларын әйтүендә күрдек. Ныгыту этабына килгәндә укучыларның нәтиҗә чыгара белүләрендә.

Коммуникатив уку күнекмәләрен без кабатлау этабында укучыларның сыйныфташларының гамәлләрен күзәтеп, җавапларны чагыштыруында, төркемнәрдә аралашу; дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек.

Регулятив уку күнекмәләрен - яңа белемнәрне ачу этабында укучылар дәреснең темасын мөстәкыйль рәвештә билгеләүләрендә, максат, бурычларын куюда, аларны планлаштырып, нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлауда күрәбез.

Укучыларның психологик киеренкелеген бетерү , ял иттерү максатыннан физкультминутка үткәрелде.

Укучыларга индивидуаль якын килеп, үзләре эшли ала торган, иҗади өй эше бирелде.

Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү.

Дәрестә кулланылган барлык материал да куелган максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру, фикерләү сәләтләрен үстерү өчен эшләнә. Дәрес этаплары бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар.

Дәрестә кулланылган ысуллар, алымнар.Укыту ысулы ул-укытучы белән укучының белемнәрне үзләштерү өлкәсендә бергәләп эшләү юллары .Бүгенге дәресемнең төп өлешен проблемалы укыту һәм өлешчә эзләнү ысуллары тәшкил итте. Ә укыту алымнары – укыту ысулының иң кирәкле өлешләре. Мин  фонетик зарядка, уен элементлары, ребус, башваткыч чиштерү алымнарына таяндым.  Дәресемдә визуал һәм кинестетик күрсәтмәлелек алымын да кулландым. (укучылар кыш бабайны мозайкалардан җыйдылар) Осталык дәресемдә дә визуаллар,кинестетиклар һәм алар өчен күрсәтмәлелек белән таныштырган идем.
    Заманча технологияләр һәр дәресемнең аерылгысыз бер өлеше: интерактив такта,видео, презентация, Кар бабай мозайкасы, плакат-схема.

 


Дәрес максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде. Дәрестә куелган максатларга ирештек.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү,  алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә анализ ясауның гомуми тәртибе

1. Дәреснең темасы. Программада бу дәреснең нинди урын тотуы (үтелә торган тема ничәнче дәрес булуы Һ.6.).

2. Дәреснең тибы:
- яңа материалны өйрәнү дәресе;
- материалны ныгыту (ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе);
- кабатлау-йомгаклау (белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру);
- катнаш дәрес;
- белем һәм күнекмәләрне тикшерү - контроль дәрес (контроль эшләр, зачет, үзара контроль, тест эшләүләр Һ.6.).

3. Дәреснең максатлары:
- өйрәтү, белем-күнекмәләр формалаштыру;
- белем һәм күнекмәләрне үстерү;
- тәрбияви максат.

4. Дәреснең методик яктан оештырылуы:
- фәннилек, аңлаешлылык, укытучының материалны белүе;
- укытучының нинди метод һәм алымнар кулланып эшләве;
- укытучының сөйләме, укучылар белән мөгамәләсе;
- проблемалы сораулар куеламы, алар актуальме, укучыларның үзенчәлекләре һәм индивидуаль мөмкинлекләре исәпкә алынамы, алар акыл сәләтен, танып белү активлыгын үстерүгә юнәлдерелгәнме;
- укучы эшчәнлеге ничек оештырылган (активлыгы, интенсивлыгы);
- дәрес этапларының чиратлашуы (бер-берсенә керешеп китүе яки күчеш моментларының кискенлеге, эзлеклелек);
- ял моментлары, психологик киеренкелекне бетерү чаралары (дөрес утыру, матур язу, дөрес басып торуга игътибар итү, күзләргә гимнастика, физкультминут һ.б.);
- дәрес этапларының укытучы куйган максатларны тормышка ашыруда ни дәрәҗәдә хезмәт итүе;
- укыту чараларыннан файдалануы (техник чаралар һәм күрсәтмәлелек, аларның сыйфаты, дәрес максатларына яраклы булуы, укытучының тактага язуы Һ.б.);
- компьютер чаралары, электрон укыту ярдәмлекләре;
- белем сыйфатын тикшерү чараларыннан файдалану (тестлар, индивидуаль - дифференциаль биремнәр һ.б.).

5. Дәреснең нәтиҗәлелеге:
- дәрестә программада каралган кадәр белем һәм күнекмәләр бирелдеме?
- укытучы дәрес материалы белән кызыксындыра алдымы һәм тормыш белән бәйләү ни дәрәҗәдә?
- сөйләм телен үстерүгә, терминнарны урынлы куллануга игътибар ителдеме?
- мөстәкыйль эзләнергә, укырга күнектерү бурычы үтәлдеме, дәрес укучыларның иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелгәнме?

6. Дәреснең иң отышлы яклары.

7. Дәреснең уңышсыз өлешләре. Тәкъдимнәр.

I вариант


1. Сыйныфка кыскача характеристика.
2. Дәреснең темасы.
3. Тематик бүленештә бу дәреснең урыны.
4. Дәреснең максаты:
а) белем бирү 
ә) фикерләүне, күнекмәләрне үстерү 
б) тәрбия бирү.
5. Дәреснең төре:
а) яңа материалны аңлату 
ә) ныгыту 
б) гомумиләштерү-йомгаклау
в) белемнәрне тикшерү-контроль
г) катнаш дәрес.
6. Дәреснең структурасы, төп элементлары, вакыт бүленеше.
7. Дәрестә кулланылган материалларның максатка ирешүдәге роле.
8. Дәрестә кулланылган методлар, алымнар.
9. Дәрестә күргәзмәлелек.
10. Балалар белән индивидуаль эш формалары.
11. Укучыларның белемнәрен бәяләү.
12. Дәрескә йомгак (уңышлы, уңышсыз яклар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока родного (татарского) языка в 4 классе по теме "Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар".

Башкортстан республикасының татар мәктәпләре өчен дәрес конспекты...

Рабочая программа по родному (татарскому ) языку для 2 класса (1 час в неделю)

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для 2 класса ,один час внеделю.По учебнику Хайдарова Р.З. "Кунелле татар теле"....

Конспект урока родного(татарского) языка в 4 классе по теме "Кушма сүзләр"

Конспект урока татарского языка в 4 классе по теме "Кушма сүзләр"....

Презентация к уроку родного (татарского) языка "Прошедшее время глаголов"

Презентация содержит наглядный материал для урока родного (татарского) языка на тему "Прошедшее время глаголов" с игровыми элементами...

Урок родного(татарского) языка в 4 классе "Имя существительное. Обобщение."

Урок родного(татарского) языка в 4 классе с использованием презентации "Имя существительное- исем. Обобщение." Урок построен с использованием групповых форм работы и работы в парах.На уроке ...

Технологическая карта урока родного (татарского ) языка для 1 класса.

Технологическая карта урока родного (татарского ) языка для 1 класса....

Урок родного (татарского) языка в 4 классе

Урок родного языка (русская группа), 4 класс, по теме "Карга боткасы"Автор учебника Хайдарова Р.З. 1, 2 часть "Күңелле татар теле"...