Рабочая программа по родному (татарскому ) языку для 2 класса (1 час в неделю)
рабочая программа (2 класс)

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для 2 класса ,один час внеделю.По учебнику Хайдарова Р.З. "Кунелле татар теле".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2 класс татарский язык45.35 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                                                                                                                   

Предмет буенча планлаштырылган  нәтиҗәләр

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре

     Метапредмет  нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗәләр

Укучы өйрәнә

Укучы өйрәнү мөмкинчелеген ала

Графика, каллиграфия, орфография

- хәрефләр белдергән авазларны транскрипция билгеләре белән язарга;

- сүзләргә төшеп калган хәрефләрне куеп язарга;

- авазларны һәм хәрефләрне аера белергә;

- басымны дөрес куярга.

- проза һәм поэзия жанрына караган текстларны сәнгатьле итеп укырга;

-аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү;

-җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

Регулятив:  эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү: фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килә белү.

1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою.  Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының  теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.

2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре.

3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру.

4.Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү .

5.Төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;

оештыру эшчәнлегендә компетентлык кыйммәтләрен үзләштерү; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру;

үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.

6. Сәламәт һәм  куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуын, үз-үзенне тоту,юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.

1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою.  Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының  теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.

2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре.

3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру

4. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү .

5.Төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;

оештыру эшчәнлегендә компетентлык кыйммәтләрен үзләштерү; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру;

үзеңдә лидерлык сыйфатларын  тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.

6. Сәламәт һәм  куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуын, үз-үзенне тоту,юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру

Сөйләмнең фонетик ягы

-сузык һәм тартык авазларны аеру

- яңгырау һәм саңгырау авазларны  аеру.

-алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу

- сүзләрне иҗекләргә бүлү

-укылган иҗекләр санын билгели белү.

- калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язукүнекмәләрен камилләштерү;

- татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышын белергә

Регулятив:  укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү: тиешле мәгълүматны таба белү; сөйләм берәмлекләрен логик чылбырга салу.

Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Сөйләмнең грамматик ягы.  Исем

-исемнең төшем килеше белән танышу

- исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше белән танышу (аның китабы, сумкасы)

- Кем? Нәрсә? кайда? кая?кайдан? сорауларына җавап бирә белү.

- исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт  килешләрен сөйләмдә типкуллануны камилләштерү

- исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү

- кем? нәрсә? кайда? кая?кайдан? сорауларын кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү.

Регулятив: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү,уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү: объектларны чагыштыру,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү,эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү.

Сыйфат

-сыйфатның гади дәрәҗәсен белү һәм аеру. сөйләмдә куллану ;

-нинди?соравына җавап бирә белү.

- сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә кулланышын камилләштерү.

Регулятив: укудагы уңышларның,уңышсызларның сәбәбен аңлый,анализлый белү.

Танып белү: уку максатын иөстәкыйль билгеләү,төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру, анализлау.Коммуникатив: коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Сан

-11дән 20 кадәр саннарны белү һәм аларны дөрес әйтү;

-ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә белү.

- 11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану

- предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорарга,бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирергә

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белүукытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү: эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау,классификация өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Алмашлык

- мин, син,ул зат алмашлыкларын белү;

-зат алмашлыкларын күплектә куллану;

- кайчан? сорау алмашлыгы белән танышу.

- мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану;

- зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Коммуникатив:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу кабылын төзү.

Фигыль

-хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасын белү;

-билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасын белү;

-боерык фигыльнең барлык һәм юклык формаларын белү

- хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасын кулланып җөмлә төзү;

- билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасын тексттан таба белү;

- боерык фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану.

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү,бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу,иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгортм булдыру,объектларны чагыштыру

Коммуникатив:мәгълүматны туплау өчен,күмәк эш башкару, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү, коммуникатив мәсьәләгә таянып,фикерне төгәл итеп җиткерү.

Хәбәрлек сүзләр

-- кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен белү

- кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

Регулятив: укытучы ярдәме белән макста кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү,эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү,уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү: тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау,объектларны чагыштыру,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү,эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Теркәгеч

-чөнки теркәгечен белү

- чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү,бурычларны билгели белү, эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү: фикерләрне логик чылбырга салу,иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Синтаксис

-җөмлә, җөмлә башы, ахыры төшенчәсен аңлау;

- җөмлә баш хәрефтән языла, җөмлә тәмамлангач, тыныш билгесе куелуын дөрес куллану.

Укыту фәненең эчтәлеге

Бүлек исеме

Кыскача эчтәлек

Сәг.

саны

Без мәктәпкә барабыз

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү. Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү.. Ө, о хәрефләренең язылышы.-Мы /-ме сорау кисәкчәләре кергән сүзләрне  куллану.Мин, син алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.Татар теленең хәреф-аваз системасы. 1-10 га кадәр саннарның язылышын ныгыту. Ничә? соравын дөрес кую күнекмәләре  булдыру.“Уку-язу әсбаплары”темасына сүзлек диктанты. Исемнең күплек сан кушымчаларын ныгыту.  Тәртип саны белән  танышу. Ничәнче? соравын дөрес куллану.1 нче сыйныфтагы лексик-грамматик материал буенча кереш контроль эш.Фигыльнең башлангыч формасы. Нишли? соравына дөрес җавап бирү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда  зат- санда төрләнешен аңлау, дөрес куллану.Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санда  зат- санда төрләнешен ныгыту, үрнәк буенча эшләү.Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә дөрес куллану.Хәзерге заман хикәя фигыльне юклык формасында зат- санда төрләндерү.“Без мәктәпкә барабыз” темасына әңгәмәүткәрү.Тартык авазлар төшенчәсен аңлау.Яңгырау һәм саңгырау авазларны  хәтердә каллыру.Кайда? соравына дөрес җавап бир.Исемнең урын-вакыт килешен камилләштерү.Урын –вакыт килеше кушымчаларының ялгану үзенчәлеген ныгыту.Исемнең  юнәлеш килеше  формасын җөмлә төзегәндә дөрес  куллану.Кая?  соравына сүзтезмәләр уйлау. Юнәлеш килеше кушымчаларының ялгану үзенчәлеген ныгыту.“Без мәктәпкә барабыз”темасына контроль эш. Исем. Фигыльнең юклык формасын практикада куллана белү.Татар алфавитын кабатлау, яттан белү. “Минем якын дустым” темасына хикәя язу(өйрәнү характерында).Исемнең чыгыш килеше  формасын сөйләмдә урынлы куллану.Кайдан? соравы кушымчаларын әйтә,куллана белү. Чыгыш килеше кушымчаларының ялгану үзенчәлеген кабатлау.Кем? Нәрсә? Кемгә? Нәрсәгә? Кемнән? Нәрсәдән? Кемдә? Нәрсәдә? сорауларының кушымчаларын аера,дөрес куллана белү.“Көз билгеләре”темасына монолог төзү.Кая? Кайда? Кайдан? сорауларының кушымчалары ялгану үзенчәлеген ныгыту

14

Базарда

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.Әйе, юк хәбәрлек сүзләренең  сөйләмдә куллану күнекмәләрен  камилләштерү.“Яшелчәләр”  темасына рәсемле сүзлек диктанты.  Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль, барлык, юклык формаларын  дөрес куллану.Чөнки, ә теркәгечләрен  дөрес куллану күнекмәләре булдыру.Сыйфатның гади дәрәҗәсе сөйләмдә куллану.Нинди? соравына дөрес җавап бирү. Бир әле, бирегез әле төзелмәләренең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.Белән бәйлеге турында төшенчә бирү,дөрес куллану.Җөмлә ахырында тыныш билгеләре куюны ныгыту.“Көз җитте” темасына хикәя язу (өйрәнү характерында). Ө, о хәрефләренең язылышын ныгыту.Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

3

Мин чисталык яратам

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү. Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.“Мин чисталык яратам” темасы буенча лексик берәмлекләрне кертү.“Шәхси гигиена предметлары” темасына сөйләшү.Сабын белән юына төзелмәсен сөйләмдә куллану.“Тән әгъзалары атамалары”темасына  сүзлек диктанты.Исемдә тартым категориясенең төрләнешен белү.Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен ныгыту.  Исемнәрнең II зат берлек санда тартым белән төрләнүе.Исемнәрне  III зат берлек санда тартым белән төрләндерү.“Табибта” темасына сөйләшү.Аның сөлгесе бар,юк төзелмәсен сөйләмдә дөрес куллану.Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә ныгыту.Аның әнисе  төзелмәсендәге -се кушымчасын дөрес куллану.“Мин чисталык яратам” темасына монологик сөйләм.Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

Кыш җитә

Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.“Кыш җитә” темасы буенча лексик-грамматик берәмлекләрне кертү.Антоним сүзләр турында белемнәрне ныгыту.Хәзерге  заман хикәя фигыльнең зат- санда төрләнешен ныгыту.Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын кулланып, сорау бирү. Кышкы уеннар темасына әңгәмә.“Мин җимлек ясадым” төзелмәсен куллану.Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

Безнең гаилә

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә  белү.“Безнең гаилә” темасы буенча лексик-грамматик берәмлекләр кертү.1-20 кадәр саннарның  язылышы һәм исем янында куллану. Ничә? соравына дөрес җаваплар бирү.Исемнең төшем килешендә төрләнешен  куллану күнекмәләрен системалаштыру.Әнине яратам төзелмәсен ситуатив күнегүләрдә куллану.Билгеле үткән  заман хикәя фигыльнең III зат  берлек сан формасын мөстәкыйль куллана белү.Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары аңлап куллану.Хикәя фигыльләр белән җөмләләр төзү.Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирә белү.“Безнең гаилә”темасына хикәя язу (өйрәнү характерында).Безнең гаилә темасын кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

3

Яз килә

Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.“Яз килә” темасы буенча лексик-грамматик берәмлекләр кертү. 11-100 кадәр саннарны өйрәнү .Әле, бит кисәкчәләрен  дөрес куллану.Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрне дөрес куллану .“Яз килә” бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

Минем туган ягым

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.“Минем туган ягым” темасы буенча лексик-грамматик берәмлекләр кертү.Ялгызлык исенәрне танып, дөрес язу. Мин ... яшим? төзелмәсен дөрес куллану.Төсне белдерүче сыйфатларны аера белү. Кая? Кайда? сорауларын дөрес куллану.Нинди? Ничә? Нишли? сорауларына дөрес җаваплар бирү.“Син кайда яшисең?” темасына парларда  диалог төзү.“Минем туган ягым”темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

3

Кибеттә

Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә  белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.Мактау сүзләре әйтергә өйрәнү .Исемнәрнең 1, 2 зат тартым белән төрләнешен  күнегүләр аша камилләштерү.Мин, син, ул, без, сез, алар  зат алмашлыкларын дөрес куллану.  Боерык фигыльнең 2 зат берлек сан формасын ныгыту.“Кибеттә” бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

Җәй

Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат күплек формасын күнегүләр эшләүдә, сөйләмдә куллану.Исемнәрнең  берлек һәм күплек санда куллану күнекмәләрен  ныгыту.Аша бәйлеген җөмләләр төзүдә куллану.Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне чагыштырып куллану. “Сабантуйда” темасына  монологик сөйләм төзү.“Җәй” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

Барлыгы

34

2 нче А сыйныфында  татар теле һәм әдәби укудан   календарь-тематик план

Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле” дүртъеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013нче ел

№        №

Бүлек исеме, дәрес темасы

Сәг. саны

Укучыларның төп уку  эшчәнлеге төрләре

Үткәрү вакыты

план

факт

Яңа уку елы белән.

Мин, син алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану

1

 Миңа, сиңа, аңа алмашлыкларын язуда һәм сөйләмдә куллану  

04.09

-мы/ -ме сорау кисәкчәләре кергән сүзләрне  куллану

1

Эш урынын эзерләү. Уку-язу әсбапларын атау. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итү (сорау). Сәламләү сүзләрен кулланып,  диалог төзү. Бәйрәм турында сөйләү.  -мы/-ме сорау кисәкчәләре кергән сүзләрне  куллану

11.09

Зат алмашлыкларын сөйләмдә куллану “Беренче сентябр” тексты

1

Хәрефләрне дөрес язу. Авазларны дөрес әйтү.Калын сүзгә калын кушымча, нечкә сүзгә нечкә кушымча ялгануын аңлау

18.09

1-10 га кадәр саннарның язылышын ныгыту. Ничә? Ничәнче?сорауларына дөрес җавап кую күнекмәләре  булдыру.  

1

1-10 га кадәр саннарның әйтелешен һәм язылышын искә төшерү.                          Предметларны, саннарны кулланып, үзеңә сорый белү күнекмәләре

25.09

  1. 8

Фигыльнең башлангыч формасы. Тамыр турында төшенчә бирү Сүзләрне иҗекләргә бүлү кагыйдәсен ныгыту

1

Хәрәкәтне белдерүче сүзләрне аеру. Алардан хәзерге заман хикәя фигыльләр ясау Хәреф, аваз, иҗекләрне, сузык һәм тартык авазларны аера белү, татар теленә генә хас булган авазларны ишетә, әйтә, яза белү.Укылган иҗекләр санын билгеләү

02.10

Боерык фигылнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру. Нишли? соравына дөрес җавап бирү

1

1-10 га кадәр саннарның әйтелешен һәм язылышын искә төшерү.       Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда зат- санда төр  ләндергәндә тамырын аерып күрсәтү                   Предметларны, саннарны кулланып, үзеңә сорый белү күнекмәләре.

09.10

 Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда  зат- санда төрләнешен аңлау, дөрес куллану

1

Хәрәкәтне белдерүче сүзләрне аеру, алардан хәзерге заман хикәя фигыльләр ясау. Үрнәк буенча иптәшеңнең, үзеңнең мәктәптәге уку хезмәтен әйтә белү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III  зат  берлек сан формалаын сөйләмдә дөрес куллану

16.10

Контроль эш № 1 “Без мәктәпкә барабыз”

1

Хәзерге заман хикәя фигыльне I, II, III зат  юклык формада зат-сан белән төрләндерү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди дә булса эшләрне эшләмәвен (эшләвен) әйтү

23.10

Кайда? соравына дөрес җавап бирү. Исемнең урын-вакыт килешен камилләштерү

1

Предметларның кайда икәнлеген әйтү.Үзең яшәгән төбәкнең исемен, кайда яшәгәнлегеңне дөрес әйтү. -да/-дә,-та/-тә аффикслары.Кайда? соравын кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү

30.10

Исемнең  юнәлеш килеше формасын җөмлә төзегәндә дөрес  куллану

1

Кая? соравына сүзтезмәләр уйлау.Үзеңнең, дустыңның кая барганын әйтү, сорау

13.11

Исемнең чыгыш килеше формасын сөйләмдә урынлы куллану.Кайдан? соравы кушымчаларын әйтә, куллана белү

1

Предметларны кайдан алганны әйтү

Кайдан? Соравына сүзтезмәләр уйлау

20.11

Нишли? Нишләде? Сорауларына дөрес җавап бирү

1

Хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә дөрес куллану.Нишли? Нишләде? Сорауларына сүзтезмәләр уйлау.

27.11

Кумэч экиятен уку.

1

Сүзләрне дөрес яза белү. Лексик һәм грамматик күнекмәләр камилләштерү.

04.12

Контроль эш №2 “Базарда.Көзге уңыш”

1

 

Укучының кайда булуын, кая баруын, кайдан чыкканын  әйтү. Исемнәрнең килешләрен кертеп, җөмләләр уйлап язу

11.12

  1. *

Аралаша белү күнекмәләрен ситуативкүнегүләр аша тикшерү

2 чирек

1

“Без мәктәпкә барабыз” темасы буенча ситуатив күнегүләрне үтәү. Үз-үзеңә контроль ясау

18.12

Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.Нинди? соравына дөрес җавап бирү. Чөнки, ә теркәгечләрен  дөрес куллану күнекмәләре булдыру

1

Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану. Яшелчәләр, җиләк -җимешләрнең тәмен әйтә, аларны сурәтли белү Яшелчәләрнең характерлы билгеләрен кулланып хикәя төзү, сөйләү

25.12

Базарда нәрсәләр бар?Базарда тексты. Белән бәйлеге турында төшенчә бирү,дөрес куллану.

1

Базарда”. Матур, дөрес итеп күчереп яза белү һәм уку Яшелчәләр, җиләк-җимешләрнең исемнәрен , характерлы билгеләрен әйтү. Базарга барырга чакыру турында диалог төзү, парларда сөйләү. Бик сүзе белән җөмләләр төзү. Әни белән төзелмәсен куллану

15.01

Кем? Нәрсә? Нишли? Нишләде? сорауларының кушымчаларын аера, дөрес куллана белү

1

Мөстәкыйль эшли белү.

22.01

“Мин чисталык яратам” темасы буенча лексик берәмлекләрне кертү.“Шәхси гигиена пред -метлары”  темасына сөйләшү. Сабын белән юына төзелмәсен сөйләмдә куллану.(Хаталар өстендә эш)

1

  Сүзлек белән эш. Хәрефләр белән белдерелгән авазларны транскрипция билгеләре белән язу

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнашу. Шәхси гигиена предметларын дөрес атау

Чисталык турында бәйләнешле сөйли белү, Сабын белән юына төзелмәсен кертә белү. Мин чисталык яратам темасына сөйләшү

29.01

Исемнәрнең берлек санда I, II, III затта тартым белән төрләнешен ныгыту

3 чирек

1

Нечкә сузык авазлар кергән сүзләрне аеру. Үтелгән лексиканы кулланып диалог төзи белү. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен белү. П-б чиратлашуын хәтерләп калу, күнегүләр эшләгәндә куллану

Предметларның барлыгын, юклыгын сорый, аңа җавап бирү. Исемнәрне 2 зат берлек санда төрләндерү. К-г чиратлашуын аңлау, куллану

05.02

Марат авырый тексты. “Табибта” темасына сөйләшү

Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

1

 “Табибта”.    Табибка кайсы җирең авыртуын әйтү.  Дустыңның кайсы җире авыртуы турында хәбәр итү. Сорауларга җавап бирү.Табиб янында булу турында парларда сөйләшү. Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнешен дөрес куллану

“Мин чисталык яратам” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

12.02

“Кыш җитә” темасы . Антоним сүзләр турында белемнәрне ныгыту

Яңа ел бәйрәме тексты. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын кулланып, сорау бирү

1

Ел фасылларын, ай исемнәрен, кыш билгеләрен әйтү

Кыш айлары, кыш билгеләре темасындагы сүзләрнең антонимнарын табу. Һава торышын сорый һәм әйтә белү

Исемнәрнең 1, 2 зат берлек сан тартым белән төрләндерү. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү.

19.02

“Кышкы уеннар” темасына әңгәмә үткәрү .Тауда тексты. Мин җимлек ясадым төзелмәсен куллану. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

1

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтү

Нәрсә дә булса ясаганыңны әйтә, дустыңның нәрсә ясаганын сорый белү. Геройларга характеристика бирү

“Кыш җитә” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

26.02

“Безнең гаилә” темасы буенча лексик-грамматик берәмлекләр кертү. Исемнең төшем килешендә төрләнешен  куллану күнекмәләрен системалаштыру

1

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтү

Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирә белү

05.03

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын  аңлап куллану

Безнең гаилә темасын кабатлау.Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

1

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклыкта берлек һәм күплек санда төрләндерә белү

Безнең гаилә темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

12.03

“Яз килә” темасы буенча лексик-грамматик берәмлекләр кертү

11-100 гә кадәр саннарны өйрәнү

1

Яз билгеләрен әйтә белү.  Кайчан? соравына җавап бирергә өйрәнү Нинди? Нишли? сорауларына дөрес җавап бирү

11-100 гә гә кадәр саный һәм аларны укый, язарга өйрәнү. Кайчан? Соравын дөрес куллану, дөрес җавап бирү

19.03

 “Яз килә” бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

1

 “Яз килә” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

02.04

Контроль эш №3 “Кыш җитә.Безнең гаилә”

1

Мөстәкыйль эшли белү.

09.04

“Минем туган ягым” темасы буенча лексик-грамматик берәмлекләр кертү.Ялгызлык исемнәрне танып, дөрес язу.(Хаталар өстендә эш).

1

  “Минем туган ягым” темасы буенча лексик-грамматик берәмлекләрне хәтерләп калу, күнегүләрдә дөрес куллану.Ялгызлык исемнәрне танып, дөрес язу. Кайда? кайдан? сораулары һәм аларга дөрес  җавап бирү

16.04

Төсне белдерүче сыйфатларны аера белү.

“Син кайда яшисең?” темасына парларда  диалог төзү

1

Светофорның өч күзе. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү

Тема буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Диалог

23.04

Мактау сүзләре әйтергә өйрәнү. Матур киемнәр тексты

1

Исемнәрнең күплек санда куллану.  Бер-береңне мактау, матур сүзләр әйтә белү. Аралашу өчен бирелгән сүзләрне дөрес әйтү. Киемнәр кибетендә темасына сөйләшү

30.04

Ашамыклар кибете. “Кибеттә” бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

1

Аңлап, укытучының күрсәтмәләрен үтәү. “Кибеттә” темасы буенча ситуатив күнегүләр эшләү

07.05

Җәй җитте тексты

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда куллану күнекмәләрен  ныгыту

1

Исемнәрнең  берлек һәм күплек санын кабатлау

14.05

34

Еллык контрол эш

1

Граммтик категорияләрне дөрескуллану.

Кагыйдәләрне искә төшерү,практикада куллану

21.05

“Җәй” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по родному (татарскому) языку и литературе 1 - 4 классы

Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение  средняя общеобразовательная школа  №4муниципального района  Мелеузовский районРеспублики БашкортостанРассмотреноНа заседани...

Рабочая программа по родному (татарскому) языку 1 класс

Рабочая программа составлена к учебникам  "Татар теле"  и "Элифба"  Ф.А.Гафуровой, Л.Ш.Гайнетдиновой...

Рабочая программа по родному (татарскому) языку 1 – 4 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку 1 – 4  класс...

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для 4 класса

Рабочая программа составлена в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования и основной образовательной программы МБОУ "Елховс...

Рабочая программа по родному(татарскому) языку для 1-4 классов

Рабочая программа по родному (татарскому) языку составлена на основе Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования, авторской программы по татарскому языку для...

Адаптированная рабочая программа по родному (татарскому) языку 7 класс 8 вид

Адаптированная рабочая программа по родному (татарскому) языку 7 класс 8 вид...

Рабочая программа по родному( татарскому ) языку для 4 класса

           Рабочая программа по родному языку для 4 класса разработана на основе примерной программы  начального общего образования и рабочей программы по род...