Конспект урока родного(татарского) языка в 4 классе по теме "Кушма сүзләр"
план-конспект урока (4 класс)

Сафина Гульназ Ринатовна

Конспект урока татарского языка в 4 классе по теме "Кушма сүзләр".

Скачать:


Предварительный просмотр:

4 нче сыйныф                Предмет: татар теле

Тема:  Кушма сүзләр.

Теманың максаты:

  • Укучыларны кушма сүзләрне табарга, аера белергә һәм дөрес итеп билгели белергә, җөмләләр төзегәндә, сөйләмдә аларны кулланырга өйрәтү.
  • Фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны, мөстәкыйльлекне үстерү;
  • Төркемнәрдә эшләгәндә ярдәмчеллек, күмәк эш нәтиҗәләре өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

  • укучыларның танып белү активлыгын үстерергә һәм интеллектуаль үсешенә ирешергә;
  • укучылар үзидарәсен үстерү ярдәмендә укучыларның мөстәкыйльлеген, җаваплылыгын арттыруга ирешергә;
  • укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга;

          гражданлык-патриотик һәм рухи тәрбия бирүгә аеруча нык игътибар итәргә.

Планлаштырылган

нәтиҗәләр:

  • Кушма сүзләрнең аермасын билгеләргә өйрәнү.
  • Кушма сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.
  • Кушма сүзләрне дөрес язарга өйрәнү .

Төп төшенчәләр:  кушма сүзләр

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, математика

Ресурслар:

- төп: Дәреслек “Татар теле” 4 сыйныф (И.Х. Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова)

Тема: « Кушма сүзләр»

- өстәмә: методик пособие, карточкалар, презентация

Эш формалары: фронталь, мөстәкыйль, парларда эшләү.

Техник чаралар: проектор, ноутбук, документ-камера

I.Мотивлаштыру- ориентлашу этабы.

- Мин сезгә хәзер бер нәсихәт сөйлим. Яшәгән ди бер акыл иясе. Бер кеше аның бөтен нәрсәне дә белмәвен исбат итмәкче булган. Учында күбәләкне яшергән дә, сораган: “Аксакал,минем учымдаг ы күбәләк исәнме, үлгәнме?”-дигән. Ә үзе уйлый: “Исән дисә, үтерермен, үлгән дисә, очырырмын”,-ди.

Акыл иясе, уйлап торгач: “Барысы да синең кулда”,-ди.

-Ә сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

-......

-Әйе,барысы да сезнең кулда . Дәрестән яңа белемнәр алып чыгасызмы, юкмы, сездән тора.

-Ә хәзер дәфтәрләрне ачабыз, число, сыйныф эше дип язабыз.

Парларда эшләп алабыз. (Карточкаларда сүзләр язылган) Күршегез белән бергәләшеп карточкалардагы сүзләрнең тамырларын табып чыгасыз.

Биек, биеклек, Биектау.

Таш, ташчы,Ташсу

Ай, айлы, Айбаш

Кара, каралык, Каракүл.

Экранда һәр группаның эшен карау, тикшерү.(документ-камера)

-Һәр группада аерылып торган сүзләр бармы?

-Нәрсәсе белән аерылалар? (Безнең райондагы авыл исемнәре икәнлеге искәртелә)

-Алар ничек ясалганнар?

-Математикада моңа охшаш гамәл бармы?

-Мондый ысул белән ясалган сүзләр ничек аталыр икән?

-Димәк, бүген дәрес темасы нинди икән?

-Без бүген дәрестә нинди максатлар куябыз?

II. Материалны кабатлау, ныгыту.

  1. Матур язу күнегүе.

а ) Тактага язылган җөмләне уку
(Тактага Р.Әхмәтҗановның шигыреннән ике юл язылган язу эленгән). 
Карабодай кырларына карыйм, 
Карабодай кыры – ак күбек. 
(Роберт Әхмәтҗанов) 

Бу шигырь юлларында сезнең уйлавыгызча бүгенге темага кагылышлы сүз бар диеп уйлыйсызмы? 
- Әйе бар. Карабодай сүзе. . 
Дөрес укучылар, бу юллардагы карабодай сүзе ике тамыр кушылып ясалган һәм бер үсемлекнең исемен белдерә. 
Беренче тамыр Кара (нинди? Сыйфат) 
Икенче тамыр Бодай (нәрсә? Исем) 
Кара+бодай , шуңа күрә ул һәрвакыт кушылып языла. 
б) Хәзер инде бу шигырь юлларын матур итеп дәфтәргә язып куябыз. 
(Укучылар туры утырабыз. Ручканы дөрес тотабыз. Дәфтәрләрне  дөрес куябыз.) 

2.НАМБЭ-АП (мин сезгә хәзер сүзләр укыйм, кушма сүз булганда торып басасыз)
Йомры, көнбагыш, зинһар,карабодай, әкият, гөлҗимеш, әни,төнбоек, карандаш, көнчыгыш. 
3.Экранда бирелгән сүзләрнең ясалышын аңлату (чылбыр буенча)

Унбиш(сан+сан) , Илсөяр(исем+фигыль), өчпочмак(сан+исем), аккош(сыйфат+исем), оекбаш(исем+исем), кызылканат(сыйфат+исем), бишьеллык(сан+исем), Илгизәр(исем+фигыль), унтугыз(сан+сан), Сабантуй(исем+исем).

4. Кагыйдә чыгару.

Күргәнегезчә, балалар, бу сүзләр ике тамырдан тора. Алар ничек языла? (кушылып). Ничә басым белән әйтелә? Әйтеп карагыз. Әйе, дөрес, бер басым белән әйтелә. Аларның тамырлары бер үк мәгънә белдерәме? Мәсәлән, көнчыгыш сүзендә көн һәм чыгыш тамырларының мәгънәләре берүкме? Дөрес, алар төрле мәгънәдә, ә кушылып язылгач, алар шулай  ук ике мәгънә белдерәме? Дөрес, алар кушылгач бер генә мәгънә белдерәләр. 
Шушы күнегүдән чыгып кайсыгыз нәтиҗә ясап карый? 
- Ике тамыр кушылып ясалса да бер күренешнең исемен белдерә торган сүзләр кушма сүзләр дип аталалар. Кушма сүзләр ике тамырдан  ясалалар. 

     5.Экрандагы  рәсемнәр буенча сүзләр төзеп язу, телдән җөмләләр төзеп әйтү.(аккош,тимераяк, алъяпкыч, унбиш, кулъяулык)

Физкультминутка  

     6. МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы:

-Укучылар урыннардан тордык. Урындыкларыгызны этеп куегыз.  Без хәзер барыбыз да әйләнә ясап басабыз. Музыка башлангач барыбыз да биибез. Музыка туктауга урыннарда басып калабыз һәм минем сорауга саннар белән генә җавап бирәбез.  

-Гөлҗимеш  сүзендә ничә тамыр бар?(2)

-Кушма сүзләр ничә тамырдан ясала?(2)

-Аю сүзендә ничә аваз?(3)

- Кушымчалар  ничә төрле була?(2)

-Бүген сыйныфта ничә укучы бар?(8)

7. Ике тамырдан кушма сүз ясау.

Карточкаларда сүзләр язылган , сез класста шушы сүзләрнең яртысын табып, кушма сүз ясап карагыз.

Карточкаларда: чуер, өч, Ак, Ил, Кара,ялан, су, таш.

Стеналарда: почмак,таш,баш,гиз,борын,күл,саклагыч, бака.

8. Табышмакларның җавапларын язып бару.
1.Аягын-башын яшерә,

  Таш күлмәге эченә. (ташбака)

2.Аягы суда, башы көндә. (төнбоек)

3.Таяк, таяк башында табак, табак эчендә  

   кибет, кибет эчендә ике мең егет. (көнбагыш)

4. Гайрәт, җитезлек ягыннан

   Арысланга бирешмим.

  Буйлы киемемне салмыйм,

  Яшим шушы килеш мин. (юлбарыс)

III. Рефлекс.

а)Бәяләү

Җөмләләр  тактада язылган, сайлап ал һәм тутырып әйт.

Бүген мин дәрестә................белдем.

Мин ............................өйрәндем.

Мин дәрестә.......................эшләдем.

Мин бигрәк тә......................яхшы эшләдем.

Миңа дәрес кызыклы булды, чөнки........................

Бүген дәрестә.....................................бик яхшы эшләделәр.

б) ) Өйгә эшләр бирү.(тактада язылган)

-34 күнегү,16 бит, эш дәфтәре, хикәя язарга

яки

-72 күнегү,48 бит, дәреслек

в)Чемодан, иттарткыч, кәрзин(тактада өч рәсем, укучылар үзләре сайлаганга исемнәре язылган стикерлар ябыштыралар)

hello_html_31df7f8.png

Чемодан – киләчәктә барысы да кирәк булачак.

hello_html_m2a699da4.jpg

Иттарткыч –өйрәнгәннәрне эшкәртәчәкмен.

hello_html_m3f5eb3bb.png

Кәрзин – барысын да ташлап калдырам


 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по русскому языку 4 класс " Имя прилагательное", конспект урока по математике 4 класс "Деление многозначного числа на однозначное"

Конспект урока по русскому языку ( 4 класс). Автор учебника - Рамзаева. Тема урока - " Имя прилагательное". Тип урока - открытие новых знаний.   Конспект урока по математике ( 4 класс). Автор -...

Конспект урока по русскому языку в классе комплекте (1-2 класс) Тема урока: 1 класс Прописная буква З. 2 класс Проверяемые и не проверяемые гласные в корне слова

Конспект урока по русскому языку в классе комплекте (1-2 класс). По теме: 1 класс Правописание буквы З. 2 класс Проверяемые и непроверяемые гласные в корне слова. Поможет учителю при работе с двумя кл...

Конспект урока родного (татарского) языка в 4 классе по теме "Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар".

Башкортстан республикасының татар мәктәпләре өчен дәрес конспекты...

Конспект урока по предмету: Конспект урока по русскому языку (4 класс) «Слова, обозначающие действие предмета»

Конспекты уроков были составлен для детей, обучающихся по1 и по 2 варианту адаптированной основной общеобразовательной программы.Для учащихся характерна повышенная утомляемость. Нарушено переключение ...

План - конспект урока по русскому языку (3 класс) . Открытый урок по русскому языку по теме "Двойные согласные"

Авторская разработка урока русского языка в 3 классе на тему "Двойные согласные" по учебнику С.В. Ивановой....

Конспект урока по родному языку 1 класс Тема урока: «Язык как средство общения. Для чего нужна речь. Устная и письменная речь. Говорим и пишем».

Цель: закреплять условия для формирования первоначальныхпредставлений об устной и письменной речи, о языке как средстве речевогообщения.I. Определение темы и цели урока-Вспомните, какие значения имеет...

Урок русского языка «Безударные гласные в корне слова» план-конспект урока по русскому языку (2 класс) на тему

Урок по теме «Безударные гласные в корне слова" по учебнику А.В. Поляковой....