Урок родного(татарского) языка в 4 классе "Имя существительное. Обобщение."
план-конспект урока (4 класс)
Урок родного(татарского) языка в 4 классе с использованием презентации "Имя существительное- исем. Обобщение." Урок построен с использованием групповых форм работы и работы в парах.На уроке дети обобщают все признаки существительного, развивают словарный запас и связную речь.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 251.7 КБ |
![]() | 1.43 МБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Исем. Кабатлау
Максат:
- Исем сүз төркеме буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу.
Шәхескә кагылышлы: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың, уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.
Танып-белү УУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.
Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау.
Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатларын формалаштыру, үзеңнең һәм сыйныфташларының эшчәнлеген бәяли белү.
Предмет УУГ: укучылар белән исем сүз төркемен тирәнрәк өйрәнү; аларны сөйләмдә дөрес куллану.
Җиһазлау: презентация, карточкалар, таблица, ноутбук, экран, проектор.
Материал: 1. Р.Х. Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева. Татар теле. 4 класс. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2006. 2. Татар халык авыз иҗаты. Табышмаклар. Мәкальләр.
Дәрес барышы:
І. Оештыру моменты.
Укучыларда психологик уңай халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез!
- Хәерле көн!
- Хәерле көн миңа!
- Хәерле көн сиңа!
- Хәерле көн Сезгә!
- Хәерле көн безгә!
- Хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, яхшы!
- Бездә бүген татар теле дәресе.
- “Үз телен белмәгән кеше – башка телне белмәс” (татар халык мәкале)
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел. (Шәйхи Маннур)
II. Төп өлеш. (Камила)
- 1) Дәреснең темасын ачу өчен башваткыч чишеп алыйк.
к | и | ш | е | р | |
у | с | а | к | ||
к | а | е | н | ||
у | р | м | а | н |
- Җир астында алтын казык.
- Нинди агач җилсез шаулый?
- Ак багана, яшел чатыр,
Эчең пошса безне дә чакыр.
- Җәй көне киенә, кышын чишенә.
-Нинди сүз килеп чыкты? ( Исем)
-Укучылар ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән?
(җаваплар -Бүгенге дәрестә исем турында сөйләшәбез. Без бүген исемнең төрле билгеләрен өйрәнербез.)
-Бик дөрес.
-1-3нче сыйныфларда исем турында нәрсәләр өйрәндегез?
2) Сүзлек диктанты.
Һөнәр, Казан, аккош, һәйкәл, шигырь,файдалы,язучы, озынборын, уңыш, хезмәт, тәрбияче, Идел, хатын-кыз, каен җиләге.
- Бу нинди сүзләр ? (Исемнәр)
- Ничек аңлатырсыз?
- (Бу сүзләр предметларны белдерә, сораулары - Кем? Нәрсә?)
- Барча сүзгәдә ме шулай әйтеп була?
- Төркемнәргә бүленеп уйлагыз;
- Нинди ясалышлы исемнәр очрый безгә? (тамыр,тамыр сүзгә сүз ясагыч кушымча ялганып, парлы, кушма, тезмә; ялгызлык, уртаклык)
3) Исемнең ясалышының моделен күзәтү. Экранга карыйбыз.
4) –Сезнең каршыларыгыздагы карточкаларны алып,
биремнәрне үтибез.
Карточкада сүзләр: Балтачы, болын, имән, игенче, юрист, юрган,тиен,тегүче,чәчтараш,чирәм, урам, укытучы.
- Бирелгән сүзләрне нинди төркемнәргә бүлеп булыр? (КЕМ? НӘРСӘ?)
-Чөнки татар телендә кешеләргә генә кем? соравы куябыз.
-Бу биремне парлап эшлибез. Беренчегез Кем? соравына җавап бирүче сүзләрне, икенчегез Нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне сайлап аласыз. (тикшерәбез, нәтиҗә(вывод) ясыйбыз)
5)Исемнең сан белән төрләнеше.
-Балалар, бирелгән сүзләрдә исемнең нинди билгесе барысында да бар?
(берлек санда)
-Исемнәрне күплек санга куеп карыйбыз.(тикшерәбез, нәтиҗә ясыйбыз)
- Нәтиҗә: Исемнәр берлек санда һәм күплек санда киләләр.
- Берлек сандагы исем бер генә предметны белдерә.
Күплек санда килгәндә, исем предметларның күп булуын белдерә.
-Нинди очракта –нар,-нәр кушымчалары ялгана?
(Борын авазына м, н,ң тәмамланганда –нар, -нәр кушымчалары ялгана)
- Исемнең килеш белән төрләнеше.
- Үз тәртибендә килешләрне төркемнәрдә тезеп куябыз, сорауларын искә төшерәбез.
-Парларда исемнәрне (КӨЗ, ЯФРАКЛАР) килешләрдә төрләндерәбез, (карточкаларда эш) орфограммаларны әйтәбез, нәтиҗә ясыйбыз.
-Исемнәрнең килеш белән төрләнеше ничә төрле була?
(2 төрле.Калын һәм нечкә төрләнеш)
- Исемнең җөмләдә баш һәм иярчен кисәк булып килүе.
-Балалар, килешләр белән төрләндергән сүзләр бездәге табигатька килештереп буламы?
-Рәсем буенча җөмләләр төзү.
-Җөмләләрне күзәтү. (нәтиҗә ясау- исем җөмләдә баш һәм иярчен кисәк булып килә)
9)Модельләштерү
-Балалар, дәрестә кабатлаган белемнәрегезне төркемнәрдә модельләштереп алыгыз.
III. Йомгаклау.
-Дәрестә барыгыз да бик актив эшләдегез. Бирелгән критерияләрне укып сез инде үзегезнең эшчәнлегегезне бәяләгез.
-Рәхмәт. Булдырдыгыз. Дәрес тәмам.
.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле затлы тел. Шәйхи Маннур.
БАШВАТКЫЧ
К И Ш Е Р
К И Ш Е Р У С А К
К И Ш Е Р У С А К К А Е Н
К И Ш Е Р У С А К К А Е Н У Р М А Н
К И Ш Е Р У С А К К А Е Н У Р М А Н
Һөнәр, Казан, өчпочмак, кәләпүш, Сабантуй, файдалы, алъяпкыч, га, көрәш, бала-чага, хезмәт, тәрбияче, Идел, хатын-кыз, каен җиләге.
ТИКШЕРЕГЕЗ: КЕМ? НӘРСӘ? Балтачы игенче тегүче чәчтараш укытучы Болын имән таң тиен урам
-ЛАР, -ЛӘР -НАР, -НӘР Балтачы лар игенче ләр тегүче ләр чәчтараш лар укытучы лар Болын нар имән нәр таң тиен нәр урам нар Исемнәрнең күплек кушымчалары
м,н,ң – нар -нәр Күплек санда
К И Л Е Ш
ИСЕМНӘРНЕҢ КИЛЕШ БЕЛӘН ТӨРЛӘНЕШЕ Б.к. кем? нәрсә? И.к. кемнең? нәрсәнең? Ю.к. кемгә? нәрсәгә? Т.к. кемне? нәрсәне? Ч.к. кемнән? нәрсәдән? У-в.к. кемдә? нәрсәдә?
ИСЕМНӘРНЕҢ КИЛЕШ БЕЛӘН ТӨРЛӘНЕШЕ Б.к. нәрсә? көз, яфрак И.к. нәрсәнең? көз нең , яфрак ның Ю.к. нәрсәгә? көз гә , яфрак ка Т.к. нәрсәне? көз не , яфрак ны Ч.к. нәрсәдән? көз дән , яфрак тан У-в.к. нәрсәдә? көз дә , яфрак та
1) Алтын көз урманны төрле-төрле төскә күмде. 2) Көзен урманда матурлыкны һәм моңсулыкны да тоясың.
1) Алтын көз урманны төрле-төрле төскә күмде. 2) Көзен урманда матурлыкны һәм моңсулыкны да тоясың.
КРИТЕРИЙЛАР -Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. -Әйбәт эшлим, теманы аңладым, ләкин бераз каушап калам. -Эшли алам, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2010/07/13/picture-388.jpg)
Урок-аукцион русского языка в 4 классе "Обобщение знаний об имени существительном и имени прилагательном"
Закрепление и обобщение изученного материала о частях речи проводится в форме урока-аукциона....
![](/sites/default/files/pictures/2010/08/08/picture-818.jpg)
Конспект урока по русскому языку в 3 классе "Обобщение знаний об имени существительном"
В конспекте урока по русскому языку в 3 классе по общеобразовательной программе "Школы России" "Обобщение знаний об имени существительном" представлены различные виды работы на обобщающем уроке. Испо...
![](/sites/default/files/pictures/2016/11/28/picture-858367-1480343691.jpg)
Конспект урока родного (татарского) языка в 4 классе по теме "Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар".
Башкортстан республикасының татар мәктәпләре өчен дәрес конспекты...
![](/sites/default/files/pictures/2019/11/25/picture-282243-1574706896.jpg)
Конспект урока родного(татарского) языка в 4 классе по теме "Кушма сүзләр"
Конспект урока татарского языка в 4 классе по теме "Кушма сүзләр"....
Презентация к уроку родного (татарского) языка "Прошедшее время глаголов"
Презентация содержит наглядный материал для урока родного (татарского) языка на тему "Прошедшее время глаголов" с игровыми элементами...
![](/sites/default/files/pictures/2022/03/14/picture-748376-1647241127.jpg)
Технологическая карта урока родного (татарского ) языка для 1 класса.
Технологическая карта урока родного (татарского ) языка для 1 класса....
![](/sites/default/files/pictures/2018/09/19/picture-1059619-1537351871.jpg)
Урок родного (татарского) языка в 4 классе
Урок родного языка (русская группа), 4 класс, по теме "Карга боткасы"Автор учебника Хайдарова Р.З. 1, 2 часть "Күңелле татар теле"...