рабочая программа по татарскому языку 1 класс
рабочая программа (1 класс) на тему

Рабочая программа

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rabochaya_programma_po_tatarskomu_yazyku_1_klass.doc238.5 КБ

Предварительный просмотр:

                “Каралды”                                                                       “Килешенде”                                                                                      “Расланды”

               МБ җитәкчесе                                                    Уку-укыту эшләре буенча                                                            Биектау урта гомуми белем

              Протокол  № 1                                                          директор  урынбасары                                                               мәктәбе директоры          

             ______/ М.К. Шәйхетдинова                                        ______/  Г.Г.Хәйриева                                                                 ______/Р.У.Камалиева

            “  26   “ август  2017 ел                                                  “  29   ” август  2017 ел                                                      Приказ № 94 о/д  “31” август  2017 ел

                                                             

                                               

                                      Татарстан  Республикасы Балык Бистәсе  муниципаль районы

                                                        Биектау  урта  гомуми  белем  мәктәбенең

                                      I квалификацион  категорияле башлангыч сыйныф  укытучысы

                                                          Камасина Илүсә Мирзахан  кызының

                                             1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы.

                                                                                                                                                                             

                                                                                                                                                                               Педагогик  киңәшмә

                                                                                                                                                                             утырышында  каралды

                                                                                                                                                                            Протокол №1

                                                                                                                                                                           “29” август  2017 ел

                                                                             

2017-2018 нче ел

Татар теленнән эш программасы       1 нче сыйныф      (99 сәг)

I бүлек.    Аңлатма язуы

Дәреслек

  1. З.И.Җамалтдинова  “Татар теле” Татар телендә белем бирү оешмаларының 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан: Татарарстан китап нәшрияты. 2017 ел. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.

Өстәмә әдәбият

  1. Язарга өйрәнү дәфтәре 2 кисәктән “Мәгариф” нәшрияты. 2017 ел.
  2. Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Казан: “Мәгариф” нәшрияты. 2010
  3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2010.
  4. Татар теленнән диктантлар . Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1-4 сыйныфлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.  “Мәгариф” нәшрияты. 2010.

Эш программасы статусы.

   Татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде :

  • «Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, № 273 – ФЗ, декабрь, 2012ел.
  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” гы Законы (кулланылыштагы нөхсә)
  • Татарстан Республикасының  “Татарстан Республикасының  дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка  телләр турында” гы Законы, № 443 РТ, 18.07. 2004 ел
  • Россия Федерациясенең “ Россия Федерациясе халыклары телләре турында” гы Законы, № 126 – ФЗ, 24.07, 1998 ел
  • Гомуми белем бирү учреждениеләренең  типовой положениесе (Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә расланган, 19.03. 2001 ел, № 196
  • 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Приказ №373);          
  • Россия  Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2012 нче елның 1 нче февралендә чыккан 74 нче номерлы “2004нче елның 9нчы мартында кабул ителгән 1312 нче номерлы федераль базислы укыту планына һәм гомум белем учреждениеләренең якынча укыту планына үзгәрешләр кертү турында”гы  приказы;
  • Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Россия мәктәбе” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары  таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлеге  
  • Татарстан Республикасы Балык Бистәсе  муниципаль  районы  муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “Биектау  урта гомуми белем  мәктәбе” пед.коллективының 2017 нче елның  29 августындагы 2 нче номерлы педсовет  карары буенча 2017/18 нче уку елына кабул ителгән укыту планы.
  •   Биектау урта гомуми белем  мәктәбенең укыту планы нигезендә 1 нче сыйныфта татар теле дәресенә  атнага 3 сәгать  вакыт бирелә.

  Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы түбәндәге  бүлекләрдән тора: аңлатма язуы, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр, уку курсы темаларының эчтәлеге, программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр, календарь - тематик планлаштыру, белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары.

Укыту  фәненә гомуми бәяләмә.         

        Башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өйрәнә башлый. Бу чорда телдән сөйләмнең башлангыч күнекмәләре үстерелә һәм балада язма сөйләм формалаша башлый. Язарга өйрәтү өч (әзерлек, төп (аваз-хәреф) һәм әлифбадан соңгы чор) этаптан тора.Әзерлек этабында I сыйныф укучылары график системаның структур берәмлекләре, яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша. Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар. Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла. Сөйләм күнекмәләренең үсүе укучының ана телендә фикерләү эшчәнлеген камилләштерүдә хәлиткеч роль уйный. Баланың сүз байлыгын даими тулыландырып баруы синоним, антоним сүзләргә һәм сүзнең күпмәгънәлелегенә караган мәгълүматлылыгына да бәйле була.

    Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:

    - татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру;

    - тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;

    - тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү  

      күнекмәләрен булдыру;

    - сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

    - укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау. Телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

 Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.
  2. Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а)  фонетика,лексика грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

ә) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

3. Укучыларны дөрес,матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

       

II бүлек. Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр.

Әзерлек чоры ахырына балалар өйрәнәчәк:

  • Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.
  • Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.
  • Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.
  • Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру.
  • Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү.

Әлифбаны (грамотага өйрәтү) бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • укырга – язарга өйрәтү барышында гамәли алынган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системалаштыру;
  • сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү;
  • язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү;
  • хәрефләрнең график яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысулларын;
  • хәрефләрне дөрестоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, кечкенә җөмләләр язу;
  • кечкенә текстларны тактадан, дәреслектән дөрес итеп (иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмыйча), сүзләп күчереп язу;
  • әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрдән төзелгән җөмләләрне ишетеп язу (диктант);
  • э,о,ө,й,е,ю,я хәрефләре, йө,йо кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу; кеше исем, фамилияләрен, хайван кушаматларын, җөмлә башындагы сүзләрне баш хәрефтән язу;
  • җөмлә ахырында нокта кую;
  • билгеле бер темага һәм рәсемнәргә карата җөмләләр уйлау;
  • сюжетлы рәсемнәр, балаларның күзәтүләре буенча укытучы куйган сораулар ярдәмендә телдән кечкенә хәкәяләр төзү.

 Төп чор ахырына балалар өйрәнәчәк:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала / ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

- билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза;

- иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти;

- тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта;

- күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза;

- бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр.

Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту.

Тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшару халәте белән чиратлаштыра белү.

Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу, әйтеп яздыра торган текстны язу.

       

    Грамотага өйрәтүнең әлифбадан соңгы чорында беренче сыйныф укучылары өйрәнәчәк:

1. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

3. О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп, иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану;

- хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру;

- татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр

- сүзләрне авазларга таркату; авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; сүзләрне иҗекләргә бүлү; җөмләләрне сүзләргә таркату. Баш һәм юл хәрефләрен, аларны оташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу. Басма, кулдан язылган хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп язу. Җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу.  

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

 - телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү. Сыйныфта телдән җыр, шигъри куплетлар, мәзәк, әкият уйлап чыгару.

- төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

-график хаталарны төзәтү һәм каллиграфик язу сыйфатын камилләштерү эшләре.

-тизләтелгән темпта язу шартларында график грамоталылыкны һәм каллиграфик сыйфатны формалаштыру.

III бүлек.  Укыту курсы  темаларының эчтәлеге.

Грамотага хәзерлек бүлеге – 6 дәрес.

Грамотага әзерлек чорында балалар элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;

рәсем, график модель, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2-4 сүздән торган җөмләләр һәм 3-4 җөмләдән торган хикәя төзи;

парта артында дөрес утыра һәм уку әсбапларыннан дөрес файдалана белергә тиешләр.                                                     

Грамотага өйрәтү бүлеге 60 дәрес

Авазларны күзаллау: сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны әйтү һәм ишетү;

Сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен; сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар

(түгәрәк,квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен; сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, аларның график символларын; анализ вакытында тартыкларның яңгыраулыгын-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана; сүзне иҗекләргә бүлә; схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый белергә.

Уку һәм язу күнекмәләрен ныгыту бүлеге 33 дәрес

Татар теле дәресләрендә авазлар һәм хәрефләр, җөмлә һәм сүз, иҗек ныгытыла. Исем, сыйфат, фигыль турында төшенчә бирелә

IV бүлек. Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Татар теле буенча төзелгән эш программасы 1 нче сыйныф укучыларының шәхси үсеш-үзгәреш, предметара һәм предмет  нәтиҗәләрен үзләштерүне  күз алдында тота.

Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләре:

1.Уңай мотив тудыру. Уку теләге булдыру, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру.Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру..

2.Яхшы укучы образын кабул итү, яхшы укучы булу теләге тудыру.

3.Үз фикереңне җиткерү.Үз фикереңне яклый, дәлилли белү. башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең  фикере белән исәпләшү. Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру. Кеше чыгышына игътибарлы булу.

4.Үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү. Туганлык кыйммәте формалаштыру.

5.Тәрбияле бала образын кабул итү.Әхлак нормаларын үзләштерү.Әхлакый сыйфатлр формалаштыру.

6. Туган якка мәхәббәт хисе формалашу. Үзеңнең этник катламга мөнәсәбәтле булуыңны аңлау. Милләтнең, Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану.Милли үзаң булдыру. Толерантлык хисе булдыру.Горурлык һәм гражданлык хисләре формалаштыру.

7.Сәламәт яшәү рәвешен, ярдәмчел бала образын кабул итү.

8. Үзбәяләү.Уңышлы уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзбәя.

Предметара нәтиҗәләр булып универсаль уку гамәлләре формалашу санала. Грамотага өйрәтү курсын үзләштергәндә формалашучы универсаль уку гамәлләре: регулятив универсаль уку гамәлләре , танып-белү универсаль уку гамәлләре, коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

Предметара нәтиҗәләр:

1.Дәреслек битләрендә ориентлашу. Уку мәсьәләсен куя белү,аңлау һәм үтәү.Уку хезмәтенә максат кабул итү, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Укытучы бәяләвен уңай кабул итү,үзэшчәнлекне планлаштыру. Төрле ситуациядән чыгу юлларын табу.Уку эшчәнлеген оештыру.

2.Эстетик һәм рухи кыйммәтләр тупларга омтылу. Тиешле мәгълүматны таба белү.Тамга-символик уку гамәлләрен үзләштерү.

3.Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар белән аралашу ысулларын үзләштерү, иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Мәгълүмат белән эшләү культурасын формалаштыру.Дөрес һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып, продуктив уку технологиясе; , танып-белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып, дәреслектәге текстлар, беренчел  мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен тәэмин итүче методик аппарат; коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып, продуктив уку технологиясе һәм эшне парлап, кечкенә төркемнәрдә оештыру тора.

Предмет нәтиҗәләре:

1.Дәреслек белән дөрес эшләргә , укыганда дөрес утыру кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү.”Әйтмә” һәм “язма” сөйләмне аерырга, сөйләм этикеты нормаларына өйрәнү.

2.Сүз һәм җөмлә, аваз һәм хәреф аермасын аңларга өйрәнү.Авазларны дөрес әйтергә, хәрефләрне дөрес язарга өйрәнү. Орфоэпик дөрес, аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга , куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү.

3.Калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белергә, сүзгә фонетик анализ ясарга өйрәнү.

4.Предметны , предметның билгесен һәм хәрәкәтен белдерүче сүзләрне аерып таный белү һәм сөйләмдә дөрес куллану..

V бүлек: Календарь -тематик  планлаштыру.

п/п

Дәрес

темасы

Сә

гать

саны

Дәрес

тибы

Белем бирүнең эчтәлеге

Унивирсаль уку гамәлләре (УУГ)

Үкәрү вакыты

План

Факт

Грамотага әзерлек бүлеге- 6 сәг (әзерлек чоры)

1

Язу юлы белән танышу.

 Туры сызыклар сызу,овал язу, баскыч рәсеме  ясау.

1

Яңа  материалны аңлату

Дәфтәр белән таныштыру.

Нокта кую.Дәфтәрнең өске һәм кечкенә юл сызыгыннан башлап таякчыклар сызу.

 

ТБУУГ: Язу юлы һәм аның өске, аскы  сызыгы белән таныштыру, ручка тотарга өйрәтү, дәфтәрне дөрес авышлыкта тоту, язу гигиенасын үтәү.

4.09.17

2

Җөмлә  схемасын сызу.

 Предмет рәсемнәрен ясау.

1

Яңа белем бирү

   Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү, язганда-сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре ясау,буяу

ТБУУГ: Ручка тоту, дәфтәрне дөрес авышлыкта тотуны ныгыту.

Җөмлә турында төшенчә.

5.09.17

3

Овал  һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу.

2

Яңа белем бирү

Язганда –сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

ТБУУГ: Дөрес утыру, язу гигиенасын үтәү. Ручка тоту, дәфтәрне дөрес авышлыкта тотуны ныгыту.  Практик күнекмәләр булдыру.

6.09.17

11.09.17

4

Текстны график схемалар ярдәмендә җөмләләргә бүлү.

1

Яңа белем бирү

Язганда –сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: озын туры сызык сызу,тыныш билгеләрен куярга өйрәтү.

 кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

12.09.17

5.

Астан ыргаклы хәреф элементларын язу.

1

Яңа белем бирү

Язганда-сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: астан ыргаклы хәреф элементларын язу.

ТБУУГ: Дөрес утыру, язу гигиенасын үтәү. Практик күнекмәләр булдыру.  Астан һәм өстән таякчыкларны яза белү.

13.09.17

Грамотага өйрәтү бүлеге-60 сәг (әлифба чоры)

6..

А,а     Ә,ә хәрефләрен язу.

      2

Яңа белем бирү

аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү,баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне  тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

ТБУУГ: Хәрефне аналитик күрергә өйрәтү, хәрефне язу хәрәкәте актлары белән таныштыру.Хәрефне башлап киткәндә түгәрәкләүгә, уңга авыш сызыкның торышын таякчыкның үзенә таба туры сызып төшүенә элмәкнең озынча түгәрәк булуына ирешү.

18.09.17

7.

Сузык [ы]авазы һәм ы,Ы   (э) авазы ,         Э  э (е) хәрефләре.

2

Яңа белем бирү

аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне ,    тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

ТБУУГ: Озынча,түгәрәк элмәк һәм тоташтыргыч сызыкларда хата чыгартмау.Ы хәрефенең баш-башларын түгәрәкләргә. Калын сузыкларны белергә( а,ы)

ТБУУГ: Э хәрефенең сүз башында гына язылуын белергә.

Баш һәм юл А, Ә, Э, а,ә, э  хәрефләрен яза белү.

19.09.17

8.

Тартык [ л ]  авазы.

 Л, л хәрефләре.

1

Яңа белем бирү

 аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

ТБУУГ: Баш һәм юл Л,л  хәрефен һәм сүзләрне  яза белү.

20.09.17

9.

[  р ] авазы.

 Р, р хәрефләрен язу.

1

Яңа белем бирү

аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

ТБУУГ: Баш һәм юл Р,р хәрефен, сүзләр, җөмләләрне яза белү.

25.09.17

9.

 [н ] авазы, Н,н хәрефләрен язу.

         1

Яңа белем бирү

аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

ТБУУГ: Рәсемнәр буенча Н.н авазлары кергән сүзләрне табу һәм җөмләләр төзи белү.

26.09.17

10.

[т ] авазы,

Т,т хәрефләрен язу.

1

Яңа белем бирү

аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

ТБУУГ: Баш һәм юл Т,т хәрефен дөрес язарга өйрәтү, сүзләр, җөмләләр яза белү.

27.09.17

11.

[ къ], [ к] авазлары, К,к хәрефләрен язарга өйрәтү.

2

Яңа белем бирү

аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

ТБУУГ: К,к  хәрефләрен, кеше исемнәрен дөрес яза белү.

2.10.17

3.09.17

12.

Сузык [ и ] авазы

И, и хәрефләре. .

2

Яңа белем бирү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

ТБУУГ:  Баш һәм юл  И, и хәрефләрен яза белү.

4.10.17

9.10.17

13.

Тартык,яңгырау  [д] авазы , Д, д  хәрефләре.

2

Яңа белем бирү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

ТБУУГ: Д, д хәрефләрен дөрес язарга өйрәтү, иҗекләр һәм сүзләр яза белү.

10.10.17

11.10.17

14.

Тартык,яңгырау  [б] авазы , Б,б хәрефләре.

2

Яңа белем бирү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

ТБУУГ: Б,б  хәрефләрен дөрес язу.

Яңгырау, саңгырау тартыкларны аера белү.

16.10.17

17.10.17

15.

 [у]авазы,

 У, у хәрефләре.

[ ү ]  авазы, Ү,ү хәрефләре.

2

Яңа белем бирү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

ТБУУГ: Рәсемнәр буенча У,ү авазлары кергән сүзләрне таба белү.

18.10.17

23.10.17

16.

Тартык, яңгырау  [м] авазы ,

М, м  хәрефләре.

2

Яңа белем бирү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

ТБУУГ: М,м хәрефләрен, кеше һәм шәһәр исемнәрен дөрес яза белү.

24.10.17

25.10.17

17

Тартык, яңгырау [с] авазы һәм

 С, с  хәрефләре.

2

Яңа белем бирү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

ТБУУГ: Баш һәм юл С,с  хәрефен дөрес язарга өйрәтү, сүзләр, җөмләләр әйтеп яза белү.

6.11.17

7.11.17

18.

Тартык, яңгырау [гъ], [ г ] авазы һәм Г, г  хәрефләре

2

Яңа белем бирү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

ТБУУГ: Г,г хәрефләрен, кеше исемнәрен дөрес яза белү.

8.11.17

13.11.17

19.

Саңгырау, тартык  [п] авазы һәм

П, п  хәрефләре

2

Яңа белем бирү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

ТБУУГ: Баш һәм юл  П,п  хәрефен дөрес язу. Саңгырау тартык авазны калынлыкта, нечкәлектә чагыштыра белү.

14.11.17

15.11.17

20.

[ш ] авазы, Ш,ш хәрефләре.

2

Яңа белем бирү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

КУУГ: Дөрес һәм матур язу күнекмәләре формалаштыру.

20.11.17

21.11.17

21.

[ з ] авазы, З, з хәрефләре.

2

Яңа белем бирү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

ТБУУГ: Баш һәм юл З,з  хәрефен дөрес язарга өйрәтү. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белү.

22.11.17

27.11.17

22.

   [о ] авазы һәм [ө] авазы,    О, о һәм           Ө,ө хәрефләрен язу.

2

Яңа белем бирү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

ТБУУГ: О,о хәрефләрен, сүзләрне яза белү.Рәсемнәрдән о авазы ишетелгән сүзләрне табу.

ТБУУГ: Баш һәм юл Ө, ө хәрефен дөрес язарга, сүзләр, җөмләләр әйтеп яза белергә.

28.11.17

29.11.17

23.

[й] авазы, Й, й хәрефләре.

2

Яңа белем бирү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

ТБУУГ: Й,й хәрефләрен, й хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга.

4.12.17

5.12.17

24.

.[о] – [ө], [ы ] – [э ] авазлары, О-ө, ы – э хәрефләре.

2

Белем күнекмәләрне ныгыту

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу.

ТБУУГ: Сузык авазларның иҗек ясауда тоткан урынын ныгыту, сузык авзларга характеристика бирү.

6.12.17

11.12.17

25.

 [ң] авазы,

 ң хәрефе

2

Яңа белем бирү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

ТБУУГ: Текст өстендә эш.  Текст эчтәлеген аңлау. ң хәрефе кергән сүзләргә җөмләләр төзи белү.

12.12.17

13.12.17

26.

[йа]-[йә], [йы]-[йэ] авазлары, Я,я, Е,е  хәрефләре.

2

Белем күнекмәләрне ныгыту

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу.

ТБУУГ: Баш һәм юл Я,я, е, Е хәрефен сүзләр һәм җөмләләрне  дөрес яза белү.

18.12.17

19.12.17

27.

Саңгырау [ч]авазы һәм  Ч,ч  хәрефләре.

2

Яңа белем бирү

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу.

ТБУУГ: Ч,ч  хәрефләрен , сүзләрне, җөмләләрне дөрес яза белү.

20.12.17

8.01.18

28.

  Ирен-ирен [w]  авазы, В,в хәрефе

  2    

Яңа белем бирү

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу.

ТБУУГ: В,в  хәрефләрен, В,в  хәрефләре булган сүзләрне дөрес яза белү.

9.01.18

10.01.18

29.

Ирен-теш[в] авазы.  Алынма сүзләрдәге В,в хәрефләре.

1

Белем күнекмәләрне ныгыту

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу.

КУУГ: Дөрес һәм матур язу күнекмәләре формалаштыру.

15.01.18

30.

[ж] авазы, Ж,ж,           [җ] авазы,              Җ,җ   хәрефләре

2

Яңа белем бирү

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу

ТБУУГ: Ж,ж, Җ, җ хәрефләрен,  сүзләрне, җөмләләрне күчереп яза белү.

16.01.18

17.01.18

31.

Саңгырау тартык [х] авазы һәм

 Х,х хәрефләре, [һ] авазы, Һ,һ хәрефләре.

2

Яңа белем бирү

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу

ТБУУГ: Һ,һ, Х, х  хәрефләрен, сүзләрне, җөмләләрне дөрес яза белү.

22.01.18

23.01.18

32.

Саңгырау тартык [ф] авазы

һәм Ф,ф  хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

ТБУУГ: Ф,ф хәрефләрен, җөмләләрне күчереп яза белү.

24.01.18

33.

[йу]-[йү] авазлары, Ю,ю хәрефләре.

2

Яңа белем бирү

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

ТБУУГ: Баш һәм юл Ю,ю  хәрефен дөрес яза белү.

29.01.18

30.01.18

34

[йо], [о] авазлары, Ё,ё хәрефләре.

2

Яңа белем бирү

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

ТБУУГ: Баш һәм юл Е,е  хәрефен, сүзләр, җөмләләр язу.

КУУГ: Өйрәнгән хәрефләрне укый һәм яза белү.

31.01.18

5.02.18

35.

Ь хәрефе (нечкәлек билгесе), ъ хәрефе (калынлык билгесе)

2

Яңа белем бирү

Ь,ъ билгеләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу өстендә эшләү.

ТБУУГ: Ь хәрефен  һәм сүзләрне   дөрес яза белү.

6.02.18

7.02.18

36.

Ь хәрефе (аеру билгесе), ъ хәрефе (аеру билгесе)

2

Яңа белем бирү

Үтелгән дәрес материалын дәвам итү, сүзләрне дөрес уку һәм язу өстендә эшләү .

ТБУУГ: Ъ хәрефен  һәм сүзләрне   дөрес яза белү.

12.02.18

13.02.18

37.

[щ] авазы,Щ,щ хәрефләре. хәрефләре. [ц] авазы, Ц,ц хәрефләре

2

Яңа белем бирү

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

ТБУУГ: Щщ, Цц хәрефләрен, сүзләрне дөрес яза белү.

14.02.18

26.02.18

Уку һәм язу күнекмәләрен ныгыту- 33 дәрес (татар теле)

38

Сүз һәм җөмлә. Сүзләр.

1

Яңа белем бирү

Җөмлә бер яки берничә сүздән төзелүен һәм тәмамланган уйны белдерүен аңлату.

ТБУУГ: Җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән язылуын һәм җөмләдә сүзләр бер-берсенә бәйләнгән булуын аңлый белү.

27.02.18

39

Сүз нәрсәне белдерә?

1

Белемнәрне ныгыту.

Җөмлә бер яки берничә сүздән төзелүен һәм тәмамланган уйны белдерүен аңлату.

ТБУУГ: Җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән язылуын һәм җөмләдә сүзләр бер-берсенә бәйләнгән булуын аңлый белү.

28.02.18

40

Җөмләдә сүзләрне урынлы куллану.

1

Белемнәрне ныгыту.

Җөмлә бер яки берничә сүздән төзелүен һәм тәмамланган уйны белдерүен аңлату.

ТБУУГ: Җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән язылуын һәм җөмләдә сүзләр бер-берсенә бәйләнгән булуын аңлый белү.

5.03.18

41

Җөмләдә эш-хәрәкәт атамалары.

1

Яңа белем бирү

Сөйләм җөмләләрдән, ә җөмләләр сүзләрдән төзелүен аңлату.

ТБУУГ: Сөйләшкәндә, кешеләр бер-берсенә нәрсә дә булса хәбәр итүләрен, боеруын, үтенүен аңлый белү.

6.03.18

42

Җөмлә төзү.

1

Яңа белем бирү

Сөйләм җөмләләрдән, ә җөмләләр сүзләрдән төзелүен аңлату.

ТБУУГ: Сөйләшкәндә, кешеләр бер-берсенә нәрсә дә булса хәбәр итүләрен, боеруын, үтенүен аңлый белү.

7.03.18

43

Җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибе.

2

Ныгыту дәресе

Сөйләм җөмләләрдән, ә җөмләләр сүзләрдән төзелүен аңлату.

ТБУУГ: Сөйләшкәндә, кешеләр бер-берсенә нәрсә дә булса хәбәр итүләрен, боеруын, үтенүен аңлый белү.

12.03.18

13.03.18

44

Авазлар һәм хәрефләр. Нәрсә ул аваз һәм хәреф?

1

Ныгыту

Калын һәм нечкә сузыкларны кабатлауга күнегүләр эшләү.

ТБУУГ: Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү.

14.03.18

45

Сузык авазлар, аларның хәрефләре.

1

ныгыту

Калын һәм нечкә сузыкларны кабатлауга күнегүләр эшләү.

ТБУУГ: Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү.

19.03.18

46

Ө, е, э хәрефләре.

2

Ныгыту

Калын һәм нечкә сузыкларны кабатлауга күнегүләр эшләү.

ТБУУГ: Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү.

20.03.18

21.03.18

47

Я, ю, е хәрефләре.

1

ныгыту

Калын һәм нечкә сузыкларны кабатлауга күнегүләр эшләү.

ТБУУГ: Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү.

4.04.18

48

Сүзнең иҗекләргә бүленеше.

1

Яңа белем бирү

Сүзләрне иҗекләргә бүлүне ныгыту.

ТБУУГ: Сүзләрне иҗекләргә дөрес  бүлә белү.

9.04.18

49

Калын һәм нечкә сузыклар.

1

ныгыту

Калын һәм нечкә сузыкларны кабатлауга күнегүләр эшләү.

ТБУУГ: Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү.

10.04.18

50

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

ныгыту

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны кабатлауга күнегүләр эшләү.

ТБУУГ: Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белү.

11.04.18

51

Парлы һәм парсыз тартыклар.

2

ныгыту

Парлы һәм парсыз тартыкларны кабатлауга күнегүләр эшләү.

ТБУУГ: Парлы һәм парлы тартыкларны аера белү.

16.04.18

17.04.18

52

Алфавит. Нәрсә ул алфавит?

1

ныгыту

Алфавитны яттан сөйләргә өйрәнү.

ТБУУГ: Алфавитны яттан сөйли белү.

18.04.18

53

Сүлекләрдә алфавитны куллану.

2

ныгыту

Алфавитны яттан сөйләргә өйрәнү.

ТБУУГ: Алфавитны яттан сөйли белү.

23.04.18

24.04.18

54

Сүзләрне алфавит тәртибендә язу.

1

ныгыту

Алфавитны яттан сөйләргә өйрәнү.

ТБУУГ: Алфавитны яттан сөйли белү.

25.04.18

55

Сүз байлыгы. Сүзнең әйтелеше һәм мәгънәсе.

1

ныгыту

Җөмлә бер яки берничә сүздән төзелүен һәм тәмамланган уйны белдерүен аңлату.

ТБУУГ: Җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән язылуын һәм җөмләдә сүзләр бер-берсенә бәйләнгән булуын аңлый белү.

30.04.18

56

Авазлар һәм сүз.

1

ныгыту

Җөмлә бер яки берничә сүздән төзелүен һәм тәмамланган уйны белдерүен аңлату.

ТБУУГ: Җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән язылуын һәм җөмләдә сүзләр бер-берсенә бәйләнгән булуын аңлый белү.

7.05.18

57

Сүз басымы.

1

Яңа белем бирү

8.05.18

58

Предметны белдергән сүзләр.

1

Яңа белем бирү

Кем? соравына җавап булган сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәнү.

Татар телендә кем? соравы бары тик кешене белдерә торган сүзләргә генә куелуын аңлату. Нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәнү

ТБУУГ:  Кем?Нәрсә?  соравына җавап булган сүзләрне дөрес укый һәм яза белергә.

14.05.18

59

Предметның эш-хәрәкәтен белдергән сүзләр.

1

ныгыту

Нишли? Нишлиләр? сорауларына җавап булган сүзләр предметның эшен, хәрәкәтен белдерүен аңлату. Рәсемнәр буенча әңгәмә.Күнегүләр эшләү.    

ТБУУГ: Нишли? Нишлиләр? сорауларына җавап булган сүзләрне дөрес укый һәм яза белергә, истә калдырырга.

15.05.18

60

Предметның төрле билгеләрен белдергән сүзләр.

1

Яңа белем бирү

Нинди? Кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр предметның билгесен белдерүен аңлату.

Күнегүләр эшләү.

ТБУУГ: Нинди? Кайсы? сорауларына җавап булган сүзләрне дөрес укый һәм яза белергә, истә калдырырга.

16.05.18

61

Кеше исемнәрендә, фамилияләрендә, йорт хайваннары кушаматларында, шәһәр, авыл, елга исемнәрендә баш хәреф.

1

Яңа белем бирү

Баш хәрефтән языла торган авыл, район, шәһәр, урам, елга исемнәрен , хайван кушаматларын  дөрес язарга өйрәнү.

ТБУУГ: Баш хәрефтән языла торган исемнәрне  аера белү.

21.05.18

62

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту. Диктант. Күчереп язу.

2

Кабатлау күнегүләре

Өйрәнгән күнегүләрне кабатлау.

Ел буена үткәннәрне кабатлау.

22.05.18

23.05.18

V бүлек. Белем -күнекмәләрне бәяләү нормалары

1нче сыйныфта укучыларга билге куелмый. Ел буе белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсе ачыклана бара, үсеш карталары тутырыла

Ел азагында15-17 сүздән торган сүзлек текст я диктант яздырыла. Эш телдән әйтеп бәяләнә,нәтиҗәләрнең программа тәлапләренә туры килү-килмәве ачыклана. Ишетеп яки күреп язган текста хатталар саны 5 тән артмаса, эш канәгатьләнерлек дип санала.Уку елы ахырында алган белем һәм күнекмәләр контроль диктант формасында тикшерелә.

Сүзлек диктантлары да контроль эш рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Диктант материалы итеп язылышы үзләштерелергә тиешле программада күрсәтелгән сүзләр алына.

 Күләме - 1 сыйныф - 8 -10 сүз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 3 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

1992нче елның 8нче июлендә”Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар,рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булы...

Рабочая программа по татарскому языку 3 класс

Рабочая программа по татарскому языку для татарских групп...

Рабочая программа по татарскому языку. 4 класс

Рабочая программа по татарскому языку...

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

           Икенче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы ....

рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе

Укыту – тематик планлаштыру Предмет  Татар теле, укуСыйныф  2Сәгать саны:Барлыгы  156 сәгать; атнасына   5 сәгать.Планлаштырылган контроль эшләр  4 сәгать.Адми...

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса...

Рабочая программа по татарскому языку (татарские школы) 3 класс

Аңлатма язуыПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы...