Кабатлау “Билгене һәм эш - хәрәкәтне белдергән сүзләр”
план-конспект урока (2 класс) на тему

    Максат: 1) билгене һәм эш - хәрәкәтне белдергән  сүзләр турында  белемнәрне гомумиләштерү; 2) балаларның дөрес һәм матур язу күнекмәләрен; уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерү;4) белем алуга омтылыш, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп шатлану хисе  тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_po_tat.yaz_.docx22.34 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче сыйныфта татар теле дәресе.

   Тема:  Кабатлау  “Билгене  һәм эш - хәрәкәтне белдергән сүзләр”

    Максат: 1) билгене һәм эш - хәрәкәтне белдергән  сүзләр турында  белемнәрне гомумиләштерү; 2) балаларның дөрес һәм матур язу күнекмәләрен; уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерү;4) белем алуга омтылыш, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп шатлану хисе  тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси:

  • дәрестә иҗадилык күрсәтү;
  • уку проблемасына эмоциональ караш булдыру;

Метапредметлы. Танып – белүчәнлек

  • схема, таблицалардан кирәкле информацияне аерып ала белү;
  • сорауларга җавапны тормыштагы вакыйгаларга таянып табу.

Регулятив

  • алдагы эшне прогнозлый белү;
  • уку эшчәнлегенә бәя бирә белү;
  • Танып – белү һәм шәхси рефлексия тудыру.

Коммуникатив:

  • башкаларны тыңлый һәм аңлый белү;
  • бәйләнешле сөләм телен куллану;
  • үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.

Предметлы:

  • теманың төп фикерен ачыклау.

Дәрес төре – кабатлау.

Дәрес тибы – уен- дәрес

Дәресне җиһазлау; материал: 1) В.А.Гарипова, Г.Р.Шакирова “Татар теле”

2 сыйныф, 2 нче кисәк, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел; 2) тест “Билгене  һәм эш - хәрәкәтне белдергән сүзләр”,  3) куян малае  Озынколак, 4) карточкалар, 5) төсле  каләмнәр, 6)проектор.

                                       

                                           Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, балалар! Күз алдыгызга китерегез әле,сез кечкенә орлыклар, ди(башларын тотып утыралар).

- Бакчачы орлыкларны саклык белән тәрбияли, сулар сибә (укытучы балаларның  башларыннан сыйпап йөри).

- Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә, беренче яфраклар күренә башлый (балалар кулларын күтәреп, өскә күтәреләләр)

 - Сабак үсә (балалар тартылалар,җилкәләрен турайталар).

- Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә (балалар чәчәк таҗлары ясап, кулларын күтәрәләр).

- Чәчәкләр матурланганнан матурлана (бер-берсенә елмаялар) -Чәчәкләр кояшка тарыла (аяк очларына басалар һәм утыралар)

 -Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек,кешеләр дә белемгә омтыла. Сезнең дә күп беләсегез килә, шулаймы? (Экология  турында әйтелә)

   Безнең дәреснең кагыйдәләрен искә төшерик, кабатлыйк (укытучы әйтә)

-игътибар белән тыңлау;

-актив булу;        

-сүзне,фикерне әйтүдән курыкмау;

-үз фикерең булу, башкалар әйткән фикерне кабатламау;

-аңлашылмаса, кабат сорау:

-җавабыңны дәлилли белү.

 II. Актуальләштерү. Белем һәм күнемәләр формалаштыру.

  1. Дөрес язу күнегүе  (язганда дөрес утыру һәм  матур язуга игтибар бирелә, укытучы күзәтә)

Ссс са со су ас

Сөлге саескан сәгать    

Сәламәт тәндә сәламәт акыл.

-Карагыз әле,безне көтеп тә торалар түгелме? Кем соң бу? (Куян)

-Балалар, бу Куян малае  Озынколак. Ул да безнең шикелле мәктәпкә укырга килгән. Ул төрле уеннар, биремнәр дә әзерләп килгән  әле. (Укытучы Куян кулыннан беренче конвертны ала)  Сез аның биремнәрен үтәргә әзерме? Әзер булсагыз, әйдәгез, эшкә керешик.

Проблема тудыру. Чишү юлларын эзләү.

2.Менә бу таблицада бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

(балалар тактага чыгып  сүзләр язалар)

 я л е ш –             яшел

и б е к –             биек

а ф с –                саф

м я ь е л –         ямьле

фа ы й а д л –   файдалы

-Димәк, монда нинди сүзләр язылган? (укыйлар)

- Алар нәрсәне белдерә? (билгене белдерә)

- Шул сүзләргә сорау куегыз әле? (нинди?кайсы?) (Слайд №1)

-Ә хәзер килеп чыккан сүзләр белән җөмләләр төзибез  (укучылар телдән әйтә, мәсәлән: агачлар яшел яфрак яра. Урманда биек агачлар күп.Урманда саф һава.Табигать шундый ямьле. Үсемлекләр тереклек өчен бик кирәкле.)

(Җөмләләрне чагыштыру)

- Кайсы җөмлә матур яңгырый?  Димәк, билгене белдергән сүзләр ни өчен кирәк?   (Алар җөмләне матурлыйлар) (Слайд №2)

3.Парлап эшләү. Карточкалар һәм төсле карандашлар белән эш.(һәр партага карточкалар бирелә)

-Балалар  Озынколак  дустыбыз  сезгә бер бирем әзерләгән. Мин сезгә хәзер карточкалар бирәм.Сез шул карточкадагы билгене белдергән сүзләрне кызыл төскә буярсыз:

Акыллы, йөгерә, юан, зәңгәр, сөйли, юмарт, укыды, ачы, шуа, болытлы, очар (балалар эшли)  ( слайд №3)

-Әйтегез әле, сез тапкан билгене белдергән сүзләр предметларның нинди билгеләрен белдерә: (аркылы – характер, ачы – тәм, зәңгәр- төс, болытлы- табигать күренешләре)

– Әфәрин, балалар!

4. Уен “ Кем күбрәк?”

(укучыларга алма, кыяр рәсеме күрсәтелә. Шушы предметларга билгене белдергән сүзләрне язарга (м-н: алма – кызыл,баллы, ачы, яшел, кызыл, түгәрәк, сабаклы, озынча,сары һ.б. кыяр –яшел, сусыл, озынча, картайган,энәле, тозлы,  һ.б.)

5. Китап белән эшләү. (60 биттәге 13 нче күнегү)

6.Физкультминут

Тәрәзә каршына килгән бер куян,

Мине чакыра: чык әле, ди, чык!

Алдый ул, беләм,  гел шулай итә,

Йөгереп чыксам - чаба да китә.

III. Проблема тудыру. Чишү юлларын эзләү.

1.-Ә хәзер Озынколак дустыбызның икенче конвертын карыйк. (Укытучы ача). Аның темасын белер өчен, башта мәкалләрне укырга, төшеп калдырылган сүзләрне куярга кирәк.

(Слайд №4)

Ялгыз  агачны җил ....    (сындыра)

Калган эшкә кар ....     (ява)

Эшләмәгән .....(ашамый)

Бүгенге эшне иртәгәгә ......    (калдырма)

Тырышкан ....     (табар), ташка кадак ....   (кагар).

  • Төшеп  калган  сүзләр  нәрсәне  белдерәләр?
  • (Эш - хәрәкәтне)
  • Дөрес!
  • Алар турында нәрсәләр беләсез?(Кагыйдәләр әйтелә) Үзбәя.

2. Төркемнәрдә эш.

 – хәрәкәтне белдергән   сүзләрне зәңгәр төскә буярга. (буйыйлар)

-Дөреслеген тикшерү. (Слайдтан)

Үзбәя.

3. Уен “Дөреслә!” (Слайд күрсәтелә)

Каз                      бакылдый

Ат                        каңгылдый

Эт                         мияулый

Песи                      өрә

Үрдәк                    кешни

Дөрес җаваплар: Каз                        каңгылдый

                             Ат                          кешни

                             Эт                          өрә

                             Песи                      мияулый

                             Үрдәк                    бакылдый

Үзбәя

4. Китап белән эш. (60 биттәге 14 нче күнегү)

Үзбәя

IV. Рефлексия. Дәрескә йомгак.

  • Балалар! без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек? (Җаваплар)

Озынколакның сезнең белемнәрегезне тест ярдәмендә ничек үзләштерүегезне беләсе килә.

                  Тест “Билгене  һәм эш - хәрәкәтне белдергән сүзләр”

1. “Билгене белдергән сүзләр”

а) кем? нәрсә?

б) нинди? кайсы?

в) нишли? нишләде?

2. “Эш яки хәрәкәтне  белдергән сүзләр”

а) кем? нәрсә?

б) нинди? кайсы?

в) нишли? Нишләде?

3. Форманы белдергән сүзләр:

а) кышкы, җәйге, кичке, иртәнге

б) түгәрәк, озын, кәкре, кыска

в)ак, сары, кара, яшел

4.Төсне  белдергән сүзләр:

а) кышкы, җәйге, кичке, иртәнге

б) түгәрәк, озын, кәкре, кыска

в)ак, сары, кара, яшел

5.Табигать  күренешләрен  белдергән сүзләр:

а) кышкы, җәйге, кичке, иртәнге

б) түгәрәк, озын, кәкре, кыска

в) ак, сары, кара, яшел

6.Хәрәкәтне  белдергән сүзләр:

а) тегә, яза, казый, әрчи

б) сикерә, бара, йөерә, оча

в) йоклый, уйлый, ярата

7.Эшне  белдергән сүзләр:

а) тегә, яза, казый, әрчи

б) сикерә, бара, йөерә, оча

в) йоклый, уйлый, ярата

Өй эше бирү. Карточкалардан  эшләргә.

Дәрескә нәтиҗә. Үзбәя.

Дәрес тәмам!

Дәрескә аннотация

Дәреснең үткәрү методикасы бик нык уйланылган. Укучыларның мөстәкыйль фикер йөртү сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Укучылар үз эшләренә үзбәя бирә алалар.

                                 Карточка №1

   Хикәяне укы. Предмет билгеләрен белдергән сүзләрне тап. Алар астына дулкынлы сызык сыз.

        Менә яз килде. Җир өсте яшел үлән белән түшәлде. Ак, сары, чуар, купшы күбәләеләр уйнаклап очалар. Сылу сыерчыклар, назлы сандугачлар, иркә кәккүкләр туктаусыз сайрыйлар.

                                     Карточка №2

   Укы. Мәгънәләре буенча капма – каршы булган сүзләрне үзең тап.

   Җиңел - ........, әче - ......., кәкре - ........, дус - ....., көн - ......, шатлык - ......, ачты - ........, керә - ......., артыр - ........ .

 

                                       Карточка №1

   Ямьле яз җитте. Җылы җил исте. Елгаларда зәңгәр бозлар акты. Күчмә кошлар килде. Алар үзләренә оя корачаклар. Тиздән бала чыгарырлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок на тему: "Предметны белдергән сүзләр"

Урок разработан для обобщения по теме "Предметны белдергән сүзләр" во 2 классе. План урока составлен так, чтобы было удобно использовать и презентацию к этому уроку....

Перспектив башлангыч мәктәп 2 сыйныф Татар теле Тема :Предметны белдергән сүзләр. Интерактив тактага презента

татар теленнән 2 сыйныф өчен ясалган презентация "Предметны белдергән сүзләр" темасын ныгытырга ярдәм итә...

Эш һәм хәрәкәтне белдергән сүзләр.

Максат: Укучыларга эш һәм хәрәкәтне белдергән сүзләр турында мәгълумат бирү....

План-конспект урока татарского языка на тему "Предметны белдергән сүзләр"

План-конспект урока татарского языка на тему "Предметны белдергән сүзләр"...

Предметтың хәрәкәтен (эшен) белдергән һүҙҙәр.

Предметтың хәрәкәтен (эшен) белдергән һүҙҙәр....

Презентация к уроку: Родной язык 2 класс на тему "Предметны белдергән сүзләр"

Укытучы: Сибгатуллина Зөлфия Рәдиф кызы.Фән: татар теле.Сыйныф: 2Дәрес  темасы: Предметны белдергән сүзләр.Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү  (катнаш дәрес).Дәреснең төзелеше:  1....