Сүз ясагыч -чы/че кушымчалары. 4 нче сыйныф.
методическая разработка (4 класс) на тему

Султанова Гульнара Сереновна

Сүз ясагыч  -чы/че кушымчалары.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse_-chy_-che_suz_yasagych_kushymchalary.docx23.15 КБ

Предварительный просмотр:

                                            Дәрес эшкәртмәсе

Укытучы:   Солтанова Гөлнара Серен кызы.

Сыйныф: 4 (рус төркеме)

Тема:   Сүз ясагыч  -чы/че кушымчалары.

Белем бирү максаты: укучыларны сүз ясагыч -чы/че кушымчалары hәм  яңа лексик материал белән таныштыру.

Шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлеге hәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру; укучыларда кеше хезмәтенә карата хөрмәт, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, дөньяда барлык һәнәрләрнең дә кирәклеге, әһәмиятлелеге турында төшендерү.

Регулятив УУГ: укытучы белән бергә уку максаты кую; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Танып белү УУГ: логик фикерләүне үстерү гамәлләре башкару; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру;

Коммуникатив УУГ: үз фикерләрен төгәл, ачык , аңлаешлы итеп әйтү, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда hәм күмәк эшли белү.

Җиhазлау: Р.З.Хәйдәрова “Татар теле hәм уку китабы” дәреслеге; компьютер, экран, мөстәкыйль эш карточкалары, тикшерү эталоны.

                                                  Дәрес барышы:

  1. Эшчәнлеккә мотивлаштыру.

-Хәерле көн, укучылар! Татар теле дәресен башлап җибәрәбез.  Әйдәгез әле кроссворд чишеп алыйк.

  1. Бик хәйләкәр кыргый хайван.
  2. “төн” сүзенең антонимы.
  3. Г.Тукайның “Бала белән ...” шигыре.
  4. “Ак ашъяулык таптым, җир өстенә яптым”.
  5. Прогноз погоды -   ... торышы.

  1. Актуальләштерү.

-Эшебезне нәрсәдән башларбыз? (кабатлаудан?).

-Дәфтәрләрегезне ачыгыз hәм число, сыйныф эшен язып куегыз.

Бирем: (Экранда) сүзләрне тәрҗемә итәргә.

-Укучылар, слайдтагы таблицага карагыз hәм аны дәфтәрләрдә эшләгез.

Тактада 2 рәттә сүзләр, сүзтезмәләр язылган:

Сүзләр (слова)

Тәрҗемә (перевод)

сад

рыба

песня

библиотека

Работа

-Әйдәгез тикшереп китәбез.  

_Укучылар, бу сүзләрнең тәрҗемәсен без ни өчен искә төшердек? (алар безгә яңа белемнәр ачарга ярдәм итәчәкләр)

Задание на пробное действие.

(слайдта яңа таблица ачыла)

Дополните таблицу. Образуйте из данных слов новые слова- названия профессий.Объясните как вы их образовали.

Сүзләр (слова)

Тәрҗемә (перевод)

hөнәрләр (профессии)

сад

бакча

бакчачы

рыба

балык

песня

җыр

библиотека

китапханә

работа

эш

  •  Кемнең нәтиҗәсе юк?
  • Максим, Зарина син нәрсәдә авырсындың? (Я не смог выполнить задание. Знаю перевод слова, но не могу образовать слово-профессию. Я не могу объяснить . что выполнил задание правильно.)

 III. Кыенлык урынын , аның сәбәбен билгеләү.

-Сезгә нинди бирем бирелгән иде? (яңа сүзләр төзергә)

-Сез нәрсәне эшли алмадыгыз? (сүз төзи алмадык.)

-Безгә нинди белемнәр җитми?

-(мы не знаем правила, по которому образуются новые слова- названия профессий).)

-Кайсы җаваплар дөрес икән? Ни өчен шулай булды? Кем дәлилләп бирер?(Без аларны өйрәнмәдек әле. Бу безнең өчен кыенлык.)

IV.Кыенлыктан чыгу проектын төзү. Уку мәсьәләсен кую.

 -Дөрес уйлыйсыз? Димәк, хәзер нишлибез? ( яңа тема өйрәнәбез).

-Дәресебезнең темасы нинди булыр дип уйлыйсыз? (аффиксы, образующие названия профессий )(сүз ясагыч кушымчалары.)

-Үз алдыбызга нинди максат куярбыз? ( узнать правило, по которому образуются новые слова-названия профессий; учиться применять их в речи- яңа билгеләмә белән танышырга ; яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белергә )

-Думаю, что у вас достаточно знаний , чтобы самим открыть правило. Я вам сама дам план работы. Будете работать в группах.

                         

                                                План:

  1. Перевести слова при помощи словарей и выделить аффиксы , при помощи которых образовались новые слова- названия профессий:

Нефтяник

Продавец

Лесник

  1. вывести правило (словесно) на русском языке и показать схематично на альбомных листах.

-Укучылар, сезгә бу эшне 5 минут эчендә эшләргә кирәк булачак.

V.   Яңа белемнәр ачу.

-Ә хәзер hәр төркемнән 1 кеше чыгып схемаларыгызны тактага беркетегез hәм телдән кагыйдәне әйтегез.

-Сравните правило с теми выводами, которые вы сделали сами. (на слайде схема и правило).

-чы/че кушымчалары яңа сүзләр ясый.

   (-чы/че аффиксы, образующие новые слова).

Бакча+чы

Нефть+че

Тактага эталонны элеп куйыйк .

                   -чы/че

Эш +че                      укыту+чы

Тәрбия+че                бакча+чы

VI.  Беренчел ныгыту.

  1. проговорите друг-другу правило и приведите пример.
  2. Тактада эш:

                              Тимер

                        Тегү

                        Тәрбия

                        Эш

VII. Яңа белемнәрне куллану.  Индивидуаль эш. Эталон буенча тикшерү.

Карточкалар таратыла. Бирелгән сүзләрне тәрҗемә итеп, яңа сүзләр ясарга.

                     

Хат ташу

колхоз

Сыер саву

язу

төзү

                                                     Тикшерү эталоны: (экранда чыга)

                     

Хат ташу

Хат ташучы

колхоз

колхозчы

Сыер саву

Сыер савучы

язу

язучы

төзү

төзүче

                                                 

-Кем хата җибәрде?

-Хатаң нәрсәдә иде?

-Кемнәр дөрес эшләде?

VIII. Яңа алган белемнәрне ныгыту.

 1.Рәсемнәр өстендә эш. Слайдта рәсемнәр.

-Укучылар. Бу hөнәр ияләре кайда эшлиләр икән?

-Аш пешерүче кайда эшли? ( ашханәдә).

-Сыер савучы  кибеттә эшлиме? ( юк, эшли.) h.б.

-Димәк, укучылар hәрбер hөнәр иясенең үз эш урыны була.

(Дөньяда барлык һәнәрләрнең дә кирәклеге, әһәмияте турында әңгәмә уздыру).

2. Төркемнәрдә эш. Сүзләрдән җөмләләр төзү. (3 төркемгә 3 вариант таратыла)

1.Сатучы, кибеттә, минем, апам, булып, эшли.

2. Тегә, матур, тегүче, күлмәк.

3. Бакчачы, үстерә, чәчәкләр, яшелчәләр.

4. Йортлар, сала, төзүче, матур.

3. Парларда эш. (Һәрбер пар үзенә 1 карточка ала )

Сообщи о том , что:

-твоя мама учительница;

-она работает продавцом;

-он хороший строитель.

IX. Рефлексия.

  • Дәресебезнең темасы,  максаты нинди иде?
  • Максатыбызга ирештекме?
  • Дәлилләгез! Сүз ясагыч кушымчаларны атагыз. Мисаллар китерегез.
  • Нинди hөнәрләрне истә калдырдыгыз?
  • Безнең төп hөнәребез нинди? (уку)
  • Яхшы hөнәр алыр өчен ничек эшләргә, укырга кирәк?
  • Кем бүген алган белемен киләчәктә куллана алам, бөтенесен аңладым дип уйлый?
  • Кемгә әле белемнәрен ныгытырга кирәк?
  • Кемгә бүген бик авыр булды, кемгә ярдәм кирәк? 

-Хәзер укучылар, бирелгән таблицаны тутырыгыз да, сорауларыма җавап бирегез.

Раслаулар

+ яки – куй.

  1. Мин дәрестә яхшы эшләдем. Дәреснең темасын аңладым. .

  1. Максатка ирештем.

  1. Сүз ясагыч –чы/че кушымчаларын куллана беләм.

      4.Миңа материалны ныгытырга кирәк әле.

Өй эше: (укучылар өй эше биремен үзләре сайлап ала)

      1. 15 нче бит 4 күнегү-язмача (дәреслектә)

      2.Үзеңнең гаилә кешеләрегез кем булып эшли һәм аларның нишләвен  кыскача язып килегез.

Мисал: Минем әнием укытучы. Ул мәктәптә эшли.  Ул балалар укыта һ.б.

  • Бик тырышып эшләдегез.  Рәхмәт!

Менә дәрес тә бетте

Хушлашыр вакыт җитте

“4” , “5” укыгыз,

Ә хәзергә хушыгыз!

Солтанова Гөлнара Серен кызы

Әлмәт шәһәре , 23 нче “Менеджмент” урта мәктәбе

Тел: 89178936618


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Тема: Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.Максат: “Үзәк универмагта” темасына караган сүзләр белән танышу, аларны сөйләмдә куллану, исемнәрнең күплек сан  кушымчасын ис...

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...

Сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымчалар.

1) Сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымчалар турында төшенчә бирү. Аларны аерырга өйрәтү өстендә эшләү.2)    Сүзнең грамматик мәгънәсе дигән төшенчә кертү, аны ачу. Сүзнең лексик мәгънәс...

Төрләндергеч кушымчалар. 3 класс.

3 нче сыйныфта татар теленнән төрләндергеч кушымчаларны өйрәнгәндә куллана өчен дәрес эшкәртмәсе....

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре....