Уңыш бәйрәме(ноябрь ае турында)
методическая разработка (3 класс) на тему

Ноябрь-томаннар һәм вак салкын яңгырлар ае.Соңгы яфраклар җиргә өзелеп төшә.Кояш саран гына күренеп ала.Агачларның кайрылары катылана.Ылыслы урманда кышкы кунакларыбыз: кызылтүш,чукыр,чи-чи чыпчык,купшы кошларын очратырга була. Анда җылы һәм ризык табуы җиңелрәк .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_byrme.docx17.08 КБ

Предварительный просмотр:

2018-2019нчы  елның “Уңыш бәйрәме”3нче сыйныф.

Максат:Укучыларга табигатьнең ноябрь аенда нинди үзгәрешләр кичерүен күрсәтү.Кошлар һәм җәнлекләрнең бу чорда яшәү рәвеше белән таныштыру.

(Укучыларда ноябрь һәм миләш рәсемле  эмблема.)

Бушап калган иген басулары,

Җырлар тынган,сүнгән учаклар.

Куркынгандай көзге усал җилдән

Дөрелдәшеп тора усаклар.(Рәдиф)

Чуар күлмәк кигән моңсу урман.

Сары төсләр анда куерган.

Үпкәләгән төсле, бар табигать

Йөзен чыткан,кашын җимергән.(Әнвәр)

Матур да иде соң,

Әй, урман ,Җәйләрең!

Салдырыр салкыннар

Өлгеле шәлләрен.....(Рания)

Көз килде ,салкын һава

Курку салды кошларга,

Торналар оча туктаусыз

Җылы якка кышларга.(Салих)

Һәркайсы җилпи канатын

Очканда авыл аша.

Әйтерсең, каңгылдашып,

Җәй белән саубуллаша.(Диләрә)

Алтын-сары яфракларны

Җилләр саный.

Иртән-кичен суык бабай

Бармак яный.(Камил)

 -Ник мәңгелек түгел икән лә

Бу язлар!..-

Дигән кебек,моңсу гына

Китә казлар.(Мәликә)

Әнә инде юлга  чыккан

Торналар да,

Бер үк сүзне кабатлыйлар

Гүя бар да:

-Cуык бабай арттан җитеп

Харап булмыйк,

Аз булса да оча торыйк

Тор-рыйк! Тор-рыйк!(Әминә)

Китсә дә бездән

Җәйнең зур яме,

Алмашка килде

Уңыш бәйрәме.

Менә көз җитте,

Кырда эш бетте

Кыр казлары да

Еракка китте.(Абадан)

Ындырда ашлык

Сугылган күптән,

Хезмәт халкына

Зур бәйрәм килгән.(Камил)

Көзге җил исә,

Кыраулар төшә,

Кар белән яңгыр

Бергә тартыша.(Камил)

Кырлар тиз көннән

Карга уралыр,

Кыш бабай безгә

Сибәр буранын.(Әнвәр)

Ноябрь nover тугызынчы дигән сүздән алынган.Көзнең кыш белән тоташу ае.Суык балтасыз су аша күпер сала.(Мәликә)

Ноябрь-томаннар һәм вак салкын яңгырлар ае.Соңгы яфраклар җиргә өзелеп төшә.Кояш саран гына күренеп ала.Агачларның кайрылары катылана.(Әнвәр)

Ылыслы урманда кышкы кунакларыбыз: кызылтүш,чукыр,чи-чи чыпчык,купшы кошларын очратырга була. Анда җылы һәм ризык табуы җиңелрәк .(Салих)

Урман җәнлекләре тулысы белән кышка әзер.Алар кышкы туннарын кигәннәр.Бүре балалары да үсеп җиткәннәр.Төлке агач төбеннән агач төбенә йөгереп кышкылыкка өннәренә яшеренгән тычкан һәм бурсыкларны эзли.(Әминә)

Коры урманда кабан дуңгызының тавышы ишетелә.Ул үзенең төркемен эзли.Алар үзләренә төнгелек өчен коры яфраклардан урын әзерлиләр.Урман йоклый ,ләкин җәнлекләр уяу.Алда аларны салкын кыш көтә.(Рәдиф)

Һава температурасы түбәнәйгән саен, суның температурасы да төшә.Күп балыклар ләмгә күмелә һәм кышны йоклап үткәрәләр. Болар:җәен,табан,карплар.Кыш буе йөзүче балыклар да күп. Болар:алабуга,шыртлака,чуртан балыклары.(Камил)

(барлык кош һәм балыклар А-4 форматында күрсәтелә)

Яңгыр яумыйча тузан басылмас

Бер биимичә күңел басылмас.

Сезнең каршыгызда “Кулчатыр” биюе.(Рания)

Ул яңгырлы салкын көнне яратмый.Үзенең җылы оясында кышкылыкка әзерләгән чикләвеген ашый.(ТИЕН)

Аңа    начар,чөнки ул инде яңа тунын кигән.Кара җир өстендә ул ачык булып күренеп тора шуңа да куе куаклыкта посып утыра.(КУЯН)

Алар икесе дә кыш көне йокламыйлар.Димәк кышкылыкка запас җыймыйлар.(БҮРЕ,ТӨЛКЕ)

Ул  урман буенча өлгергән җиләк,чикләвек,имән әкәләсе белән сыйлана.Ул шулай май запасы туплый.Кышкы йокыга әзерләнә.(АЮ)

Бу җәнлек   кышкылыкка  үсемлек тамырлары һәм гөмбәләр җыя.(БУРСЫК)

Бу җәнлек үзенең өнендә йомгак булып йоклый.(КЕРПЕ)

Кыш буе төркемнәре белән йөриләр.(КАБАН)

Бу кош бездә кыш көне балалар чыгара.(ЧУКЫР)

Нинди балыклар ләмгә күмелеп йоклыйлар?.(җәен-сом,табан-  ,карп)

Ниндиләр йөзә?(алабуга ,шыртлака,чуртан)

Нинди канатлы дусларыбыз безнең якка кыш чыгарга киләләр?(песнәк,кызылтүш,чукыр,чи-чи чыпчык,купшы,миләш чыпчыклары һ б.)

Ниндиләре җылы якка китми?(саескан,ала карга,күгәрчен,чыпчык,чәүкә)

чукыр     кызылтүш      чи-чи чыпчык     купшы       җәен     чуртан        алабуга        карп  табан        шыртлака


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшеннэр, еланнар, этлэр хэм башкалар турында

Табигать казаларыннан саклана белергә;  яшен вакытында, еланнар белән очрашканда, этләр һәм песиләр белән аралашканда   куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатыннан төзел...

Классный час "Балаларның ялганы турында"

Можно использовать в начальных классах....

Яңа стандартлар турында.

Ата-аналар җыелышында ФГОС турында сөйләү,уңышларыбыз турында җиткерү....

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек турында сөйләшәбез.

Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның  турындагы белемнәребезне ис...

“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.

Тема:“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.Максат. Әниләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Аналарның олы  зат  булуын, бөеклеген  төшендерү;  аларга ихтирам,...

Доклад ФГОС турында

ФГОС ны кертү үзенчәлекләре...