“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.
творческая работа учащихся (3 класс) по теме

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

Тема:“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.

Максат. Әниләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Аналарның олы  зат  булуын, бөеклеген  төшендерү;  аларга ихтирам, шәфкатьлелек, мәхәббәт тәрбияләү;  алар турында  кайгыртучанлык хисе булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhyrlyyk_ele_ueny.docx26.8 КБ

Предварительный просмотр:

Мәгариф министрлыгы Татарстан Республикасы Балтач районы

                       Чапшар башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы

Балтач районы куст мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары өчен  күрсәтелгән ачык класстан тыш чара (1-3класслар белән)

“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.

                                                   

                                                      Үткәрде 1 нче квалификацион категорияле укытучы                        

                                                                    Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәрт кызы

5 нче декабрь 2012 нче ел

Тема:“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.

Максат. Әниләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. аналарның олы  зат  булуын, бөеклеген  төшендерү;  аларга ихтирам, шәфкатьлелек, мәхәббәт тәрбияләү;  алар турында  кайгыртучанлык хисе булдыру.

Кичә барышы.

 И Ходаем, ярдәм бирче диеп,

Бисмиладан башлыйм һәр эшне.

Нигә? – димә, һәрбер мөселманга

Эшне башлау шулай тиешле.

Бисмилла, дип ага чишмәләр дә,

Бисмилла, дип исә җилләр дә,

Бисмилла, дип кояш нурын сибә,

Бисмилла, дип үсә гөлләр дә.

Бу  изге сүз иминлекне саклый

Бөтен галәм һәм җир шарында.

Ходай барын әгәр онытмасак,

Саклар безне тагын,  тагын да.

Хәерле көн, мөхтәрәм иптәшләр, милләттәшләр, кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар. Сезгә күптин-күп, чуктин –чук сәламнәребезне җибәреп, гадәттәгечә, үзебезнең чираттагы “Җырлыйк әле” тапшыруын башлыйбыз.Әлбәттә инде безнең бүгенге тапшыруыбыз әниләребезгә багышланыр. Сез, балалар, безнең әниләребез күренми бит , диярсез. Әмма монда утыручы апалар -барысы да сезнең кебек матур балаларның  әниләре.Әйдәгез без аларны  да Әниләр көне белән тәбрик итик һәм дөньядагы иң изге теләкләребезне җиткерик.

Җыр “Иң матур җыр”

Менә уеныбыз башланып та китте.  

 Уен булгач, уен булсын. Әйдәгез, без дә бер уен уйнап алыйк әле. “Туп” уены . ( Минем әнием нинди? соравына җавап алу).

“Ромашка чәчәге” уены. (Әни миңа ни өчен кирәк? соравына җавап алу). Сайлап алган ромашкаларга  карап, балалар 2 төркемгә бүленәләр, урындыкларга утыралар.

 1 нче төркем – “Әнием бәгырем”.

 2 нче төркем – “Әнием җанашым”. (Һәр төркемнән берәү үзләре белән таныштыра).

Төркемнәр әзер, хәзер уенның шарты белән танышабыз. 2 төркем булгач, уеныбыз ярыш формасында барыр. Аңлавыгызча,   күбрәк әниләр турында җырлар башкарырбыз, шигырьләр сөйләрбез һәм дә матур биюләребезне бүләк итәрбез, ә сез мөхтәрәм кунаклар,  үз чиратыгызда безнең сәламнәребезне үз балаларыгызныкы кебек кабул итәрсез, ял итәрсез, төркемнәргә көч бирерсез,  кушылып җырлап утырырсыз.(Жюри сайлау).

1 нче этап- төркемнәр белән таныштыру.

2 нче этап – капитаннар ярышы: әниләр турында җыр башкару.

                   Вәлиева Айсылу . Җыр “Әниләр бәйрәме”

                   Мәннәнова Илүзә. Җыр “Әниемә”

       Реклама.   Татар халык биюе

         3 нче этап – дәү әниләр турында җырлар башкару.

                   Гаязова Назилә. Җыр “Дәү әнигә бүләккә”.

                   Ильязов Айнур . Җыр “Шаян песи баласы”

       Реклама.   Лирик бию

       4 нче этап – күңелле җырлар башкару.

             Шиһабетдинова Гөлшан . Җыр “Күлмәк тектем курчакка”                

             Шакирова Язилә. Җыр “Песня про мамонтенка”

       Реклама.   Ритмик бию.

      5 нче этап – моңлы җырлар башкару.

       Гаязова Гөлшат. Җыр “Иң якын кешем – әнием”.

       Хаҗиева Гөлфинә. Җыр “Әниемә”

6 нчы этап- әниләр турында үзләре язган шигырьләрне сөйләү.

Гаязова Гөлшат. Иртән чыклы үләннәргә

Кояш нурларын сибә.

Кояштан да иркәлерәк

Әниебез Гөлсинә.

Уята безне йокыдан

Тәмле сүзләре белән.

 Үрнәк тәрбия бирәләр

Алар әтиебез белән.

Сабыр булырга өйрәтә,

Кечеләргә ит  хөрмәт.

Кешеләргә шәфкать итсәң,

Үзеңә килер  хөрмәт.

Шакирова Язилә. Минем әнием Гөлнур,

                               Йөзләреннән чәчә нур.

                               Зәп – зәңгәрдер күзләре,

                               Балкып тора үзләре.

                               Йөрәгендә кояшның

                               яктысы, нурлары.

                               Ул булса ямьләнә,

                               Яшәрә Җир шары.

Шиһабетдинова Гөлшан. Балтач дигән калаларда

Гөлназ дигән кыз туган.

Чапшар авылына килгәч,

Ул безнең әни булган.

Дөньяда иң җылы әни

Безнең әни беләбез,

Шуңа күрә энем белән

Куенына керәбез.

Әниебез кочагында

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле үскәч тә

Кадерен белеп кенә.

Хаҗиева Гөлфинә. Минем әнием Гүзәл

Көн дә бәлеш пешерә.

Исемнәре дә үзенә

Бигрәк килешеп тора.

Бәлеш уңган, күрәсең,

Өйгә тәмле ис тулган.

Бәлеш ашарга диеп

Күршеләр йөгереп кергән.

Әти – әни, апай, мин,

Үзем булам Гөлфинә.

Менә нинди сокландыргыч

Безнең матур гаилә.

Ильязов Айнур.      Минем әнием бик сөйкемле,

Исемнәре Фәрдия.

Өйгә бишле алып кайтсам,

“Молодец» диеп  сөя.

Вәлиева Айсылу.     Минем әни – Гүзәлия

Бар эшне дә ул сөя.

“Кызым, сиңа тырышып

укырга кирәк” – дия.

Әниемнең күзләре

Йолдызлардан яктырак.

Аның ягымлы сүзләре

Бар нәрсәдән татлырак.

Иртәләрен иркәләп,

Уята ул гел мине.

Әниемнең нурлы йөзе

Күктәге ай шикелле.

Тәмле конфет, прәннекләр

Алып кайта кибеттән.

Рәхмәт әйтеп, мин сөенеп,

Үбеп алам битеннән.

Күк йөзендә кояш көлә

Әниемә сокланып.

Күктәге ай карап тора

Әни кебек нурланып.

Гаязова Назилә. Минем әниемне беләсезме?

Исеме аның Лилия.

Урамнардан узган чакта

Гөлләр дә  аңа баш ия.

Бәхет – шатлыкка  төренеп,

Шаулап үтә һәр көнем.

Чөнки һәрчак янәшәмдә

Әнием тора көлеп.

Җылы биреп һәммәбезгә

Өйгә якты нур өреп.

Нинди рәхәт! Янәшәмдә

Әнием торгач көлеп.

Теләгем бар кайгыларсыз

Үтсен иде һәр көнем.

Сөенеп гел янәшәмдә,

Әнием, тор син көлеп!

                       Жюри нәтиҗә ясый.

-Укучылар, менә без бүген кабатланмаган бик матур кичә үткәрдек. Җир йөзендәге барлык әниләргә дан җырладык, зурладык.  Ә без инде кичәбездән шуны аңлап китәргә тиеш, кешегә ничә яшь булуга карамастан, бер аймы, бер яшьме, 50 яшьме, 100 яшьме, без барыбыз да- сез дә, мин дә, монда утыручы кунаклар да әниләребез өчен һаман да бала. Шулай булгач, без аларны һәрвакыт яратырга, хөрмәт итәргә, алар турында кайгыртырга, хәлләрен белергә тиешбез.

Әни, дибез, ана, дибез.

Белегез Ана кадерен,

Бала очен Ана Кеше

Өзеп бирә үзәген.

Әни бит ул фәрештә Кук,

Суза ярдәм канатын.

Тылсымчы да , ярдәмче дә

Сизә нәрсә буласын.

Рәнжетмәгез Аналарны,

Әйтеп каты-авыр суз.

Ошамаса кайбер сүзе,

Каршы дәшмә, әгәр түз.

Беренче Ходай тәгалә,

Аннан сон Әнкә-Ата.

Алар белән ничек булсаң,

Үзеңә шулай кайта.

Әниләрне хөрмәтләгез

Булыр сезгә әҗере.

Бигрәкләр дә тиз үтә шул

Әнкәйләрнеҗ гомере.

Әни үлгәчтен соң була

«Әни» диеп әйтергә.

Шунын өчен, вакытында

Кирәк  хөрмәт итәргә.

  Хәзерге матур чыгышыбыз Сезгә бәйрәм бүләге булсын. Русский народный танец « Валенки»

                                                     Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне Сезгә

                                                   Әниләр көне булсын! –

дигән теләктә без Сезнең белән саубуллашабыз. Балалар сезгә чыгышларыгыз

өчен, ә тамашачыларыбыз сезгә игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшеннэр, еланнар, этлэр хэм башкалар турында

Табигать казаларыннан саклана белергә;  яшен вакытында, еланнар белән очрашканда, этләр һәм песиләр белән аралашканда   куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатыннан төзел...

Классный час "Балаларның ялганы турында"

Можно использовать в начальных классах....

Яңа стандартлар турында.

Ата-аналар җыелышында ФГОС турында сөйләү,уңышларыбыз турында җиткерү....

җырлыйк әле түгәрәге программасы

Тәкъдим ителә торган  программа Федераль компонентның дәүләт  стандартлары таләпләрен исәпкә алып   (Приказ МО РФ от 15.10. 2009, №373-ФЗ), “ Перспектив башлангыч мәктәп” концепция...

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....

Әниемә бүләккә темасына дәрестән тыш эшчәнлектән шөгыль

Тема: Әниемә бүләккә Максат: кисеп ябыштыру алымы белән роза чәчәген ясарга өйрәтү; чәчәкне ясаганда төгәллек, пөхтәлек, игътибарлылык сыйфатларын үстерү; кеше тормышында  чәчәкләрнең  ...

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...