җырлыйк әле түгәрәге программасы
рабочая программа по музыке (1 класс) по теме

Шигапова Лейсан Мансуровна

Тәкъдим ителә торган  программа Федераль компонентның дәүләт  стандартлары таләпләрен исәпкә алып   (Приказ МО РФ от 15.10. 2009, №373-ФЗ), Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә, үрнәк авторлык программаларына (2011 ел) һәм мәктәпнең 2012-2013 нче уку елына төзелгән  базис укыту планына (приказ №145, 25 август 2012 ел) нигезләнеп төзелгән.

Программа башлангыч сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, атнага 1 сәгать исәбеннән , 34 дәрескә планлаштырылган.

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Арча районы Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе башлангыч

сыйныфлар укытучысы Шиһапова Ләйсән Мансур кызының “Җырлыйк әле “ түгәрәгенә  авторлык эш  программасы

Эчтәлек.

Аңлатма язуы...................................................................................................................  3бит

Тематик бүленеш.............................................................................................................  7 бит

“Җыр түгәрәге “ программасын төзегәндә кулланылган әдәбият.............................. 16 бит

Музыкаль материал.........................................................................................................17 бит

Укучыларның белемлелек дәрәҗәләрен тикшерү өчен тест биремнәре....................18 бит

Кушымта.

Дәрестән тыш вакытларда укучылар  белән  үткәрү өчен тәрбия чаралары.............. 24 бит

Җырлы-биюле уеннар.

Ак калач яки коймаклар................................................................................................... 29 бит

Кәрия-Зәкәрия....................................................................................................................30 бит

Ефәк элдем читәнгә...........................................................................................................31 бит

Йөзек салыш.......................................................................................................................32 бит

Ике  аккош..........................................................................................................................32 бит

Там, там, тамчы, там..........................................................................................................33 бит

Табышмаклар..................................................................................................................... 34 бит

Музыка сәнгате  .

Аңлатма язуы .

       Программа Федераль компонентның дәүләт  стандартлары таләпләрен исәпкә алып   (Приказ МО РФ от 15.10. 2009,№373-ФЗ), Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә ,үрнәк авторлык программаларына (2011 ел) һәм мәктәпнең 2012-2013 нче уку елына төзелгән  базис укыту планына (приказ №145,25 август 2012 ел) нигезләнеп төзелде.

      Программа башлангыч сыйныфлар яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып ,атнага 1 сәгать исәбеннән төзелгән , 34 дәрес

Баланы кече яшьтән үк ата – бабаларыбызның бай хәзинәсенә нигезләнгән һәм мең еллар буена тупланып, камилләшеп килгән милли гадәт, йолаларыбыз, гаилә, әдәп кануннары нигезендә тәрбияләү зур әһәмияткә ия.

Бала аңына үз халкының үсеш тарихын, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, хәзерге көндәге халәтен, дөнья халыклары арасында тоткан урынын, зыялылары, галимнәре, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, үз төбәгенең тарихы һәм күренекле шәхесләре турындагы мәгълүматны, гаиләсенең «нәсел агачы»н, гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен үз туган телендә сеңдергәндә генә анда үз милләтенә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләнә. Тәрбия халыкчан булганда гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен төзелгән  программа туган телебезне, мәдәниятебезне, халкыбызның бай мирасын үзләштерүгә, иҗади шәхес тәрбияләүгә, милли үзаң формалаштыруга юнәлдерелгән.

    Музыка – ул сәнгатьнең бер төре. Кай яктан карасак та музыка кеше белән , кешелек тарихы белән, аның иҗат юлы белән бәйле . Кешелек дөньясы туганда кеше тел байлыгы сай булуга , уку – язу мөмкинлекләре юклыкка карамыйча ымлаган , көйләгән. Шатлыгы булса бер төрле , кайгысы булса икенче төрле көйләгән.

   Татар халкының гасырлар буе тудырган бай җыр культурасы үсеп килүче яшь буынга музыка тәрбиясе бирүнең нигезен тәшкил  итә.Кешенң туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә.Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә.Соңрак кеше тормышында уен,хезмәт һәм көнкүреш җырлары урын ала.             Күренекле демократ В.Г.Белинский музыканың балалар күңеленә уңай тәэсир итүен, аларга рәхәтлек китерүен һәм аларның бу хисләрне үзләрендә никадәр иртәрәк татып,тоеп карасалар. Алар өчен шулкадәр әйбәтрәк һәмфайдалырак булуын ассызыклап үтә.

     Җыр балаларның рухи дөньяларын гына баетып калмый, ә бәлки аларга  әхлак һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур көч булып тора һәм шул ук вакытта кешедә хезмәткә дәрт уятуда зур этәргеч булып тора.Бөек рус педагогы К.Д.Ушинский педагогик нәтҗәлелекне үстерүдә җырның нык тәэсир итүен билгелә үтә:”Хор җыры- нинди куәтле көчле чара.Җырда, бигрәк тә хор җырында кешене ничектер җанландыручы, сафландыручы хис кенә түгел, бердәм эш өчен хорда катнашучы җырчыларның дуслыгын да чагылдыра ул. Менә ни өчен мәктәпләрдә җыр дәресләрен керт ү кирәк.Ул берничә аерым йөкләрне бердәм зур көчле йөрәккә әверелдерә.”

    Һәр милләтнең бай халык иҗаты мирасы булган энҗе – мәрҗәннрен оста башкаручы җырчы, уенчылары булган кебек, татар халкының да урман- болыннарының, чишмә- елгаларының, басу- кырларының моңын сайрый торган  үз тургайлары бар.

      Җырны оста , яхшы итеп башкару балаларда зур эстетик канәгатьләнү хисләре тудыра.Балаларның күңеленә җырга, моңга карата булган матур караш бик иртә сеңүчән була.Чөнки җыр- музыка шул халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен, рухи тормышын һәм йөзен бөтен тулылыгы белән чагылдыра.

      Күп гасырлар буе иҗади үсеп камилләшкән музыка – кешенең эчке кичерешләрен , уй – фикерләрен, табигать  күренешләрен , тарихи вакыйгаларны музыкаль авазлар аша чагылдыра , тасвирлый. Күп төрле чагылдыручы, тасвирлаучы  чаралар аркылы музыкаль  фикер тыңлаучыга ачык барып җитә ала.Аларны урынлы куллану музыкаль әсәрне тудыручыдан  һәм аны башкыручыдан тора .

Бу фәндәге музыкаль аваз , ноталар язу белеме, ритм , үлчәү , үлчәм , интерваллар , көйләнмә, көй бүлеге темалары аша профессиональ музыкага юл салына .

Башлангыч мәктәптә өстәмә музыкаль белем бирү   түбәндәге максатларны күздә тотып укытыла:

укучыларның эчке кичерешләрен , уй – фикерләрен , табигать күренешләрен , тарих – вакыйгаларны музыкаль авазлар аша чагылдыра белергә;

музыка сәнгатенең башка сәнгатъ төрләре белән бәйләнешен аңларга;

 туган илгә, халкына , гореф –гадәтләргә , үткәненә  һәм музыка сәнгатенә  мәхәббәт тәрбияләү .

Музыка фәне , музыка теориясе ул киң .Музыканың барлык башлангыч элементларын  өйрәнеп профессиональ музыкага алып керүче фән – ул “Башлангыч музыка фәне ” .

Эстетик тәрбиядә җыр дәресләре  әһәмиятле чара булып тора.

Балаларда төрле хисләр – гади канәгатьләнү хисеннән алып тирән әхлакый кичерешләргә кадәр уятып, музыка идеал формалашуга ярдәм итә.Мызука,җыр турыдан- туры әхлакый тәрбияви әһәмияткә ия.Чөнки балалар югары, лирик, героик хисләрне бергә кичерәләр.Кече яшьтәге мәктәп балаларының  музыкаль ишетү сәләте , музыкаль әсәрләргә таләбе никадәр югарырак булса, музыканың тәрбияви йогынтысы шуладәр югарырак була.Практик башкару эшчәнлегенә тарту да зур әһәмияткә ия. Музыкаль ишетү сәләтен җырлау һәм музыка тыңлау нигезендә үстерү күз алдында тотыла. Башлангыч сыйныф укытучысы кеше тормышында җырның, музыканың әһәмияте турында башка дәресләрдә дә сөйләргә тиеш.

Укытуның төп максаты:

-  Сәнгать-Музыка фәненең төп нигезен тәшкил итүче халык моңы,композиторлар иҗаты,музыканың эчтәлеге, формалары, интонация һәм үсеш, музыка төрләре һәм төп жанрлары,нота грамотасы элементлары, Туган илебез тормышындагы музыка сәнгате,музыкаль иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе белән таныштыру,музыкаль күзаллау булдыру;

 -   Музыкаль белемнәрне актив үзләшерүгә , күнекмәләрдә осталыкка ирешүгә ирешү;

-   Эстетик тәрбия бирү. Музыка сәнгатенә  кызыксыну уяту.

Бурычлары:

- халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;

- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү ,әдәп - әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;

- туган телебез, мәдәниятебез үсеше, туган ягыбызның һәм халкыбызның тарихы,йолалары, милли үзенчәлекләре  белән кызыксындыру ;

-табигатьне яратырга , өлкәннәрне хөрмәт итәргә . сабыйларны якларга өйрәтү.

 Төп принциплары:

- сыйныфта гуманлылык мөнәсәбәтләре урнаштыру;

- халыкчанлык;

- иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;

- иҗтимагый активлыкны үстерүгә башлангыч юнәлеш бирү;

- эстетик зәвык тәрбияләү.

         

         Планлаштырылган нәтиҗә:

Музыка предметы буенча планлаштырылган нәтиҗәләр:

        Музыкаль жанрларның күптөрлелеген белүләре һәм аера беләләре (җыр,бию,марш,опера,балет,мюзикл);

        Музыканың төрле төрләрен (вокаль, инструменталь, сольная,хор, оркестр ) аера белүләре;

        Туган якның музыкаль традицияләре, фольклор әсәрләр турында белүләре;

        Профессиональ композиторлар әсәрләренең исемнәрен атый алулары;

        Музыкаль уен һәм балалар фольклоры (музыкаль тизәйткечләр, санаулар, әкиятләр );

        Хор белән башкару төрләрен (балалар, хатын-кыз, ир-егетләр һәм катнаш хорлар );

Төрле музыкаль әсәрләр белән таныштырып, укучыларда музыкага карата мәхәббәт тәрбияләү;

        Музыка тыңлау, җырлау, музыкаль-ритмик хәрәкәтләр ясау;

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

        Балаларга музыка турында башлангыч мәгълүмат биреп, аларның музыкаль сүзлек запасын баетуга ярдәм итү;

        Балаларның җыр, музыкаль ишетү сәләтен үстерүгә, бию һәм уен хәрәкәтләренең нәфис булуына ирешү;

        Музыкаль эшчәнлекнең барлык төрләрендә дә балаларның иҗади активлыгын мөмкин кадәр арттыру.

Аерым белемнәр:  

        Музыка белән тирәнтен кызыксыну һәм төрле характердагы музыканы аеру;

        Музыканың эчтәлеген  һәм тасвирлау чараларын аңлый белү;        

Музыкаль тасвирлау чараларыннан ачык чагылган интонацияләрне , тембр, темп һәм динамик төсмерләрне аера алу;

        Көйнең югарыга яки түбәнгә хәрәкәт итүен, сузынкы яки кыска яңгырашлы авазларны аеру.

       

Метапредметлы нәтиҗәләр:

        Табигый яңгыравыклы тавыш белән җиңел, көчәнмичә һәм аһәңле итеп җырлау;

        Җырлый башлар алдыннан һәм музыкаль фразалар арасында дөрес сулыш алу;

        Сүзләрне ачык , аңлаешлы итеп әйтү, җырны бергә башлау һәм тәмамлау, тиешле темпны саклау.

        Аваз көчен үстереп яки киметеп, тизләтеп яки акрынайтып җырлый белү, җырның көен, ритмик сурәтен дөрес башкару;

        Музыкаль ритмик хәрәкәтләр ясау;

        Музыкаль әсәрнең характерына туры китереп нәфис хәрәкәтләр ясау, яңа вариантларын табу һәм уйлап чыгару, төрле хәрәкәт алымнарын катнаштыра белү.

           Дәресләрдә алган белемнәрне практикада актив кулланулары:музыканы бөтен нечкәлекләре белән аңлап тыңлаулары,дәресләрдән тыш чараларда,конкурсларда,фестивальләрдә,театрлаштырылган музыкаль-иҗади уен-кичәләрдә теләп катнашулары.

Тематик бүленеш.

ТЕМА

Укучы эшчәнлегенең  төрләре

           Материал үзләүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Дәресне җиһазлау

Үткәрү вакыты

План

буенча

фактта

1.

Кереш дәрес .Музыка дөньясына керү. Җырлау кагыйдәләре белән танышу.

Кереш әңгәмә, музыка тыңлау,гади күнегүләр башкару, сорауларга җаваплар.

Җырлау күнегүләрен искә төшерүләре,  күнекмәләр үстерү.Музыканы  аңлап тыңлаулары,җыр һәм бию аера белүләре.Музыка сәнгатенең гүзәллеге белән танышу.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, баян

2.

Музыка тыңлау.”Бәйрәм бүген “ җырын өйрәтү Ш.Тимербулатов,

Р.Корбан

Күнегүләр җырлау,музы-ка тыңлау,яңа җыр өйрәнү, җырларның характерын билгәү.

Балалар фольклоры белән танышулары. Дөрес итепбашкаруларына ирешү. Дус, тату, бердәм булып уйнаулары,балалар композиторы тормыш юлын белүләре.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар(Балаларга күчтәнәч дискы), баян

3.

Бәрмә музыка уен кораллары белән танышу.”Бәйрәм бүген” җырын өйрәнеп бетерү.

Күнегүләр җырлау, музыка тыңлау, хор белән җырлау. “Көйне таны”уены.

Музыка тыңлый, характерын билгели белүлүре. Яңа җырны өйрәнүләре,күмәк һәм аерым башкара алулары. Ритм,темпны дөрес кулланып,берничә төр бәрмә музыка уен коралында уйнап караулары.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, баян,музыка уен кораллары төшкән плакат

4.

Җырлау күнегүләре өйрәнү.”Үз җырыбыз “ җырын өйрәтү. Ф.Яруллин көе,Ә.Яруллина сүз.

Күнегүләр җырлау .Ае-  рым җырлау,парлап җырлау.

Җырлау күнекмәләрен үзләштерүләре.Музыка тыңлый, характерын дөрес итеп билгели белүләре .Музыка сәнгатенең гүзәллеген күрә белүләре.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Нәни йөрәккә зур бүләк дискы ),баян

5.

Композитор – кем ул?(әңгәмә) “Ай , былбылым “ көен тыңлау.”Минем әби “ җырын өйрәтү.

Күнегүләр җырлау.Музыка тыңлау.Аерым җырлау, дуэт.

Татар компзиторлары белән танышулары. Җырлау күнекмәләрен  үзләштерүләре. Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(50 җыр+50 караоке дискы), баян

6.

Музыкаль грамотага өйрәтү( авазлар озынлыгы).”Укытучыма” җырын өйрәтү.И.Хисамиев көе,Э.Мөэминова сүз.

Сорауларга җавап бирү, җырлау, музыка тыңлау.Нотага карап гади күнегүләр башкару

Җырлау күнекмәләрен үзләштерәләре,җырлау формала-ларын истә калдырулары,беренче тавыш,икенче тавыш,дуэт төшенчәләрен белүләре.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Нәни йөрәккә зур бүләк дискы ), баян

7.

Музыка тыңлау “Бишек җыры”. “Укытучыма “ җырын өйрәнеп бетерү.

Музыка уен коралларын тану.күнегүләр җырлау,музыка тыңлау.

Музыка тыңлау, характерын билгеләү.Башкару ысуллары(штрихлар),көй  хәрәкәте, ритм,яңгырау тизлеге(темп) һәм башка тәэсир итү чаралары буенча ачыклый белүләре. Укытучыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(50 кечесенә,50 олысына), баян

8.

Өйрәнгән җырларны кабатлау. Туган яктан чыккан танылган  композитор белән танышу.

Музыкаль табышмак чишү,нота буенча гади күнегүләр башкару,күмәк җырлау

Музыка сәнгатенең гүзәллеген күрә белүләре. Туган яктан чыккан шәхесләр белән танышу.Әсәрнең яңгырашына йогынты ясаучы темп,көй хәрәкәте,ритм һәм башка тәэсир итү чараларының  ролен ачыклый алулары.  

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, баян

9.

Яңа җыр өйрәтү ”Балалар җыры бу”җырын өйрәтү.Р.Салахов муз.Г.Рәхим сүз.

Музыка уен коралларын тану.күнегүләр җырлау. Хор белән җырлау,аерым җырлау.

Укучыларның җырлау сәләтләрен үстерү өстендә эш.   Көйгә баса белүләре.Җырлау кагыйдәләрен төгәл үтәп җырлый белүләре.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Көләсе килеп тора дискы), баян

10.

Музыкаль грамота.Музыкаль авазларның югарылыгы.

Музыка тыңлау.Күнегүләр җырлау.Музыкага бию хәрәкәтләре

Музыка авазларының югарылыгы араларының төрлечә булуын ,тон һәм ярты тонны аера белүләре. Авазларны дөрес, ачык итеп җырлауларына ирешү.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, баян

11.

Җырлау күнегүләре өйрәнү.”Хәерле иртә “ җырын өйрәтү.Х.Халиков сүз.,Л.Б.Болгари муз.

Музыка тыңлау.Музы-кага бию хәрәкәтләре, музыкаль уен.

Яңа җыр өйрәнү, җырлау күнекмәләрен үстерү, Язгы табигатнең гүзәллеген музыка аша  күрә,җиткерә белүләре..  

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Бииләр итек читекләр дискы) баян

12.

Музыка тыңлау . ”Әбием әкиятләре ” В.Агапов көе,Э.Шәрифуллина сүз.

Музыка тыңлау.Музы-каның характерын билгеләү. Композитор турында әңгәмә.

Җырлау күнегүләрен нота исемнәрен атап башкарулары. Музыка тыңлау күнекмәләрен үстерү . Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Нәни йөрәккә зур бүләк дискы ), баян

13.

Кыш темасына багышланган җырларны өйрәнә башлау. Композиторлар белән танышуны дәвам итү. “Яңа ел “ җырын өйрәтү.М.Минһаҗев муз.,Р.Вәлиева сүә.

Икешәрләп җырлау, музыка тыңлау,

өйрәнгән җырларны җырлау, мини тест.

Яңа ел җырларын искә төшерүләре.Җырлау күнекмәләрен камилләштерү.Композитор М.Минһаҗев турында белүлүре.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, (Балалар өчен җырлар дискы),баян

14.

Яңа елга карата “Чыршы әйләнәсендә”җырын өйрәтү.М.Яриева көе,Р.Миңнуллин сүз.

Әңгәмә.Күнегүләр җырлау. Хор белән җырлау.Җырның сүзләре өстендә эш.

Композиторлар тормышы белән танышуны дәвам итүләре. Музыка тыңлый, дөрес итеп характерын билгели белүләре. Бәйрәмнәрдә үз-үзеңне әдәпле тотарга өйрәнүләре.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Нәни йөрәккә зур бүләк дискы ),, баян

15.

Яңа җыр өйрәтү “Чыршы янында”М.Минһаҗевкөе,Ә.Бикчәнтәева сүз.

Күнегүләр җырлау.Хор белән җырлау.Композитор турында әңгәмә.

Музыкаль әсәрләрне тыңларга   өйрәнүләре.Музыкаль күнегүләрне дөрес башкарулары. Агачларга сак караш тәрбияләү

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, (Нәни йөрәккә зур бүләк дискы ),баян

16.

Кышкы табигатьнеңгүзәллеге күрә белергә өйрәтү.Өйрәнгән барлык җырларны кабатлау.

Музыкаль табышмаклар чишү.Ялгыз җырлау,сорау-җавап әңгәмәсе.

Кышкы табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.

Музыка тыңлый,характерын  дөрес итеп билгели алулары

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, баян

17.

“Шофёр буласым килә” җырын өйрәтү. Л.Батыр –Болгари муз, Э.Шәрифуллина сүз.

Әңгәмә. Музыка тыңлау Күнегүләр җырлау. Хор белән җырлау.

Җырның сүзләрен аңлап,кагыйдүләргә таянып башкара алулары.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Балаларга күчтәнәч дискы), баян

18.

Музыка ничек сөйли?

” Үсәсем килә минем” җырны өйрәтү. М.Имашев көе, Л.Әмирханова сүз.

Музыка тыңлау.Күнегүләр җырлау.Музыкага бию хәрәкәтләре

Композиторлар белән танышуны дәвам итү.Музыка тыңлау, характерын билгеләү.Музыка сәнгатенең гүзәллеген күрә белүләре.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, (50 кечесенә,50 олысына),баян

19.

Музыка тыңлау .” Бала сагышы” В.Агапов көе һәм сүз.

Әңгәмә.Күнегүләр җырлау. Хор белән җырлау.Бәрмә музыка уен коралларында уйнау.

Җырны дөрес интонация белән башкарулары.  Музыка аша үз фикерләрен,мөнәсәбәтләрен,эчке хисләрен белдерә белүләре..

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Нәни йөрәккә зур бүләк дискы ),, баян

20.

“Салют сиңа , Муса Җәлил” җырын өйрәтү.Татар халык көе һәм муз.

Әңгәмә.Күнегүләр җырлау. Хор белән җырлау, яңа җыр өйрәнү.

Муса Җәлил иҗатына мәхәббәт тәрбияләү Җырлау күнекмәләрен үстерү.Яңгырашы буенча музыка төрләрен билгели белүләре

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Туган җиремә дискы) баян

21.

Музыка тыңлау. “Без әтине яратабыз” җыры. Ф.Мортазин сүз. А.Хәмзин муз.

Музыка тыңлау, хор белән җырлау, сорау-җавап әңгәмәсе.

Музыкаль әсәрләрне тыңларга   өйрәнүләре.Музыкаль күнегүләрне дөрес башкарулары. Ватанны саклаучылар көнендә чыгыш ясау.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(мәктәп балаларына җырлар) баян

22.

Музыканың тәэсир итү һәм сурәтләү чаралары”.  “Кояшлы ил” җыры.Ә.Рәшит сүз., Л.Батыр-Болгари муз.

Әңгәмә.Күнегүләр җырлау. Хор белән җырлау.Альтерация билгеләрен билгеләү.

Халык авыз иҗатын, җырлау күнекмәләрен,  музыка характерын дөрес итеп ачыклый,  музыка сәнгатенең гүзәллеген күрә белергә

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Бииләр итек читекләр дискы), баян

23.

Яңа җыр өйрәнү “Әниемә бүләгем” җыры. М.Минһаҗев муз, Р.Вәлиева сүз.

Музыкль таб-  бышмаклар чишү. Музыка тыңлау,

Җырны дөрес интонация белән башкарулары.  Музыка аша үз фикерләрен,мөнәсәбәтләрен,эчке хисләрен белдерә белүләре..

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Балалар өчен җырлар), баян

24.

“Музыка теле нәрсә  ул” әңгәмә.”Әниемә бүләгем” җырын өйрәнеп бетерү.

Күнегүләр җырлау. Ялгыз җырлау.

Музыкаль  терминнарны  истә калдырулары. Музыка сәнгатенең гүзәллеген күрә белүләре. Әниләр алдында чыгыш ясау.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, баян

25.

Җырлау күнегүләре. Музыка тыңлау. “Карауҗа авылы көе” Татар халык җыры.

Күнегүләр җырлау.Музыкага бию хәрәкәтләре, таблица карау.

Татар халкының гореф-гадәтләрен ,җырлы биюләрен белүләре,музыкаль уен төшенчәсен дөрес  аңлап,практикада куллана белүләре.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар,(Туган җиремә дискы), баян

26.

Яңа җыр өйрәтү  “Әйлән –бәйлән “ җыры . РБатулла сүз, Л.Батыр Болгари муз.

Музыка тыңлау, дреслек белән эш, җырлы-биюле уеннар башкару,  рондо формасында җырлау, музыкаль-пластик хәрәкәтләр ясау.

Музыкаль уеннар өйрәнүне дәвам итү. Музыка тыңлау, характерын дөрес итеп билгеләүләре.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, (Бииләр итек читекләр),баян

27.

Өйрәнгән җырларны кабатлау.Туган авылдан чыккан танылган җырчы һәм сәнгать кешеләре белән танышу.

Күнегүләр җырлау. Музыкаль табыш-  маклар чишү, видео-фильм карау.

Туган авылдан чыккан танылган җырчы һәм сәнгать кешеләре белән та-нышу.Аларның иҗат ын өйрәнү. Өйрәнгән җырларны кабатлау

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, баян

28.

“Яз җыры” җырын өйрәтү. Р.Вәлиева сүз, Л.Батыр Болгари муз.

Музыкаль ребус  чишү. Музыка тыңлау  Икешәрләп җырлау

Җырлау күнекмәләрен үстерү.Яңгырашы буенча музыка төрләрен билгели белүләре. Язгы табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, баян,”Бииләр итек читекләр”

29.

Музыка тыңлау . ”Кәләпүшем ,кәләпүш “ җырын өйрәтү.

Музыка тыңлау.  Әңгәмә.Күнегүләр җырлау. Хор белән җырлау. Музыкаль табышмаклар чишү

Музыка тыңлый, характерын дөрес итеп билгели белүләре. Композиторлар белән танышуны дәвам итү.  

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, баян, Балалар өчен җырлар дискы

30.

Яңа җыр өйрәтү ”Кулчатыр”Ф.Әмәк сүз, Л.Батыр-Болгари муз.

Әңгәмә.Күнегүләр җырлау.  Музыкага бию хәрәкәтләре. Музыкаль ребус  чишү

Композиторлар белән танышуны дәвам итүләре.Яңа җыр өйрәнү өстендә эш алып бару. Җырлау күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, баян, “50 кечесенә,50 олысына”  дискы

31.

Г.Тукай сүзләре “Туган тел “ кабатлау.”Шүрәле” җырын өйрәтү. К.Сатиев муз., Н.Сафинасүз.

Сорау-җавап,әңгәмә. Күнегүләр җырлау. Хор белән рондо формасында  җырлау.

Татар шагыйре Г.Тукай иҗаты белән танышу. Әсәрләрен көйгә салып җырларга өйрәнү.Музыкага ритмик хәрәкәтләр ясарга өйрәнүләре

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, баян,”Балаларга күчтәнәч “дискы

32.

Габдулла Тукайның көйгә салынган шигырьләрен тыңлау. ”Тукай иртәсе” С.Валиди муз, Г.Афзал сүз.

Күнегүләр җырлау.Музыкага бию хәрәкәтләре башкару. Музыкаль табышмаклар чишү.

Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү Әсәрнең яңгырашына йогынты ясаучы темп,көй хәрәкәте,ритм һәм башка тәэсир итү чараларының  ролен ачыклый алулары.

Магнитофон, җыр һәм көй яз. дисклар, баян , “Балаларга күч тәнәч” дискы

33.

“Казаным – туган калам “ җырын өйрәтү. М.Минһаҗев муз, Р.Вәлиева сүз.

Нотага карап гади кәнегүләр башкару.Музыкаль табышмаклар чишү

Эстетик зәвыкъ тәрбияләү. Җырлау күнегүләре башкару.

Магнитофон, җыр һәм көй яз. дисклар, баян,”Балалалар җырлары” дискы

34.

Өйрәнгән җырларны кабатлау.Иптәшләре алдында чыгыш ясау.

Күнегүләр җырлау.Ялгыз җырлау.Күмәк җырлау. Музыкаль табышмаклар чишү.

Музыкага ритмик хәрәкәтләр ясарга өйрәнүләре. Музыкаль формаларның күптөрлелеген белүләре. Музыкаль уен-кичәдә актив катнашулары.

Магнитофон, җыр һәм көй язылган дисклар, баян

“Җыр түгәрәге “ программасын төзегәндә кулланылган әдәбият.

1. Бакиева Н.В., Гарипова Ә.Г., Бакиева  В.Х. “Музыка дәресләре  3”, “Мәгариф” нәшрияты,2009

2.Критская Е.Д., Сергеева Г.П., Шмагина Т.С.. “Музыка” Издательство “Просвещение”,2011

3.Низамов А. М. «Милли мәктәп – тәрбия нигезләре» Казан – «Мәгариф» 2005.

4.Низамов Р. А., Нигъмәтов Җ. Г. «Татар халык педагогикасы» Казан – «Мәгариф» 2002.

5.Хуҗиәхмәтов Ә. Н. «Тәрбия дәресләре» Казан: - «Матбугат йорты» 1998.

6.Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Педагогика” Казан - ”Матбугат йорты” нәшрияты – 2001

7. ”Примерные программы по учебным предметам” часть 2,Москва 2011.

8. “Башлангыч музыка белеме”  Казан - 2007.

9. “Баян өчен эшкәртелгән мәктәп җырлары “ – Арча  2006.

 

Музыкаль материал.

”Мәктәп балаларын җырлар” җыр һәм көй язылган дисклар    

1.”Балалар  өчен җырлар”

2. .”Бииләр итек – читекләр” .

3.”Балаларга күчтәнәч”

4.”Көләсе килеп тора”

5. ”Нәни йөрәккә зур бүләк”

6. ”Сабыйларга бүләк- 2”

7. ”Туган җиремә”

                                                   

 Җырлы-биюле уеннар

Ак калач яки коймаклар

Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп уртадагы баланы “кысып” куялар. Ул бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә. Җыры:

Ак калач           (каравай)

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач:

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге.

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач

Теләгәнеңне сайлап кач!

Коймаклар

Булатның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән.

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал!

 

Кәрия-Зәкәрия

Балалар,  кулга-кул тотынышып, түгәрәкләп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп ңырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы,

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы биюче.

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы йөзүче..һ.б.

Шундый һәр җырдан соң түгәрәктәгеләр кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия, Зәкәрия, коммая,

Кәрия, Зәкәрия, коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

 

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана. Уен шулай дәвам итә.

Ефәк элдем читәнгә

 Балалар кулга-кул тотынышып кара-каршы ике сафка тезелеп басалар. Беренче рәттәгеләр икенче сафтагыларның каршысына таба барып түбәндәгечә җырлыйлар:

Ефәк элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

Икенче сафтагы балалар үз урыннарында торган килеш кулларын җыр ритмына селкеп каршы җырлыйлар:

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән?

Беренче сафтагылар болай җавап бирә:

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Шулай дип җырлаган арада беренчеләр икенче сафтагы- ларның берсен үз рәтләренә алалар да кире үз урыннарына чигенәләр. Аннан соң җырны икенче сафтагылар башлап, каршы яктан үзләренә бер баланы алып китә. Уен шул рәвешле дәвам итә.

Йөзек салыш

Уйнау тәртибе

Уйнаучылар урындыкларга яки сәке йөзлегенә тезелешеп утыралар. Берсе «Мәүлихә» итеп сайланган була. Ул аларга каршы урындыкта утыра. Өченче берәү кулына йөзек алып, баягы утырган уйнаучыларның барысының да кулларына салып чыккан кебек итеп йөреп чыга, тик берсенә генә салып калдыра. Аннары урындыктагы кыздан:

— Кемдә йөзек, Мәүлихә? — дип сорый.

Уйнаучылар бар да йөзек үз кулларында кебек итенеп, Мәүлихәне саташтырырга тырышалар. Мәүлихә берсенең исемен әйтә. Дөрес әйтсә, йөзек чыккан кешенең урынына барып утыра да, йөзек чыкканы хәзер йөзек салырга тиеш була. Инде башта йөзек салган кыз үзе хәзер Мәүлихә булып, каршыларына утырып, йөзек табарга кала. Белмәсә, ул урында утыра бирә. Озакка китсә, аңар җәза биреп, җырлар җырлаталар яки башка берәр эш эшләтәләр.

Ике аккош

Уйнау тәртибе

Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Ике бала уртада кала. Алар «аккошлар» була. Балалар түгәрәк буенча бер якка хәрәкәт итеп җырлап әйләнәләр. Җырның һәр ике юллыгы да икешәр мәртәбә җырлана:

Очалар ике аккош,

 Алар кечкенәләр.

 Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем.

 Алар бара торгач,

 Утырып ял итәләр.

(«Аккошлар» чүгәлиләр.)

Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем,

 Алар бара торгач,

 Салют бирешәләр.

(«Аккошлар» салют бирә.)

Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем.

 Алар бара торгач,

 Иптәш сайлашалар,

 Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем.

Аккошлар түгәрәктән ике иптәшен сайлап алып, уртага үз урыннарына куеп, түгәрәккә басалар. Уен шулай дәвам итә.

Там, там, тамчы, там

Уйнау тәртибе

Уенчылар пар-пар булып, кулга-кул тотынып, бер-бер артлы басалар. Алар хор белән түбәндәге җырларны җырлыйлар һәм бию хәрәкәтләре ясыйлар:

Там, там, тамчы, там, (алга баралар).

 Тамганыңны яратам. (артка таба чигәләр).

 Тамган тамчыларга карап, (кара-каршы басып

 Мин җырларга яратам. кул чабалар).

Тамчы тама, тамчы тама,

Тамчы тама түгелме?

Тамчы тама, матур язлар

Килеп җитә түгелме?

Без уйныйбыз, уйныйбыз

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны-кулга чаба-чаба

Көләбез дә җырлыйбыз.

Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Табышмаклар.

Уен кораллары

 

  • Таш гасырдан ук киләм мин.
    Уйнап җибәрәм – өрсәң.
    Ватылып юкка чыгармын
    Әгәр кулдан төшерсәң.
    (Таш сыбызгы)

 

  • Иреннәргә терисең дә,
    Чиртеп, көйләр көйлисең.
    Биетәсең, җырлатасың,
    Матур кызлар күзлисең.
    (Кубыз)

 

  • Алты – җиде генә булыр
    Тәнемдәге уемнар.
    Миннән башка үтми иде
    Аулак өйләр, уеннар.
    (Курай)

 

  • Курайларның туганы мин,
    Ләкин тавышым үзгә.
    Колакларны ярып керә,
    Өстәп куйсаң мөгез дә.
    (Сорнай)

 

  • Сызгычыңны сызып җибәр –
    Көйләр агылсын әле.
    Йөрәкләргә мин чыгарган
    Моңнар кагылсын әле.
    Телгәләсен бәгырьләрне,
    Актарылсын уйлары.
    Башларыңны кыңгыр салып,
    Кылларымда уйнале.
    (Скрипка)

 

  • Барысы дүрт кыл анда,
    Сызган чакта моңлана.
    (Скрипка)

 

  • Нечкә муен,
    Пар кыллар.
    Чиртер иде
    Бар куллар,
    Яшьләр уйный
    Белмиләр,
    Шуңа якын килмиләр.
    (Мандолина)

 

  • Иң озын муен миндә,
    Иң кыска исем миндә.
    Кылларымны чирткәләп,
    Көй чыгар инде син дә.
    (Саз)

 

  • Борынгы булсам да , мине

         Онытып бетермиләр.

         Милли гармуныбыз диеп,
       Сәхнәдән төшермиләр.
       (Тальян)

  • Бер телемдә – ике тавыш,
    Кыңгыравым чыңлатам.
    Биетәм дә, җырлатам да,
    Кирәк икән – елатам.
    (Саратов гармуны)

  • Гармуннарның патшасы мин,
    Телләрем йөздән артык.
    Яшьләр кулында йөримен,
    Тиз генә килмәс картлык.
    (Баян)
  • Үзе кыллы, үзе телле,
    Идәндә басып тора.
    Уйнарга теләгән кеше

          Иң беренче – утыра.
(Пианино) 

  • Телләре күп булган өчен,
    Ике рәткә тезгәннәр.
    Аның белән төрле илләр,
    Океаннар гизгәннәр.
    (Хромка)


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек программасы.

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән сәламәтлек программасы....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

математикадан эш программасы 1класс ПНШ

Математикадан 1класска эш программасы Переспектив башлангыч мәктәп УМКасы буенча төзелде.Ул 132 сәгатькә исәпләнгән....

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план...

Әдәби уку фәненнән эш программасы

Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән А.Г.Яхинның урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә...

“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.

Тема:“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.Максат. Әниләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Аналарның олы  зат  булуын, бөеклеген  төшендерү;  аларга ихтирам,...