Әниемә бүләккә темасына дәрестән тыш эшчәнлектән шөгыль
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Ибрагимова Люция Фаридовна

Тема: Әниемә бүләккә

 

Максат: кисеп ябыштыру алымы белән роза чәчәген ясарга өйрәтү; чәчәкне ясаганда төгәллек, пөхтәлек, игътибарлылык сыйфатларын үстерү; кеше тормышында  чәчәкләрнең  әһәмиятен күрсәтү, чәчәкләргә сакчыл караш тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon niem_bulkk_temasyna_drestn_tysh_eshchnlektn_shogyl.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әниемә бүләккә

Максат: кисеп ябыштыру алымы белән роза чәчәген ясарга өйрәтү; чәчәкне ясаганда төгәллек, пөхтәлек, игътибарлылык сыйфатларын үстерү; кеше тормышында  чәчәкләрнең  әһәмиятен күрсәтү, чәчәкләргә сакчыл караш тәрбияләү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • Кисеп ябыштыру ысулы белән чәчәк ясый белү

Шәхси УУЭ.

          -күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү

-нәтиҗә ясый белү

-эш урынында тәртип саклау гадәте булдырырга          

Регулятив УУЭ.

  • Максат куя белү
  • Эшне планлаштыра һәм план буенча эшли белү
  • Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Танып-белү УУЭ.

  • Кисеп ябыштыру ысулын үзләштерү
  • Бакча һәм болын чәчәкләрен тану

Коммуникатив УУЭ.

  • үз фикереңне булдыру
  • төркемдә хезмәттәшлек итү
  • бердәмлекне булдыру

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, сынлы сәнгать

Эш формасы: индивидуаль, төркемләп, фронталь.

Җиһазлау: төсле кәгазь, клей, кайчы, рамка, үрнәк эш, проектор,экран.

     

                                       Барышы

     Укытучы эшчәнлеге

         Укучылар эшчәнлеге

  1. Эшкә кызыксыну тудыру.

1.Хәерле көн, балалар!

Хәерле көн, кунаклар!

Имин үтсен көнегез!

Һәр эшегез уң булсын,

Ерактан көлеп торсын!

2.Уңай психологик халәт тудыру.

-Әйдәгез, бар эшебез дә уңай булсын өчен, бер-беребезгә елмаю бүләк итик!

2. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Бәйрәмнәр турында әңгәмә(КУУЭ)

2.Әниләргә нәрсә бүләк итәргә мөмкин?

3.Уку мәсьәләсен кую.

“Чәчәкләр – тормыш бизәге”, - диләр. Ни өчен шулай дип әйтәләр икән. Укучылар, сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? (РУУЭ)

Сез дә чәчәкләр үстерергә яратасызмы? Бакчаларыгызда нинди чәчәкләр үстерәсез?

Чәчәкләр шулай ук, болында, кырда, урманда үсә. Аларны өзәргә ярамый, чәчәкләрнең күбесе Кызыл китапка кертелгән.      

-Димәк, бүген без сезнең белән нәрсә ясарбыз дип уйлыйсыз?  

Әйе, бүген без сезнең белән шушы гүзәллекне кәгазьдән эшләргә өйрәнербез.(әзер эшне күрсәтү)

Сез ничек уйлыйсыз, чәчәк нинди алым белән ясалган?

4. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Букетны ясау серләре белән танышыйк. Презентация  карау. (ТБУУЭ)

1.Кирәкле төсләрне сайлау (слайд)

Чәчәк өчен кызыл, яфракка яшел, җирлекне кара төстән алырбыз. Ни өчен?

3.Детальләрне кисү (слайд)

Кайчы белән эшләгәндә нинди кагыйдәне үтибез?

4.Детальләрне бөгәбез, түгәрәклибез (слайд)

Бу очракта нинди кагыйдә буенча эшлибез?

5.Детальләрне тоташтыру (слайд)

Клей белән эш итү серләре.

6.Таякчык белән эшләү (слайд)

Нинди кагыйдәне үтәргә?

6.Әзер детальләрне  ябыштырып, чәчәк төзү (слайд)

Чәчәк детальләрен беркеткәндә нинди кагыйдә буенча эшләрбез?

Чәчәкләрне нинди тәртиптә ябыштырырга?

7.Чәчәкне ясау өчен нәрсәләр кирәк булды?

5.Физминутка.

Розалар уяндылар,

Елмайдылар торгач та.

Җил сыйпады иңнәреннән,

Нурын сипте кояш та.

Як-ягына борылдылар

Сәламләп дус-ишләрен.

Бераз гына чайкалдылар

Таратып хуш исләрен.

Күбәләкләр сокландылар

Розаларның төсенә.

Хәерле көн тләделәр

Алар да бер-берсенә.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 

Ә хәзер төркемнәргә бүленеп, букет ясыйбыз. Төркемдә эшләвебезнең максаты – бер-беребезгә ярдәм итү

Практик эш.(ТБУУЭ)

План буенча эшне башлыйбыз.

  1. Эш урынын әзерләү.
  2. Кирәкле төсләрне сайлау.
  3. Шаблон ярдәмендә детальләр төшерү, номерлау
  4. Детальләрне кисү.
  5. Детальләрне бөгү, түгәрәкләү
  6. Детальләрне тоташтыру
  7. 1 нче детальдән башлап, әзер детальләрне  ябыштырып, чәчәк төзү
  1. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

-Барыгызның да чәчәкләр килеп чыктымы?

- Бер-беребезгә ярдәм итеп башкаргач, эшебез уңышлы килеп чыкты. Ә хәзер чәчәкләрдән картина ясыйк.

-Эшегез уңышлы чыкты дип уйлыйсызмы?

-Укучылар, бу картинаның тормышта әһәмияте бармы?

-Без чәчәкләрдән картина ясадык. Розаларны тагын кая урнаштырып була?

8. Рефлексия.

Максат: нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру.(РУУЭ)

-Эшегез уңышлы чыкты дип уйлыйсызмы? Нәтиҗәсе булдымы?

Мин, сез роза чәчәген ясау технологиясен аңлагансыз һәм өйдә әниләрегез, апа-сеңелләрегезгә дә өйрәтерлек итеп үзләштергәнсез, дип ышанам

- укучыларның җаваплары

- Мәктәп яны бакчасы яздан көзгә кадәр шау чәчәктә утыра. Искиткеч гүзәллеккә сокланабыз. (слайд)

- Чәчәкләрне бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә бүләк итәләр. (слайд)

- Өйне матурлау, бизәү өчен дә кулланалар. (слайд)

-Без бакчаларда лалә, астра, дәлия, роза, миләүшә чәчәкләре үстерәбез.

- укучыларның җаваплары

-Кисеп ябыштыру алымы.

-Кызыл төс кара белән яраша.

-Кайчыны кирәк вакытта гына алабыз. Бер-беребезгә сабы белән бирәбез. Эш беткәч, кайчыны ябып, урынына куябыз.

-Кайчыны ябык килеш кулланабыз.

 -Клейне кирәк вакытта гына алабыз. Клей күзгә, борынга, авызга кергәндә куркыныч.

Сак эш итәргә

Чәчәкне саклык белән пөхтә итеп ябыштыру

-Беренче детальдән башларга

-Төсле кәгазь, карандаш, кайчы, нечкә таякчык, клей, рамка

Укучылар хәрәкәтләр ясыйлар

Укучылар 3 төркемгә бүленә

  • Укучылар план буенча эшлиләр.

-әйе

Чәчәкләрдән картина төзү.

-әйе

-Бар. Бу картинаны бүләк итеп һәм өйне яки класс бүлмәсен бизәү өчен куеп була.

-Чәчәкләрне сапка беркетеп, вазага утыртырга да мөмкин.

-укучыларның җавабы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

 Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мә...

Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү

Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыр...

“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.

Тема:“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.Максат. Әниләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Аналарның олы  зат  булуын, бөеклеген  төшендерү;  аларга ихтирам,...

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»

Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү. Бурычлар:  Өйрәтү:   «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте  белән танышу   ...

Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу.

Сингапур технологиясе буенча дәрес планы. Тема " Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең  ничек укыганын әйтү.  [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу." 1 класс.   ...

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...