Проект: Рус мәктәбендә татар һәм рус әдәбиятларын интеграцияләп укыту (яшь укытучыларга юнәлеш бирү).
статья

Ибраһимова Энҗе Сәлим кызы

Рус мәктәбендә татар һәм рус әдәбиятларын интеграцияләп укыту (яшь укытучыларга юнәлеш бирү).

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt.docx24.57 КБ

Предварительный просмотр:

ПРОЕКТ: Рус мәктәбендә татар һәм рус әдәбиятларын интеграцияләп укыту (яшь укытучыларга юнәлеш бирү).

Авторы: Ибраһимова Энҗе Сәлим кызы, Казан шәһәре, ГБМБУ   “62нче  мәктәп”

Проектның максатлары:

  • һөнәри темаларга, һәркемгә аңлаешлы булырлык итеп аралашу өчен, мәйданчык булдыру;
  • яшь укытучыларга татар һәм рус әдәбиятларын интеграцияләп укытуда методик ярдәм күрсәтү.

Проектның бурычлары:

- мәгълүматлар базасы булдыру: татар һәм рус әдәбиятындагы тема уртаклыгы тәңгәл килгән 1-4 нче сыйныфларда өйрәнелә торган әсәрләрне тәкъдим итү (кушымта); текстлар белән танышу, аларның уртак якларын һәм аерымлыкларын ачыклау, тел-стиль чараларына күзәтү ясау;

- 2018-2019нчы уку елында районның яшь укытучылары алдында мастер-класслар күрсәтү, алар белән берлектә ачык дәресләр үткәрү, тәҗрибә белән уртаклашу.

Проектның актуальлеге: укытучылар бу проект ярдәмендә укучыларны милли-төбәккомпоненты белән якыннан таныштыра, татар сүз сәнгатенең культуралы шәхес тәрбияләүдәге әһәмиятенә төшендерә, чит ил һәм рус әдәбияты белән бер дәрәҗәдә үсә торган әдәбиятыбыз барлыгына да инандыра. Бу исә, үз чиратында, тел өйрәнүнең дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәбият хәзинәләребезне башка халыклар арасында таратуга юл ача һәм балаларны рухи яктан баетуга ярдәм итә.

Проектны тормышка ашырудан көтелгән нәтиҗә:

  • башлангыч мәктәптә туган телдә әдәби уку фәненең эчтәлеген тулыландыру, яңарту;
  • литературное чтение һәм туган (татар) телдә әдәби уку фәннәрен интеграцияләүгә нигезләнгән дәрес эшкәртмәләрен гамәли куллану;
  • проектка нигезләнгән мастер-класслар, ачык дәресләр тәкъдим итү.

Проектның дәвамлыгы: 2018-2019 нчы уку елы

Проектны тормышка ашыру планы:

Этаплар

Мероприятиеләр

Үткәрү вакыты

Нәтиҗә

1.Әзерлек этабы

-яшь укытучылар өчен мәйданчык булдыру (сайт), проектны тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыру;

-проектның темасын, бурычларын билгеләү;

-проект турында яшь укытучылар белән фикер алышу

сентябрь-ноябрь 2018

2. Төп этап (практик)

-татар һәм рус әдәбиятындагы тема уртаклыгы тәңгәл килгән 1-4 нче сыйныфларда өйрәнелә торган әсәрләрне туплау, текстлар белән танышу, аларның уртак якларын һәм аерымлыкларын ачыклау, тел-стиль чараларына күзәтү ясау;

- анализ үрнәге белән таныштыру;

- дәрес эшкәртмәләре әзерләү;

- тупланган материалны мәйданчыкта урнаштыру;

- интеграция алымын кулланып,яшь укытучылар алдында мастер-класслар күрсәтү

декабрь-февраль 2018

3. Йомгаклау этабы.

- практик эшчәнлекне оештыру: яшь укытучылар белән берлектә ачык дәресләр  үткәрү;

- тупланган материалдан методик әсбап чыгару.

март-май

2019


Кушымта.

«Литературное чтение»  һәм «Туган телдә әдәби уку» предметларын чагыштырма җирлектә өйрәнү буенча әдәбият исемлеге

Әдәби уку

Класс

Литературное чтение

Сәгать саны

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

Дәрдемәнд.«Гали»

Р. Вәлиева.« Дуслык».

Тизәйткеч. Мич башында биш мәче.

Мәкаль һәм әйтемнәр.

Табышмаклар.

Э. Мостафин. «Ат».

Г. Тукай. « Яз».

1

1

1

1

1

1

1

В. Осеева «Три товарища».

И. Мазнин. «Давайте дружить».

К. Булычёв. Скороговорка.

Пословицы.

Загадки.

А. Барто. «Жук».

И. Соколов – Микитов. «Май»

1

1

1

1

1

1

1

1.

 2.

3.

4.

5.

6.

7.

8.

З. Туфайлова. «Туган ил».

Г. Афзал. «Көз көне».

Г. Тукай. «Кыш».

С. Урайский. «Чыршы».

Г. Лотфи. «Яз җыры».

Г. Лотфи. «Сыерчык».

М. Җәлил. «Күке».

Г. Тукай. «Бишек җыры».

2

2

2

2

2

2

2

2

Ф. Савинов. «Родина».

К. Бальмонт. «Осень».

З. Александрова. «Зима».

С. Михалков. «В снегу стояла ёлочка».

С. Маршак. «Весенняя песенка».

А. Куприн. «Скворцы».

Г. Скребицкий. «Жаворонок».

А. Майков. «Колыбельная песня».

1

1

1

1

1

1

1

1

1.

 2.

 3.

 4.

5.

6.

7.

8.

Татар халык авыз иҗаты.

Р. Вәлиева. «Көз»

Р. Вәлиева. «Әкият сөйлим сезгә».

Татар әкияте. «Кем

җиңүче? »

А. Алиш «Чукмар белән Тукмар»

Б. Рәхмәт «Алтын безнең җир».

Х. Туфан. «Казан турында җырлар».

Ә. Халидов «Кырмыскалар».

3

3

3

3

3

3

3

3

Произведения фольклора.

А. Майков.«Осень».

С. Есенин.«Бабушкины сказки».

Л. Толстой.«Два брата».

Д.Н. Мамин-Сибиряк «Умнее всех».

С. Есенин. «Стихи о Родине».

С. Есенин. «Я покинул родимый дом».

Л. Толстой.«Зайцы».

1

1

1

1

1

1

1

1

1.

2.

3.

4.

5.

Татар халык авыз иҗаты.

Әкиятләр. Ф. Яруллин.

«Зәңгәр күлдә Ай коена».

Р. Хафизова.«Күгәрчен һәм малай».

Г. Тукай. «Яшь агач».

Ә. Фәйзи. «Тукай»

4

4

4

4

4

Произведения фольклора.

Сказки. В. М. Гаршин. «Лягушка – путешественница».

Н.Г. Гарин–Михайловский. «Детство Тёмы».

Н.П. Вагнер. «Берёза».

И. Пущин. «Записки о Пушкине».

1

1

1

1

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеграция экологии и краеведения в ходе реализации долгосрочного проекта «Моя малая родина»

Интеграция экологии и краеведения в ходе реализации долгосрочного проекта «Моя малая родина»Из опыта работы....

Интеграция урочной и внеурочной деятельности на примере проекта Моя семья

Как известно, в развитии любого ребенка основную роль играет познавательная деятельность, которая реализуется в образовании. За словом «образование», по сути, стоит весь жизненный мир ребенка за преде...

Укыту-тематик планлаштыру. 1нче сыйныф. Татар теле

Барлыгы   99 сәгать; атнага 3   сәгатьПрограмма яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз...

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...

Урман мәктәбендә. Габдулла Тукай иҗатына багышлана.

Бу материалны курчак театры өчен кулланырга була. Балалар  белән курчаклар Г. Тукайның шигырьләрен сәхнәләштереп сөйләп бирәләр. Укучылар өчен кызыклы кичә оештырырга була....

"Урман мәктәбендә кунакта" 4 сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе.

Укучыларның сүз төркемнәре турында алган белемнәрен ныгыту максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе ....

Статья (татар әдәбияты предметын укыту өлкәсендәге үзгәрешләр турында төбәкара “түгәрәк өстәл” утырышы)

2016 елның 29 нчы мартында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесендә татар әдәбияты п...