Татар теленнән диктантлар һәм тестлар
статья (3 класс)

Газизова Гелюся Рахимановна

  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarskiy_yazyk_diktantlar.docx33.7 КБ

Предварительный просмотр:

  Кереш контроль эше.

Тема. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

Максат. Укучыларның өйрәнелгән билгеләмәләрне һәм кагыйдәләрне , шулай ук үзләренә таныш булган терминнарны  дөрес файдаланырга өйрәтү.

БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ

   Бернече сентябрьне барыбыз да сагынып көтеп алабыз. Чөнки ул- белем бәйрәме. Шул көннән яңа уку елы башлана. Бик күп малайлар , кызлар Белем иле кешеләренә әйләнәләр. Аларны бу илдә әллә никадәр яңалык көтә! Йөз, мең, миллион... Барысы да серле, барысы да кызыктыра.

    Саумы, дуслар, саумы, мәктәп – якты Белем йортыбыз. (48сүз) (“Ялкын” журналыннан) (Татар теленнән диктантлар 1-4, 59б.)

Контроль диктант №2

Тема. Я, ю, е хәрефләре булган сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы.

Максат. Укучыларның дөрес һәм матур язу, күчереп язу күнекмәләрен үстерү.

Әбиләргә кунакка.

.

ТЕСТ №1

Тема. Авазлар һәм хәрефләр.

Максат. Укучыларның “Авазлар һәм хәрефләр” темасы буенча  алган белем һәм күнекмәләрен үстерү.

  1. Авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк булган  сүзләр рәтен билгелә:

а) җавап, уен;

ә) сәгать, озын;

б) бияләй, кыяр;

в) чия,борын.

     2.  Калын әйтелешле сүзләр рәтен билгелә:

а) тавыш, кәгазь;

ә) олы, савыт;

б) елга, ефәк;

в) көньяк, йокы.

     3. Нечкә әйтелешле сүзләр рәтен билгелә:

а) дөнья, вакыт;

ә) тиен, мәсьәлә;

б) гомер, ватан;

в) гадел, авыз.

    4. Яңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә:

а) хикәя, иптәш;

ә) жираф, батыр;

б) гөмбә йолдыз;

в) зирәк, кашык.

    5. Саңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә:

а) каш, хата;

ә) калфак, тирәк;

б) савыт, кабак  ;

в) дөге, кунак.

    6. Борын авазына башланган  сүзләр рәтен билгелә:

а) таң, яңгыр;

ә) нарат, мәктәп;

б) лимон, төнбоек;

в) күк, нигез.

   7. Парсыз тартыкларга башланган  сүзләр рәтен билгелә:

а) җиләк, чәчәк;

ә) халат, ризык;

б) цирк, дәүләт;

в) һәйкәл, шикәр.

    8. Юлдан-юлга күчерелми торган  сүзләр рәтен билгелә:

а) матур, күпер;

ә) абый, уңыш;

б) кеше, урам;

в) вакыт, иген.

( Дәреслек, 1 нче кисәк, 21-22 нче битләр)

                 Аңлатмалы диктант .

Тема. Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр.

Максат. Сүз һәм җөмләләрне аңлап язарга өйрәтү.

ТОЗ.

      Тоз- ак төстәге, иссез, төссез, суда яхшы эрүчән матдә.

Безнең эрага кадәр ике мең еллар элек үк кытайлылар тозны диңгез суын парга әйләндереп табарга өйрәнгәннәр. Элек безнең илдә аш тозын  коры һәм эссе климатлы Түбән Идел буе күлләреннән чыгарганнар.

      Тозны бик күп чыгаралар. Тоздан башка сабын һәм пыяла, күп кенә буяу һәм даруларны  да ясап булмый.  (56 сүз)

 

 Өйрәтү характерындагы изложение (13.10)

Тема.Сүз.Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе.

Максат. Ишеткән текстның эчтәлеген эзлекле рәвештә яза белергә ирешү; укучыларның әйтмә һәм язма  сөйләмен үстерү ; игътибарлылыкларын арттыру

Чикләвеккә бару.

Чикләвек вакыты иде. Габдулла иптәшләре белән чикләвек оясына — Шәбәрде урманына китте.

Урман балаларны бик кунакчыл каршы алды.

Габдулла урман куелыгына башта каушап кына керде. Тора-бара ияләште. Очраган бер гөмбә үзенең матурлыгы белән аны кызыксындырды. Ул тау-тау булып торган кырмыска өемнәре янына тукталды. Гомерендә беренче тапкыр бик дәү сары кырмыскалар күрде.

Менә алар чикләвеккә дә килеп җиттеләр. Менә «кайда кинәнде малайлар чикләвеккә: йодрык-йодрык булып укмашкан чикләвек тәлгәшләрен берәмләп тә, ботаклары белән дә өзделәр.

Габдулла урманга баруыннан бик-бик канәгать булып кайтты.

(Ә.Фәйзидән)(“Мәгариф” журналы, №2, 2010 ел, 39бит)

План.

  1. Шәберде урманына чикләвеккә.
  2. Урман балаларны кунакчыл каршылый.
  3. Балалар урман түрендә.
  4. Менә кайда кинәнделәр балалар чикләвеккә!
  5. Габдуллаурманга баруына бик канәгать!

ТЕСТ №2 (15.10)

Тема.Сүз. Телнең сүзлек байлыгы

Максат.“Сүз. Телнең сүзлек байлыгы” темасы   буенча  алган белем һәм күнекмәләрен үстерү.

  1. Башка телләрдән кергән сүзләр:

а) күчерелмә;

ә) алынма;

б) кушма;

в) омонимнар.

2.  Омонимнар:

а) бертөрле әйтелә һәм языла, әмма мәгънәләре башка;

ә) охшаш мәгънәле сүзләр;

б) капма-каршы мәгънәле сүзләр;

в) башка телдән кергән сүзләр.

3.  Синоним сүзләр рәтен тап:

а) матур, ямьсез;

ә) чәчәкләр, җәй;

б) эссе, кызу;

в) ак, каен.

4.   Антоним сүзләр рәтен тап:

а) куану, сөенү;

ә) сәламәт, матур;

б) эшчән, ялкау;

в) кечкенә, бәләкәй.

( Дәреслек, 1 нче кисәк, 42 нче бит)

 Контроль диктант.

КОНТРОЛЬ КҮЧЕРЕП ЯЗУ №2 (9.12)

Тема. Исем турында булган белемнәрне гомумиләштерү.

Максат. Укучыларның дөрес һәм матур язу, күчереп язу күнекмәләрен үстерү.

Бал кортлары

Бал кортлары – үзенчәлекләре бөҗәкләр. Алар үз авырлыкларына караганда берничә тапкыр күбрәк йөк күтәреп  оча алалар.

Бал корты тәүлек  вакытын , исне бик яхшы сизә. Нектар җыйганда, бер мең  чәчәккә кунарга өлгерә. Бер кашык балны җыю өчен  ике йөз бал корты җәйбуе эшли.

Алар әле үсемлекләрне дә серкәләндерәләр. ( 47 сүз)

(Г. Насыровның  “Балалар иртәсе” китабыннан)

 

КОНТРОЛЬ ДИКТАНТ№3 (24.12)

Тема.  1 яртыеллык өчен  контроль диктант.

Максат. Укучыларның 1 яртыеллык   буенча  алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү

Карлар ява

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча матур, ямьләнеп киткән. Володяга бу күренеш бик ошый. Ул чанасын алып урамга чыга. Алар, күрше малайлары белән бергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясадылар. Ап-ак шар тәгәрәткән саен калыная, зурая бара. Балалар куаналар. Алар Кар бабай ясадылар.(53 сүз.) (Г.Бакирдан),(45 бит,мет ярд.)

Бирем

1. Җөмләнең баш кисәкләрен тап, сүз төркемнәрен билгелә: I в. — икенче җөмләдә; II в. — дүртенче җөмләдә.

2. Икешәр кушма һәм парлысүзләр уйлап яз.

 

АҢЛАТМАЛЫ ДИКТАНТ (22.01)

Тема. Киләчәк заман хикәя фигыльне табуга күнегүләр.

Максат. Укучыларның өйрәнелгән билгеләмәләрне һәм кагыйдәләрне , шулай ук үзләренә таныш булган терминнарны  дөрес файдаланырга өйрәтү Төнге аучы.

Бурсык өненән чыгарга ашыкмады. Башта аның очлы борыны күренде. Аннары өскә күтәрелде, озак иснәнеп торды. Гәүдәсе таза, озынлыгы 80 см чамасы. Бу хәйләкәр карт бурсык өненнән ашыгып чыкмый.

Ана бурсык яз ахырында өч- биш бала китерә. Һәр көн аларны өненнәналып чыга. Алар кечкенәләренә тычкан, елан, урман бакасы , төрле кортлар  тотып кайталар. (60 сүз) (Касыйм Тәхау)(45 бит ,мет ярд.)

ТАТАР ТЕЛЕ-3

КОНТРОЛЬ ДИКТАНТ №4 (2.02)

Тема.  Фигыль

Максат. Укучыларның “Фигыль” темасы буенча    алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү.

Һәйкәл янында.

Мәктәп каршында яшел рәшәткә белән әйләндереп алынган бакча бар. Аның уртасында ак обелиск. Алтын хәрефләр белән анда бик күп исем-фамилияләр язылган. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә куелган. Безнең бабай да сугышта һәлак булган. Аның да исеме бар.

Без, башларыбызныиеп, бераз тын тордык. Обелиск янынабиккүпчәчәкбәйләмнәрекуйдык. (53 сүз.),(МәдинәМаликовадан.)

Биремнәр.

Текстагыфигыльләрнеңзаманнарынбилгеләргә.

1вариант.                                        2 вариант                                                                                              

Хәзерге заман хикәя фигыльгәКиләчәкзаманхикәяфигыльгә

2 мисалязарга.                             2 мисалязарга.

ТАТАР ТЕЛЕ-3

ТЕСТ №5 (6.02)

Тема.“Фигыль” темасына иҗади биремле күнегүләр.

Максат.“Фигыль” темасыбуенча алган белемнәрне ныгыту.

Биремнәрнең һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен- - дөресен генә сайлап ал.

  1. Фигыльнәрсәнебелдерә?

а)        предметны;

ә) предметныңбилгесен;

б)        эш-хәрәкәтнеһәмхәлне;

в)        предметның санын.

  1. Фигыльләрдә юклык төрен ясый торган кушымчаларныбилгелә:

а)        -а/-ә, ый/и;

ә)    -ма/-мә, -мый/-ми;

б)        -ган/-гән;

в)        -ачак/-әчәк.

  1. Барлыкта, III зат берлек санда килгән фигыльне билгелә:

а)        очам;

ә)      очалар;

б)        оча;

в)        очмыйбыз.

  1. Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

а)        1;

ә)       3;

    б)        2;

     в)      4.

  1. Тартык авазларга беткән фигыльләргә хәзерге заманда нинди кушымчалар ялгана?

а)        -ый/-и;

ә)       -а/-ә;

б)        -ачак/-әчәк;

в)        -ган/-гән.

  1. Хәзергезамандакилгәндә, сузык авазга беткән фигыльләрдә -ый/-икушымчалары нинди авазларны алмаштыра?

а)        [а];

ә) [ә];

б)        [а], [ә], [э];

в)        [э].

  1. Яу,сау, ауфигыльләрехәзергезамандакилгәндә, аларганинди кушымчаялгана?

а)        -а;

ә) -ә;

б)        -ый;

в)        -и.

  1. Үткәнзаманхикәяфигыльненберенчетөребулгансүзләррәтенбилгелә:

а)килгән, киткән;

ә) килде, китте;

б)        килер, китәр;

в)        киләчәк, китәчәк.

  1. Киләчәкзаманхикәя   фигыльнеңберенчетөрекушымчаларыбулганрәтнебилгелә:

а)        -а/-ә, -ый/-и;

ә) -р, -ыр/-ер, -ар/-әр;

б)        -ачак/-әчәк;

в)        -ган/-гән, -кан/-кән.

  1. Киләчәкзаманхикәяфигыльнеңикенчетөрекушымчаларыбулганрәтнебилгелә:

а)        -ар/-әр, -ыр/-ер;

 ә) -а/-ә, -ый/-и;

б)        -ды/-де, -ты/-те;

в)        -ячак/-ячәк, -ачак/-әчәк.

        11. Дөресязылгансүзләррәтенбилгелә:

а)        байыйачак, буйайачак;

ә) байыячак, буйаячак;

б)        баеячак, буяячак;

в)        баейачак, буяйачак.

       12. Дөресязылгансүзләррәтенбилгелә:

а)тайачак,        куйачак;

ә) таячак, куячак;

б)        тайячак, куйячак;

в)тайаячак,        куйаячак.

       13. Фигыльләрнеңантонимнарыкүрсәтелгәнрәтнебилгелә:

а)        ярата, сөя;

ә) иркәли, назлый;

б)        менә, төшә;

в)        яра, яра.

  1. Фигыльләрнеңсинонимнарыкүрсәтелгәнрәтнебилгелә:

а)        бәйли, сүтә;

ә) сулкылдый, сызлый;

б)        елый, көлә;

в)        колак сала, су сала.

( Дәреслек, 1 нче кисәк, 117-119 нче битләр)

 .

                      КОНТРОЛЬ КҮЧЕРЕП ЯЗУ №3

Тема. Фигыль  турында белемнәрне гомумиләштерү.

Максат. Укучыларның дөрес һәм матур язу, күчереп язу күнекмәләрен үстерү.

Шагыйрь һәйкәлен ачканда.

Ак япмасы төште һәйкәлеңнең,-

Җанлы булып бастың каршыга:

Гүя һаман оча күңелең кошы,

Гүя һаман җаның ашкына.

Мәгърифәтле азат татар илен

Күрер өчен яндың – көйдең син;

Шуңа күрә безнең йөрәкләрдә

Көрәшләрдә бергә килдең син.

Әйдә, Тукай безнең белән бергә,

Син дә шатлан, халкың шатлана;

Дәртле Казан,

Нурлы Казан балкый,

Бездә бүген бәйрәм, тантана.

(51 сүз) (Н.Арсланов)(Татар теленнән диктантлар 1-4, 75б.)

Бирем. Фигыльләрне табып, заманын күрсәтергә.

ТАТАР ТЕЛЕ-3

ИСКӘРТМӘЛЕ ДИКТАНТ ( 26.02)

Тема. Сыйфат турында белемнәрне гомумиләштерү

Максат. Укучыларны бәйләнешле сөйләм төзергә өйрәтү һәм үзләре төзегән җөмләләрне дөрес язу күнекмәсе булдыру.

Мияубикә

Песи-пескәй — соры маңгай. Мияубикә иркәлеккә бик иркә, ләкин хәйләкәр: тәпиләре аның хәтфә кебек, ә тырнаклары, ай- яй, үткен. Мияубикәнең колаклары сизгер, мыеклары озын, ә туны ефәк төсле.

Песи иркәләнә, сырпалана, йомшак койрыгын болгый, яшел күзләрен йома, матур җыр көйли, ә тычкан эләктеме — шәфкать көтмә инде!

Күзкәйләре зурая, тәпиләре корычтай ныгый, тешкәйләре ыргак сыман, үткен тырнаклары җәелә!(55 сүз) (Константин Ушинский )(54 бит,мет ярд.)

Бирем.Сыйфатларастынадулкынлысызыксызарга.

ТЕСТ №6 (25.02)

Тема.“Сыйфат” темасына иҗади биремле күнегүләр.

Максат.“Сыйфат” темасыбуенча алган белемнәрне ныгыту.

  1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның санын;

ә) предметны;

б) предметның билгесен;

в) предметның хәрәкәтен.

2.  Сыйфат сораулары:

а) нишли?

ә) нишләде?

б) нинди? кайсы?

в) нишләячәк?

3. Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп килә?

а) фигыльгә;

ә) исемгә;

б) сыйфатка;

в) бәйләнми.

4.  Предметның холкын( характерын) белдерә торган сүзләр рәтен билгелә:

а) кышын, җәен;

ә) усал, шаян;

б) ак, кара;

в) тозлы, тәмле.

5.  Предметның формасын  белдерә торган сүзләр рәтен билгелә:

а) озын, түгәрәк;

ә) җиләс, аяз;

б) куркак, кыю;

в) ачы, төче.

6.  Сыйфатлар нәрсә белән төрләнә:

а) барлык-юклык белән;

ә) төрләнми;

б) зат-сан белән;

в) килеш белән.

7.  Антоним сыйфатларрәтен билгелә:

а) яшел, яшелрәк;

ә) сай, тирән;

б) матур, чибәр;

в) усал, явыз.

8.  Синоним сыйфатларрәтен билгелә:

а) көчле, куәтле;

ә) матур, ямьсез;

б) акыллы, акылсыз;

в) йомшак, каты.

9.  Кайсы җөмләдә сыйфат хәбәр булып килгән? Билгелә:

а) Әтәч матур.

ә) Әтәч кычкыра.

б) Әбинең ак әтәче бар.

в) Безне әтәч уята.

10. Кайсы җөмләдә сыйфат юк? Билгелә:

а) Көн матур.

ә) Көн җилле.

б) Көн җилсез.

в) Җил исә.

11. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар булган рәтне билгелә:

а) ал, кызыл;

ә) кып-кызыл,кап-кара;

б) зәңгәррәк, аграк;

в) саргылт, яшькелт.

( Дәреслек, 2 нче кисәк, 23-24 нче битләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән тестлар 3-4 класс.

Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....

Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар

1. Исем нәрсәне белдерә?  А)предметның билгесен Б) билгенең билгесен В) предметны   2. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?            А)...

татар теленнэн тестлар

3 класс очен татар теленнэн тестлар...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

Татар теленнән тестлар

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар...

Татар теленнән тестлар

1. Исем нәрсәне белдерә?          А)предметның билгесенБ) билгенең билгесенВ) предметны2. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?    ...

Татар теленнән тестлар

Тестлар кыска вакыт эчендә укучыларның белемен тикшерүдә, теманы үзләштерүне тикшерүдә уңайлы һәм отышлы ысулларның берсе. Алар укучыларның белемнәрен системага салырга, материалны үзләштерү дәрәҗәсен...