"Сәләтле балалар белән иҗади эшләү" мәкалә
статья

Миннуллина Ания Рустямовна

"Сәләтле балалар белән эш" темасына фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minnullina_a.r._-statya.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                    А.Р. Миннуллина,

        учитель начальных классов

МБОУ “Ямашурминская СОШ” Высокогорского МР

СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН ИҖАДИ ЭШЛӘҮ

       Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазыйфасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде. Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

       Башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы: шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә, иҗатка өйрәтү турында да кайгырта.

       Дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта  укучы эзләнергә, үз сорауларына җавап табарга, фикерләрен дәлилләргә, мөстәкыйль эшләргә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнә.

       Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы.

       Сәләт ул — индивидуаль, ягъни бер кешене икенчесеннән аерып торучы психологик үзенчәлек. Күпләр сәләтле кешеләргә һәр нәрсә дә җиңел бирелә дип карыйлар. Ләкин бу дөрес түгел. Сәләтне үстерү өчен дәвамлы өйрәнү, тырышлык һәм күп хезмәт кирәк. Балалардагы сәләтне күрү һәм алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру — ата-аналарның, укытучыларның мөһим бурычы.

        Сәләтле бала нинди була соң ул?   Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Ул фактларны, исем, фамилияләрне, сан, кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, мәсьәләләрне тизрәк чишә, хатасыз яза. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөрле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Бер өлкәдә, әйтик, музыкага сәләтле бала математиканы бөтенләй белмәскә мөмкин. Сәләтлелекне психиканың хәтер, фикерләү, дикъкать кебек үзенчәлекләре белән бутарга ярамый. Бу сыйфатлар турында гына сүз барса, алар кешегә барлык хәлләрдә дә бертөрле ярдәм итәрләр иде. Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында aның өлгерешенә карап фикер йөртәләр. Балалар үзара үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар: нәкъ менә шундый аерымлык аларның шәхси сыйфатларына караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә.

       Әгәр баланы ул мәктәпкә кергәнче үк укырга, язарга, гади күнегүләрне үтәргә, мәсьәлә чишәргә, рәсем ясарга өйрәткән булсалар, I класстан aның психик сыйфатлары шөгыльләнмәгән балаларныкы белән чагыштырганда, ныграк үскән була. Шул ук вакытта ярыйсы ук әзерлекле пассив бала мәктәптә укуда артта кала hәм әкренләп уртача укучы була. Әгәр дә кеше актив булмаса, аның төп психик функцияләре (сөйләме, хәтере, фикерләү сәләте) үсеше тоткарлана. Шулай итеп, хезмәттән, тырышлыктан башка талант сүнәргә, үсештән туктарга мөмкин.  

       Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. (Мәсәлән, балачакта туган тел hәм чит ил телләре җиңелрәк үзләштерелә.) Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылмаса, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй югалырга мөмкин.

  Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.

       Укытучыга балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Аннары шуның нигезендә билгеле бер эш формалары һәм алымнары булдырырга һәм аларны көндәлек эштә кулланырга кирәк.

     Сәләтлелек билгеләре буларак, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз. Укытучы өйгә биргән эшләр белән генә чикләнмичә, өстәмә әдәбият укучы һәм өстәмә күнегү-биремнәр үтәүче балаларны аеруча сәләтлеләр рәтенә кертергә була.  

       Ә.Хуҗиәхмәтов фикеренчә, сәләтле балалар өч категориягә бүленә. Аларның беренчесен — зиһенлелек сәләте кече яшьтән үк ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесен — аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесен сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар тәшкил итә .

      М.Мәхмүтов  фикеренчә, билгеле бер яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләргә хезмәт итә. Акыл үсешенең югары темпы — сәләтле балага хас сыйфат .

       Балаларның сәләтен үстерүдә мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадалар, фәнни җәмгыятьләр, түгәрәкләр, факультатив дәресләр, кызыксыну буенча берләшмәләр дә зур әһәмияткә ия.

        Хәзерге тормыш таләбен искә алып, тирән белемле, тиз фикерләргә һәм иҗади эшләргә сәләтле кешеләр тәрбияләү – заман таләбе. Бу – безнең иң мөһим бурычыбыз.

       Минем өчен иң мөһиме - укучыларда эзләнә һәм иҗади эшли белергә,  матурлыкны күрә, аны тудыра белергә, укучыларны иҗат итәргә күнектерү. Аларны иҗади фикер йөртергә, кызыксынучан, игътибарлы булырга өйрәтү. Мин, башлангыч сыйныф укытучысы,  укучыларның  иҗади сәләтләрен үстерүдә укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле дип саныйм.

        Дәресләремдә, тәрбия сәгатьләрендә мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр куллану, төркемнәрдә эшләү тагын да җанлы итә, укучыларда фикерләү активлыгын арттыра. Шулай ук дәрестән тыш шөгыльләрдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, дини бәйрәмнәрен, милли киемнәрен өйрәнүгә  игътибар бирелә.  Пассив булган укучылар да иҗатка тартыла башлый.   Андыйларның сәләтләре еш кына әкият жанрында, рәсем иҗатында, проект эшләрендә ачылып китә.

        Кече яшьтәге мәктәп баласы өчен хәрәкәтләнүнең роле зур.  Шунлыктан мин төрле хәрәкәтле уеннар өйрәнүгә, саф һавада булуга игътибар бирергә тырышам. Тәрбия сәгатьләрендә дөрес туклану, шәхси гигиена кагыйдәләрен өйрәнү кебек темаларга әңгәмәләр  үткәрәм. Укучыларым төрле спорт ярышларында катнашып, көрәш түгәрәгенә даими йөреп уңышлы урыннар яуладылар. Укучыларымның иҗатка тартылу сәләтләре елдан ел арта.

  Гомумән, нинди генә эш төре алсаң да, бала өчен аңлаешлы, кызыклы булырга тиеш. Укучыларның сәләтен үстерүне һәр юнәлеш буенча уңай нәтиҗәле эшләгәндә генә алып барып   була. Мин, башлангыч сыйныф укытучысы буларак,  укучыларымның сәләтен ачыклау һәм үстерү юнәлешендә тупланган тәҗрибәм игътибарга лаеклы дип саныйм. Сәләте булмаган бер генә бала да юк, аларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга һәм камилләштерергә булышу – һәр укытучының төп бурычы. Үз эшемдә һәр укучыга шәхси якын килеп, эзләнеп, яңа алымнар, яңа мөмкинлекләрне кулланырга туры килә.

    Һәр чорда  талант һәм сәләт югары бәяләнгән, ул кешеләргә бәхет китергән. Мин дә үз укучыларымның эш нәтиҗәләре, аларның  сәләтләре белән горурлана алам. Югары  сыйныфларда да  укучыларымның иҗади сәләтләре дәвамлы булса иде.

Кулланылган әдәбият

1. Стандарты второго поколения. Проектные задачи в начальной школе.

2. Мәхмүтов М.И.         Мәктәптә мөстәкыйльлек тәрбияләү. – Казан, 1964.

3. Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Тәрбия — мәңгелек фәлсәфә: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге.— Казан: Мәгариф, 2001.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

әхлаклы балалар тәрбиялик

Духовное и нравственное воспитание не разделимы друг от друга.Средства и приёмы духовно - нравственного воспитания в современной школе....

Доклад "Ата-аналар балалары өчен җаваплы"

Балаларыгызны мәрхәмәтле итеп тәрбияләгез - бары тик мәрхәмәтлек кенә аларны бәхетле итә ала...

Ата-аналар балалары өчен җаваплы

Балалар гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.      Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. ...

Сэлэтле балалар белэн эш

Сэлэтле балалар белэн эш...

1нче сыйныф(рус телендә сөйләшүче балалар) өчен татар теленнән эш дәфтәре.

Гомуми белем бирү мәктәбенең1нче сыйныфы өчен(рус телендә сөйләшүче балалар). Н.Г. Галиева, Р.М.Туйметова....