Рабочая программа по татарскому языку 1-4 класс
рабочая программа (1 класс)

Рабочая программа по татарскому языку 1-4 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1-4_kl_or_yanacha_rabochaya_programma_2018-2019_uch.g.doc169 КБ

Предварительный просмотр:

 

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Чувенорускинская основная общеобразовательная школа»

Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан

«Рассмотрена»

«Согласована»

«Утверждаю»

на заседании ШМО

Руководитель ШМО

__________/Р.А.Чеканкина/

Протокол № _______ от

«__» _________ 2018      г.

Заместитель директора по УВР

МБОУ «Чувенорускинская ООШ»

_____________/С.Н. Еремеева/ «__» _______________ 2018    г.

Директор МБОУ «Чувенорускинская ООШ»

___________/Л.Г. Кудряшова/

Приказ  №_______ от «__»__________2018    г.

Рабочая программа по предмету

«Татарский язык и литературное чтение»

1-4 класс

Составитель программы:

 Сафиуллина Танзиля Закиулловна

учитель татарского языка

срок реализации:  4 года

Рассмотрена и принята на

заседании педагогического совета

протокол № 2

от  «29» августа 2018г.

2018г.

1.Пояснительная записка

Рабочая программа по предмету «Татарский  язык» для 1-4  классов составлена на основе:

- Основной образовательной программы начального общего образования МБОУ «Чувенорускинская ООШ» Аксубаевского муниципального района РТ (утвержден приказом МБОУ «Чувенорускинская ООШ» Аксубаевского муниципального района РТ №  180 от 02.11. 2017г.);

     -Учебного плана МБОУ «Чувенорускинская ООШ» Аксубаевского муниципального района РТ на 2018-2019 учебный год (приказ МБОУ «Чувенорускинская ООШ» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан № 87 от 25.08.2018г.);  

_ Примерная программа курса Татарский язык”в 1-4 кл:Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы.

-Гомуми белем  бирү оешмаларында рус телендә сөйләшүче балалар учен “ татар теле” предметыннан үрнәк программа  . Авторлары: Р.З.Хәйдәрова ,К.С.Фәтхуллова Г.М. Әхмәтҗанова . 2018ел                             

 Объём учебного времени, отводимого на изучение татарского языка с 1-го по 4-й класс –по 1 часу в неделю.Общий объём учебного времени составляет 135 часов.

Согласно базисному учебному  плану школы на изучение данного предмета отводится:

1 класс –33 часа (33 недели, по 1 ч.  в неделю)

2 класс – 34 часа (34 недели. по 1 ч.в неделю)

   3 класс – 34 часа (34 недели. по 1 ч. в неделю)

   4 класс – 34часа (34 недели. по 1 ч. в неделю)

Итого : 135ч

Учебники по годам обучения:

 - 1класс:  Татарский язык.(Күңелле татар теле) учебник для образовательных организаций начального общего образования (на русском и татарском языках) Р.З.Хайдарова,Н,Г.Галиева, Казань: “Татармультфильм”, 2015 г. (96с)

- 2 класс: Татарский язык. (Күңелле татар теле) учебник для образовательных организаций начального общего образования (на русском и татарском языках) Р.З.Хайдарова,Н,Г.Галиева, Казань: “Татармультфильм”, 2017 г. (144с)

- 3 класс: Татарский язык.учебник для четырехлетний начальной школы в 2 частях Р.З.Хайдарова, Г.М.Ахметзянова.– Казань: “Татармультфильм”, 2013г

- 4 класс: Татарский язык.учебник для образовательных организаций начального общего образования. В 2 частях Р.З.Хайдарова, Г.М.Ахметзянова.– – Казань: “Татармультфильм”, 2014 г. (128с)

2.укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

-үзе яшәгән туган җирнең һәм зур ватанның берлеге, бердәмлегенә  карата хөрмәт хисләре туу;

-шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай карашта  булу;

- әхлаклылык һәм гуманизм кебек   гомумкешелек принципларын, гаилә һәм мәктәп кыйммәтләрен хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу.

метапредмет нәтиҗәләре:

-уку максатын (сөйләм бурычын) аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белү;

-гомуми уку кунекмәләренә ия булу һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу;

-үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү;  

-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;

-таблица, схема, кагыйдә формасында бирелгән белешмә материалдан файдалану;

-коммуникациягә керә белү сәләтләре булу;

-парларда, төркемнәрдә эшли белү күнекмәләре булу.        

    предмет нәтиҗәләре:

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча башлангыч мәктәпне тәмамлаучы түбәндәге күнекмәләргә ия була:

Сөйләү

  • сөйләм бурычына туры килгән  лекссик-грамматик материалны кулланып,  әңгәмәдәшең белән контактка керү: сөйли, сорый белү; сөйләмне башлый, дәвам итә, төгәлли белү;
  • телдән монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) күнекмәләренә ия булу; орфоэпик нормаларны үтәү;
  • укыганның эчтәлеген сөйләү, эчтәлеккә карата фикереңне әйтә белү;
  • текстны үзгәртеп, аналогик текстлар төзеп сөйләү;
  • көндәлек аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләм  этикеты үрнәкләрен гамәли үзләштерү (сәламләү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белдерү);
  • сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;
  • предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;
  • укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү;

Тыңлап аңлау

  • аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган  рәвештә җавап кайтару;
  • тыңлана торган тексттагы мәгълүматны аңлау, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Уку

  • татар сүзенең график образын аның авазлы образы белән чагыштыру;
  • укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;
  • өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;
  • тексттан кирәкле мәгълүматны табу;
  • укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау;
  • контекст нигезендә таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

Язу

  • тексттан сүзләрне, сүзтезмәләрне, гади җөмләләрне күчереп язу;
  • үрнәк буенча бәйрәмгә чакыру язу;
  • үрнәк буенча дустыңа хат язу;
  • үтелгән тема буенча кечкенә инша язу;
  • сөйләм бурычын аңлап, кыскача үз фикереңне язмача белдерү.
  • текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;
  • терәк сүзләр ярдәмендә кечкенә хикәя төзеп язу;
  • гади анкетаны тутыру.

1 сыйныф

Укыту предметының  планлаштырылган нәтиҗәләре.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

-шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

-текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

-“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

-Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

-Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

-иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

-объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;-

-төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

-укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

-ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

-әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;

-аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

-парларда һәм күмәк эшли белү;

-мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;

-әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре.

  Сөйләшү.

Диалогик сөйләм.

– сөйләм әдәбе үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;

– предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;

– үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), бәйрәмнәр, ял һәм спорт турында сөйләшү

Монологик сөйләм:

– җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

– өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

 Ишетеп аңлау (аудирование).

– нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

– сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга

өйрәтү;

– ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

                                                       Уку

– Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.

-Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.

–  Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү.

–  Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.

– Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган

әкиятләр өйрәнү.

Язу.

татар алфавитындагы барлык хәрефләрне каллиграфик дөрес язу;

– сүзләрне, сүзтезмәләрне, гади җөмләләрне күчереп язу;

– үрнәк буенча котлау язу;

2 сыйныф

                      Укыту предметының  планлаштырылган нәтиҗәләре.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • «Татар теле һәм әдәби уку» предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне

 тәэмин итү.

Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең  шәхси нәтиҗәләре:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге

формалаштыру.

Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

  • гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;
  • үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре

 булдыру;

  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;
  • мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия

булу;

  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик

белемнәрне үзләштерү;

  • татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

шәхси нәтиҗәләре: — татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау; шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет {регулятив, коммуникатив, танып-белу) нәтиҗәләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

парларда һәм күмәк эшли белү;

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

үрнәк буенча эшли белү;

аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

аңлап укый белү;

укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре:

                                                  Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

                                           Диалогик сөйләм:

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

                                           Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; 

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

                                                        Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

                                                Язу

- Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

         - аерым җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез күчереп язу;

         - әйтелеше  белән   язылышы  арасында  аерма булмаган сүзләрне дөрес язу;

- бирелгән үрнәк буенча котлау язу;

                                                                           3 сыйныф

                                              Укыту предметының  планлаштырылган нәтиҗәләре.

                           

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

-  Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Предметара нәтиҗәләр.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
  • Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.
  • Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш,)

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

 -  Дәреслек белән эш итә белү.

-  Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку.

-  Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

-  Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

-  Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

- Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

- Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
  • Парларда эшли белү

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре.

I Сөйләшү.

Диалогик сөйләм.

. сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;

- укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар кую һәм җавап бирү;

- лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 5 тән ким булмаска тиеш);

- сөйләм  ситуациясе яки рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 6 дан ким булмаска тиеш);

- хикәянең ахырын уйлап бетерү һәм сөйләү;

- укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

II Ишетеп аңлау (аудирование).

аралашу барышында сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау һәм җавап кайтару;

–  укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап җавап бирү.

III Уку.

–  төрле жанрлардагы текстларны эчтән яки кычкырып уку һәм төп эчтәлегенә төшенү;

- укылган тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлау;

- татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен (мәкальләр, санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар) яттан әйтү;

- шигырьләрне яттан сөйләү.

Язу. 

- лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча  хикәя язу;

- укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

- бәйрәм белән котлау язу.

– Иптәшеңә яки әниеңә хат язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру.

-Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.

                                                                 4 сыйныф

                            Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Шәхси, метапредмет һәм предмет  нәтиҗәләр.

Шәхси нәтиҗәләр:

-туган илгә карата шәхси караш булдыру;

-чын кеше сыйфатлары булдыру;

-мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;

-этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;

-рухи-әхлакый идеалларына китерү;

-олылар белән хезмәттәшлек;

-аралашу культурасы күнекмәләре булдыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

-аң -белем  үстерү;

-проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;

-эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;

-логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;

-конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;

-укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;

Предмет  нәтиҗәләр:

-Россиядә күп милләт  халыкларының төшенчәсен бирү;

-татар теленең төп төшенчәләре буенча башлангыч белем (фонетик,лексик,грамматик) бирү;

-татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;

-туган телнең орфоэпик, лексик, грамматик төшенчәләре;

-сүз турында башлангыч төшенчәләр формалаштыру;

-уку, язу гамәлләре формалаштыру;

-сүзгә фонетик анализ ясый белү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-дәреслектә ориентлаша белү;

-шартлы билгеләрнең телен белү;

-рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

-төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

-материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

-дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

-дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

-үз уңышларың-уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

-мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую).

Коммуникатив универсальуку гамәлләре:

-тормыштәҗрибәсенкуллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү;

-үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыру;

-уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү;

-партнёрның нәрсәне белүен һәм күрүен, нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, сораулар төзергә һәм аңлаешлы сөйләм төзергә;

-партнёрның эш-гамәлләрен контрольгә алу;

-сөйләмнең диалог формасын үзләштерү

   Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре.

Тыңлап аңлау

- сөйләм әдәбе үрнәкләрен  урынлы кулланып,  сөйләшү үткәрү;

   -  укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча әңгәмә кору;

–  аралашу  ситуацияләренә бәйле диалог төзеп сөйләү (һәр укучының репликалар саны 6 дан ким булмаска тиеш);

    -  тасвирлау һәм хикәяләү элементларын кертеп, лексик тема буенча эзлекле сөйләм оештыру

     

Диалогик сөйләм:

–        укытучы әйткәнне тыңлап аңлау, җавап бирү

-текстны тыңлап,   эчтәлеге буенча сөйләшүдә катнашу;

 – аралашу барышында сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау һәм җавап кайтару;

–  укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап җавап бирү.

                                        Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; 

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

                                                      Уку

төрле жанрлардагы текстларны  сәнгатьле итеп  һәм аңлап уку;

- тексттагы яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып аңлату;

- татар балалар язучылары әсәрләреннән алынган өзекләрне укып, эчтәлеген сөйләү;

- шигырьләрне яттан сөйләү.

                                                             Язу

- гаилә-көнкүреш һәм уку хезмәтенә бәйле темаларга яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә сочинение язу;

- тыңланган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

- аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешләр кертеп язу.

3.Программаның эчтәлеге

1нче сыйныф

Әйдәгез, танышабыз! (3 сәг)

Танышу. Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. 1дән 10га кадәр саннар.

Урман дусларыбыз  (3сәг)

Кыргый хайваннар, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү.

Мәктәптә ( 4 сәг)

Уку-язу әсбаплары. Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы. Мәктәптә уку хезмәте. Мин ничек укыйм?  

Йорт хайваннары һәм кошлары (4 сәг)

Йорт хайваннары һәм кошлары, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү.

Бакчада (3 сәг)

Яшелчә исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Җиләк-җимешләр, саны, аларның төсе, тәме.

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.

                                                            Кыш җитте ( 2 сәг)

Кыш билгеләре. Кышкы уеннар. Яңа ел бәйрәме.

                                                             Сәламәт бул! ( 4 сәг)

Тән әгъзаларының исемнәре. Табиптә. Шәхси гигиена предметлары.

                                                             Безнең гаилә. ( 3сәг)

Гаилә әгъзалары. Без гаиләдә нишлибез? 8нче Март – әниләр бәйрәме. Язгы көн.. Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар.   Савыт-саба кибетендә. Киемнәр. Киемнәр кибетендә.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              Кибеттә (3 сәг) 

                                              Без шәһәрдә яшибез ( 2 сәг)

Шәһәрдә. Безнең шәһәр. Мин транспортта барам.

                                                                Җәй җитә (2 сәг)

 Күңелле җәй. Җәйге ял. Без Сабантуйга барабыз.

                                                                         2нче сыйныф

Без мәктәпкә барабыз (6 сәг) 

Беренче сентябрь. Уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы, кирәклеге. Уку хезмәте.

Көзге уңыш (5сәг) Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр. Базарда. Көз билгеләре.

Мин чисталык яратам( 3 сәг) 

Шәхси гигиена предметлары.Тән әгъзалары атамалары. Табибта.

Кыш (4 сәг) Кыш айлары, кыш билгеләре.Яңа ел бәйрәме. Кышкы уеннар. Кошларга җимлек куябыз.

Безнең гаилә (3 сәг) Безнең гаилә. Татар халык ашлары. Өй хезмәте.Гаилә әгъзалары, эш урыннары

Яз (2 сәг) Яз билгеләре. 8 нче Март – әниләр бәйрәме.Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү

Мин Татарстанда яшим ( 4сәг). Татарстан шәһәрләре,районнары. Татарстанның табигате.елгалары,урманнары, истәлекле урыннар. Минем туган ягым. Татарстанның табигате. Татарстан шәһәрләре, истәлекле урыннар.. Мин авылда яшим.

Кибеттә (2 сәг) Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар кибетендә. 

Җәй (5 сәг) Җәй җитте. Без Сабантуйга барабыз.

 Контроль эш- 1

3нче сыйныф

Белем бәйрәме (7сәг)

Беренче сентябрь – белем бәйрәме. Төсләр. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез.

Көндәлек режим (4сәг)

Минем көндәлек режимым .

Контроль эш- 1

 Ашханәдә ( 7сәг)

Без ашханәдә ашыйбыз. Ми нем яраткан ашларым. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез.

Без әти- әниләргә булышабыз (3сәг)

Минем әти – әнием кем булып эшли? Без өйдә булышабыз. Без табын әзерлибез.

Туган якка кыш килде (3сәг)

Кышкы табигать. Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Каникулда.

Шәһәрдә һәм авылда( 3 сәг) Татарстан – минем туган ягым. Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстан шәһәрләре. Без шәһәргә барабыз. Безнең авыл.

Әдәпле булыйк! (2сәг) Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез

Кечкенә дусларыбыз. ( 2 сәг) Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием

Күңелле җәй, ямьле җәй ( 3 сәг)

Без җәйне яратабыз. Ел фасыллары билгеләре. Җәй җитә. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Җәйге ял. Сабантуй – зур бәйрәм

Контроль эш- 1

4 нче сыйныф

Белем бәйрәме-4сәг.

Яңа уку елы башлана.Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез.

Туган як табигате – 4сәг 

Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар - безнең дусларыбыз. Минем канатлы дустым. 

Контроль эш- 1

Хайваннар дөньясында -5 сәг

Йорт һәм кыргый  хайваннар.  Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Кышкы уеннар - 5сәг

Кышкы табигать. Кышкы уеннар. Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.  

Минем дусларым- 4 сәг

Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр. Чын дуслык.

                                  Дүрт аяклы дусларыбыз - 3 сәг

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт.

Язгы бәйрәмнәр - 3 сәг

Язгы табигать. 8 Март – әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам.  Карга боткасы.

Контроль эш- 1

Минем  туган илем - 3сәг

Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр.  Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре

                                                 Чәчәкле  җәй, ямьле җәй- 3 сәг

                         Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару

Лингвистик белемнәр һәм аларны сөйләмдә куллан күнекмәләре

 Графика, каллиграфия, орфография.

Татар алфавиты. Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Транскрипция билгеләре. Уку һәм язу кагыйдәләре. Сүзне юлдан юлга күчерү. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре).

Сөйләмнең фонетик ягы. 

Татар телендәге барлык авазларны ишетеп тану. Сингармонизм законы. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр. Ә, ү, ө, ы, э, о сузык авазлары булган сүзләр.  Үзенчәлекле тартык авазлы  сүзләр [къ],  [гъ], [w], [җ], [ң], [һ], [ч] [‘] (һәмзә). Я, ю, е хәрефләре булган сүзләр: ярата [йарата], яши [йәши], юл [йул], юкә [йүкә], ел [йыл], егет [йэгэт]. Кыска һәм озын сузыклар. Сүз, басымы һәм аның үзенчәлекләре. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

Сөйләмнең лексик ягы. 

Башлангыч мәктәптә аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү (800сүз). Гади тотрыклы гыйбарәләр; татар сөйләм этикеты берәмлекләре, клишелар.  Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр (компьютер, фильм). Сүз ясалышы турында беренчел мәгълүмат бирү: парлы (савыт-саба), кушма (ташбака) һәм тезмә (салават күпере) сүзләр.

Сөйләмнең грамматик ягы.

Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләр. Исемнәр. Исемнәрнең сан белән төрләнеше. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Ялгызлык исемнәр. Гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар. Зат, сорау, күрсәтү (бу, менә) алмашлыклары. Зат алмашлыкларының иялек һәм юнәлеш килешләрендә кулланылуы. Микъдар саннары (100 гә кадәр), тәртип саннары (100 гә кадәр). Хәзерге заман, билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта төрләнеше. Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән). Урын рәвешләре (анда, монда). Еш кулланыла торган бәйлекләр: белән, турында, өчен, кебек, кадәр, соң, аша. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы. Бәйлек сүзләр (алдында, артында, астында, өстендә). Кисәкчәләр (-мы/-ме, түгел, әле).

Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, боеру җөмләләр.  Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечле җөмләләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

           Икенче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы ....

рабочая программа по татарскому языку в 1 классе

рабочая программа по татарскому языку преднозначина для учителя....

Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса. УМК "Перспективная начальная школа"

1 нче класс өчен Татар теленнән  эш программасы Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерелешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бә...

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса. УМК "Перспективная начальная школа"

2 нче класс өчен Татар теленнән эш программасы Федераль дәүләт белем стандартына туры китерелеп, “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп төзелде...

Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса по УМК "Перспективная начальная школа"

Рабочая программа  составлена на основе ФГОС по УМК "Перспективная начальная школа", но могут использовать учителя, работающие по УМК "Перспектива"...

Рабочая программа по татарскому языку для 2го класса

Данная рабочая программа составлена по учебнику Хайдаровой Р. "Күңелле татар теле"...

Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса

рабочая программа по татарскому языку соответствует стандартам ФГОС....