Дүртенче сыйныф укучылары Харрасова Нәзилә,Кадырова Нәргизәнең фәнни-тикшеренү эше
творческая работа учащихся (4 класс)

Гумарова Гульгена Загитовна

ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ

«Мәктәп формасы  СССР да һәм хәзерге Россиядә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл forma.docx24.79 КБ

Предварительный просмотр:

ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ

«Мәктәп формасы  СССР да һәм хәзерге Россиядә.

 Эчтәлек

Кереш

Төп өлеш

         1.    Мәктәп формасы СССР чорында.

         2.    Мәктәп формасы хәзерге Россиядә.

 Йомгаклау.  

Кулланылган әдәбият

Тикшерү эшенең  темасы:  Мәктәп формасы СССР да һәм хәзерге Россиядә.

  Теманың актуальлеге:Хәзерге чор Россиядә мәктәп формасы нинди?   Элек СССР чорында мәктәп формасы  нинди булган? Укучылар өчен мәктәп формасыннан кирәкме ? Менә  бу  сораулар бик кызыклы. Мин шуңа күрә, әлеге сорауларны фәнни-эзләнү эшемдә күтәрергә булдым.

   Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша  мәктәп формасы СССР да  һәм хәзерге Россиядә  нинди булуын ачыклау, материаллар  җыю,  Совет чоры укучысы һәм хәзерге чор укучысы өчен мәктәп формасы нинди урын билгеләүен тикшерү.

    Тикшерү объекты: Совет чоры укучысын, мәктәп формасын һәм хәзерге Россия укучысын, хәзерге заман мәктәп  формасын   ачыклауга  документлар, мәкаләләр, фотографияләр.

    Тикшерү методлары: эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.

     Алымнар:  СССР һәм хәзерге  чордагы  мәктәп формасы белән  танышу,    фотолар җыю, газеталарда эзләнү.  

                                               Кереш

  « Агач күрке яфрак –адәм күрке чүпрәк » - ди безнең татар халкы. Чыннан да  мин бу мәкаль белән килешәм. Кием  кешенең эчке уй-хисләрен, аның кәефен, дөньяга карашын чагылдыра ала. Мәктәп укучысы өчен дә кием мөһим бер урын алып тора.  Безнең  Сәрдекбаш урта мәктәбендә һәр укучы бер төрле кием- мәктәп формасыннан йөри. Ул кызлар өчен соры яки караңгы зәңгәр төстәге озын җиңле күлмәк һәм алъяпкыч. Алъяпкыч бәйрәм  көннәрендә ак төстә,ә көндәлек уку көнендә кара төстә.Егетләребез кара яки   зәңгәр  төстәге костюм - чалбар кияләр. Араларында ак күлмәк белән желет киючеләр дә очрый.  Без әлеге киемебезгә тәмам ияләштек. Ул бик уңайлы һәм безне берләштереп тора. Укучылар бер-берсенең киеменә кызыкмый, берсен-берсе аермый.  

  Минем әти дә,әни дә мине мәктәп формасыннан күрүгә, әйләндерә, борып карый башлыйлар. Әйтәрсең, яшьлеккә кайттык диләр, чөнки минем өстемдәге мәктәп формасы алар чорының мәктәп формасының чагылышы. Шулай дигәч, мин гайлә альбомын җентекләп карый башладым. Ни күрим каршымда әниемнең мәктәп чоры карточкасы һәм ул анда минем өстемдәге мәктәп формасын киеп төшкән.Димәк, мәктәп формасы СССР чорыннан килә дигән сүз. Бу бик кызык яңалык миңа,шуңа күрә хәзерге Россиядә һәм СССР чорында киелгән мәктәп формалары белән тирәнтен кызыксына башладым. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк диләр.

Төп өлеш

  1. Мәктәп формасы СССР чорында.

     1917 нче елларда  ук, мәктәп формалары киюләре билгеле. Егетләр шинель, фуражка,солдат каешы, тимер төймәләр такканнар.Кызлар көрән күлмәк кигәннәр һәм алъяпкыч япканнар. Сугыштан соңгы чорда СССР да  хәрбиләргә, дәүләт эшендә эшләүчеләргә, почта хезмәткәрләренә, мәктәпләрдә формадан йөрү системасы кабул ителә. Аны «дресс-код законы» дип атыйлар.  1948 нче елда мәктәп укучысында патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан мәктәп формасы кертелә. Ул чор укучысы югары әхлакый тәрбияле, кагыйдәләргә буйсынучы булырга тиеш була. Мәктәп формасы  һәр укучыны бер-берсе арасында тигез итеп хис итәргә ярдәм итә. 1948 нче елда беренче мәктәп формасы кабул ителә. Кызларда көрән төстәге, тездән аста булган күлмәк һәм алъяпкыч. Көндәлек уку көннәрендә кара, ә бәйрәмнәрдә ак алъчпкыч . Ак төстәге күлмәк якасы һәм ак җиңсә була. Егетләр өчен гимнастёрка, фуражка, ялтыравыклы  каеш һәм көрән төстәге чалбар. Әлеге мәктәп формасы  һәр укучы өчен кабул  ителгән. Бары 1960 нчы еллар да егетләрнең мәктәп формасында үзгәрешләр кертелә. Элек киңәя торган тукымадан тегелгән чалбарлар нык тукымадан тегелгәнгә алыштырыла.

   Барлык бу мәктәп формасын тулыландырып значоклар, эмбемалар,галстуклар килә. Эмблема укучының костюмының җиңенең өске өлешенә куела. Иң данлыклы эмблема булып, ачылган китап өстендә балкып кояш чыгу санала.Әлеге эмблема башлангыч сыйныф укучыларында куелган.   Башлангыч сыйныфларны СССР чорында  октябрятлар диләр. Алар кечкенә Ульянов Ленин башы төшкән кызыл йолдызчык значогы такканнар.Урта сыйныфта укучыларны пионерлар дип атыйлар. Пионерларның түшләрендә  У. Ленин  рәсеме төшкән кызыл йолдыз.Әгәр пионер уку алдынгысы яки актив эшчәнлек алып барган икән ул « Актив эшчәнлеге » (За активную работу) йолдызчыгы белән бүләкләнгән.Пионерларның тагын бер үзенчәлекле атрибуты ул - пионер галстугы. Галстук өчпочмак формасында, кызыл төстә күлмәк якасы  астыннан тагылган.Югары сыйныф укучыларын комсомоллар диләр.Алар комсомол значогы такканнар.Әлеге значок кызыл флаг формасында, ә флагта У. Ленин портреты.

СССР чорында укучы өчен мәктәп формасы кию мәҗбүри булса да,  ул аның тормыш итү рәвешен билгеләвен күрдек. Ул чор укучы өчен үтелгән мәктәп елы анны - октябрят, пионер, комсомол иткән. СССР  чоры укучысы элеге этапларны үтә алуына сөенеп яшәгән.  Ирешкән һәр уңышы өчен бүләкләнгән. Югары үрләргә ирешү значок,эмблемалар  стимул булып торган.  1991нче елны СССР таркала.  Россия – демократик дәүләте оеша. 1994 нче елда  мәктәпләрдә мәҗбүри мәктәп формасы кию бетә.

2.Мәктәп формасы хәзерге Россиядә.

    2013 нче елның 1 сентябрьендә Россия президенты тарафыннан мәктәп формасын  кию яңадан кабул ителә. Россия Федерациясендә мәгариф турындагы  закон мәктәп укучылары өчен тышкы кыяфәтне регламентлаучы төп норматив акт булып тора. Законда әйтелгәнчә, һәрбер мәктәп укучысы уку йортына махсус киемдә килергә тиеш. Моны төбәкнең белем бирү учреждениесе билгели. Мәктәп формасын кертүнең төп максаты – мәктәпләрдә социаль катлаулану күренешен һәм психологик уңайсызлыкны бетерү, белем бирү йортының гомуми имиджын яхшырту. Мәктәп формасын кертү ул укучыларда җаваплылык хисе арттыра. Баланың кечкенәдән урынына һәм вакытына карап кием кия белү гадәте формалаша, дип саный психологлар.

   Безнең Сәрдекбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә кызлар мәктәпкә ак һәм кара алъяпкыч белән кызгылт-көрән яки саргылт-көрән төстәге күлмәк,егетләр  зәңгәр костюм, ачык төстәге күлмәк һәм галстуктан йөриләр. Араларында ак күлмәк һәм желет киеп йөрүчеләр бар. Кайбер мәктәпләрдә  мәктәп формасы бөтенләй башка төрле, чөнки һәр мәктәп әти-әниләр берлегендә мәктәп формасын үзе сайлап алу хокукына ия. Мәсәлән, күрше Балтач районында егетләр кара костюм – чалбар, ә кызлар ак күлмәк белән шакмаклы тукымадан тегелгән сарафан кияләр. Арча районы мәктәпләрендә мәктәп формасы көрән төстә. Егетләр костюм –чалбар,кызлар көрән костюм – итәк яки көрән сарафан кияләр.Үзебезнең Кукмара районы мәктәпләрендә дә мәктәп формалары төрледән-төрле, ләкин күбесе төс буенча аерыла. Егетләр өчен кара, көрән, зәңгәр,ә кызлар өчен караңгы кызыл, көрән, зәңгәр, кара төстәге  тукымалар файдаланыла.

  Бүгенге көн укучысы буларак, мин шуны әйтә алам. Мәктәп формасы укучыларны тигезли, укучыда тәрбиялелек, тыңлаучанлык хисләре уята.Үзеңне башкалардан ким итеп тою хисен бетерә. Урамда уйнап йөргән балаларны чын укучыга әверелдерә.Димәк, мәктәп формасы кирәк.

 Йомгаклау    

       Мин   үземнең фәнни – эшемдә, шундый нәтиҗәләргә килдем.

- СССР чорында мәктәп формасы дәүләт тарафыннан кабул ителә һәм  билгеләнә;

- Хәзерге Россиядә мәктәп формасын   дәүләт тарафыннан  кабул итә, ләкин   форманың   төзелешен мәктәп әти-әни ярдәме белән билгели;

.-Укучы өчен мәктәп формасы кирәк. Кайсы гына чорны карасаң да мәктәп формасын кертү, укучыда тәртип булдыруга ярдәм итүен ачыкладык.Минем әти-әнием дә  шул тәртип нигезендә тәрбияләнгән, хәзер мин дә  шул нигездә тәрбия алам.   Мин шуңа күрә, чиксез шат!  

Кушымта. 

  Укучы өчен мәктәп формасы  кирәкме? Кукмара районы Сәрдекбаш авылы мәктәбендә сорау алу нәтиҗәләре. Мәктәптә 88  укучы белем ала.  Шуның 70 мәктәп формасы бик кирәк. Мәктәп формасыннан үземне укучы итеп тоям дип саный.

      18 мәктәп формасы кирәксез. Мин үземне мәктәп формасыннан уңайсыз хис итәм. Һәр укучы индивидуаль булырга тиеш дип саный.

  Кулланылган әдәбият:

  1. Интернет материаллары. Электрон китапханә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме...

"Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча 2 сыйныф укучылары өчен "Җир-су хайваннары" темасына тест

"Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча 2 сыйныф укучылары өчен тест...

Укудан 2нче сыйныф укучылары өчен тематик план

Рус төркемендә укучы балаларга укыту- тиматик планы...

Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.

       Табигый байлыкларның кимүе,әйләнә - тирәнең пычрануы, кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлр куя.  Планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең  яшәеше иң беренче...

Беренче сыйныф укучысы Кадырова Нәзиләнең фәнни-тикшеренү эше

ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ “ Гади бер кыз-Олимпия чемпионы ”                                ...