Беренче сыйныф укучысы Кадырова Нәзиләнең фәнни-тикшеренү эше
творческая работа учащихся (1 класс)

Гумарова Гульгена Загитовна

 

ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ

 

“ Гади бер кыз-Олимпия чемпионы ”

                                   

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kadyrova_nzil.docx26.25 КБ

Предварительный просмотр:

ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ

“ Гади бер кыз-Олимпия чемпионы ”

                                   

Эчтәлек

I. Кереш

II. Төп өлеш

 Куелган максатлар уңышка илтер

III. Йомгаклау

Кулланылган әдәбият исемлеге

Кереш

Тикшерү эшенең  темасы:  Гади бер кыз-Олимпия чемпионы.

Теманың актуальлеге: Бүгенге көндә спорт белән шөгыльләнүчеләр,сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар күбәя бара. Һәр спорт төре кызыклы, ә менә яшь кызларның хоккей уйнаулары  үтә тә кызык.Әлеге хатын-кызлар хоккей  командасы уенчысы,авылдашыбыз Кадырова Фәнүзә Фәһим кызының әлеге командага эләгү юлларын өйрәнү минем һәм башка укучылар өчен дә файдалы,кызыклы булыр.      

Эшнең максаты: Мин үземнең фәнни-эзләнү эшемдә Кадырова Фәнүзә Фәһим кызының тормышын ачуны максат итеп куйдым.

Тикшерү методлары: эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.

Алымнар: Хатын-кызлар хоккей уены  һәм Кадырова Фәнүзә апаның тормышы белән  танышу,    фотолар җыю,  журналларда  эзләнү.  

 Хоккей-спортның бер төре.Әлеге уенны ир-егетләр уены итеп кабул итәбез,ләкин хатын-кызлар да әлеге уенны үз итә.Тарихка күз салсак кызларның хоккей уйный башлаулары 19 нчы гасыр урталарына карый.Кызлар үзләренең хоккей уйнауда ир-егетләрдән калышмауларын раслап киләләр.Шул ук кызу шуу,көчле һөҗүмнәр,уен алымнарын үзләштерү кызларда да бар.Шуңа күрә 1987  нчы елда рәсми рәвештә хатын-кызларның хоккей ярышлары уздырылуы билгеле. 1990 нчы елда  США һәм Канада да гына  хатын-кызлар  хоккей командалары булса, 1991 нче елда Швеция, Голландия, Япония дә хатын-кызлар хоккей командалары барлыкка килә.Әлеге Европа илләре белән беррәттән безнең Россиядә дә хатын-кызлар хоккей командалары оеша. Ир-егетләр хоккей командаларында булган тәртип, кызларда да саклана. Бары бер кагыйдә бар, хатын-кызлар саклану маскасы һәм шлем астыннан косынка дип аталучы саклагыч кияләр.Быел татар кызларына Олимпиада да катнашу бәхете насыйп булды. Татарстан кызлары дип мин -  Актаныш районыннан Ганиева Лиана Альберт кызын һәм Кукмара районыннан Кадыйрова Фәнүзә Фәһим кызын атыйм. Тарихта, Россия хатын-кызлар  хоккей команадасының Олимпиада медале өчен көрәшүдә дүрт команда арасына эләккәне булмаган. Бу зур горурлык.Ә минем өчен икеләтә горурлык.Кадыйрова Фәнүзә Фәһим кызы Кукмара районының Сәрдек-Баш авылыннан. Минем авылдашым.Мин укыган мәктәп укучысы булган кыз. Минем фәнни-эшем Фәнүзә апаның Олимпия чемнионы буганчы,үткән юлын ачыклау.Башка укучыларга гадәти авыл кызының зур үрләр яулый алуын төшендерү.

Төп өлеш

Куелган максатлар уңышка илтер

                                                                     

                                                                         Әйтәсем килә шуны:

                                                                               Беренче  урынга куегыз

                                                                            Спорт, эш hәм укуны!

                                                                               Төрле начар гадәтләргә

“Юк” дип каршы торыгыз!

                                                                                 Шул вакытта дусларым,

                                                                               Дөрес юлда булырбыз!

   Мин Кадыйрова Нәзилә Сәрдекбаш урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфында укыйм. 2019 нчы елда Красноярскийда булып узган кышкы Универсиада спорт белән кызыксыныумны арттырды. Үземнең кызыксынучан сыйфатым мине үзебезнең мәктәпнең спорт ягыннан йөзек кашы,авылдашыбыз,туганыбыз   Кадырова Фәнузә апаның уңышлары белән танышуга этәрде. Без барлык сыйныфыбыз белән Фәнузә апа катнашында үткән хатын-кызлар арасындагы хоккей ярышларын карадык. Фәнүзә апа өчен җан аттык. Алар белән бергә борчылдык һәм сөендек. Кем соң ул Фәнүзә апа?Хәзер мин сезне аның белән таныштырам.

Кадырова Фәнүзә Фәһим кызы 1998 нче елның 6 апрелендә Сәрдек-Баш авылында икенче бала булып дөньяга килгән.Әтисе Кадыров Фәһим,әнисе Гөлзия апа.Фәһим абый  спорт буенча тренер,Гөлзия апа балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә. Фәһим абый беренче тапкыр Сәрдек-Баш авылында хоккей мәйданчыгын төзеп куюга ирешә.Биш яшеннән балалар бакчасы янында урнашкан әлеге хоккей мәйданчыгында әтисенең тимераягын итек белән киеп йөрергә өйрәнә Фәнүзә апа. Абыйсы Булат та кече яшьтән хоккей белән кызыксына. Менә шул боз мәйданчыгында абыйсы һәм башка авыл малайлары белән беренче хоккей уеннарында катнаша башлый ул. Үзенең кыз булуына карамастан, малайлардан аерылып та тормый. Хәтта остарак,кызурак шуа.Хоккейга булган кызыксыну ел үткән саен арта бара. Нәтиҗәдә, Фәнүзә апа хоккей дөньясына кереп чума. Сәрдекбаш урта белем бирү мәктәбендә  беренче һәм алтынчы сыйныфка кадәр белем ала. Үзенең тырышлыгы,үҗәтлеге белән укый һәм спортны да читкә этәрми. Шушы еллар аралыгында бүгенге көндә дә тренер булып йөрүче әтисе Фәһим абый аның ярдәмчесенә, остазына әверелә. Авылда  егетләр белән боз мәйданчыгында шөгыльләнү, Кукмара районынына барып Илдар Ганиев кул астында эшләү насыйп була. “ Орион ” командасының  һөҗүмчесе. Илдар Ганиев оста тренер,эш алымнары, уенны үзенчәлекле күзаллавы белән Фәнүзә апаны күпкә өйрәтә алган.Әмма районда хоккей уйнаучы кызлар бик аз. Алар кызлар командасы төзеп уйный алмыйлар.Менә шушу сәбәпләрдер Фәнүзә апаны Ухта  шәһәренә күченеп китәргә мәҗбүр итә. Бу әти-әни өчен зур сынау. Балаңны таныш түгел кешеләр, таныш булмаган шәһәргә җибәрү. Ә бала өчен билгесезлек була. Ләкин алга таба үсеш өчен бу бердәнбер юл. Алга таба белем алу, хоккей белән шөгыльләнүен Казан  шәһәрендә дәвам итә. 2012 нче елда Казанда Сергей Столбунов кул астында шөгыльләнә.            Коми республикасының Ухта шәһәрендә “Арктик –Униаерситет”командасы һөҗүмчесе,вице-капитан вазыйфаларын башкара. 17 нче номер астында чыгыш ясый. 2015 нче елда Яшьләр җыелмасы составында Дөнья чемпионатының бронза медаль иясе,Универсиада чемпионы. 2016 нче ел Яшьләр җыелма командасы капитаны. Россия җыелма комндасының иң яхшы һөҗүмчесе исемен ала.Фәнүзә апа үз алдына Россиянең зурлар җыелма командасына керүне куйса,ул максатына ирешә. 2018 нче елгы Олимпиа җиңүчесенә әйләнә.2019 нчы елда Фәнүзә апа Ухтадан Санкт-Петербург шәһәренә күченеп килә.Хәзерге вакытта Санкт-Петербургның “ Горный ” хоккей командасы составында уйный.Укуын Ухта дәүләт техник университетында дәвам итә.Шуңа күрә авылга якыннары янына бик еш кайтып йөри алмый. Елга ике тапкыр җәй һәм кыш айларында кайта.Фәнүзә апа авылга кайткач та,үз өстендә эшләвен дәвам итә.Без аның бик еш чабып кайтуын күрәбез.Ул үзен формада тота. Авылда моннан тыш,якыннарын үзе пешергән ризыклар белән  сөендерергә ярата .Үзенең медальләрен ул әти-әни йортында саклый.Фәнүзә апа бик тырыш,үҗәт,авырлыкларга каршы баручы кеше.Мин аңа карап сокланам. Ул өстендә эшләргә, телләр өйрәнергә янып тора. Татар һәм рус телләрен камил белә. Инглиз телен тирәнтен өйрәнүне максат итеп куя. Дөнья күләм Европа иллре белән аралашу өчен инглиз теле кирәк дип саный.

    Сәрдек-Баш авылында Кадыйровлар хөрмәткә ия гайлә.Алар гайләләре белән тырышлар.Фәһим абый Татарстан һәм Россия чемпионы,спорт остасы.Олы уллары Булат хәзерге вакытта Яр Чаллының хоккей клубында уйный, ә кече кызлары  Айзилә “Олимп” боз сараенда тренер Илдар Ганиев кул астында шөгыльләнә, “Ягуар” командасы составында чыгыш ясый.“Алтын алка” Бөтенроссия хоккей турнирында Татарстан командасын тәкъдим итеп, җиңүче булып кайтты. Билгеле спортны якын итү әти ягыннан килсә, әниләре Гөлзия апа төсле алар чиста күңелле,тырышлар.Бар яктан кызлар хоккей уйнамый дигән сүзләргә каршы торып,әни кеше балаларының хоккейга булган мәхәббәтен сүндермәгән.Аларның киңәшчесенә,ярдәмчесенә әйләнгән.Килер бер көн, Россия данын бертуган Кадыйровалар яклар әле.Мин аларның яңа үрләр яулауларына,авырлыкларга бирешми Европа күләм танылуларына ышанам.

Йомгаклау

 Мин үземнең фәнни-эзләнү эшемдә Кадырова Фәнүзә Фәһим кызының тормышын ачуны максат итеп куйган идем. Мин моңа ирештем. Минем авылдашым,Сәрдек-Баш мәктәбендә укыган гади бер кыз Олимпия чемпионы. Фәнүзә апа башка укучыларга да үрнәк алырлык.Сәләтләре булып,ачыла алмаганнар Фәнүзә апаны күрсеннәр. “Авыл баласы”,- без  дип үз дөньяларына бикләнмәсеннәр.

  Әлеге фәнни-эшемне язганда мине уйландырган икенче бер мәсьәлә килеп туды.Алка куып йөрүне рәхәт эш,ә хоккейны уен гына дип санасагыз,ялгышасыз.Олимпия боҗралары төшерелгән бозга чыгып уйнау бәхете бик сирәкләргә генә эләгә. Ялсыз күнегүләр,бозда һәм боздан читтәге авыр хезмәт ,гади тормыштан аерылып тору,туган йорттан читтә яшәү, аерылып тору.Татарстан хоккейчылары зур үрләргә менә шундый сынау аша күтәрелә.Олимпия үрләрен яуларлык кызлар үскән төбәкләрдә хатын-кызлар хоккей клубы юк.Мондый клублар бик кирәк.

Кулланылган әдәбият исемлеге :

  1. Интернет материаллары. Электрон китапханә.
  2. Салихов.Ф.И.Кызлар булдырды /Ф.И.Салихов//Ялкын.-2018.- б 24.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче сыйныф укучысы.

Укытучылар өчен ата- аналар җыелышында куллану өчен методик кулланма....

Ел укучысы- 2013 конкурсы.

Ел укучысы-2013 конкурсы эшкәртмәсе....

Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.

       Табигый байлыкларның кимүе,әйләнә - тирәнең пычрануы, кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлр куя.  Планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең  яшәеше иң беренче...

План самообразования учителя начальных классов Кадыровой Ильгамии Вилдановны

План самообразования учителя начальных классовКадыровой Ильгамии  Вилдановны...

Беренче сыйныф укучысы-Нәбиев Рүзәлнең фәнни-тикшеренү эше

ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ“ Нәбиевлар- укытучылар династиясе &rdquo...

Икенче сыйныф укучысы Гарипов Таһирнең фәнни-эзләнү проекты

Фәнни -эзләнү проект:«Кристаллар дөньясы»...

Дүртенче сыйныф укучылары Харрасова Нәзилә,Кадырова Нәргизәнең фәнни-тикшеренү эше

ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ«Мәктәп формасы  СССР да һәм хәзерге Россиядә....