Икенче сыйныф укучысы Гарипов Таһирнең фәнни-эзләнү проекты
творческая работа учащихся (2 класс)

Гумарова Гульгена Загитовна

Фәнни -эзләнү проект:

«Кристаллар дөньясы»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tahir.docx181.09 КБ

Предварительный просмотр:

Фәнни -эзләнү проект:

«Кристаллар дөньясы»

Эчтәлек.

Кереш.

Төп өлеш.

1.Табигать шартларында кристаллар үсеше.

2.Өй шартларында кристал үстерү.

Йомгаклау.

Файдаланылган әдәбият.

Кереш

Актуальлеге : Безнең һәрберебез кышкы матурлыкка сокланырга ярата. Әз генә табигатьтә салкынланып китсә, агачлар бәс белән каплана. Иртәнге кояш яктылыгында алар энҗе – мәрҗәннәр кебек ялтырыйлар . Бу күренешкә сокланып карамаган кеше юктыр. Мин табигатьтәге әлеге матурлык белән чын кристаллар арасында уртак яклар юк микән дигән уйга калдым. Үзем өчен кристалларны өйрәнергә һәм өй шартларында үстереп карарга дигән фикергә килдем.

Максат: Өй шартларында кристалларның үсешен күзәтү.

Бурычлар:    

  • Кристалларның үзенчәлекләрен фәнни әдәбияттан, интернеттан эзләнү;
  • Кристаллар үсешенә өй шартларын туры китерү;
  • Кристаллар үстерү тәҗрибәсе ясау;
  • Кристаллар ясалуын күзәтү.

Эзләнү методлары:

  • Китаплар уку, интернетта эзләнү.
  • Тәҗрибә.
  • Күзәтү.
  • Йомгаклау һәм анализ ясау.

Эзләнү объекты: кристаллар.

Практик яктан әһәмияте: әйләнә-тирә дәресләрендә өйрәнү материалы,өй,фатир эчен бизәүдә бер элемент булып тора, кайберәүләр яман күзләрдән саклагыч итеп тагалар.

Гипотеза. Минем уйлавымча,тиешле шартлар тудырып  кристалларны өйдә дә үстереп була.

1.Табигать шартларында кристаллар үсеше.

Кристаллар тышкы яктан каты, пыялага охшаган. Табигатьтә бик озак еллар барлыкка киләләр. Тау астындагы сыек минералларның  җир өслегенә агып чыгуыннан  табигый кристаллар барлыкка килә. Җир өслегенә агып чыккан кайнар сыеклык суына һәм каты ялтыравыклы , төрле төстәге, формадагы кристалга әверелә. Иң төп үзенчәлеге аның үтә күренмәле булуында. Кристаллар су кебек чип-чиста, үтә күренмәле.Тышкы формасы буенча, турыпочмаклы, кубка охшаган булалар. Табигатьтә кристал үзлекләренә ия булган кар бөртекләре дә бар. Алар боз кристаллары. Су һава өслегендә бозга әйләнә һәм кар бөртеге булып җиргә төшә.

2.Өй шартларында кристал үстерү.

Өй шартларында кристал үстерү өчен: кристал порошогы, таш,пластик савыт кирәк булды. 

Тәҗрибәне үткәрү.

  1. Мин кристал порошогын пластик савытка бушаттым.

  1. Аннан соң, порошок өстенә суынып өлгергән, җылымса су салдым. Порошок эреп беткәнче болгаттым.  

  1. Кулыма таш алып, аны пластик савыт төбенә төшердем. Савытны капкач белән ябып куйдым.  

  1. Килеп чыккан эремә суынып өлгергәч,кристал поршогы өстәдем. Капкач белән ябып куйдым.

5.Берничә көннән карасам, кечкенә кристаллар барлыкка килгән.Шушы  көннән күзәтү көндәлеген тутырып бара башладым.  

6.Суның парга очуы нәтиҗәсендә, пластик савыт кырыенда бизәкле ялтыравыклар пәйда булды.

7.Кристаллар аермачык күренә башлады.

8.Кристаллар үсеп эремәгә тия башлагач, эремәне агызып  кристалларны алдым.

 

  Өй шартларында барлыкка килгән кристалл табигый кристалга тышкы формасы белән охшаган. Әмма өй шартларында барлыкка килгән кристаллар бик тиз  ватылучан.Аларның  йомшаграк булуы ачыкланды.

Күзәтү көндәлеге.

Дата

 Күзәтү

Күрсәткеч

15.03.18

Кристал үсә башлау.

0 мм

16.03.18

Беренче кристаллар барлыкка килү.

5 мм

19.03.18

Пластик савыт кырыенда ялтыравыклы бизәкләр.

7 мм

22.03.18

Кристаллар үсәләр.

1 см

25.03.18

Кристаллар тагы да үстеләр.

1,8 см

27.03.18

Эремәгә кристаллар якынайды..

2,5 см

29.03.18

Эремәгә кристаллар тиеп, үсеп киттеләр.

3 см

Йомгаклау.

  Кристалларны үстерү, үсемлекләрне үстерне хәтерләтте. Кристаллар үсеш алсын өчен тиешле һава температурасы кирәк. Өйдә музыка көчле булган урында кристаллар үсә алмый. Алар тынычлыкны, яктылыкны, җылылыкны яраталар.

   Мин үземнең куйган максатларыма ирештем, өй шартларында кристал үстерә алдым. Кулланылган  пластик савытны башка формадагы савытка алыштырсаң, икенче формадагы кристаллар барлыкка килер иде.таш урынына да башка материал кулланырга мөмкин. Барлыкка килгән кристалымны мәктәптә үзебезнең сыйныфыбызны бизәү өчен файдаландым. Димәк, һәр кристалл үзенчәлекле: үз тарихы һәм җаны бар!

 

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Икенче чиректә үтелгән темалар буенча йомгаклау дәресе.

Яртыеллыкта белергә тиешле белем һәм күнекмәләрне барлау...

“Җирнең сурәте, карта һәм глобус” темасын йомгаклау.Тест №1

“Җирнең сурәте,  карта һәм глобус” темасын йомгаклау.Тест №1...

Беренче сыйныф укучысы.

Укытучылар өчен ата- аналар җыелышында куллану өчен методик кулланма....

“Башлангыч сыйныфта икенче буын ФГОСын гамәлгә куюда укучы эшчәнлеген оештыру”

Опубликовано 13.11.2013 - 21:46 - Шигапова Наджия Наиловна  2011-2012 нче   уку елыннан районыбыз мәктәпләре дә яңача укытуга күчтеләр. Яңача укыту мәгариф системасына зур үзгәрешл...

Беренче сыйныф укучысы-Нәбиев Рүзәлнең фәнни-тикшеренү эше

ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ“ Нәбиевлар- укытучылар династиясе &rdquo...

Беренче сыйныф укучысы Кадырова Нәзиләнең фәнни-тикшеренү эше

ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ “ Гади бер кыз-Олимпия чемпионы ”                                ...

Рами Гарипов "Туган тел"

Биография Рами Гарипова...