Ел укучысы- 2013 конкурсы.
план-конспект занятия по теме

Миргалимова Эльвира Вакифовна

Ел укучысы-2013 конкурсы эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon el_ukuchysy_2013.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

       Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

   

  “Ел укучысы – 2013”

       Педагог – организатор Миргалимова Э.В.      

               А.б. Хәерле көн, хөрмәтле “Ел укучысы – 2013” конкурсында катнашучылар, укучылар, укытучылар! Шушы залга без мәктәпнең иң уңган – булган укучысын сайларга җыелдык. Акыл ияләре әйткәнчә: “Эш өчен вакытыгызны кызганмагыз – бу уңышка ирешү нигезе. Уйлану, фикер йөртү өчен вакыт табыгыз; бу – илһам алу чыганагы.” Сез бүген нәкъ тә фикер йөртергә, җиңәргә дип җыелдыгыз. Әйдәгез, бәйгебезне укучыларыбызның таныштыруларыннан башлыйбыз. Бәйгедә катнашучыларга хөкемдарлар бәя бирәчәк.

       Телик бер – беребезгә без,

       Сәламәтлек һәм уңыш.

       Кайсыбыз җиңеп чыкса да,

       Бетмәсен безнең дуслык.

Укучылар үзләре белән таныштыралар.

        А.б. Минемчә, һәр укучы үзе белән бик матур итеп таныштырып үтте.Рәхмәт сезгә. Ә хәзер икенче бәйгебезгә күчәбез. Сәнгатьле итеп шигырь укуда көч сынашабыз. Ул “Шигырь безгә гүзәллекнең серен ачар” дип атала.

           Укучылар шигырь сөйли,

           Шигъриятне

           Яратырлар икән шул хәтле.

           Яраталар алар Есенинны,

           Яраталар алар Зөлфәтне.

           Онытылып шигырь сөйләгәндә

           Хисләр белән тула җаннары.

           Бер үзләре генә белә алар,

           Йөрәкләре ничек янганын.

          А.б. Сүзне  5 ләргә бирәбез.

                              6 класс

                              7 класс

                              8 класс

                              9 класс

          А.б. Чираттагы биремебез “Барысы да мәктәп турында” дип атала. Мин сезгә сораулар бирәм, сез алдыгыздагы кәгазьләргә җавапларыгызны язып барасыз һәм хөкемдарларга тапшырасыз.

1. Сез укый торган мәктәпнең бинасы ничәнче елдан эшли? ( 1974)

2. Мәктәбегезнең телефон номеры нинди? ( 5 – 41 – 40)

3. Мәктәбегездә ничә класс – комплект бар? ( 7)

4. Сезнең мәктәптә ничә бала укый? (43)

5. Ничә укытучы белем бирә? (13)

6. сезнең мәктәпкә ничә авылдан килеп укыйлар? (4)

7. Класс җитәкчегезнең туган көне? ( 5 кл.- 30 нояб., 6 кл. – 17 февр., 7 кл. – 26 сент., 8 кл. – 5 янв., 9 кл. – 1 янв.)

8. Яраткан укытучың?

9. Иң яраткан фәнең?

10. Иң яратмаган фәнең?

       

         А.б. Рәхмәт. Җавапларыгызны тапшырыгыз. Алдагы бәйгебезне дәвам итәбез.

        Идел кичми ир булмастыр,

        Көрәш күрми ир булмас.

        Дуслар мәйданга чакыргач,

        Көч сынашмыйча булмас.

       А.б. Без хәзер төрле фәннәр буенча сорауларга җавап бирәчәкбез.Беренчесе математика буенча.

       Математикадан саныйбыз:

       Кушабыз, алабыз, бүләбез,

       Тапкырларга яратабыз.

       Математика – кызыклы фән,

       Ярата тапкырларны.

       Яратмый ул наданнарны,

       Белмәсәң, тапкырлауны.

       Гаҗәп анда мәсьәләләр,

       Чишә алмый алҗыйсың.

       Я бүләсең, я кушасың,

       Тагын алып карыйсың

        Математика -  төгәл фән,

        Киләчәкнең тоткасы.

        Шуңа күрә һәр укучы

        Бик нык өйрәнсен аны.

        Гыйлемле буласың килсә,

        Ярат син шушы фәнне.

        Математика сере аша

        Сайларсың киләчәкне.

        А. б. 1 нче сорау 9 кл.ка. Синус нәрсә ул? ( Турыпочмаклы өчпочмакта кысынкы почмакка каршы якта ятучы катетның гипотенузага чагыштырмасы.)

8 кл.ка. Пифагор теоремасы? ( Турыпочмаклы өчпочмакта катетларның квадратлары суммасы гипотенузаның квадратына тигез.)

7 кл.ка. Вертикаль почмаклар үзлеге? ( Вертикаль почмаклар тигез була.)

6 кл.ка. Пропорциянең төп үзлеге? ( Кырый буыннарның тапкырчыгышы урта буыннарның тапкырчыгышына тигез.)

5 кл.ка. Процент нәрсә ул? ( Санның 1/ 100 өлеше.)

        А.б. Алдагы биремгә күчәбез.

         

            Китапларны укыдым мин киштә - киштә,

            Алар миңа акыл бирде һәрбер эштә.

            Киңәш сорап китапларга тотындым мин,

            Сагышлардан китап укып онытылдым мин.

            Өйрәндем мин чит телләрне алар аша,

            Өйрәндем мин чит илләрне алар аша.

            Алар минем офыгымны киңәйттеләр,

            Алар минем тормышымны җиңеләйттеләр.

      А.б. Димәк, безгә акыллы, белемле булу өчен, сүз байлыгын, сөйләм телен үстерү өчен күп итеп китап укырга, күп телләр белергә кирәк. Ягъни татар телен, рус телен үзләштерергә кирәк. Ә хәзер сораулар татар теле буенча.

9 кл.ка. Көнбагыш, әнкәө сүзләре нинди принцип нигезендә ясалган?

 ( морфологик принцип)

8 кл.ка. Архаизмнар нәрсә ул? ( искергән сүзләр)

7 кл.ка. Азат сүзенең синонимы? (ирекле)

6 кл.ка. Айгөл сүзенең ясалу ысулы ягыннан төрен билгеләргә. ( кушма сүз)

5 кл.ка. 39 хәрефне 7 шакмакка ничек сыйдырырга? ( алфавит)

         А.б. Теперь я вам задаю вопросы по русскому языку.

9 кл. Что это синонимы? ( Слова, которые близкие по значению, пишутся по – разному.)

8 кл. Какие второстепенные члены вы знаете? ( определение, обстоят – во, дополнение)

7 кл. Что это антонимы? ( Слова, которые, противоположные по значению.)

6 кл. Имя сущ. и имя прилаг. отвечают на какие вопросы? ( кто? что? какой(-ое, -ее, -ая.)

5 кл. Главные члены предложения? ( подлежащее, сказуемое)

          А.б. Рәхмәт.

                  Кояш булып тормыш күгендә,

                  Нур сибәсең һәркем юлына;

                  Сөеп сине шуңа чын күңелдән,

                  Хөрмәт белән алам кулыма.

                  Дулкынланып ачам битләреңне,

                  Иптәш итеп гүя эндәшәм;

                  Чишәр өчен тормыш сорауларын,

                  Синең белән утырып киңәшәм.

А.б. Укучыларыбыз татар әдәбиятын да бик яратып үзләштерәләр: әсәрләр укыйлар, геройлары белән серләшәләр, алар белән бергә яналар. Сорауларны дәвам итәбез.

9 кл.ка. М Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? ( музей, һәйкәл, урам, опера – балет театры, китаплары яңартып басыла, хуҗалык исемнәре, көрәш турниры.)

8 кл.ка. Г.Тукай кайчан һәм кайда туган? ( 1886 ел, 26 апрель, Арча районы, Кушлавыч авылы.)

7 кл.ка. Быел нинди ел? ( Табигатьне саклау һәм экология елы.)

6 кл.ка. Капма – каршы мәгънәдәге сүзләр ничек атала? ( антонимнар)

5 кл.ка. “Сертотмас үрдәк” әкиятен кем язган? ( А.Алиш)

          А.б. Ә хәзер сораулар тарих фәне буенча.

9 кл.ка. Россиянең Америкага саткан ярымутравы? ( Аляска)

8 кл.ка. Декабристлар чыгыш ясаган мәйдан? ( Сенат мәйданы)

7 кл.ка. Татарстан Республикасы ничәнче елда суверен дәүләт булды? ( 1990 ел, 30 август.)

6 кл.ка. Бөек Ватан сугышы ничәнче елда башланган һәм ничәнче елда төгәлләнгән? ( 1941, 22 июнь – 1945, 9 май)

5 кл.ка. Татарстанның икенче президенты нинди районда туган? ( Саба .)

          А.б. Рәхмәт. Сез чыннан да зирәк һәм тапкыр икәнсез. Ә хәзер чираттагы биремгә күчәбез. Ул “Мәкальне дәвам ит” дип атала.

9 кл.ка. Җиде яшәр юлдан кайтса, ....( җитмеш яшьлек хәл белә килер)

.

8 кл.ка. Җиде кат үлчә, ... ( бер кат кис.)

7 кл.ка. Белем алу ... ( энә белән кое казу.)

6 кл.ка. Матурлык туйда кирәк ... ( уңганлык көн дә кирәк).

5 кл.ка. Җете кызыл ... ( тиз уңа).

9 кл. Иртә уңмаган ... ( кич уңмас,)

         Кич уңмаган ... ( һич уңмас).

8 кл. Белмәү гаеп түгел ... ( белергә теләмәү гаеп).

7 кл. Дустың кем икәнен әйтсәң, ... ( синең кем икәнеңне әйтермен).

6 кл. Каракның ... ( бүреге яна).

5 кл. Калган эшкә ... ( ар явар).

9 кл. Анасын хурлаган ... ( үзен хурлаган).

8 кл. Көчле берне егар, ... ( белемле меңне егар).

7 кл. Киемеңә карап каршы алалар, ... ( акылыңа карап озаталар)

.

6 кл. Күңел күзе күрмәсә, ... ( маңгай күзе ботак тишеге).

5 кл. Аерылганны аю ашар, ... ( бүленгәнне бүре ашар).

            А.б. Рәхмәт. Алдагы бирем сезгә өй эше итеп бирелгән иде. Сез үзегезнең диссертациягезне комиссия каршында якларга тиеш буласыз. Рәхим итегез!

9 кл.

8 кл.

7 кл.

6 кл.

5 кл..

           А.б. Рәхмәт. Алдагы бәйгебез “Иң грамоталы укучы” дип атала. Сезгә сүзләр язылган кәгазьләр таратам. Ләкин мин сүзләргә нинди хәрефләр куярга икәнлеген белмәдем. Сездән ярдәм көтәм.

     Й...мшак, аш...яулык, шә...әр, ми...ербанлы, и...тирам, шөг...ль, ш...фкат...ле, вәг...дә, к...г...з..., мәг...нә.

          А.б. Алдагы бәйгебездә сезнең сүзлек хәзинәгезне тикшереп карарбыз. Мин сорау бирермен, ә сез бер сүз белән генә җавап бирерсез.

9 кл. Күргәзмәгә, музейга куелган предметларның гомуми исеме? (экспонат).

8 кл. Күргәзмәгә, музейга һ.б. урыннарга коллектив белән бару? (экскурсия).

7 кл. Самолет очып китә, килеп төшә торган махсус мәйдан? ( аэродром).

6 кл. Юллар салу өчен кулланылган сумалалы кара массаның исеме?

 ( асфальт).

5 кл. Ярышларда беренчелекне алган спортчы исеме? ( чемпион).

9 кл. Шәһәрләр арасында салынган юл исеме? ( трасса).

8 кл. Гади күз белән күреп булмый торган иң кечкенә әйберләрне зурайтып күрсәтә торган прибор? ( микроскоп).

7 кл. Еракка көчле яктылык бирә торган прибор? ( прожектор).

6 кл. Җәяүлеләр йөри торган урын? ( тротуар).

5 кл. Укучының көзгесе? ( көндәлек).

             А.б. Укучыларыбыз өчен әзерләнгән биремнәребез төгәлләнде. Катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Сүзне хөкемдарларга бирәбез.    

     Й...мшак, аш...яулык, шә...әр, ми...ербанлы, и...тирам, шөг...ль, ш...фкат...ле, вәг...дә, к...г...з..., мәг...нә.

     Й...мшак, аш...яулык, шә...әр, ми...ербанлы, и...тирам, шөг...ль, ш...фкат...ле, вәг...дә, к...г...з..., мәг...нә.

 

     Й...мшак, аш...яулык, шә...әр, ми...ербанлы, и...тирам, шөг...ль, ш...фкат...ле, вәг...дә, к...г...з..., мәг...нә.

     Й...мшак, аш...яулык, шә...әр, ми...ербанлы, и...тирам, шөг...ль, ш...фкат...ле, вәг...дә, к...г...з..., мәг...нә.

 

     Й...мшак, аш...яулык, шә...әр, ми...ербанлы, и...тирам, шөг...ль, ш...фкат...ле, вәг...дә, к...г...з..., мәг...нә.

     Й...мшак, аш...яулык, шә...әр, ми...ербанлы, и...тирам, шөг...ль, ш...фкат...ле, вәг...дә, к...г...з..., мәг...нә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конкурс "Учитель года - 2013"

Как учителю мне  приходится сотрудничать с нашим районным краеведческим музеем, со своими учениками посещать   выставки и  экскурсии.  Годы сотрудничества были результативными...

игра к конкурсу Ученик года Эрудит - 2013

Использование интеллектуальных игр с целью создания благоприятных условий для развития каждой личности, способной к достижению результативности в интеллектуальном труде. Отборочный тур....

мастер - класс Конкурс «Учитель года - 2013» "Особенности татарского костюма"

Мастер – классКонкурс «Учитель года - 2013»Учитель начальных классовМБОУ «Кунашакская СОШ» Карачурина Елена Марсовна...

Визитная карточка участника областного конкурса "Педагог Магаданской области - 2013"

Данная презентация содержит информацию о конкурсанте....

Материалы участника конкурса ПНПО-2013

Здесь помещены конкурсные материалы...