Дәрес планы.Әдәби уку.
план-конспект урока (3 класс)

Сулейманова Гульшат Ислямовна

Тема: Туган як кышы.

Максат: Туган як табигатенең гүзәллелегенә, матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү.
 

Бурычлар:

- Н. Сладковның, Г. Бәшировның кышкы табигатьне сурәтләнгән әсәрләре белән танышу;
- Әсәрләрдәге чагыштыру, сынландыру, җанландыруларны табу, мәгънәләрен аңлату;
- Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

 

Предметны өйрәнү нәтиҗәләре:

 

Коммуникатив УУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү, хаталарын таба һәм төзәтә белү.

 

Регулятив УУГ:

Укытучы белән бергә уку максатын кую;

Проблеманы чишүдә берничә вариант табу;

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

 

Танып белү УУГ:

Кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

Үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

 

Предметара  бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.

 

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу дәресе.

 

Кулланылган  материал: “Әдәби уку” дәреслеге, 3 сыйныф, Г.М.Сафиуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова. (126 бит - 3кл),   Өстәмә: дәреслек  - хрестоматия, 3,сыйныф, Г.М.Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, ноутбук .

 

Җиһазлау: Г. Бәширов портреты һәм презентация.

 

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany._tugan_yak_kyshy.docx21.35 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Туган як кышы.

Максат: Туган як табигатенең гүзәллелегенә, матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

- Н. Сладковның, Г. Бәшировның кышкы табигатьне сурәтләнгән әсәрләре белән танышу;
- Әсәрләрдәге чагыштыру, сынландыру, җанландыруларны табу, мәгънәләрен аңлату;
- Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Предметны өйрәнү нәтиҗәләре:

Коммуникатив УУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү, хаталарын таба һәм төзәтә белү.

Регулятив УУГ: 

Укытучы белән бергә уку максатын кую;

Проблеманы чишүдә берничә вариант табу;

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Танып белү УУГ:

Кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

Үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Предметара  бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу дәресе.

Кулланылган  материал: “Әдәби уку” дәреслеге, 3 сыйныф, Г.М.Сафиуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова. (126 бит - 3кл),   Өстәмә: дәреслек  - хрестоматия, 3,сыйныф, Г.М.Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, ноутбук .

Җиһазлау: Г. Бәширов портреты һәм презентация.

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда.

 

 Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.

   Бер – беребезгә елмаеп, яхшы кәеф теләп, әдәби уку дәресен башлыйбыз. Ә, хәзер укучылар мин сезгә табышмаклар укыйм. Сез игътибар белән тыңлап җавапларын әйтергә тиеш буласыз.

2. Белемнәрне актуальләштерү, кабатлау.

   

Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (Кыш)

Мамык түшәгем,
Җиргә түшәдем. (Кар)

Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра. (Буран, өермә)

Утта янмый,
Суда батмый. (Боз)

Соңлап кына көн туа.
Чәй эчкәнче, төн туа.
Ай яктысы астында
Балалар чана шуа.
Ел ахыры икәндер.
Кайсы ай бу? ... (Декабрь)

Яңа елда яңа кар
Җемелдәр дә елкылдар
Агачлар көмеш кенә –
Торсын шул килеш кенә!
Коры суык урамда
Кайсы айда? (Гыйнварда)


Юлда җәяүле буран,
Көрткә күмелә урам.
Кояш толыбын сала,
Бераз кар көрәп ала.
Бетми кар көрәп кенә
Кайсы ай бу? Кем белә? (Февральдә)

- Бу табышмакларны нинди тема берләштерә? (Кыш).

Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Әйе,  кыш.  

- Ә хәзер тактага күз салабыз. Укучылар, бирелгән фото сурәтләрдә сез үзегезгә таныш урыннарны күрәсезме?  (слайдта Зирекле авылының  кышкы фотолары)

Бүгенге дәресебезнең темасы  Туган як кышы.

- Укучылар кыш көне безнең авылыбыз матурмы? (әйе)

Димәк, бүгенге дәресебезнең максаты  ничек була: Туган як табигатенең гүзәллелегенә, матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү. (слайдтан укыйлар).

Балалар мин сезгә иҗади эш биргән идем һәрберегез кыш турында нәрсәдә булса әзерләп килергә тиеш идегез. Сез әзерме, әйдәгез күрсәтегез әле, кем нәрсә әзерләп килде икән?

Укучылар, хәзер дәреслекнең 126 нчы битен ачыгыз әле. Гомәр Бәшировның Беренче кар хикәясе белән танышырбыз.

- Кем соң ул Гомәр Бәширов?  (Кыскача биографиясе белән таныштыру)

- Беренче кар хикәясендә сүз нәрсә турында барачак? (кар)

- Кар нинди, аның сыйфатларын санап чыгыгыз әле?

- Сезнең кар яуганны күзәткәнегез бармы? (Әйе, күзәткәнем бар) Ә, менә беренче кар табигатьне, җир өсләрен ничек үзгәртә?

Ә хәзер без сезнең белән шул турыда укырбыз.

 (җавап биргән укучыга этап саен фишка)

3.Яңа материалны аңлату.

1.Г.Бәшировың “Беренче кар” хикәясен укытучы яки бер яхшы укучы укый.

2.Хикәя сезгә ошадымы? Ни өчен? Сезнең беренче кар турында фикерләрегез исбатландымы? Ә хәзер хикәягә кабат әйләнеп кайтабыз. Автор беренче карга шатланамы? Ә ни өчен кайгыра?Автор беренче карны ничек сурәтли? Агач ботаклары нинди? Шул турыда автор сүзләрен генә сайлап укыгыз.

4. Белемнәрне беренчел ныгыту.

1. Парларда эш. Партадашыңа беренче кар турында сөйләп кара. Ә ул кышкы кар турында сөйләсен.

2. Группаларда эш. Кар темасына синквейн ясау. Ике группага ике кәгазъ бирелә.Тактада кар сүзе языла. Тексттан: карны сыйфатлаган ике сыйфат, өч фигыль,кар сүзенә ассоциация, беренче карга карата үз фикерегезне белдергән бер җөмлә языгыз.

3. “Флоу зе лидер” стуктурасы буенча физминут.

5. Мөстәкыйль эш.

 Тактада ике картина.Игътибар белән карыйбыз. Нәрсә күрәбез?(Берсендә кыш, икенчесендә җәй сурәтләнгән) Кыш һәм җәй бер-берсеннән ничек аерыла? Кем әйтеп бирер?

Хрестоматиядән 58 нче битне ачабыз. Хикәянең авторын һәм исемен укыйбыз. Ничек уйлыйсыз хикәя нәрсә турында булыр? Хикәяне укыйбыз.
1. Н.Сладковның “Кышкы җәй” хикәясен
“Инсерт”алымын кулланып укучылар үзләре укыйлар. 

Сораулар....

-Яңа информация V

- Мин моны беләм +

- Мин башкача уйлый идем -

- Бу мине кызыксындырды ?

Җавапларны тикшерү.


2. Бу кайсы ел вакыты була? - соравына җавап табу.
3. Кыш уртасында җәй була аламы? Табигать законнарына нинди күренеш каршы килә? Бу күренеш сезгә кайсы әкияттән таныш?

4. Бу хикәя белән Николай Сладков нәрсә әйтергә теләгән?

Укучылар, хикәянең нәрсә белән тамамлануын беләсегез килсә, китапханәдә Люция Нәҗмиеваның “Баллы яңгыр” исемле китабынан табып укый аласыз.

6. Өй эше бирү.

Карның нинди файдасы бар? Бу сорауга җавапны өлкәннәрдән дә сорашыгыз.

7. Узбәя бирү.

Бер бала интерактивная панель каршына чыга, калганнар урыннарда эшли.

-Менә сезнең каршыгызда ак бит, мин сезгә сораулар бирәм, сез җавабыгызны ак битләргә сурәтләгез.

1. Әгәр сезгә дәрес ошаса сез узегезне битнең уртасына ясыйсыз, әгәр ошамаса кырыйга ясыйсыз.

2. Бу дәресне син нинди символ белән күрсәтер идең?

3.Бу дәрес сиңа нинди вакыйгаларны искә төшерде?

4. Бу дәрес узеңә нинди билге куя идең?

8. Йомгаклау.

 -Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Дәреснең кайсы өлеше сезгә аеруча ошады?  Ни өчен? (җаваплар тыңлана)

- Ни өчен беренче кар гади генә түгел икән?

- Ул үзе белән нинди яңа шатлыклар алып килә?

- Киләсе дәрестә без сезнең белән алар турында күбрәк сөйләшербез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Примерный план оформления воспитательного плана классного руководителя

Примерный план оформления воспитательного плана классного руководителя. + социальный паспорт класса...

Рисунок и план. План местности

Рисунок и план. План местности...

Тест по литературному чтению, 4 класс. Тема: План текста. Виды планов.

Тест обеспечивает  освоение учащимися способов выполнения проверочных заданий по литературному чтению....

индивидуальный план план повышения профессионального уровня

Перспективный план реализации методической темы с 2014 года по 2017 годы...

план самообразования; план работы со слабыми и с одаренными детьми;

Татар теле фәнен авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планы...