ФДБбСын гамәлгә ашыру шартларында дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыру
материал

Ярулина Заиля Сабитовна

Доклад содержит материал о том, как организовать деятельность учащихся на уроках.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми урта белем мәктәбе

“ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыру”

Ярулина Зәилә Сабит кызы

Кәлимуллина Алсу Илгизәр кызы

Заман мәгариф системасы алдына балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын  тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя.Уку-укыту процессындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен дәүләт стандартлары төзелде. Ул укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга өйрәтүне алгы планга китереп чыгара. Хәзер тирән мәгълуматлы булу гына җитми. Белем сыйфаты һәм сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч көч булып тора.Мондый шартларда авыл мәктәбенә таләпләр үзгәрде: балаларга сыйфатлы белем бирү, аларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, милли, гражданлык һәм патриотик тәрбия, яшь буынны интеллектуаль яктан тәрбияләү һәм үстерү, укучылар үзидарәсе эшчәнлеген оештыру проблемалары килеп туды. Башлангыч мәктәп укучыларны урта һәм югары сыйныфларда уңышлы укуга әзерләү белән бергә аларны заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләргә дә тиеш. Дәресләр укучы һәм укытучы арасындагы хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны кызыксындыру максатыннан эш күбрәк төркемнәрдә оештырыла.Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә. Дәресләрнең уңай ягы шунда: монда барлык балалар да төркемдәге балаларга үзенең фикерен җиткерә.Алар бер-берсен тыңларга, бергәләп нәтиҗә чыгарырга өйрәнәләр. Ә оялчан балалар төркемдә сөйләшүгә мәҗбури тартыла  һәм аралаша башлый. Укучы дәрес дәвамында үз белеменең үсешен күзәтә, нәтиҗә ясый бара. Аңлау дәрәҗәсен ачыклау өчен дәрес ахырында белемнәрне модельләштереп куярга тиеш була.

Бүгенге дәрескә нинди таләпләр куела соң? Иң беренче чиратта ул барлык шартлары булган, заманча җиһазландырылган кабинетларда югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Икенчедән, укытучы дәреснең максат һәм бурычларын дөрес билгеләргә, эш төрләрен, укытучы һәм укучы эшчәнлеген дөрес оештырырга тиеш. Өченчедән, дәрес проблемалы, укучының үсешенә хезмәт итәргә, укытучыларны укучы белән хезмәттәшлеккә этәрергә тиеш. Дүртенчедән, укытучы укучыларны эзләнергә, актив эшләргә, фикерләргә өйрәтергә тиеш. Бу исә укучыларны иҗадилыкка ирешергә, укучылар белән кире элемтә урнаштырырга, нәтиҗәлелеккә ирешүгә шарт тудыра.

Бүгенге көн дәресе укучыга сайлау мөмкинлеге бирә, анда белем алуга омтылыш тудырырга, алган белемнәрен тормышта файдаланырга өйрәтергә тиеш.

Дәреслектә укучылар эшен оештыру ничек бара? Укучылар зшчәнлеген төрлечә оештыру өчен күнегүләр системасы бирелә: парлап, кече төркемнәрдә, коллектив белән, мөстәкыйль.Элек күнегүне эшләү тәртибе методик кулланмага гына кертелә иде. Ә хәзер укучылар күнегүнең биреме аша эшчәнлекнең төрен аңлыйлар, кайсы универсаль уку гамәлен формалаштыруны күздә тотканын ачыклый алалар. Федераль дәүләт белем стандартының үзәгендә булган планлаштырылган нәтиҗәләр укучыда гомуми белем бирү программасын үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтәләр.

Бүгенге заман таләп иткәнчә, сыйфатлы белем алган, алга таба һөнәр алырга әзер булган шәхес тәрбияләү- безнең төп бурычыбыз. Бу бурыч ничек тормышка ашырыла соң, мәктәпнең йөзен  күрсәтүче юнәлешләр нинди? Узган уку елында башлангыч сыйныфлар берләшмәсенең эше түбәндәге төп максатка ирешүгә юнәлдерелгән иде: укучыларның белем сыйфатын үстерү, белемнәрне иҗади биеклектә алуга ирешкән укучылар санын  арттыру, математика, рус теле фәннәреннән укучыларның белем дәрәҗәләрен күтәрү.

Мәктәп эшчәнлегенең төп күрсәткече- ул белем сыйфаты.Аны күтәрүгә күп кенә факторлар йогынты ясый. 2019-2020 нче уку елында Ямаширмә гомуми урта белем мәктәбенең башлангыч сыйныфларында 32 балага билге чыгып, шуларның 10ысы отличник, 15е ударник булды, белем сыйфаты 87%. Коркачык башлангыч мәктәбендә 24 балага билге чыкты. Шуларның 4есе бары тик “5” билгеләренә генә, ә 15е “4” һәм “5” билгеләренә тәмамлады, белем сыйфаты 79%.

Белем сыйфатын күрсәтүче тагын бер юнәлеш- сәләтле балалар белән эш. Республикада сәләтле балаларны үстерү, аларга белем һәм тәрбия бирү өчен тиешле шартлар тудыру юнәлешендә максатчан эш оештырыла.Бу безнең мәктәптә дә зур чагылыш таба. Укучылар төрле түгәрәкләргә йөреп, төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашып зур уңышларга ирештеләр. 1нче сыйныф укучылары Мухин Сәлим һәм Кәлимуллина Гөлназ, 2нче сыйныф укучысы Кәлимуллина Ильвина тирә-юнь фәненнән “Эрудит” республика олимпиадасында катнашып, призер булдылар. 4нче сыйныф укучысы Сафиуллина Азалия портфолио һәм шигырь сөйләү конкурсларында катнашып, 3 нче урынга лаек булды. “Бозда сак бул” рәсем конкурсында катнашып, 2 нче сыйныф укучысы Хәмидуллина Алинә 2 нче урын , ә 4нче сыйныф укучысы Сафина Иркә 3нче урынны алды. 2 нче сыйныф укучысы Шәвәлиева Ралинә “Җиңү открыткалары” дигән акциядә, ә 2 нче сыйныф укучысы Хәмидуллина Алинә “Тукай дөньясына сәяхәт” акциясендә катнашты.  Икесе дә җиңүгә ирештеләр. 3 нче сыйныф укучысы Әгъзамов  Булат шәҗәрә конкурсында катнашып, 3 нче урынны алды. 2 нче сыйныф укучысы Кәлимуллина Ильвина халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Ватан”халык иҗаты фестиваль-конкурсында катнашып, 2нче урынны алды. Шулай ук Кәлимуллина Ильвина республикада үткәрелгән “Уңыш чикләре” дип аталган иҗади конкурста катнашып, Икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Без укыту-тәрбия эшен укучының сәламәтлегенә зыян килмәслек итеп оештыруга нык игътибар бирәбез. Көндәлек режим, дөрес туклану, шәхси гигиена темаларына ата-аналар белән берлектә әңгәмәләр оештырабыз, анкеталар тутырабыз, фельшерлар белән очрашабыз. Балаларның умыртка баганасын, арка, кул, аяк-мускуллар ныгытуга даими рәвештә күнегүләр ясыйбыз, динамик паузалар үткәрәбез.

Балалар- безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны төзү өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга да нык сәламәтлек, күнел тынычлыгы, рухи матурлык телим.

Чыгышымны Фәнис Яруллинның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Укытучым!
Яшəгəн һəр көнең,
Эшлəгəн һəр эшең
Сузылсын якты бер нур булып.
Сайлаган юлыңа
Гомерең буена
Рəхмəтлəр өелсен тау булып.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс.

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс тәкъдим итәм....

“Башлангыч сыйныфта икенче буын ФГОСын гамәлгә куюда укучы эшчәнлеген оештыру”

Опубликовано 13.11.2013 - 21:46 - Шигапова Наджия Наиловна  2011-2012 нче   уку елыннан районыбыз мәктәпләре дә яңача укытуга күчтеләр. Яңача укыту мәгариф системасына зур үзгәрешл...

Укучылар иҗаты (укучылар иҗат иткән шигырьләр)

Әбиләрдә кунакта. Каникулга чыккан саенБарам мин әбиләргә,Авылда ял итүләреРәхәтлек бирә безгә.  Апам,сеңлем белән бергәКүңелле соң ял итү,Рәхәтләнеп ял иткәчЧитен була инде китү....

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында башлангыч сыйныфта математика дәресләрендә яңа технологияләр

Мәктәп мөстәкыйль тормышта үзен ышанычлы хис итүче заманча белем һәм күнекмәләргә ия укучылар тәрбияләргә тиеш. Традицион репродуктив укыту, пассив, буйсынган рольдәге укучы бу бурычларны чишә алмавын...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

ФДБбСын гамәлгә ашыру шартларында дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыру

Эту презентацию могут использовать в своей методической работе руководители методического объединения  учителей начальных классов....