Разработка урока по татарскому языку по теме "Наречие"
план-конспект урока (4 класс)

Валиева Лилия Глюсовна

Рәвеш сүз төркемен өйрәнү дәресе. Дәрестә укучыларны рәвеш сүз төркеме белән таныштыру. Аларның үзлектән рәвешләрнең үзенчәлекләрен ачуларына ирешү. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Татар теле.                                                 05.03.2021.

Тема:   “Наречие”. (Рәвеш сүз төркеме). 

Максат: Укучыларны рәвеш сүз төркеме белән таныштыру. Аларның үзлектән рәвешләрнең үзенчәлекләрен ачуларына ирешү. Рәвеш төркемчәләрен билгеләү. Табигатебезнең яз фасылы  матурлыкларын күрә белергә өйрәтү.

УУГ: ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;  КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү;  РУУГ:  кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;   ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү

Җиһаз: Такта, компьютер, интерактив такта;

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты.

-  Исәнләшү, укучыларның кәефләрен сорау, яңа материалны үзләштерү өчен сыйныфта уңай халәт тудыру.

II.Яңа уку мәсьәләсе кую һәм аны чишү.    

- Укучылар, узган дәресләрдә исем, сыйфат, сан кебек мөстәкыйль сүз төркемнәрен өйрәндек. Шулай ук сез фигыль сүз төркеме белән дә таныш. Ә бүгенге дәрестә рәвеш белән танышырсыз. Аның белән сезне алда өйрәнгән сүз төркемнәре таныштырыр.

- Шулай итеп, алдыгызга түбәндәге сораулар куела:  ( Интерактив тактага сораулар чыга)

   1.  Рәвеш нәрсәне ачыклый? Кайсы яклап?

   2.  Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?

     3.  Рәвешнең нинди төркемчәләре бар?

    - Сез аларга җавапларны төркемнәрдә чишәрсез.     (Тактага яз фасылы күренеше чыга)

- Укучылар, алдыгызда – рәсем. Әйтегез әле, кайсы ел фасылы сурәтләнгән? (Укучыларның җаваплары  тыңлана) Әйе, яз фасылы. Күрәсез, бездә дә тиздән яз тантана итәчәк. Табигатебезнең иң гүзәл, иң матур чоры. Бу вакытта туган ягыбызда нинди үзгәрешләр күзәтелә? (Укучыларның җаваплары  тыңлана)

                  ( Тактага яз фасылына кагылышлы җөмләләр һәм биремнәр чыга)

     - Дусларым, тактада - бу ел фасылына  кагылышлы җөмләләр. Һәр төркем икешәр җөмлә өстендә эшли, биремнәргә җавап бирә.(Укучыларга төркемнәрдә эшләргә вакыт бирелә).        

 1нче бирем                                                                          

Сез белгән сүз төркемнәрен билгеләгез.

Алар нинди сорауларга җавап бирә?

                                     Кайсы сүз төркемен ачыклап килә?  

   1) Якты кояш туры карый.

   2) Күчмә кошлар озакка кайттылар.

   3) Югарыда аларның тавышы ишетелә.

   4) Көн бүген җылытып җибәрде.

  5) Төн көзгедәй салкын булды.

  6) Салкын кыш ачудан китмәскә тартыша.

  • Шулай итеп, нинди сүз төркемнәрен билгеләдегез? (Укучылар исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен, аларның сорауларын, кайсы сүз төркемен ачыклауларын билгелиләр).
  • Димәк, сыйфат һәм фигыль җөмләдәге исем сүз төркемен ачыклап килделәр. Безнең алдыбызга түбәндәге схема килеп чыкты:

                                                (Тактага схема чыга)

              Якты(сыйфат)   кояш(исем)      туры(???)     карый(фигыль).

ягъни:

                                               сыйфат                                 ?

исем                              фигыль

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                       

  • Укучылар , һәр җөмләдә кайсы сүзләр ачыкланмыйча калды? (Туры, озакка, югарыда, бүген, көзгедәй, ачудан).
  • Бу сүзләргә кайсы сүздән чыгып сорау куеп була?(Фигыльләрдән).

                                          (Тактада - 2нче бирем)

III. Яңа тема өстендә эш.

  Якты кояш туры карый.

  Күчмә кошлар озакка кайттылар.

 Югарыда аларның тавышы ишетелә.

 Көн бүген җылытып җибәрде.

 Төн көзгедәй салкын булды.

Салкын кыш ачудан китмәскә тартыша.

  • Кара белән билгеләнгән сүзләргә фигыльдән чыгып нинди сораулар куела?(Ничек? күпмегә? кайда? кайчан? ничек? нигә?)

-   Әлеге сүзләр фигыльне кайсы яклап ачыклый?(Укучылар төркемнәрдә эшлиләр һәм рәвешләрнең эш яки хәлнең үтәлү урынын, вакытын, күләмен, максатын яки сәбәбен, ысулын яки рәвешен ачыклавын әйтәләр).

              - Димәк

1. Рәвешләр эш яки хәлнең билгесен белдәрә.
2. Ничек? күпме? кайчан? кайда? кая? нигә?       сорауларына җавап бирә.
3. Эш яки хәлнең үтәлү урынын, вакытын, күләмен,максатын яки сәбәбен, ысулын яки рәвешен белдерә.

IV Физминутка.

V. Беренчел ныгыту.

   1) Дәреслек белән эш.

51 нче күнегү, 38 бит.

Җөмләләрне чагыштырып укы. Калын хәрефләр белән бирелгән  сүзләргә сорау куй.          

  • КӨЗЕН, КҮП, ТИЗ, сүзләре кайсы сүзләрне ачыклап килә?

Кошлар көзен (кайчан?) җылы якка китәләр.  ( көзен (вакытын ачыклый) китәләр ) .

Яңгыр күп яуды. (яңгыр (никадәр? яуды. (күп күләмен ачыклый)

Самолет тиз оча. (самолет (ничек оча?) тиз).

VI. Белемнәрне ныгыту. Дәреслек белән эш.

52 нче күнегү, 52 бит.

- Җөмләләрне чагыштырып укы. Беренче баганада калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сорау куй, алар кайсы сүзләрне ачыклап килгән? Икенче баганада калын хәрефләр белән бирелгән  сүзләргә сорау куй, аларның кайсы сүзләрне ачыклап килүен әйт.

Җәйге (нинди?) көннәр озын была.                Укучылар җәен (кайчан?) ял итә.

Булат – яхшы (нинди?) укучы.                        Булат яхшы (ничек?) укый.

Басуда көзге (нинди?) эшләр бетте.                Кошлар көзен (кайчан?) җылы якка китә.

53 нче күнегү, 39 бит.

Фигыльләрдән чыгып, рәвешләргә сорау куй. Рәвешләрнең нәрсә белдергәнен әйт. Рәвешләр кергән 1-2 мәкаль табып яз.

VII. Рефлексия. Дәрескә йомгак.

- Дәрес башында нинди максат куйдык?

- Нинди нәтиҗәгә килдек?

- Нинди сүз төркеме белән таныштык?

- Бугенге дәрестәге эшегезгә нинди билге куяр идегез?

VIII. Өй эше: Выполнить упр.55. стр.40 по учебнику, написать рассказ, употребляя наречия, по рисункам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Омонимы" разработка урока по татарскому языку.

Разработка+ презентация к уроку на тему "Омонимы" в 3 классе татарской подгруппы....

разработка урока по татарскому языку "Билге һәм сүз" 1класс

разработка урока    по  татарскому  языку  на тему  "Билге һәм сүз"(1класс)...

разработка урока по татарскому языку

“сез”, “сезнең” алмашлыкларын сөйләмдә активлаштыру. Сөйләм        телен үстерү....

Разработка урока по татарскому языку в 3 классе

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе яңа таләпләр буенча язылды.Кушымча ,сүз ясагыч кушымчаларны бала таба, аера белерлек итеп төзелде.      ...

Разработка урока по татарскому языку на тему "Саннарны гомумиләштереп кабатлау" (4 класс)

Урок был показан на семинаре директоров татарских гимназий Республики Татарстан....

Методическая разработка урока по татарскому языку на тему"Парлы сүзләр."

Дәрес  “Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты Концепциясе”нә  нигезләнеп төзелде. Дәрес планы эш программасын һәм 3 нче сыйныфлар өчен “Татар теле” (Ф.Ф.Харисов,  Ч.М. Харисова, “Мәгар...

Методическая разработка урока по татарскому языку в 4 классе на тему “Сыйфат” с применением сингапурской структуры

Аннотация Дәрес информацион  технология кулланып үткәрелә. Дәреснең темасы “Сыйфат”. 4 нче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укытыла. Дәрес эшкәртмәсе укучы...