"Индеецларның байлыгын эзләгәндә" квест
план-конспект

Башлангыч сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvest_indeetslarnyn_baylygyn_ezlgnd.docx24.54 КБ

Предварительный просмотр:

Квест  “Индеецларның байлыгын эзләгәндә”

(1-2 нче сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш чара)

Максат: Укучыларның төрле фәннәр буенча белемнәрен тикшерү; логик фикерләүләрен. Фәннәр белән кызыксынуларын  үстерү; дуслык, бердәмлек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: квестны үткәрү өчен класс бүлмәләре-станцияләр: русский язык, литературное чтение, математика, татар теле, әйләнә-тирә дөнья, биремнәр.

Әзерлек эшләре: “Индеецлар” өчен атрибутлар әзерләү, борынгы индеецлар тормышы белән танышу, “боевой клич”лар өйрәнү. Командаларга бүленү, капитаннар сайлау.

Квестның барышы.

А.б. Укучылар без бүген 1-2 нче сыйныф укучылары белән “Индеецларның байлыгын эзләгәндә” дип аталган сыйныфтан тыш чарага җыелдык. Ул квест формасында үтәчәк һәм укучыларның 1 чирек дәвамында туплаган белемнәрен күрергә ярдәм итәчәк.

   Каманчи  кабиләсеннән булган индеецлар үзләренең байлыкларын бик оста яшергәннәр. Аны күпме генә эзләсәләр дә, бүгенге көнгә кадәр тапканнары юк. Кемдер авырлыкларны җиңә алмыйча җиңелергә мәҗбүр була, кемнәрнедер индеецлар юк итә, кемнәрдер текә кыялардан упкынга төшеп китә.... Без бүген шушы байлыкны эзли чыгарга батырчылык итәбез. Каманчилар безне танымасын өчен, без дә индеецлар булып кыланырбыз.

   Ә индеецлар җиренә аяк басу өчен, сезне индеецларга багышларга кирәк:

  1. Түгәрәк ясап басабыз, тезләнәбез, кулларыбызны күккә күтәреп “Хейя!” дип кычкырабыз.
  2. Сул кул белән баш артыннан уң колакны тартабыз.
  3. Начар уйлар чыгып китсен өчен башыбызны болгыйбыз.
  4. Уң кул белән яныбыздагы иптәшебезне кочып, җилкәсен чәбәклибез.

 Сез хәзер чын индеецлар. Һәр индеец кабиләсенең үз сугышчан чакыруы булган. Бүгенге уенда ике кабилә катнаша. Алар __________________________ һәм _______________________________________ кабиләләре. Хәзер аларның чакыруларын тыңлап китәрбез.

1кабилә:

Вау! — Вау!
Вау-вай! — Вау-вай!
Вау-вай-во! — Вау-вай-во!
Чики-рики лумба! —  лумба!
Мумба ля колумба! — колумба!
А-ле бале мулинез! —  мулинез!
Килис ламба эсэмэс! —  эсэмэс!
Ширли-мырли карабас! —  карабас!
Бала амба Гондурас! — Гондурас!
Джига-джига квиста ц-ц-ц! — ц-ц-ц!
Муси-пуси молодцы! —  молодцы!

2 кабилә:

О-оле!
О-самаса-маса!
О-караса-бам!
Ботен-ботен-бом!
Бимбо-тили-бимбо!
О, я бизона жду!
А потом ловлю!
О-о-о, ахи-охи-хэй
О-о-о, фанта кола лей! 
О-о-о, вкуси нямы чмок! 
О-о-о, виспа сникерс йок!

Индеецлар, сез юлга чыгарга әзерме? Каманчилар бик мәкерле, алар безгә төрле киртәләр корып куйганнардыр. Сез аларны үтәргә әзерме, куркып калмассызмы? Юлны кайдан башлыйбыз, башта маршрутны белергә кирәк. Разведчиклар каманчиларның серле хатын һәм капчыкларын кулга төшереп кайттылар. Капчыкта төрле предметлар, димәк алар безгә биремнәрне үтәгәндә кирәк булачак. Аларга игътибарлы булыгыз.  Башта хатны укырга кирәк. ( хат кәгазьгә балавыз белән язылган. Аны уку өчен кәгазь битен төсле карандашлар белән буярга кирәк. Хатта: “Карта шарда” диелгән. Шарлар капчыкларда. Картаны алу өчен шарны кабартып шартлатырга кирәк. Картада мәктәп схемасы. Схемада һәр команданың кая барырга тиешлеге күрсәтелгән.)

Һәр команда математика, литературное чтение, әйләнә-тирә дөнья, русский язык, татар теле станцияләрендә булып, төрле биремнәр үти. Станцияләрдә аларны “каманчилар” каршы ала, биремнәрне үтәгәч пазлның бер кисәге бирелә. Аңа киләсе станция номеры язылган була. Соңгы станция – спортзал. Ике команда да шунда килә. Берничә спорт уены үткәрелә. Соңгы пазл коробкаларга яшерелгән. Коробкалар уенчылар санынча әзерләнә. Пазлны тапканчы коробкаларны берәрләп алып киләләр. Пазлдан рәсем җыелгач, байлыкның кайдалыгы турында мәгълүмат та табыла. “Байлык” - акча формасындагы шоколадлар балаларга бирелә.

Биремнәр:

  1. Математика станциясе.

Рәсемгә карап санау таякчыкларыннан сыерны төзергә.  Рәсемгә карап ничә таяк кирәк икәнен санарга (1 класс)

Төзи (2 класс)

     Ике таякчыкны сыер уңга карап торырлык итеп күчереп куярга.

  1. Станция “Литературное чтение” ( Решить кроссворд о героях сказок и мультфильмов)
  2. “Әйләнә-тирә дөнья” станциясе. Хайваннар турында табышмаклар.
  3. Станция “Русский язык” һәм “Татар теле” станциясе. Шифрны укырга.

(Шифрны алфавит ярдәмендә укыйлар)

Разгадать шифр!                                              

                                                                       Шифрны    чишәргә!

19

17

16

18

20

9

1

13

 

23

21

19

22

24

11

1

15

  1. “Спортзал” станциясе.

1 бирем. Индеецларның кечкенә көймәләре булган. Ул каноэ дип аталган һәм аңа ике генә кеше сыйган. Безнең юлыбызны “елга” бүлде. Капитаннар командагызны ике кешелек көймәләр(обручлар) ярдәмендә икенче ярга ташырга кирәк. Бәлки байлык елганың икенче ярына яшерелгәндер. Башладык.

2 бирем. Бу якка чыктык чыгуын, тик бернинди дә байлык күренми әле. Укучылар карагыз әле. Тегендә ниндидер коробкалар күренә, бәлки без эзләгән байлык шунда яшеренгәндер. Индеецлар атларда бик оста йөргән. Хәзер шушы атларга (кабартылган шарларга) берәрләп  утырып вак коробкаларны ташыйбыз. Командалар янына килеп җиткәч коробкаларның эчен тикшерәбез, берәр язу булмасмы. (бер коробкада соңгы пазл яшерелгән. Пазллардан картина төзиләр. Картинаның артында “подсказка” –“Байлык- сыйныф җитәкчегездә”)

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Иске Өҗем төп гомуми белем мәктәбе”

Квест  “Индеецларның байлыгын эзләгәндә”

(1-2 нче сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш чара)

Сыйныф җитәкчеләре: Халикова Д.Ю., Шәрифҗанова Р.В.

2018


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Веб-квест "Приключения в трех королевствах"

Эта работа соединяет несколько Интернет – технологий: веб-квест, образовательный блог. Занятие проводится дистанционно, совершенствует навыки работы с компьютерными программами. Данный веб-квест – это...

Веб-квест "Литературная сказка"

Веб-квест "Литературная сказка"      По образовательной программе «Школа 2100» в 4 классе дети вместе с героями учебника «В океане света» отправляются в путешествие в усадьбу Аксак...

Квест "Триединство"

Данный сценарий игры предназначен для учащихся начальных классов, позволяет формировать этнокультурную компетентность учащихся....

Квест "В поисках Деда Мороза"

Сценарий игры, проводимой на праздник Новый Год.Форма: квест.Возраст участников: младший школьный....

Конспект логопедического квеста "Осенний квест"

Закрепление знаний об осени, её приметах, а так же продолжение работы по развитию навыка составления описательного рассказа по сюжетной картине. ...