Контрольно-измерительные материалы по татарскому языку
учебно-методический материал (4 класс)

контрольно-измерительные материалы по татарскому языку для 4 класса для проверки учебных действий

Скачать:


Предварительный просмотр:

Класс: 4 (татар төркеме)

Предмет: татар теле

Предмет нәтиҗәсе: ия белән хәбәрне танып белү.

 Бирем: текстны күчереп язарга,ия белән хәбәрләрнең астына сызарга.

Төнбоеклы күлдә аккошлар йөзә. Күкрәкләре суга шактый тирән кергән. Ак муеннары мәһабәт бөгелгән. Зур сары томшыклары суга иелгән.

        Сез шуны һәрчак исегездә тотыгыз:аккошлар – сак кошлар. Алар тынычлык яраталар, саф һава, көмштәй саф су яраталар.

Көтелгән җавап:

Төнбоеклы күлдә аккошлар йөзә. Күкрәкләре суга шактый тирән кергән. Ак муеннары мәһабәт бөгелгән. Зур сары томшыклары суга иелгән.

        Сез шуны һәрчак исегездә тотыгыз: аккошлар – сак кошлар. Алар тынычлык яраталар, саф һава, көмштәй саф су яраталар. 

Белемнәрне бәяләү:

  1. Хатасыз, чиста һәм  дөрес башкарылган эшкә 5 балл.
  2. 2 хата җибәрелгән чиста һәм төзәтүләрсез эшкә 4 баллл.
  3. 3 тән артык хатасы булган ,төзәтүләрсез эшләгән эшкә 3 балл.

  1. Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

Тема: Сыйфат дәрәҗәләре

Класс: 4

Предмет: татар теле

Метапредмет нәтиҗәсе:танып-белү гамәлләре ( аерым билгеләре буенча предметларны берләштерү, классификацияләү)

Бирем: бирелгән сыйфатларны 4 төркемгә бүлеп яз.

Ак, кызгылт, сарырак, матур, ямьлерәк, алсу, аксыл, гап-гади, дөм караңгы, иң йомшак, тәмле.

 

Гади дәрәҗә

Чагыштыру дәрәҗәсе

Артыклык дәрәҗәсе

 Кимлек дәрәҗәсе

 

 

Көтелгән җавап:

 Гади дәрәҗә

Чагыштыру дәрәҗәсе

Артыклык дәрәҗәсе

 Кимлек дәрәҗәсе

  Ак, матур, тәмле

Сарырак,ямьлерәк

Гап-гади, дөм караңгы, иң йомшак

 Кызгылт,алсу, аксыл

Бәяләү критерийлары:

Һәр дөрес җавап 1 балл белән билгеләнә.

“5”- 11 балл

“4”-9 балл

“3”-7 балл

  1. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

Класс: 3 (рус төркеме)

Предмет: татар теле

Метапредмет нәтиҗәсе:тиешле сөйләм чаралары кулланып, текст  булдыру; үз фикереңне дәлилләп бирү.

Бирем: беренче һәм соңгы җөмләләр арасына 4 җөмлә өстәп, көз  турында бәйләнешле хикәя төзергә.   

Урамда көз җитте. ...........................................................   Кошлар җылы якларга китә.

 

Көтелгән җавап:

Урамда көз җитте. Көз айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь. Яфраклар саргая. Салкын яңгырлар ява. Көннәр кыска, төннәр озын. Кошлар җылы якларга китә.

 

Бәяләү критерийлары:

     “5”-эшне тулысынча дөрес башкарган (бирелгән җөмләләргә 4 җөмлә өстәп, бәйләнешле хикәя төзегән);

“4”- бирелгән җөмләләргә 3 җөмлә өстәп бәйләнешле хикәя төзегән;  яки 4 җөмлә өстәп язган, ләкин 2 дән артык булмаган фактик хатасы бар;

“3”- бирелгән җөмләләргә 2 җөмләдән кимрәк җөмлә өстәп бәйләнешле хикәя төзегән; яки 4 җөмлә өстәп язган, ләкин  3 тән артык фактик хатасы бар.

  1. Регулятив  универсаль уку гамәлләре.

Предмет: татар теле

УУГ(метапредмет нәтиҗәсе): баланың эшкә максат куя белеп эшләве, үз эшен бәяләве.

Бирем: Хикәя булырлык итеп, җөмләләрне тиешле тәртиптә урнаштырып яз.

  1. Пешекче апалар тәмле ашлар пешерәләр.  2) Безнең мәктәптә ашханә бар. 3) Безгә ашханә ошый. 4) Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз.5) Безгә кәбестә ашы да,токмачлы аш та пешерәләр. 6)    Ә боткалар котлет белән тәмле була. 7) Меню төрле-төрле була. 8) Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез.9) Аннан соң без чәй, компот, кесәл эчәбез.

 Көтелгән җавап:

Безнең мәктәптә ашханә бар.Пешекче апалар тәмле ашлар пешерәләр.Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз.Безгә ашханә ошый.

Меню төрле-төрле була.Безгә кәбестә ашы да,токмачлы аш та пешерәләр.

Ә боткалар котлет белән тәмле була.Аннан соң без чәй,компот,кесәл эчәбез.Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез

 Бәяләү критерийлары:

Барлык җөмләләр дә хикәя эчтәлегенә туры килеп язылса “5” куела.

Җөмләләрнең урнашу тәртибендә 1-2 хата җибәрелсә “4” куела.

Җөмләләрнең урнашу тәртибендә 3 хата җибәрелсә “3” куела


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Контрольно-измерительные материалы по татарскому языку

Данные контрольно-измерительные материалы помогают  учителю  выявить степень усвоения  знаний по каждому разделу учебника....

Контрольно-измерительный материал ,3 класс русский язык УМК "Перспектива"

Контрольно-измерительный материал ,3 класс русский язык УМК "Перспектива"...

Контрольно-измерительный материал по родному русскому языку 4 класс

Наше отечество, наша родина — матушка Россия. Отечеством мы зовём Россию потому, что в ней жили испокон веку наши отцы и деды наши. Родиной мы зовём её потому, что в ней мы родились, в ней говор...

Контрольно-измерительные, диагностические материалы

Контрольно-измерительные, диагностические материалы...

Контрольно-измерительный материал ,3 класс русский язык УМК "Перспектива"

Контрольно-измерительный материал ,3 класс русский язык УМК "Перспектива"...

Контрольно-измерительный материал ,3 класс русский язык УМК "Перспектива"

Контрольно-измерительный материал, 3 класс русский язык УМК "Перспектива"...