Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...
материал (3 класс)

Бу  шигырем мине укыткан  хөрмәтле укытучыларыма hәм  хезмәттәшләремә бәйрәм котлавы  булсын иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hterlim_min_le_bugengedy.docx12.34 КБ

Предварительный просмотр:

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Сәгатьләрне санап, дулкынланып,

Бу көннәрне зарыгып көткэнем.

Менә без дә мәктәп сукмагында,

Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Йөзебездә шатлык һэм куаныч,

Әйтерсең лә кояш бәйрәме.

_ сабый бүген тәүге тапкыр

Мәктәп сукмагыннан атлады.

Белем дигән сикәлтәле илгә

Юллар әнә шулай башланды.

Кулда – чәчәк, йөздә – шатлык хисе,

Йөрәкләр дә тибә ашкынып.

Сабый тизрәк барып, мәктәп күрү

Уе белән атлый ашыгып.

Мәктәп бусагасы төбендә

Көтә иде укытучы апа.

Сабый кебек ул да дулкынлана,

Сабый күңеле белән шатлана.

4 ел шулай сизелмичә үтте,

Төрле хәлләр булды бу чорда.

Шатлык-кайгы – барысы уртак булды;

Артта калды ләкин барсы да.

Аннан безне үзенә каршы алды

Башка мәктәп – Сатыш мәктәбе.

Яңа дуслар, башка укытучылар

Алга таба безне әйдәде.

Кайда гына белем алсак та без

Сез әүлия булдыгыз – Укытучы!

Сез йөкләдегез әти-әни, Ватан,

Туган телне саклау бурычын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәтерләрдә мәңге сакланыр

4 класс укучылар белән башкарылган эзләнү эше....