Дәреснең темасы: Е.е хәрефләре, (йэ), (йы) авазлары.
план-конспект урока (1 класс) по теме

Шайдуллина Рузаля Ракиповна

Дәреснең максатлары:

1) Е хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен һәм, күрше иҗектәге сузыкларга карап, калын да, нечкә дә укылганын аңлату.

2) (ЙЭ), (ЙЫ) кушылмаларын телдән әйтеп, башта (Э), (Ы) авазларын билгеләтү, сузыклар алдындагы Й тартыгын ишетеп аера белергә өйрәтү.

3) Е хәрефе булган сүзләрне укырга өйрәтү, фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_syynyf_dres_ee_khreflre.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Е,е хәрефләре, (йэ), (йы) авазлары.

Дәреснең максатлары: 1) Е хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен һәм, күрше иҗектәге сузыкларга карап, калын да, нечкә дә укылганын аңлату.

2) (йэ), (йы) кушылмаларын телдән әйтеп, башта (э), (ы) авазларын билгеләтү, сузыклар алдындагы й тартыгын ишетеп аера белергә өйрәтү.

3) Е хәрефе булган сүзләрне укырга өйрәтү, фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү.

4) Балаларга табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү, аларны җәнлекләрне күзәтергә өйрәтү.

                                    Дәрес барышы.

Ориентлаштыру – мотивлаштыру этабы. Оештыру.

Балалар, бүген безнең бик кызык һәм гаҗәп дәрес көтә, чөнки сез яңа баш “Е” һәм юл “е” хәрефләре белән танышачаксыз. “Е” хәрефе бик могҗизалы хәреф, ул ике авазга әйләнә ала: (йэ), (йы). Һәм сез дәрес вакытында үзегез дә яңа авазлар кергән сүзләрне анализларга өйрәнерсез.

Без сезнең белән шулай ук табигать турында сөйләшербез, сез иптәшләрегез белән табигать һәм җәнлекләр турындагы кызык хикәяләрне бүлешерсез.

Табигать турында сөйләшү.

  • Балалар, хәзер кайсы ел фасылы? (Хәзер көз)
  • Көзнең кайсы ае? (көзнең ноябрь ае)
  • Ноябрь – көзнең кайсы ае? (Ноябрь – көз азагы)
  • Көз азагы җитү белән табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Тышта тагын да салкынрак, җирдә кар ята, кешеләр җылы киемнән йөриләр, табигать кышка әзерләнә, кыш кәз белән көрәшә, кошлар көньякка китеп бетте. Җәнлекләр дә кышка әзерләнеп беттеләр.)

Физкультминутка.

Укытучы:      И балалар күрегез:

                     Тышта, әнә, көз килде.

Балалар:      Әйе,әйе, күрәбез,

                      Көз килгәнен беләбез.

Укытучы:      Йә әйтегез, сөйләгез,

                      Ничек килә икән көз?

Балалар:      Кошлар очты көньякка

                     Канат кагып, еракка.

                     Аюлар өн казыды,

                     Бик тирән итеп базны.

                     Балыклар да тындылар,

                     Су төбенә чумдылар

                    Агачлар ялангачлар,

                    Җилләрдә чайкалалар.

                    Тик безгә күңелле көз, -

                    Без мәктәпкә йөрибез, йөрибез.

Төп өлеш:

Сүзлек сүзләре өстендә эш. (суер, елан)

  • Балалар, безнең як урманнарында, болыннарда суер, еланнарны да очратып була. Суерлар нинди була икәнен  белер өчен, аларны слайдлардан карап китик.
  • Әйдәгез әле, суерлар турында Диасның чыгышын тыңлыйк әле. ( Суер – урманда яши торган эре кошларның берсе. Ул тавык кебек куркак кош. Суер – күбрәк җирдә йөри һәм агачларда утыра.)
  • Балалар, барысы да аңлашылдымы? Ә хәзер искә төшерик әле, әйләнә – тирә дөнья белән танышу дәресләрендә без еланнар турында сөйләшкән идек. Хәзер слайдларга игътибар белән карагыз. Еланнар турында сез хәзер нәрсә беләсез?
  • Балалар чыгышы:

Еланнарның аяклары юк, ул җирдән шуыша.

Еланнар урманда, болында, су янында яшиләр.

Еланнар бер урында генә яши.

Кышка сентябрь, октябрь айларында әзерләнә.

Кышкы җир астында, печән, таш арасында үткәрәләр.

  • Балалар, әйдәгез әле бу ике сүзне башта ашыкмыйча бөтенебез бергә, аннан соң иҗекләргә бүлеп укыйк. (су-ер, е-лан)
  • Бу ике сүз нәрсә белән охшаган? (икесе дә икешәр иҗекле, икесендә дә е хәрефе бар)
  • Искә төшерегез әле, нинди сузык авазлар белән без танышкан идек инде? (А, Ә, И, Ы, У, Ү)
  • Ни өчен алар сузык авазлар дип атала? (чөнки аларны сузып, җырлап әйтеп була)
  • Шул авазлар белән җыр җырлап алыйк әле, ә мин дирижер булам.
  • Ә хәзер яңа хәреф белән җырлап карыйк әле. ( (йы), (йэ). )
  • Нинди аерма бар? ( ике аваздан тора)
  • Нинди авазлар ул? ( й – тартык, ы – сузык; й – тартык, э – сузык )
  • Ә хәзер язу дәфтәрләрегезне ачыгыз, схема буенча елан сүзе өстендә эшләрбез. Сүздә ничә иҗек? (ике иҗек, (йы – лан), (ы),(а) – калын сузыклар, димәк бу калын әйтелешле сүз)
  • Беренче иҗектә ничә аваз? (ике аваз).
  • Димәк, бу сүздә ничә хәреф һәм ничә аваз? ( 4 хәреф һәм 5 аваз ).
  • Суер сүзе өстендә эш. (  (су – йэр), 4 хәреф, 5 аваз  )
  • Балалар, без эшләгән эш буенча нинди нәтиҗә ясап була? ( Сүз башында һәм иҗек башында е хәрефе ике аваз бирә)

Физкультминутка.

Балалар, бераз ял итеп алыйк:

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә идән, менә түшәм,

Менә минем пар кулым.

Белем – күнекмәләрне ныгыту.

  • Балалар, уку өстендә эшкә күчик. Иҗекләрне экран буенча бергәләшеп укып чыгыйк. Беренче иҗектә ничә хәреф? ( 2 иҗек ). Авазлар санын әйтегез әле. ( 3 аваз ).
  • Калган иҗекләрнең хәреф һәм аваз санын һәрберегез аңлатып чыгыгыз.
  • Ә хәзер минем арттан сүзләрне кабатлап барыгыз. (экраннан)
  • Хәзер бер-берегез артыннан китаптан сүзләрне укып күрсәтегез.
  • Һәрберегез шул укыган сүзләрдә хәреф һәм аваз санын әйтеп бирегез.
  • Балалар, сез сүзләрне укыдыгыз, алар нәрсәдән төзелә? ( Хәрефләрдән, без аларны күрәбез, язабыз )
  • Ә авазлар турында сез нәрсә әйтә аласыз? (Авазларны ишетәбез, әйтәбез)
  • Сүзләрдән нәрсә төзеп була? (Җөмлә)
  • Димәк, җөмлә нәрсәдән төзелә? (Җөмлә сүзләрдән төзелә)
  • Җөмлә нәрсәне белдерә? (Җөмлә тәмамланган уйны белдерә)
  • Елан һәм суер сүзләре белән җөмләләр төзеп карыйк. (Елан урманда яши. Мин еланны күрдем. Мин еланнан куркам. Суер матур кош. Һәм башка җөмләләр.)
  • Балалар, хәзер бер җөмләне тактада магнит хәрефләрдән җыеп карыйк. Эшне башлаганчы җөмлә турында нинди кагыйдәләрне искә төшерергә кирәк? (Җөмләне баш хәрефтән яза башлыйбыз. Җөмлә ахырында нокта куябыз)
  • Тагын нинди тыныш билгеләрен куеп була? (Өндәү билгесен, сорау билгесен)
  • Төзелгән җөмләне төрле интонация белән укып карыйк. (Елан урманда яши. Елан урманда яши! Елан урманда яшиме?)

Уку мәсьәләсен чишү.

Сорауларга җавап бирү.

  • Балалар, китапта бирелгән хикәяне  бергәләшеп укып чыгыйк әле.
  • Укыганны аңладыгызмы?
  • Каенлык – нәрсә ул? Урман дип әйтеп буламы аны?(каеннар усә торган урман, русча әйткәндә – березняк)
  • Ул каенлык нинди? (куе каенлык)
  • Мәкальдә нинди җәнлекләр турында әйтелә? (Елан һәм суер турында әйтелә.)
  • Бу текстта ничә җөмлә? (Бу текстта ике җөмлә.)
  • Ике җөмлә булганы нәрсәдән күренә? (Җөмлә баш хәрефтән языла башлый. Җөмлә ахырында нокта куела.)
  • Баш хәрефләре астына  карандаш белән сызыгыз, нокта янына плюс куегыз.)
  • Ә хәзер дөрес интонация белән җөмләләрне яңадан укып чыгыйк.
  • Бу хикәяне дәвам итеп буламы?
  • Тагын нинди җөмләләр өстәп була? (Каенлыкта аюлар, төлкеләр, тиеннәр, бүреләр бар. Мин каенлыкта булдым. Без анда гөмбә җыйдык.)

Язу дәфтәрендә эш.

Баш Е,  юл е хәрефләрен аерым – аерым һәм иҗекләрдә килгән очракларны язырга өйрәтү.

Нәтиҗә.

  • Балалар, бүгенге дәрестә без нинди хәрефләр белән таныштык? (Баш Е хәрефе һәм юл е хәрефе белән таныштык.)
  • Ул хәрефләр ничә аваз бирә? ( Ике аваз бирә.)
  • Әйдәгез кагыйдәне тагын бер кат әйтеп чыгыйк. (Сүз башында һәм иҗек башында Е хәрефе ике аваз бирә.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....

[җ],[ч] авазлары һәм җ,ч хәрефләре.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....

Сузык Яя хәрефләре һәм аның авазлары.

"Сузык Яя хәрефләре һәм аның авазлары" темасына әзерләнгән презентация...

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.Дәреснең тибы. Кабатлау дәресе.Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, с...

2 класс. Рәсем. Дәреснең темасы. Графика “Урманда”.

Дәрестә төп эшчәнлек графика төшенчәсен бирү, белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү булды. Әңгәмә, күзәтү, таныштыру методлары кулландым. Укучылар төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып линия,штрих аша ...

Дәреснең темасы:Татарстан -безнең Ватаныбыз Уен элементлары белән дәрес -сәяхәт.

)” Татарстан –безнең Ватаныбыз”бүлеге буенча алган...