Дәреснең темасы:Татарстан -безнең Ватаныбыз Уен элементлары белән дәрес -сәяхәт.
план-конспект урока (3 класс) на тему

)” Татарстан –безнең Ватаныбыз”бүлеге буенча алган      

                                      белемнәрне ныгыту,кабатлау;

                                   2)Балаларны актив аралашуга тарту,диалогик һәм моно

                                     логик сөйләм телен үстерү;

                                    3) Туган җиребез белән горурлану,ярату хисе тәрбияләү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы:Татарстан  -безнең Ватаныбыз

Дәреснең максаты:1)” Татарстан –безнең Ватаныбыз”бүлеге буенча алган      

                                      белемнәрне ныгыту,кабатлау;

                                   2)Балаларны актив аралашуга тарту,диалогик һәм моно

                                     логик сөйләм телен үстерү;

                                    3) Туган җиребез белән горурлану,ярату хисе тәрбияләү.

Дәреснең тибы:дәрес –сәяхәт

 Жиһазлау:     интерактив такта,фоторәсемнәр,җөмлә төзү өчен язылган карточкалар.

                                            Дәрес барышы:

Актуальләштерү моменты:

-Исәнмесез,укучылар.Кояшлы көн телим барыгызга,һәм иминлек телим һәр кемгә.Балалар,килгән кунаклар белән исәнләшик әле:

-Исәнмесез!

Имин үтсен көнегез,

Балкып торсын йөзегез!

-Яхшы ,утырыгыз.Без бүген дәресебездә сәяхәткә чыгарбыз.Минем сорауга дөрес җавап бирсәгез,кайда сәяхәт итәсегезне  белерсез.Дөньяда шәһәрләр бик күп ,һәр кешенең туган ,яшәгән шәһәре була.Сез нинди шәһәрдә яшисез?

-Без Казан шәһәрендә яшибез.

-Казан нинди республиканың башкаласы?

-Казан Татарстан Республикасының башкаласы.

1нче слайд

Димәк ,сәяхәтебезТатарстан Республикасы,Казан шәһәре буенча булачак.Сез 2 төркемгә бүленеп утырдыгыз.1нче төркем-“Туган –җирем Татарстан “ дип атала,2нче төркем –“Казан –Татарстан башкаласы”

Һәр төркем үз темасы белән таныштыра.

-Сәяхәтне башлар өчен беренче безгә шул тема буенча өйрәнгән сүзләрне искә төшерергә кирәк.                    

2нче слайд Сүзлек

Ватаным-Родина,Отечество,Отчизна

Туган җирем-Родная земля

Шәһәрләр –города

Башкала-столица

Милләт –нация

Истәлекле урыннар-знаменательные места

Борынгы-древний

Урманнар-леса

Күлләр-озера

Көчле –сильный

Усал-злой

Хәйләкәр-хитрый

Укучылар слайдтагы сүзләрне укыйлар ,тәрҗемә итәләр.Сүзлекне искә төшердек.Димәк ,без сәяхәткә әзер.

-Ә хәзер мин 2төркемгә дә карточкалар бирәм, сез карточкадагы сүзләрне дәвам итәргә тиешсез.

3нче слайд Карточкалар

1нче төркемгә:Без Татарстанда ...(яшибез)

                           Татарстанда ...(музейлар ,театрлар,мәчетләр,кинотеатрлар бар                    

                            Татарстан –зур,...  ...   .(бай Республика)

                            Татарстанда төрле ...(милләтләр) яши              

2нче төркемгә:Казан Идел буенда ...      ( урнашкан)

                          Казанда...(Кол Шәриф мәчете,Сөембикә манарасы,Спас башня                             сы,Кремль )бар.

                             Казан зур,… (матур) шәһәр

                              Мин Казан шәһәрендә...(яшим).

Төркемнәр бер-берсенең эшләрен тикшерәләр( Тактада дөрес җаваплар белән

4.Слайд күрсәтелә.

Сәяхәтебезне дәвам итеп Татарстан Республикасы белән танышып үтик әлә.

С.Фәтхетдинов башкаруында”Мин яратам сине Татарстан “җыры тыңлана.

Сүз 1нче төркемгә бирелә .Һәр укучы Татарстан турында җөмләләр әйтәләр.

          Без Татарстанда яшибез.

          Татарстан -бай һәм зур республика.

         Татарстан республикасының президенты-Рөстәм Нургали улы Миннеханов. 5слайд                                            

       Татарстанның гербы, флагы,гимны бар.(5,6,7слайдлар)

        Татарстанда зур шәһәрләр,матур авыллар,яшел урманнар,елгалар бар.                                              

        Урманнарда хәйләкәр төлкеләр ,җитез куяннар ,усал бүреләр,көчле                                                       пошилар яши .      

1нче төркем  сүзен йомгаклап 1укучы Татарстан турында хикәя сөйли.

Укучылар, сүзлектә башкала –столица дигән сүз бар иде.Хәзер 2нче төркем

Казан шәһәре белән таныштырып китер.1укучы Ш.Җиһангированың”Без- мәңге синеке Казан” шигырен сөйли.(8нче слайд Казан)

-Казан турында ,әйдәгез диалог формасында сөйләшербез.

(2укучы диалог төзи)

 -Казан  нинди шәһәр?

-Казан –борынгы шәһәр.

-Казанда нинди истәлекле урыннар бар?

-Кремль,Сөембикә манарасы,Кол Шәриф мәчете,Спас башнясы.(Слайд)

-Шәһәрдә нәрсәләр бар?

-музейлар,театрлар,цирк ..(.Слайд)

Укучылар сәяхәтне дәвам итәбез.Сүзне 1нче төркемгә бирәбез.Мин сезгә русча язылган Татарстан шәһәрләре белән битләр таратам,сез татарча тәрҗемәсен әйтеп ,тактага магнит белән ябыштырасыз(.Слайд)

Казан –Казань,Яр Чаллы-Набережные  Челны,Алабуга-Елабуга,Азнакай-Азнакаево,Бөгелмә-Бугульма,Зеленодольск-Яшел Үзән,Түбән Кама-Нижнекамск,Баулы-Бавлы,Зәй-Заинск.

-Укучылар ,без Казан белән таныштык,2нче дәрестә сәяхәтебезне дәвам итәрбез,1татар авылына тукталырбыз,ул авылда барсы татарча гына сөйләшә,авыл кешеләре белән татарча гына сөйләшергә кирәк.Ромашка уены

Русча җөмләләр язылган ,укып татарчага тәрҗемә итәләр.

-Как называется ваша деревня?

Авылыгызның исеме ничек?

В деревне есть школа?

Авылда мәктәп бармы?

Сколько улиц в деревне?

Авылда ничә урам бар?

В деревне есть магазин?

Авылда кибет бармы?

Яхшы ,без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Әйе Татарстан турында.

Татарстан турында нәрсәләр белдек?(Укучылар җавабы)

Өй эше

1  Татарстан,Казан турында кечкенә хикәя төзү;

2  Татарстан,Казан турында җөмләләр язу;

3  Татарстан ,Казан рәсемен ясау.

2төркемгә дә кояш рәсемен бирәм,шунда наклейкадан алып үзегезгә билгеләр куегыз.Дәрестә катнашуыгыз өчен рәхмәт,дәресемне түбәндәге шигырь юллары белән бетерәсем килә

                      Татарстан -үз илебез

                       Безнең газиз җиребез.

                       Бакчадагы гөлләр төсле,

                       Гүзәл булсын көнегез!  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.Дәреснең тибы. Кабатлау дәресе.Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, с...

2 класс. Рәсем. Дәреснең темасы. Графика “Урманда”.

Дәрестә төп эшчәнлек графика төшенчәсен бирү, белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү булды. Әңгәмә, күзәтү, таныштыру методлары кулландым. Укучылар төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып линия,штрих аша ...

Дәреснең темасы: Е.е хәрефләре, (йэ), (йы) авазлары.

Дәреснең максатлары:1) Е хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен һәм, күрше иҗектәге сузыкларга карап, калын да, нечкә дә укылганын аңлату.2) (ЙЭ), (ЙЫ) кушылмаларын телдән әйтеп, башта (Э), (Ы) авазл...

"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе

"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе...

Татар теле дәресләрендә уен элементлары

Татар теле дәресләрендә уен элементлары...

Сәламәт яшәү рәвеше элементлары

Сәламәт кеше генә үз теләгенә ирешә ала. Юкка гына “Саулык – зур байлык”, димиләр...