"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе
статья (3 класс) на тему

Гараева Флюса Сабитовна

"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

«Үткәнен белмәгән халыкның, киләчәге юк»

                  Ш.Мәрҗәни

  Әйе, «Илен белмәгән-игелексез», «Халкын белмәгән-холыксыз», «Нәселен белмәгән-нәсәпсез» дип, юкка гына әйтмәгән халкыбыз.Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, дигәннәр борынгылар.Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының чыгышын белә.Шуның өчен дә без бүген балаларга үз шәҗәрәләренең тарихын, туган авылының үткәнен белү, өйрәнү  , туган төбәкнең  тарихи урыннарын хөрмәт белән саклау фарыз дибез.

  Үткәннәр,  үз гаиләңнең тарихы белән кызыксыну һәр кешегә салынган.Һәркемгә мәгълүм, бәләкәй чаклардан ук беләбез, безгә кадәр дә вакыт барган, кешеләр яшәгән,вакыйгалар булып торган.Кеше-туганнары сөйләгәннәрне тыңлый,гаилә легендалары белән таныша һәм хәтердә үткәннәрнең образы туплана.Бераз үскәч, шушы сөйләгәннәргә, күргәннәргә үзеңнең укыганнарың, дәрестә алган мәгълүматларың  килеп кушыла.Шулай итеп һәр кешедә үз үткәне турында мәгълүмат туплана.Бу-гомуми тарих фонында барлыкка килә.

  Безнең гаиләбез дә үз юлын үткән, үз җиңүләренә ирешкән, ходай язган кайгы-хәсрәтләрне кичергән.Билгеле-_болар берсе дә эзсез генә үтеп китмәгән.

  Шәймәрдән-Кәшбразый-Сабирҗан-Сабит-бу минем белгән кадәр  тамырым.

Дөрес, белгән кадәр мәгълүматны мин Сабирҗан бабам турында гына бирә алам.Ә калганнары турында төгәл истәлекләр сакланып калмаган.

  Ә Сабирҗан бабама килгәндә, ул 1903 нче елны, арыш урган вакытта,дөньяга килгән.Гади бер авыл малае булган.Иген иккән, атлар көткән.Алачыкта тимерче булып та эшләгән.Җир малае булганга, бернинди кара эштән дә тартынып тормаган.Туп кебек, түм-түгәрәк, төптән юан чыккан егет булып үсеп җиткән.Матур кызны яр итеп сайлаган.Тик тормышлары гына җайлашып китә алмаган.Әбием-Кәшифә дә шул сукмакны үтә.Чалманарат авылына килен булып төшә.Тик,язмаганны , талап алып булмаган кебек, кире авылына кайтып китә.1935 енче елда , әбием белән бабам уртак гаиләләрен төзиләр.Бер-берсен хөрмәт итеп, дөнья мәшәкатьләренә чумалар.Бабам-ат караучы, әбием-авыл хатыннарына хас эшләрне башкара.Акрынлап көннәр, айлар үтә.Тупылдап торган уллары-Сабит, ягъни минем әткәем дөньяга килә.Һәр туган көнгә сөенеп, тормыш тәгәрмәче тәгәри.Тик мондый бәхетле көннәр озакка сузыла алмый.Бөтен дөньяны тетрәткән Бөек Ватан сугышы башлана.Илгә килгән кара кайгы,бабам белән әбием гаиләсен дә читләтеп үтми.1941 енче елны ,биш яшьлек улын, яраткан хатынын калдырып, бабам фронтка китә.Ә әбием «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!»лозунгысы астында,тылда хезмәт куя.Җир сөрә,урак ура,сугышчылар өчен, кич утырып оекбаш-бияләйләр бәйли.Шулай ук, җәйге челләләргә туры килгән уразасын да калдырмый.

  Илгә Жиңү килә. 1945 енче елны бабам сугыштан кайта. Җиң сызганып эшкә керешә.Бик авыр вакытлар.Шушы авырлыкларны бераз җиңеләйтеп булмасмы, дип Мәскәүгә төзелешкә китә. 1947 нче елны,44 яшендә ,кинәт үлеп китә.Шуннан бирле,11 яшьлек әтием-әтилеләргә , 42 яшьлек әбием парлыларга кызыгып,күз яшьләрен эчкә йотып, гомер итәләр.Гомумән,мин үземне –үзем белә башлаганнан бирле,ул-сабыр,эшчән,пешерергә,бәйләргә яратучы,чандыр гына карчык булып күз алдымда тора.

   Әнием ягыннан-Йөзлебикә әбием дә,чорына күрә бик аңлы, гарәпчә, татарча укый-яза белүче иде.Яшь чагында бик җаваплы эшләрдә эшләгән.Без, анны яратып, «ерак әбекәй» дип йөрттек.Ул, яттан, бик матур итеп Тукай шигырьләрен укый иде. Беренче «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» әкиятен  мин аннан ишеттем.Искиткеч,моңлы итеп җырлап та бирә иде.

-Актаныш таңнары

Ул минем йөрәк серемне, аңлармы?-дип җырлавы бүген дә колагым да яңгырый.Кызганыч, Йөзлебикә әбиемә дә парлап гомер итәргә язмаган.

  Игътибар итсәгез, ике әбием дә бер төрле язмышка дучар булалар.Юк,ике әби генә түгел, шул чор әбиләренең язмышы белән аваздаш ул.Ә моңа, билгеле,  сугыш сәбәпче.

  Еллар үтә, сулар ага.Яшь егет Сабит белән тыйнак кыз Флүдә, яңа-Кәшбразиевлар гаиләсен төзиләр.Әтием-монтёр, әнием-колхозда төрле эшләрдә эшли.Бер-бер артлы 3 уллары: Рөстәм, Хәмит, Рәшит,2 кызлары: Флүсә, Рәмзия туа.Безне тәрбияләүдә ике әбием дә үзләреннән зур өлеш керттеләр, үзләрендәге яхшы сыйфатларны әти-әниемдә,оныкларында тәрбияләделәр.

  Әткәй-әнкәем дә, барысына да түзеп, шатлык-борчуларны бергә җиңеп матур тормыш кичерделәр.Әбиләребезне тәрбияләп соңгы юлга озаттылар.Без, балаларына тиешле тәрбия биреп, олы тормышка аяк бастырдылар.Ә тәрбияне алар безгә үз үрнәкләре аша  бирделәр.Тик әткәебез генә, авырып безнең арадан китеп барды.Әгәр мөмкин булса, аларның сабырлыгы, тырышлыгы, гадилекләре, гаделлекләре өчен мин  һәйкәл куяр идем.

  Мин-бәхетле,чөнки минем үткәнем,зур ихтирамга лаек әби-бабаларым, әти-әнием булган һәм бар.Мин-бәхетле, чөнки шаулы үткәннәрне сөйләрлек,мирас итеп калдырырлык,балаларым бар,аллага шөкер!Мин- бәхетле, мине аңлаучы гаиләм, ышанычым,авыр чакларымда таянычым бар,аллага шөкер! Җирдә горур атларга хакым бар!

               Актаныш районы

    Иске Җияш башлангыч мәктәбе

 

 Минем гаиләмнең тарихы-Ватаныбыз  

   тарихының бер  

          бите.

« Ел укытучысы-2008 « конкурсы

                         Эссе

   Иске Җияш башлангыч мәтәбе

        Укытучы:Гәрәева Ф.С.

           

     

           

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем гаиләм-минем шәҗәрәм

"Минем гаиләм-минем шәҗәрәм" темасына тәрбия  сәгате конспекты...

"Минем гаиләм" темасына презентация

"Минем гаиләм" темасына презентация...

Проект: "Минем гаиләм" (төзүчесе: Гәрәева Сөмбел)

Проект "Әйләнә - тирә дөнья" фәне кысаларында файдалану өчен.(Перспективалы башлангыч мәктәп. Дәреслекнең авторлары: О.Н.Федотова, Р.Г.Чуракова.)...

Проект "Минем гаиләм" (төзүчесе: Гыйззәтуллин Илһам)

Проект "Әйләнә - тирә дөнья" фәне кысаларында файдалану өчен.(Перспективалы башлангыч мәктәп. Дәреслекнең авторлары: О.Н.Федотова, Р.Г.Чуракова.)...

Сыйныф сәгате "Минем гаиләм-минем шәҗәрәм"

Минем гаиләм – минем шәҗәрәм....