Сыйныф сәгате "Минем гаиләм-минем шәҗәрәм"
классный час (2 класс)

Гумарова Гульгена Загитовна

Минем гаиләм – минем шәҗәрәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_sgate.docx974.37 КБ

Предварительный просмотр:

Минем гаиләм – минем шәҗәрәм.

2-4 нче  сыйныфта класс сәгате.

 Гумарова Гөлгенә Заһит кызы

 Башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Максат: Укучыларда гореф-гадәтләргә, гаилә традицияләренә, ядкарьләренә кызыксыну уяту; буыннар бәйләнеше, исем-фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте турында күзаллануны тирәнәйтү; үз гаиләң белән горурлану хисләре, Ватаныбызның үткәненә, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: шәҗәрәләр, гаилә альбомнары, гаилә ядькәрләре, әбиләр, әти-әниләрнең кул эшләре, “Татар исемнәре сүзлеге” Г.Ф.Саттаров, “Үткәннәрне бәйләп торган нәсел җебем- нәсел тамырым өзелмәсен!” дигән сүзләр язылган плакат.

            Дәрес барышы:

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син!

Бел син ерак бабалырның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот, аларның син

 Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен.

1 укучы. Һәр карыш җир сугарылган

Шәһит җаннар каннарында.

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында.

2 ук. Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, кмткәне бар...

3 ук. Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Бергә. Хәтерләүдән курыкма син!

 Ил үткәнен онытма син!

-Хәерле көн, әти-әниләр, укучылар! “Минем гаиләм- минем шәҗәрәм” дип исемләнгән сыйныф сәгатен башлыйбыз. Без аны бик эчтәлекле шигырь белән башлап җибәрдек. Әйтегез әле, туган сүзенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? Туган сүзе нәрсәне аңлата икән? (йөрәккә якын кешене, туып үскән җирне, бер гаиләдә яшәгән кешене)

-Туган җир- ул нәрсә?

-Туган авыл- ул нәрсә?

-Туган тел- ул нәрсә?

-Туган ил- ул нәрсә?

-Күрәсез, туган җир, туган як - киң кырлы, бик бай мәгънәле төшенчә. Туган җирне ярату, сагыну тойгысы читтә булган кеше күңеле белән рәттән йөри.

-Менә без сезнең белән туган йорт дидек. Бу сүз нәрсәне аңлата?

-Сезнең йортыгызда кемнәр яши? ( сорауларга җавап алу)

Әйдәгез, хәзер туганлык турында табышмаклар әйтешик. Кем тапкыр, кем зирәк? Безнең табышмакларга җавап табарга кирәк.

1.Әниемнең өлкән кызы миңа кем була?

 2.Әбиемнең улы бигрәкләр тәти. Мин аны яратам. Ул – минем ...

3.Татлыдан татлы, әниләргә кем татлы?

4.Ул булмаса, өй караңгы,

Ул булмаса, аш тәмсез.

 Ул –иң кадерле кеше,

Яши алмыйбыз ансыз.

Укучылар ,сез барлык табышмакларга  җавап  таптыгыз. Сез зирәкләр һәм тапкырлар булып чыктыгыз. Ә хәзер гаиләгездә кечкенә генә энегез яки сеңлегез дөньяга килде ди. Ул сезнең кемегез була инде? ( ул сезнең бер туганыгыз )

   Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә. Гаиләгә яңа ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә. Дөресме, укучылар. Сезнең гаиләдә яңа сабый дөньяга килгәне бармы ? Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына куанычлы  мәшәкатьләр алып килә. Аларның иң беренчесе - балага исем кушу йоласы.

   Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган, матур мәгънәле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан.

Бүген әле без бергә

Әйтеп бирербез сезгә

Кеше тапмый исемне,

Исем таба кешене.

-Укучылар, сез үзегезнең исемнәрегез нәрсә аңлатканын беләсезме?

-Минем исемем Таһир: саф, пакъ.

 -Минем исемем Ислам: АллаҺка тугры.

-Минем исемем Әмир:  боеручы, әмер бирүче.

-Минем исемем  Нәфис: чибәр, күрәм.

-Минем исемем Нәзилә :  чиста, ихтирамлы.

 -Минем исемем  Нәргизә: игелекле, саф.

 -Минем исемем Ильзинә:  чиста күңелле.

 -Безнең балаларның исемнәре бик матур, җисемнәренә туры килеп тора икән. Сез бик арып киттегез.  Әйдәгез бармаклар турында тизәйткеч әйтәбез.  Әти бармак, әни бармак, әби бармак, бабай бармак, чәнти бармак - ул мин - нәни.

    -Әйе, һәр гаилә әгъзасының исеме була, шулай ук фамилиясе дә. Фамилия каян  килеп чыга икән соң?

-Әйе, безнең фамилияләребез үзебезнең бабаларыбыз исемнәреннән ясалган. “Илен белмәгән - игелексез, халкын белмәгән - холыксыз, нәселен белмәгән - нәсәпсез”,- дип халык юкка гына әйтмәгән.

   “Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз”, дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белә. Шуның өчен дә без бүген балаларга үз шәҗәрәләренең тарихын, туган авылының үткәнен белү, өйрәнү, туган төбәкнең тарихи урыннарын белү кирәк, дибез.

  -Сез нәсел шәҗәрәгезне беләсезме?

  -Балалар бүген үз шәҗәрәләрен эшләп килделәр. Хәзер алар шуның белән таныштырырлар. (балалар сөйләве)

  -Әйе, шаҗәрәләр безгә бабаларыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Шаҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү  барыбызның да изге бурычы. Димәк, без үзебезнең нәсел агачыбызны һәм 7 буын бабаларыбызны белергә тиеш. Алар белән горурланырга тиешбез.  Гаилә альбомнары белән таныштыру.

  - Гаилә альбомындагы фотолар нәрсә турында сөйли?

  -Гаилә турында хикәяләр, легендалар нәрсә турында сөйли? (кушаматлар)

  -Гаилә кушаматлары каян килә? (буыннан буынга тагылып килә).

-Балалар, сезнең 7 буын бабагызны эзләп табу игелекле бер эш булды. Кемнәрне игелекле кешеләр дибез соң без? (ата-аналарын, милләтен, борынгыларның изге гамәлен кадерләп яшәгән кешеләрне).

-Вакыт чаба. Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Буыннарны онытмыйк, һәрчак истә тотыйк, алар белән горурланыйк. Туган җиребезне, илебезне, авылыбызны онытмыйк.

Кадерле укучыларым, сез сыйныф сәгате дәресенә бик күп эшләр башкардыгыз. Ясаган гаилә шәҗәрәләрегезне саклап тотыгыз. Аларны югалтмый, алдагы буынга җиткерергә язсын.

Минем гаиләм шәҗәрәсе.

C:\Documents and Settings\User\Рабочий стол\DSCF3070 (1).jpg

                                                   Минем әнием белән сеңлем.

     

https://pp.userapi.com/c636125/v636125294/2f059/PYL1N517Kik.jpg

Минем туган авылым.

 C:\Documents and Settings\User\Рабочий стол\img1.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...

Минем гаиләм-минем шәҗәрәм

"Минем гаиләм-минем шәҗәрәм" темасына тәрбия  сәгате конспекты...