Рабочая программа по татарском языку. 2 класс
рабочая программа (2 класс) на тему

Данная рабочая программа составлена по учебнику Хайдаровой Р. "Күңелле татар теле". Рассчитана на 1 час в неделю

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ostm_tatar_tele.docx54.65 КБ

Предварительный просмотр:

   Эш программасының структурасы

Татар теленнән эстәмә дәрес эш программасы  түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, УМК, төп бүлекләрне,белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән,укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләрдән, календарь-тематик планнан.

Эш программасы “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә  укыту программасы”на һәм “Үрнәк программа”га нигезләнеп төзелде.Авторлары: Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева.Программа 2011 нче елда бастырылган.

“    Учхоз урта мәктәбенең базис укыту планы буенча  2 нче сыйныфта уку елы 34 атна тәшкил итә. Атнага 3 сәгать татар  теле,  2 сәгать әдәби уку. Елга татар теле-102 сәгать;  әдәби уку 68 сәг.ТР туган телләрне өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр кертелгән,шуңа 1сәгать өстәмә дәрес өстәлә..
 

 УМК

- Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева , Г.М. Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 2нче сыйныфы өчен   татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.  
-Мультимедиа;

-Эш дәфтәре;

-Укытучы өчен методик ярдәмлек;

-Ата-аналар өчен кулланма;

-Эш программасы  үрнәге.

 Эш программасының эчтәлеге

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч белем  төп гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Аның төп максаты - балаларга башлангыч белем бирү белән беррәттән, аларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяли алу  күнекмәләрен үстерү. Укытуның беренче баскычында ук инновацион һәм интерактив, дистанцион технологияләрдән файдалану зарур.

       Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Закон”” нигезендә татар һәм рус телләре - тигез хокуклы дәүләт телләре. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның, үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп уку фәннәренең берсе булып тора.  

Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

  • башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру; 
  • укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
  • татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә

Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.


Программа Россия Федерациясендәге башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планы нигезендә төзелгән. Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законнары нигезендә базис укыту планында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге каралган.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

- “Татар теле һәм әдәби уку” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус  күнекмәләр  формалаштыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

                    УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

“Татар теле һәм әдәби уку” предметы буенча 2 нче сыйныф программасын үзләштерүнең  шәхси нәтиҗәләре:

– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

 – шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

– татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

--Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив,  танып-белү) нәтиҗәләре:

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
  • әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
  • үрнәк буенча эшли белү;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
  • аңлап укый белү;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү
    - чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.

I Сөйләшү.

Диалогик сөйләм.

2 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

– сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

– дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

– җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

– өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

II Ишетеп аңлау (аудирование).

Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 2 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

– нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;

– сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

– ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

III Уку.

Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:  

– Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.

  • Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.

–  Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош – помидор һ.б.

–  Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.

– Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.

IV Язу.

– 2 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү.

– Иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру.

-Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

  • Тыңлап аңлау

-Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

-тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

-сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

-сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

-ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

  • Диалогик сөйләм:

-Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

-дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

  •         Монологик сөйләм

-Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; 

-тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

-укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

-үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

  • Уку

-Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

-хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

-дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

-тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

-укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

-кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

-укыганда сүзлекләр куллана белү.

  • Язу

-Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

-дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

-бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

-конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

-программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

Уку елы ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру. УУГ.

Шәхси нәтиҗәләр.

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

-  Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;Предметара нәтиҗәләр.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
  • Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.
  • Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

 -  Дәреслек белән эш итә белү.

-  Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

-  Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

-  Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

-  Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

- Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

- Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
  • Парларда эшли белү.

Тематик план

елга 34 сәг.(атнага 1 сәг)

Тема

Сәгать саны

1

Без мәктәпкә барабыз

8

2

Базарда

1

3

Мин чисталык яратам

4

4

Кыш җитә

4

5

Безнең гайлә

2

6

Яз килә

2

7

Туган ягым

10

8

Кибеттә

1

9

Җәй

2

Барлыгы

34


                                                                     Татар теленнән эстәмә дәреснең  эш программасының тематик эчтәлеге 2 нче сыйныф.

Тема

сәгать саны

Якынча сөйләм үрнәге

грамматик материал

1.

Без мәктәпкә барабыз

8

Бүен беренче сентябрь. Көн матур, җылы, кояшлы. Музыка уйный.

Синең дәфтәрең бармы?  Сиңа дәфтәр кирәкме? Миңа дәфтәр бир әле.

Айрат күнегү эшли. (эшләми). Айрат укыймы? Айрат яхшы укый. Айрат нинди билге ала? Айрат “4” ле ала.

Син ничәнче сыйныфта укыйсың?  Мин икенче сыйныфта укыйм.

кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый формалары; Микъдар, тәртип  саннары
ничәнче? Соравы; Нишли? нишләде? Сораулары; Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- санда төрләнеше; Фигыльләрдә  -мы/-ме сорау кисәкчәсе; -мый/-ми кушымчалары; Исемнең урын-вакыт килеше; Исемнең юнәлеш килеше;

Бәйлек сүзләрнең ю.к.формасы;

-дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән; Бәйлек сүзләрне ч.к. куллану; Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең  зат белән төрләнеше.

2.

Базарда

1

Груша сары, баллы. Көз җитә. Урамда салкын. Көннәр кыска, төннәр озын. Кошлар җылы якка ккитәләр.

Син нәрсә яратасың? Мин карбыз яратам. Әнием, әйдә, базарга барабыз. Мин базарга әнием белән барам. Әйтегез әле, карбыз ничә сум тора?

Нинди? соравы; Бик кисәкчәсенең мәгънәсе; Әни белән төзелмәсе;

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 нче зат берлек санда юклык формасы

3.

Мин чисталык яратам

4

Сөлге нинди? Ул чиста, йомшак, матур. Мин сөлге белән сөртенәм.Мин сөлге белән бит сөртәм. Тарак белән чәч тарыйм. Синең бантигың матур. Кайсы җирең авырта? Минем башым авырта. Температураң бармы? Дару эч, бал белән чәй эч.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы;
нинди? соравы; Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 нче зат берлек сан формасы;
нинди? соравы;  Исе мнәрнең  1 нче зат берлек санда тартым белән төрләнүе; юк, түгел формалары; Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы;  Кем?Нәрсә? Кая? кайда? Кайдан? Ничек? Нинди?Ничә? сорауларына;

4.

Кыш җитә

4

Кыш җитте. Салкын җил исә, кар ява.
Урамда салкынмы? Әйе, салкын. Без кошларга җимлек ясыйбыз, җим бирәбез. Син җимлек  ясадыңмы?  Мәктәптә чыршы бәйрәме була. Син бәйрәмдә нишлисең? Мин бәйрәмдә җырлыйм.
Әйдә, тауга барабыз, чаңгы шуабыз. Мин шумыйм, чанам юк.
Оля, сине Яңа ел бәйрәме белән котлыйм.

Айрат саран, ул чана бирмәде.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 нче зат күплек сан формасы; Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше; Исемнәрнең 1,2 нче зат берлек санда тартым белән төрләнүе;  Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.; Хикәя фигыльнең 1 нче зат берлек сан формасы; Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 2, 3 нче зат берлек санда төрләнеше;

5.

Безнең гайлә

2

Безнең гайләдә биш: әни, ... . Мин әнине  яратам.

Син өйдә нишлисең? Мин әнигә булышам. Мин савыт-саба  юам, гөлгә су сибәм.

Айдар, утыр! Өчпочмак аша. Нинди матур табын! Рәхмәт, өчпочмак бик тәмле. Син чәкчәк яратасыңмы?

3 нче зат хикәя фигыль; 2 нче зат боерык фигыль формасы; Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы;

6.

Яз килә

2

Яз җитте. Тамчы тама. Елгадан боз ага. Кояш көлә.Кояш җылыта. Кошлар җылы яктан кайта. Көннәр озын, төннәр кыска. Без кошларга оя ясадык.Урамда җылымы? Әйе, җылы. Юк, яңгыр ява.Җил исә.Син язны яратасыңмы? Мин әнигә бүләк бирдем. Мин сине бик яратам.

Нинди? Нишли? сораулары; Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 нче зат күплек сан формасы;  Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше (берлек санда)

7.

Туган ягым

10

Син кайда яшисең?  Мин Татарстанда яшим. Син нинди районда, шәһәрдә (авылда) яшисең? Татарстанда Идел, ... елгалары бар.
Татарстанда аю, бүре,... яши. Миңа куян ошый. Ул тиз йөгер, матур.
Нинди транспортта барасың? Автобуста барам? Светофорда яшел ут яна- мин юл аша чыгам.Светофорда кызыл ут яна- мин туктыйм.
Авыл янында  урман бар.

Без урманга барабыз. Авылда күңелле, рәхәт.

Кем? Нәрсә? Сораулары; Ялгызлык исемнәр;  Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше; Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары; нинди? ничә? нишли? сораулары;  Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 нче зат күплек сан формасы

8.

Кибеттә

1

Бу нинди кибет? Кибеттә нәрсәләр бар? Сания күлмәк кия. Күлмәк ничә сум тора?
Гөлшат, син бүген бик матур.

Миңа 2 кг алма бирегез әле. Ипи, шикәр бармы?

Исемнәрнең 1-2 нче зат берлек сан тартым белән төрләнүе; Мин, син зат алмашлыгы; Ничә сум тора? төзелмәсе.;

 Боерык фигыльнең 2нче зат берлек һәм күплек саннары;

9.

Җәй

2

Менә ямьле җәй җитте. Җәй көне җылы, рәхәт. Көн кояшлы.
Син җәй көне кая барасың? Мин авылга кайтам.

Оля,син Сабантуйга барасыңмы? Сабантуйда нинди уеннар була? Чүлмәк ваталар, көрәшәләр.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат күплек сан формасы; Аша, аркылы  бәйлекләре; Боерык фигыль

 Татар теленнән эстәмә дәреснең календарь-тематик планы 2нче сыйныф ( рус төркеме)
Елга  34сәг. ( атнага 1 сәг. )

Дәрес
саны

Дәрес номеры

Дәреснең темасы

Практика

Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Контроль

          УУГ

регулятив

танып-белү
коммуникатив
шәхси

Искәрмә

Дәресне үткәрү вакыты

Сүзләр

Грамматик материал

план

факт

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Тема: “Без мәктәпкә барабыз “ (8сәг.)

1

1

Исәнме, мәктәп! Исәнме, укытучым,дусларым!

Уку елына әзерлекне тикшерү, уку-язу әсбапларының барлыгын-юклыгын белү, сорау, инкарь итү

укучы, укытучы, бар, юк, түгел. Хәлләр ничек?

кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый формалары

Парларда диалог оештыру

регулятив:
эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

танып белү:

аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру;

2

2

Нишли? нишләде? Сораулары

Үзеңнең һәм иптәшеңнең нишләве турында хәбәр итә белү

укыйм, сикерәсең, йөгерә

Нишли? нишләде? Сораулары

3

3

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- санда төрләнеше

Иптәшеңнең, үзеңнең мәктәптәге уку хезмәтен әйтә белү

яхшы укыйм, начар укыйм, матур язам

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- санда төрләнеше

4

4

Фигыльләрдә  -мы/-ме сорау кисәкчәсе

Сорау куя белү

Фигыльләрдә  -мы/-ме сорау кисәкчәсе

коммуникатив:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

төркемнәрдә эшли белү;

үз сүзеңне әйтә белү;

башкалар сөйләмен тыңлау һәм аңлау

шәхси: татар теленә, халкына ихтирам тәрбияләү

5

5

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди дә булса эшләрне эшләвеңне, эшләмәвеңне әйтә белү

шигырь

-мый/-ми кушымчалары

6

6

Ситуатив күнегүләр чишү

Үзара сөйләшүдә катнашу

ситуатив күнегү

7

7

Исемнәрнең чыгыш килеш кушымчаларының ялгану тәртибе

Сөйләмдә килеш кушымчаларын дөрес куллану

дөрес

-дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән

8

8

Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану

Сөйләмдә сыйфатны урынлы куллануга ирешү.

сары, яшел, салкын, җилле,болытлы, юеш, тырыш. ялкау

Тема: “Базарда” ( 1сәг.)

9

1

Әни белән төзелмәсе

Базарга кем белән барганыңны әйтә белү

Әни белән төзелмәсе

Тема: “Мин чисталык яратам” ( 4 сәг.)

10

1

Шәхси гигиена

Шәхси гигиена предметларын кулланып , нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү

сабын, теш щеткасы, тарак,сөлге

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 нче зат берлек сан формасы;
нинди? соравы

тест

11

2

Исе мнәрнең  1 нче зат берлек санда тартым белән төрләнүе

Тән әгъзаларын атый белү.Предметларны 1 зат берлек санда тартым белән төрләндерә белү.

кулым чиста, күзем авырта

Исе мнәрнең  1 нче зат берлек санда тартым белән төрләнүе

12

3

Инкарь итү

Предметларның, күренешләрнең булмавын инкарь итү.

Минем сөлгем юк.
Синең кулың пычрак түгел.

юк, түгел формалары

13

4

Кем?Нәрсә? Кая? кайда? Кайдан? Ничек? Нинди?Ничә? сорауларына җавап биргән сүзләр

Предметларга сорау кую, аларның урынын әйтү, ниндилеген хәбәр итү, санын белү.

дару, укол, табип,чиста, шифаханәгә, даруханәдә, тиз, утыз өч

Кем?Нәрсә? Кая? кайда? Кайдан? Ничек? Нинди?Ничә? сорауларына

Рәсемнәр ярдәмендә сорау-җавап

Тема: “Кыш җитә” (4сәг.)

14

1

Яңа ел бәйрәме

Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү.Яңа ел белән котлый белү.Яңа ел бәйрәменә чакыра белү.

Кар бабай, Кар кызы, ясады,бии, шигырь сөйли, җырлый, Яңа ел бәйрәме

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше

котлау язу

15

2

Кышкы уеннар

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга барганыңны-бармаганыңны, кайтканыңны әйтә белү

Исемнәрнең 1,2 нче зат берлек санда тартым белән төрләнүе

16

3

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Эш яки хәлнең булмавын хәбәр итә белү

шумый, яратмый, бармый, чыкмый

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

17

4

Хикәя төзү

Өйрәнелгән л-г материал нигезендә текст төзү

Хикәя фигыльнең 1 нче зат берлек сан формасы

хикәя төзү

Геройларга характеристика бирә белү.

яхшы, игелекле,начар, ясамады

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 2, 3 нче зат берлек санда төрләнеше

Тема: “Безнең гайлә” (2 сәг.)

18

1

Кем нишли?

Кемнең нишләгәнен әйтә һәм сорый белү.

әзерли, пешерә, чистарта, турый

3 нче зат хикәя фигыль

регулятив:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

танып белү:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү.

коммуникатив:
әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; төркемнәрдә эшли белү, үз сүзеңне әйтә белү.

шәхси: гайлә әгъзаларына карата ихтирамлы булу.

19

2

“Безгә кунаклар килде”

Татар халык ашларын белү.

гөбәдия, бәлеш, чәкчәк, чәчәк бәйләме

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

тәрҗемә эше

Тема: “Яз килә”( 2 сәг.)

20

1

Нишлибез? соравы

Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен әйтә һәм сорый белү.

кошлар килә, җылы як, елгада боз ага

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 нче зат күплек сан формасы

парларда сөйләшү оештыу

21

2

Җырлыйм әнием турында.

Җыр өйрәнү.

җыр чыгарган, җырлыйм, кояш гомере

җыр

Тема: “Туган ягым” ( 10 сәг.)

22

1

Татарстан- минем туган ягым.

Бер-береңнең яшәү урынын сорый  һәм кайда яшәгәнен әйтә белү.

Идел,Нократ, Агыйдель,Ык

Ялгызлык исемнәре

регулятив:

укытучы ярдәмендә максат кую; эшнең дөреслеген тикшерү; эш сыйфатына бәя бирү;
эш инструментлары белән эш итә белү.

танып белү:

дәреслек белән эш итә белү;

текстны сәнгатьле итеп уку; текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

коммуникатив:

дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

шәхси: транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү; өлкәннәргә ихтирам; юл йөрү кагыйдәләрен белү; туган җиргә мәхәббәт.

23-24

2-3

Татарстанның  табигате

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Татарстанда яшәгән хайваннарны әйтә белү.

Күгәрчен, чыпчык, аю, төлке, куян, бүре, тиен

Кем? Нәрсә? Сораулары

монолог төзү

25

4

“Минем туган ягым” хикәясен төзү

Туган ягың турында сөйли белү.

Туган тел, яратам, ошый

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше

хикәя язу

26

5

Транспортта

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Урын тәкъдим итә белү. Автобус номерын сорый белү.

Барам, кайтам, утырыгыз,зинһар өчен

Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары

27-28

6-7

“Юлда”.

Светофорның төсләре турында, юл аша чыгу кагыйдәләре турында сөйли белү

карый,елмая, шатлана

нинди? ничә? нишли? сораулары

29-30

8-9

Мин авылда яшим

Авыл табигате турында сөйли белү.

Җиләк, җыям, күңелле, рәхәт, балык тотабыз

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 нче зат күплек сан формасы

язма эш

31

10

“Туган ягым” темасын кабатлап йомгаклау

Өйрәнелгән материалны мөстәкыйль куллана белү

язма эш

Тема: “Кибеттә” (1 сәг.)

32

1

Ашамлыклар кибетендә

Ашамлыкларның исемнәрен әйтә белү, нинди ашамлыклар кирәген әйтә, киәклеген сорый белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

Май, сөт, йомырка, он, ярма, тоз, катык

Боерык фигыльнең 2нче зат берлек һәм күплек саннары

сорау-җавап

Тема: “Җәй” ( 2сәг.)

33

1

Исәнме, җәй!Сабантуйга килегез1

Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне нишләгәнеңне әйтә белү.Татар халык милли бәйрәмнәрен белү. Бәйрәмгә чакыра белү.

ямьле, кыздыра, күбәләк, эссе, җәйге,уку бетте.,рәхим итегез,килегез,чакырабыз,вату.,көрәш,капчык киеп йөгерү.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат күплек сан формасы.Боерык фигыль.

Ситуатив күнегү

регулятив:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

танып белү:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; предметларны чагыштыра, охшаш, аермалы якларын блгели белү;

укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

коммуникатив:

төркемнәрдә эшли белү;

үз сүзеңне әйтә белү;

башкалар сөйләмен тыңлау һәм аңлау

34

2

Тест.

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

ситуатив күнегү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 3 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

1992нче елның 8нче июлендә”Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар,рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булы...

Рабочая программа по татарскому языку 3 класс

Рабочая программа по татарскому языку для татарских групп...

Рабочая программа по татарскому языку. 4 класс

Рабочая программа по татарскому языку...

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

           Икенче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы ....

рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе

Укыту – тематик планлаштыру Предмет  Татар теле, укуСыйныф  2Сәгать саны:Барлыгы  156 сәгать; атнасына   5 сәгать.Планлаштырылган контроль эшләр  4 сәгать.Адми...

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса...

Рабочая программа по татарскому языку (татарские школы) 3 класс

Аңлатма язуыПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы...