Зат һәм сорау алмашлыклары
план-конспект урока (3 класс) на тему

Хакимова  Гульназ Задитовна

Дәрес 3 нче сыйныфның татар төркемендә үткәрелде,  дәрес  ФГОС нормаларына туры килә, Сингапур укыту алымнарын куллнаып төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dresk.docx18.87 КБ

Предварительный просмотр:

Хәкимова   Гөлназ Җәдит   кызы

Лениногорск   шәһәре,  6 нчы урта мәктәп

Тема:    Зат һәм сорау алмашлыкларының   җөмләдә кулланылышы

                                     3 нче сыйныф,  татар төркеме

Максат: -сүз төркемнәре  турында белемнәрне  ныгыту, кабатлау, системалаштыру,  матур язу күнекмәләрен   камилләштерү,  танып-белү активлыкларын,   бәйләнешле сөйләм   телләрен  үстерү өстендә эшләү.

         -укучыларның   алмашлык һәм   алмашлык  төркемчәләре  турындагы  белемнәрен   тирәнәйтү, җөмләдә алмашлыкларны  таба   белергә өйрәтү, сөйләмдә  нинди  әһәмияткә   ия булуларын аңлату;

-  укучыларның  логик фикерләү  сәләтен,  иҗади активлыкларын үстерү, төркемнрдә   эшләп, дустанә мөнәсәбәт   булдыру;

- әниләргә   мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү,  табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтергә өйрәтү.

Дәрес  төре:     белем һәм  күнекмәләрне  комплекслы куллану   дәресе    (ныгыту дәресе)

Предметара бәйләнеш:  татар теле   һәм     табигать белеме, татар теле һәм музыка,   татар теле һәм рус теле.

Җиһазлау:  “Татар теле”  дәреслеге (Ф.Ф.Харисов,   Г.Р.Шакирова,   Р.К.Сәгъдиева, Л.К.Хисмәтова,    3 нче сыйныф),  карточкалар, ребус,     аудиоязма,   тема буенча презентация.  

                                                  Дәрес барышы

  1.  Оештыру этабы

-Исәнмесез, укучылар.   Хәерле  иртә,   кәефләрегез ничек?   Карагыз әле ,укучылар,    урамда   кояш ничек елмая.   Әйдәгез, без дә    бер-беребезгз    шулай    елмаеп,    дәресебезне башлыйк.

Тим   Чир     Хәерле көн миңа!

                       Хәерле көн   сиңа!

                        Хәерле    көн безгә!

                         Хәерле    көн сезгә!

                            Тотынсак     без эшкә

                           Бар да булыр   гел бишкә

-Укучылар, карагыз әле,   сезнең алдыгызда     агач рәсеме.   Бу рәсем сезгә ошыймы?    Ни өчен?    Ә без бүген дәрестә аны матурлый алабыз.

Һәр дөрес җавабыгыз өчен  сез агачыгызга      куя барырсыз.    Дәрес азагында   яфракларны  санарбыз.   Кемнең агачы яшелрәк булыр?

  1. Өй эше тикшерү.    Укучыларның   терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм   төзәтмәләр кертү.   Белемнәрне  актуальләштерү.

-Яз көне    бәйрәмнәр бик күп.   Ә укучылар иң беренче бәйрәм нинди?

-8 нче март – әниләр бәйрәме.

-Әйе, әниләр безне иә кадерле кешеләребез.   Сезгә, өй эше 2 вариантта бирелгән иде.“Әнием – иң  кадерле кешем”   дигән темага   кечкенә хикәя   язып килергә иде.   Һәм   Фо-бокс-синектикс   структурасы буенча бирем бирелгән иде.    Өй эшен тикшереп үтәбез.  (әни .....охшаган,   чөнки ул    .....)

- Бик әйбәт булдыргансыз.   Ә хәзер   Тэк-оф-тач-даун   структурасы ярдәмендә   алдагы дәресләрдә  үткәннәрне кабатлыйбыз.

.Исем предметны белдерә.

Уртаклык исемнәр    баш хәрефтән языла.

Исемнең 6 килеше бар.

Сыйфат предметның   санын белдерә.

Исем нинди?  кайсы ? сорауларын җавап бирә.

Сан ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип атала.

_лар-ләр, нар-нәр  - күплек сан кушымчалары.

Укучылар  дәфтәрләрне  ачып, бүгенге  числоны язабыз.

Матур язу күнегүе

Әни диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз  һич ярамый,

“Әни”   сүзен таптарга.

3.   Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген       мотивлаштыру.

1.Камилгә     10 яшь.                                2.  Камилгә     10 яшь.

Камил шәһәрдә яши.                              Ул шәһәрдә яши.

Камил  3 нче сыйныфта укый.                Камил  3 нче сыйныфта укый.  

Камилнең дуслары күп.                             Аның дуслары күп.

Экрандагы текстларга  игътибар итик әле.  Сезнеңчә кайсы  хикәя матуррак һәм ни өчен?  Нинди сүзләр кулланылган?

Алмашлык. Чынлап та шулай микән?   Тактадагы ребусны чишик әле.   Татар телендә кулланыла торган   хәрефләрне   сызып барыйк.

                     Җаһөлүмаңшәлыһкҗ

-алмашлык русча ничек була?   Димәк, без бүген дәрестә нинди сүз төркеме турында сөйләшәчәкбез?

Алмашлык исемне, санны,  сыйфатны  алмаштырып килә,  сөйләмебезне кабатлаулардан коткара.

4.Типлаштырылган һәм        конструктив  ныгыту.

Без сезнең белән нинди алмашлыкларны өйрәндек?   (Зат алмашлыклары,   сорау алмашлыклары)

Конэрс структурасы ярдәмендә     аларны искә төшереп үтәбез.   Мин сезгә алмашлык язылган   карточкалар таратам.  Ә сез үз почмакларыгызны табарга тиешсез.

Мин,син,  без,  алар, сез,   ул, кем, нинди,  нәрсә,  кайда,    ничә? Кая?  Кайсы,  кайчан?

Зат алмашлыклары   килеш белән төрләнә.

1 зат    мин                   без

2 зат     син                   сез

3 зат        ул                  алар

Тим Чир

Тотынсак     без эшкә

Бар да булыр   гел бишкә

Слайдтагы  җөмләләргә    зат алмашлыклары куеп язу һәм аларның килешен билгеләү.

1 нче вариант    .....мәктәпкә    барам.      ....     3 нче сыйныфта укыйбыз. ...бик матур җырлыйсың.    .... бүген китапханәгә баралар.

2 нче вариант    Миңа     10   яшь.   Әни сине   бик озак көтте. Безнең гаиләдә   биш кеше.  Аларның   сыйныфында   25 укучы.

Ял итү         Микс-Фриз-груп

-Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз?

Сыйныфта ничә малай?

Сез  ничәнче катта яшисез?

Май ничәнче ай?

Сезнең төркемдә ничә укучы?

Ә хәзер сорау алмашлыкларын кабатлап үтәбез.  

Экрандагы   җөмләләрне  дәфтәргә язабыз.  Астына  сызылган  сүзләрне сорау алмашлыгы белән алмаштырабыз.

Тиздән яз җитә.      Яз көне көннәр   озын.   Елгада боз эри.  Яз көне җылы яклардан кошлар кайта.  Без язны яратабыз.  

Җөмләләрне тикшерәбез.

Тим Чир.

Тотынсак     без эшкә

 Бар да булыр   гел бишкә

5. Белемнәрне  иҗади куллану һәм эзләп табу.

Рәсем буенча эш

Укучылар  экранга күз салыйк әле. Рәсемдә нинди вакыт сурәтләнгән. Без язны көтәбез.   Табигать кышкы йокысыннан уяна.  Рәсемгә карап,  һәрберегез бер матур җөмлә яза.

Чыгу   билеты   (Аерым карточкаларда эш)

1. Зат  алмашлыклары:
2. Сорау алмашлыклары:
3.  Зат яки сорау алмашлыгы белән 1 җөмлә төзегез.

6.Рефлексия.

Укучылар дәресебез ахырына якынлашты. Без бүген  нәрсәләр өйрәндек?   Сез бүген   үз агачыгызны   яфраклар белән бизәдегез.    Яз көне агачлар яфрак ярса,   сездә   агачыгызга яз бүләк иттегез.   Яфракларны  саныйк.   Афәрин булдырдыгыз.  

Өй эше   бирү.1.  98  нче бит, 191 нче күнегү.

2. “Яз”   темасына    10 сүзтезмә язарга.

3.  “Туган якка яз килә”  темасына  хикәя язарга.

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Разработка открытого урока по татарскому языку по теме "Алмашлыклар"

Конспект открытого урока по татарскому языку в 3 классе....

3 нче сыйныфта татар теле дәресе "Зат алмашлыклары"

Татар телендәге “зат алмашлыклары” төшенчәсен рус телендәге “местоимение” төшенчәсе белән янәшә куеп, чагыштырып өйрәтү; зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү күнекмәсе булдыру....

Базарда. Алмашлыклар.

"Базарда. Алмашлыклар" темасына ачык дәрес....

Мөстәкыйль эш."Зат алмашлыклары"3 нче сыйныф(татар төркеме)

Зат алмашлыкларының берлек-күплек санда килүен,килешләр белән төрләнешен язма сөйләмдә урынлы куллану....

Зат алмашлыклары

Башлангыч сыйныфта татар теленнән "Зат алмашлыклары" темасын өйрәнгәндә куллану өчен...

3 сыйныфта татар теле "Зат-сан алмашлыклары"

3 сыйныфта Татар теленнән алмашлыкларны өйрәнү дәресе....