Кыш ачуланды.
презентация к уроку (2 класс) на тему

Вахитова Айгуль Фаритовна

2 нче сыйныфлар өчен  "Әдәби уку" дәресенә.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Берзаман кыш ачуланды. Беркемгә дә көн күрсәтмәскә уйлады ул.

Слайд 2

Иң элек кошларга бәйләнде.

Слайд 3

Салкын җил исте, агачларның яфракларын койды.

Слайд 4

Кошларга сыеныр урын калмады. Алар төркем-төркем булып җыелышып киңәштеләр, чыелдаштылар да биек таулар, зәңгәр диңгезләр артындагы җылы якларга очып киттеләр.

Слайд 5

Ә инде бездә кышларга калганнары түбә кыекларындагы, тәрәзә башларындагы ояларына кереп постылар.

Слайд 6

Кошларның исе китмәвен күргәч, кыш җәнлекләргә ташланды. Кырларны кар белән томалады .

Слайд 7

А чы суыклар алып килде.

Слайд 8

Урманнарны кар басты.

Слайд 9

Җәнлекләр дә бирешмәде: берсе җылы тунын киде,

Слайд 10

икенчесе тирән оясына кереп ятты.

Слайд 11

Ә йорт хайваннары җылы абзарларда кешеләр әзерләгән азыкны ашап яши бирделәр.

Слайд 12

Кыш тагын да явызлана төште. Ул балыклар янына да җитте: күлләр, елгалар өстен боз белән каплады .

Слайд 13

Боз астындагы балыклар тирәнгә төшеп качтылар.

Слайд 14

Монда да эш барып чыкмагач, кыш, кешеләр янына барып, аларның кирәкләрен бирим әле, дип уйлады.

Слайд 15

Тәрәзәләрне боз белән каплады, ишек һәм стеналар- ны шакыды. Салкыннан бүрәнәләр шартлады.

Слайд 16

Ә кешеләр җылы мич янында рәхәтләнеп чәй эчтеләр, тун, киез итек һәм бияләйләрен киеп эшкә киттеләр.

Слайд 17

Кыш өчен иң хурлыклысы шул булды: бала - чага чана шуды.

Слайд 18

Кар бабай ясап куйды.

Слайд 19

Кыш күрә: нәрсәгә генә тотынмасын, аның эше барып чыкмый. Ул зәһәрләнеп елый. Өй кыекларыннан кышның күз яш ь ләре тама... Димәк, яз якынлаша!

Слайд 20

Кыш ничек ачуланды? Кошлар кая очтылар? Җәнлекләр нишләде? Балыклар нишләде? Балалар нишләделәр?

Слайд 21

Текстны кошлар, җәнлекләр, балыклар, кешеләр турында язылган кисәкләргә бүлеп укыгыз. Шул тәртиптә эчтәлеген бөтен килеш сөйләгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Предмет: әдәби уку Тема: Сыйныфтан тыш уку. Кыш кунакка чакыра. К. Ушинский “Кыш ачуланды”

БиС технологиясе буенча үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....