Предмет: әдәби уку Тема: Сыйныфтан тыш уку. Кыш кунакка чакыра. К. Ушинский “Кыш ачуланды”
план-конспект урока по чтению (2 класс) на тему

Сибгатуллина Гульфания Габдулхаевна

БиС технологиясе буенча үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_5_dekabrya.docx30.22 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес планы

Дата:   7 январь 2018 ел                                                                                                                                                        Сыйныф:   2

Предмет:   әдәби уку

Тема: Сыйныфтан тыш уку.  Кыш кунакка чакыра.  К. Ушинский “Кыш ачуланды”

Укытучы :  Сибгатуллина  Гөлфәния  Габдулхаевна

Үткәрү формасы : карта “ Телдән дәрес - 1”. Технология БиС.

Дәреснең билгеләрдә фактик нәтиҗәсе:

Билге

5

4

3

Укучылар саны

Гомуми саннан чыгып  %

Максат: Дәрестә укучыларның  теманы үзләштерүләрен 63%  үстерүгә ирешү. Укучыларның тизлеген, фикер йөртүләрен , сүз байлыкларын үстерү.

Бурыч  :  Технологик карта регламентын үтәү.

Планлаштырылган нәтиҗә:Куйган максатка ирешү.

Дәреснең  1 нче төре.  Яңа теманы өйрәнү һәм беренчел ныгыту буенча оештырылган дәрес түбәндәге өлешләрдән тора: мотиавация  ------  актуальләштерү -----  яңа теманы кабул итүгә әзерлек  ------  яңа тема үзләштерү ----- теманы үзләштерү дәрәҗәсен беренчел тикшерү ------   ныгыту ---   анализ ---- рефлексия.  

“Телдән дәрес - 1” картасы буенча эшнең структурасы һәм тәртибе

1

Оештыру өлеше.

Мотивация

Карта буенча эш тәртибе аңлатыла.                                                 1)Башта сүзне укытучы ала.

Исәнмесез, укучылар!

Кәефләрегез ничек?

Матур үтсен көнегез,

Көләч булсын йөзегез,

Булыйк һәрчак әдәпле.

Дөрес , матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

2) Сыйныфтагы актив укучыга сүз бирелә. ( укучы сыйныфташларына, килгән кунакларга, укытучыга хәерле көн тели, теләкләрен җиткерә).

Уңъяк тактаның  өске өлешенә тиешле норма күрсәткече куела : 63%

2

Актуальләштерү

Кыш ел фасылы турында әңгәмә, кышның билгеләрен әйтү.

Презентация карау (“Кыш кунакка чакыра”)

Үткән дәрес буенча  сораулар бирү 

Өй эшен тикшерү.

Укучылар, мин сезгә кыш турында китапчык ясап килергә кушкан идем ( тикшерү, һәрберсе укып яисә җырлап күрсәтә)

Беренче билге.  Барлык укучыларга да белемнәре өчен плюс яки минус тамгасы куела. Карта буенча эш аңлатыла. Башта сорау бирелә, аннары  МПМ га тамга куела.

Тактага нәтиҗә  язылып  барыла.

 1 нче этап ----    

 

3

Яңа теманы кабул итүгә әзерлек

 Первая критическая  точка

Укытучы кыскача дәрестә үтеләчәк тема турында аңлатма бирә. Укучылар, бүген безнең “Кыш кунакка чакыра” дигән темага сыйныфтан тыш уку. Без  К. Ушинскийның “Кыш ачуланды”хикәясе өстендә эшләрбез.

  

Терәк  сүзләр.

  1. Кыш
  2. Салкын

3.   Кошлар

4.   Җәнлекләр

5.  Балыклар

6.   Кешеләр

          7.   Кар 

Балаларга истә калдыру  өчен 30 секунд вакыт бирелә. Шуннан соң, терәк сүзләр ябыла. Укучылар истә калдырганча дәфтәрләренә язалар.  Вакыт чыккач, укучылар дәфтәрләрен алмаштырышалар  һәм  сүзләрне саныйлар.( ручка кулда булса ялгыш тамгасы аласыз) Укытучы нәтиҗәне  МПМ га язып бара.

Икенче билге.  Барлык укучыларга да белемнәре өчен плюс яки минус тамгасы куела

Истә калдыру өчен,  вакыт нормасы:

7 сүз –  30 секунд

10 сүз – 45 секунд

12 сүз – 1 мин.

14 сүз – 1 мин 15 секунд

16 сүз – 1мин 50 секунд

18 сүз – 2 мин 15 секунд

21 сүз – 2 мин 30 секунд.

Тактага нәтиҗә  язылып  барыла.

2 нче этап -------

4

Яңа теманы үзләштерү

 Ә хәзер китапларның 16-17 нче битләрен ачабыз һәм эчтән укыйбыз.(Укучылар текстны укыйлар.)  

1 бит уку өчен,  4 минут вакыт бирелә. Димәк,  1,5 бит – 6 минут.

5

Теманы үзләштерү дәрәҗәсен беренчел тикшерү

 

Перекрестный опрос .

Укытучы МПМ буенча , укучыларга сорау бирә. Сораулар тәртип буенча булмаска да мөмкин. Әгәр дә укучы җавап бирә алмаса,  сорауга  минус  тамгасы торган укучы җавап бирә  Ул укучы да җавап бирә алмаса, җавапны калган укучылар бирә .  Алар да башкара алмаса, укытучы үзе аңлата.

Сораулар:

  1. Берзаман кыш нәрсә уйлады?
  2. Иң элек кыш нәрсәләргә бәйләнде?
  3. Кошлар нишләде?
  4. Җәнлекләргә ачулангач, кыш нәрсәләр эшләде?
  5. Җәнлекләр ничек җавап бирде?
  6. Балыклар кыштан ничек сакландылар?
  7. Балыклардан соң кыш кемнәр янына килде?
  8. Кешеләргә кыш нинди начарлыклар эшләде?
  9. Ә кешеләр нишләделәр?
  10. Кыш өчен иң хурлыклысы нәрсә булды?
  11. Бала-чага урамда нишләде?
  12. Кышның күз яшьләре нәрсә ул?

Этап тәмамланганнан соң да , кемнең  2 минус тамгасы була, шул   укучыга 3 сорау  (спасательный круг – ярдәм түгәрәге) бирелә . Алар кул күтәреп,  дөрес җавап бирсәләр, үзләренең минусларын төзәтә алалар.

Спасательный круг – коткару боҗрасы  сораулары:                                                        

 1.Хикәядәге төп геройны әйтегез ?

2. Хикәяне кем язган?

3.Йорт хайваннары кыштан ничек саклана?

4.Бездә кышлаучы кошлар кышын нишлиләр?

5.Елга-күлләрне кыш нишләтә?

6.Бүрәнәләр салкыннан нишли?

Вторая критическая точка. Укытучы алган җаваплардан чыгып,  аңламаган өлешләрне  үзе аңлата.

Өченче билге. Барлык укучыларга да белемнәре өчен плюс яки минус тамгасы куела

Тактага нәтиҗә  язылып  барыла.

3 нче  этап -------

6

Ныгыту

Критический опрос.  Укучыларга  2 дөрес, 4  хаталы сорау бирелә.  Укытучы МПМ буенча сорамаска да мөмкин .

Сораулар:

1.Кыш агачларның яфракларын нишләтте?(дөрес)

2.Кыш шатлыктан нишләде?(хата)

3.Кошлар кышын җылы яклардан ни өчен очып кайталар?(хата)

4. Кыш тәрәзәләрне ничә тапкыр шакый?(хата)

5.Кешеләр туннар, киез итекләр киеп кая киттеләр?(дөрес)

6. Кешеләр өстәл янында нәрсә эчтеләр?(хата)

Третья  критическая точка. Укытучы тикшерүдән соң, нәтиҗә ясый һәм авыр  өлешләрне яңадан 1-2 минут  аралыгында  аңлата.

Дүртенче билге. Барлык укучыларга да белемнәре өчен плюс яки минус тамгасы куела

Тактага нәтиҗә  язылып  барыла.

4 нче  этап -------

7

Анализ

Вакыт – 5 минут

Темага караган сүз байлыгы

  ( Тематический словарный запас - ТСЗ )

 Укучылар  өйрәнгән теманы  сочинение, эссе, сүзтезмә яки аерым  . сүзләр формасында язалар. Теркәгечләр, кисәкчәләр һәм бәйлекләр сүз исәбенә керми. Сүзләр кыскартылырга тиеш түгел.

 Норма – 31  сүз

Четвертая  критическая точка.    Вакыт чыккач, укучылар дәфтәрләрен алмаштырышалар  һәм  сүзләрне саныйлар.  Сүзләр саны нормага туры килсә –  плюс, ә туры килмәсә  минус тамгасы куела. Укытучы тикшерүдән соң, нәтиҗә ясый һәм авыр  өлешләрне яңадан 1-2 минут  аралыгында  аңлата.

Бишенче билге.  Барлык укучыларга да  плюс яки минус тамгасы куела

Тактага нәтиҗә  язылып  барыла.

5 нче  этап -------

8

Рефлексия

Укытучы кыскача дәрескә анализ ясый. Билгеләр буенча  аңлату эшләре алып бара.

9

Билге

Журналга  билгеләр түбәндәгечә куела:

      “ 5”ле – 4-5 тамга

     “ 4” ле – 3 тамга

     “ 3”ле – 2 тамга

     “ 2”ле – 1 тамга

Укучыларның 63 % ы    “ 4” ле  һәм “ 5”ле билгесе алырга тиеш.

10

Өй эше

 4 тамга алган һәр укучыга да өй эше бирелә.

 Өй эш : Хикәянең  эчтәлеген сөйләргә.

Уңъяк тактага язып куелырга тиешле сүзләр :

  1. Өй эшен тикшерү (перекрёстный опрос)
  2. Терәк сүзләр  ( опорные слова)
  3. Беренчел тикшерү (перекрёстный опрос )
  4. Икенчел тикшерү  ( критический опрос)
  5. Темага караган сүз байлыгы  ( ТСЗ )


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

методическая разработка к предмету "Окружающий мир" по теме " Тундра". УМК "Школа России"

представление о  природной зоне тундры;ознакомление с географическим положением этой природной зоны, климатическими условиями, растительным и животным миром, деятельностью человека...

Ачык дәрес "Бәйләнешле сөйләм үстерү.Кунакка чакыру"

Сингапур методикасы алымнарын кулланып үткәрелгән бу дәресне укучылар бик яраттылар,бик актив катнаштылар.Бу методиканы куллану һәр укучыны эшкә тарта,бер генә укучы да читтә калмый....

План - конспект интегрированного урока физической культуры и основных предметов начальной школы На тему «Закрепление изученного материала по основным предметам». Для 2 класса

Целью интрегрированного  урока по физической культуре и основным предметам начальной школы, было закрепление изученного материала. Учащиеся с удовольствием выполняли задания,  старались, сог...

Открытый урок по предмету русский язык на тему: "Упражнения в различении названий предметов по вопросам кто это? Что это?"

Это конспект урока, направленный   на закрепление умения различать названия предметов по вопросам кто это? И что это? Так же соотносить вопрос и слово, обозначающее название предмета. Каждый...

Технологическая карта урока по предмету "Математические представления" по теме:Количественный счёт предметов до 4.

Представлена технологическая карта урока по учебному предмету "Математические представления" для обучающихся с выраженной умственной отсталостью (интеллектуальными нарушениями) (вариант 2)...

Технологическая карта урока по предмету "Математические представления" по теме: Объединение предметов в группы по количеству (в пределах 4).

Представлена технологическя карта урока по учебномупредмету "Математические представления" для обучающихся с выраженной умственной отсталостью (интеллектуальными нарушениями) (вариант 2)...

Технологическая карта урока по предмету "Математические представления" по теме: «Классификация предметов по признаку «высокий-низкий».

Представлена технологическая карта по учебному предмету "Математические представления"для обучающихся с выраженной умственной отсталостью (интеллектуальные нарушения) (вариант 2)...