Урок литературного чтения по стихотворению Х.Халикова "Кукла" в 1 классе
методическая разработка (1 класс) на тему

Урок родного (татарского) чтения в 1 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_rodnogo_tatarskogo_chteniya_v_1_klasse.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

Марий Эл Республикасы

Мари-Төрәк муниципаль районы

Тат-Кетнә төп гомумбелем мәктәбе

Хәкимҗан Халиков

 «Зиләнең курчагы»

Дәреснең фəнни-методик эшкəртмəсе

                                            Автор:  Газизова Луиза Василовна

                                            Тат-Кетнә төп гомумбелем мәктәбенең

                                            1 категорияле башлангыч класс укытучысы        

        

Тат-Кетнə

2011

Дəрес беренче класс балалары өчен. Әлифбадан соңгы чор, класста уку, дүртенче чирекнең дүртенче дəресе.

Максат:

  1. Балаларда  уку  күнекмәләрен  формалаштыруны дәвам итү.
  2. Хәкимҗан Халиковның «Зиләнең курчагы» шигыре өстендә дөрес һәм салмак  итеп иҗекләп, кыска сүзләрне  бөтен килеш кычкырып укырга күнектерү.
  3. Укыган  текстка  карата куелган  сорауларга  җавап  бирү.
  4. Яраткан  уенчыкларыңа  тугрылыклы  булу, сакчыллык тәрбияләү.

Тип:  уен-дәрес.

Программа: татар урта  гомуми белем мəктəплəренең башлангыч класслары  өчен татар теленнəн программа

Җиһазлау:   курчаклар,  ике курчак сумкасы, карточкалар, такта, «Уку һәм язу» дәреслеге  

Алымнар:  әңгәмә, индивидуаль һәм фронталь уку, сюрпризлы момент, уен.

Барыш:

  1. Оештыру.

Укытучы:

-Матур  сумкасына кызык уеннар  салып, Зилә  килгән.  Балалар, Зилә  бүген  нинди уеннар алып килде икән? Беләсезме, ул Йошкар – Олага барган. Бәлки сезгә күчтәнәчләре дә бардыр әле?

2. Белемне актуальлəштерү.

-Балалар,бер-бер артлы чыгып,  курчак сумкасыннан карточкалар (рәсемнәр, ә артына текст язылган) алып укыйлар. Укыган укучы рәсемен карый.

  • Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән.

          Əнә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

          Гали аны  чирәм белән кунак итə,

          Кәҗә рәхмәт әйтә сакалын селкетә.

  • Кырга ак кардан юрган ябылган,

          Җир язга чаклы йокыга талган.  

  • Борын заман бер ир белән хатын торган,                                        

          Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган,

                  Асраганнар бер  кәҗә берлә бер сарык,

          Алар булган берсеннән дә берсе арык.

  • Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага

          Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада.

          Көнгә каршы ялтырый кулында алтын тарак,

          Шул тарак берлән утыра тузгыган чәчен тарап

- Менә нинди күчтәнәчләр алып килгән Зилә!

-Балалар,  «Ак  каен»  шигырен дә укып күрсәтик әле Зиләгә.

-Рәхмәт, бик матур укыдыгыз.  Зилә кунакка  Йошкар-Оладан  үзенең  иптәшен алып кайткан.  Аның исеме яшерелгән. Кем тизрәк уйлап табар икән?

Ə

         

-Таныш булыгыз,  Əнисә.

-Тагын бер күчтәнәче бар Əнисәнең. (Балалар тактадан укыйлар)

Менә Йошкар-Ола шәhәре. Ул бик матур. Анда биек йортлар күп. Зур бәйрәмнәр мәйданда була. Мәйдан уртасында ал, кызыл, ак  розалар үсеп утыра.

3.Физкультминут.

Бигрәк шаян, курчак син,

Тик тормыйсың, берчак, син.

Чугәлисең, торасың,

Башың  уңга борасың,

Аннан  сулга  карыйсың,

Һәм сикерә башлыйсың,

Башын   артка ташлыйсың да,

Əйләндерә башлыйсың.

Кулларың кутәрәсең,

Аннары төшерәсең,

Шул арада син иелеп,

Басарга өлгерәсең.

4. Хәкимҗан  Халиковның «Зилəнең курчагы» шигырен уку.

а)  укытучы укый

б)   рәсем буенча әңгәмә

в)  «цепочка» белән укыту

Шигырь буенча əңгəмə.

  1. Күзләргә гимнастика ясау.

Еракка карап тору; күзләрне уңга, сулга, өскә, аска йөртү;   күз белән ∞ сызу

Дүрт  почмаклы тукыма,

Чите чигелгән була.

Авырдыкмы чак кына,

Һәркемгә кирәк була.

Исеме нәрсә була?      

             ( кулъяулык)

      Кулъяулыкка «Əнисә» дип чигелгән.

 Əнисә тагын бер кызык  уен алып килгән, укып карыйк әле. Кем укып курсәтә?

Й       өрәк

          өзек

           өк

           орт

Җөмлә төзү:    

у

чык

ен

ны

лар

ват

гыз

ма

  1. Йомгаклау:

-Балалар, сезгә ошадымы?  

-Ошады. Рəхмəт.

-Зилә белән Əнисә бик шат. Аларга уйнап укырга ошаган. Сезгə рəхмəтлəрен белдерəлəр. Дəрес тəмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фрагмент урока литературного чтения по стихотворению Н.Некрасова"Дедушка Мазай и зайцы"

Самым подходящим для анализа стихотворения Н.Некрасова"Дедушка Мазай и зайцы" будет медленное (филологическое) чтение с остановками на ключевых словах. Дальнейший анализ произведения через составление...

Конспект и презентация урока литературного чтения(программа ПНШ) во 2 классе по теме "Хокку. Секрет коротких японских стихотворений" учителя Остренко Л.П.

Тема урока:  «Секреты японских стихов. Хокку.»Тип урока: урок-исследованиеЦель урока:  формировать умение видеть «красоту в простом»Задачи урока: дать представление о жанре хокку; форми...

Конспект урока литературного чтения «Лирические стихотворения поэтов. А. Майков «Весна». Т. Белозёров «Подснежники». С. Маршак «Апрель»» (УМК «Школа России», 1 класс)

Цели деятельности учителя: ознакомление обучающихся со стихотворениями А. Майкова «Весна», Т. Белозёрова «Подснежники», С. Маршака «Апрель»; совершенствование навык...

Презентация к уроку литературного чтения по стихотворению Ф. Тютчева "Зима недаром злится"

Данная презентация может быть использована на уроке литературного чтения во 2 классе при работе над стихотворением Ф. Тютчева "Зима недаром злится". Презентация подробная, так как использова...

Конспект урока литературного чтения «Лирические стихотворения поэтов. А. Майков «Весна», Т. Белозёров «Подснежники», С. Маршак «Апрель» (УМК «Школа России», 1 класс)

Цели деятельности учителя: ознакомление обучающихся со стихотворениями А. Майкова «Весна», Т. Белозёрова «Подснежники», С. Маршака «Апрель»; совершенствование навык...

Технологическая карта урока литературного чтения «Анализ стихотворения "Русь"»» 4 класс, УМК "Школа России"

ТЕХНОЛОГИЧЕСКАЯ КАРТА УРОКА ПО ЛИТЕРАТУРНОМУ ЧТЕНИЮДата: 13.04.2022Школа: 3Класс: 4Урок: 1Время: 8:30-9:10  Кабинет: 4Студент: Илларионов Григорий ИльичГруппа: 43Учитель: Солдаткина Яна Алек...

Технологическая карта урока литературного чтения тема «Стихотворение Рубцова Н.М. «Про зайца»

Тип урока: «открытие» нового знания Цель урока: формирования знаний у обучающихся о жанре русской поэзии, на основе стихотворения Н. Рубцова «Про зайца» Задачи урока:...