[р]авазы һәм Рр хәрефләре
план-конспект урока (1 класс) на тему

Нуретдинова Альфира Рафисовна

Дәрес укчыларның иҗади эшчәнлеген, фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм телләрен баетуга, универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга  юнәлдерелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon [р]авазы һәм Рр хәрефләре129.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль  районы

Югары Чаллы авылы

Әлифба

Тема: [р]авазы һәм Рр хәрефләре

     “Югары Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Нуретдинова Әлфира Рафис кызы

2014- 2015 нче уку елы

Сыйныф: 1        

Предмет: әлифба

Тема: [р] авазы һәм Рр хәрефләре.

Максат:

 1)[р] авазы һәм Рр хәрефләре белән таныштыру, бердәрәҗәле сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алып әйтергә өйрәтү, икедәрәҗәле сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү, [р] авазын аера белергә, дөрес әйтергә өйрәтү;

2)Укучыларны сүзне иҗекләп һәм орфоэпик укырга, укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, иътибарларын үстерү, шигъри текстны ишетеп төшенә һәм образлы күз алдына китерә белү, геройларны таба белү күнекмәсе формалаштыру.

3) Укуга кызыксыну, әдәплелек, бер-берсенә карата дуслык хисләре, табигатькә сак караш  тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес формасы : Гадәти эшлекле дәрес.

Методлар: хәбәр итү методы, аңлату методы, гамәли күрсәтмә бирү методы, аңлату-дәртләндерү методы, эзләнү-иҗат итү методы.

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, индивидуаль.

Җиһазлау: 

-магнитофон һәм “Әпипә”көе язмасы

-кояш һәм болыт ясалган карточкалар

-мультимедиа системасы

-презентация

-шар

 

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

                   Укытучы   эшчәнлеге

           Укучы эшчәнлеге

I.Эшчәнлеккә  мотивлаштыру.

2. Белемнәрне

акту-

альләштерү.

3.Уку

 мәсьәләсе

кую.

Уку мәсьәләсен

чишү.

Яңа теманы ныгыту.

Рефлексив бәяләү.

    (1слайд)кояш рәсеме

-Кәефләрегез ничек балалар?

 Минеке кояш кебек. Сезнеке дә яхшымы?

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

    -Менә шулай бер-беребезгә елмаеп карап,

уку дәресен башлап җибәрәбез.

Дәрестә барыгызның да актив

 катнашуын телим.

(2слайд)

о ы ә н и м а л ө ү э у

“Хәрефләр иле” буйлап сәяхәтебезне

дәвам итәбез.

1)Балалар, сез монда нәрсәләр күрәсез?

2)Нәрсә ул хәреф?

3)Нәрсә ул аваз?

4)Авазлар нинди ике төркемгә бүленә?

5)Шулар арасыннан сузык аваз хәрефләрен

 генә әйтегез әле.

6)Сузык авазлар нинди ике

төркемгә бүленә?

7)калын сузык аваз хәрефләрен атагыз.

8)нечкә сузыкларны атагыз.

7)Хәзер тартык аваз хәрефләрен атагыз

 инде.

8)Тартыклар нинди ике төркемгә бүленә?

9)Игътибар белән карагыз әле, нинди

сүзләр яшеренгән икән монда ? (өске юлда)

    -Балалар мин сезгә хәзер Шәүкәт

Галиевның бер шигыреннән өзек укыйм.

Игътибар белән тыңлагыз әле.(3слайд)

Җиргә төшкәч

Бияләе,

Гафур алып

Биргән иде,

Динә аңа:

-Рәхмәт,-диде.

Малайның да

Җылы сүзгә

Кәеф килде.

Елмайды да:

-Рәхмәтеңә

Рәхмәт!-диде.

Ошадымы сезгә шигырь?

Нәрсә турында ул?

Ә сез рәхмәт әйтәсезме?

Кайчан әйтәсез?

-Рәхмәт әйтергә иренмәгез, балалар, матур итеп рәхмәт әйтегез.

Шигырьне тагын бер кат укыйм.

-Шигырьдә кемнәр катнаша?

-Нинди балалар алар?

-Нигә алай уйлыйсыз?

-Әйдәгез, кем эчтәлек сөйләп карый?

-Рәхмәт сүзенә игътибар итегез әле. Бу сүз нинди аваздан башлана?

Бу аваз безгә танышмы?

-Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз?

Физкультминутка.

1)(кояш нуры) 4 слайд

-Беренче рәсемдә нәрсә күрәбез?

-Кояш планетамы яки йолдызымы?

- Нур сүзенең ахырында нинди аваз ишетелә?

-нур сүзендә [р]авазы ничек укыла?

-Ни өчен?

5слайд (әрлән рәсеме)

-Икенче рәсемдә нәрсә ясалган?

-Гади әрлән  дала кимерүче хайваны.

Ул кышка 15 кглап бөртекле ашлык әзерли.

Кышка йокыга тала, уянып ашап ала. Аның

русча исеме хомяк.  Әрләнне читлектә дә асрыйлар, хәзер аның күп төрләре бар.

-Әрлән сүзе ничә иҗектән тора?

-Беренче иҗек ахырында нинди аваз ишетелә?

-[р] авазы ничек ишетелә?

-ни өчен?

-Димәк, [р]авазы нечкә дә,  калын да  әйтелә.

2)

6слайд

-[р] авазы сузык авазмы,тартыкмы?

-Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз?

-Ул кайда ясала?

-[р] авазын әйткәндә тавыш яңгырыймы  яки шау гына чыгамы?

[р] авазы нинди аваз?

3) 7слайд

-Өйрәнгән яңгырау [р] авазын язуда “ЭР” хәрефе белән белдерәбез. (Баш һәм юл Рр хәрефләрен күрсәтү.)

 -Нәрсәгә охшаган?

1)

-безнең сыйныфта кемнең исемендә [р]авазы бар ?

-Уен уйнап алабыз. Мин әйткән сүзләрдә  [р] авазы булса кул чабасыз , булмаса колакларны каплыйсыз. 8слайд

2)

(Икедәрәҗәле схемалар белән эш)

-Рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән?

-барлык авазларны атагыз

-Манара сүзендә ничә иҗек?

-Дөрес итеп укыгыз әле?

-орфоэпик дөрес укыгыз

-аваз формасы белән хәреф формасы тәңгәл киләме?

(чирәм, бәрән сүзләре өстендә эш)

3)

Иҗек схемалары белән эш.

Физкультминутка.”Әпипә” биюе

4)

Сүзләрне чылбыр рәвешендә уку.

-Әмир сүзеннән соң нинди сүз өстәрсез?

-Ни өчен?

-Нурлы сүзеннән соң нинди сүз өстәргә кирәк?

(Уку барышында сүзлек эше алып бару)

5)9слайд

-Рәсемдә нәрсә күрәсез?

-Урманнар безгә кирәкме?

-Ни өчен кирәк?

-Урманнар бетмәсен өчен нишләргә кирәк?

-Җөмләне укып карыйк әле?

-Ни өчен өндәү билгесе куелган?

(Дөрес итеп әйттерү)

6)

-Тылсымлы таяк шартлы билгесе белән бирелгән сүзләрне укыйк әле.

-Ал төс белән бирелгән юлдагы сүзләрнең

Сере нәрсәдә?

-ә зәңгәр юлдагылары?

-сары юлдагылары?

7)Табышмакның җавабын чишсәгез, уенның исемен белерсез.(10слайд)

Шартлавы бар,  өрсәң артык,

Ак болыттай оча биек,

Рәхәтләнеп уйныйм чөеп.  

                                         ШАР

“Шарны тот”уены.

 

8)11 слайд

-“Иҗекләрдән сүзләр төзе” уены уйнау.

9) “Бу нинди хәреф ”уены. 11слайд 

Яңгыр яуган да ,

Хәрефләр юылганнар.  Нинди хәрефләр бу,

Уйлап карагыз әле.

-Без бүген нәрсәләргә өйрәндек?

-[р] нинди аваз?

-Кәефләрегез ничек?

Барыгыз да молодцы.

Кәефләренә карап, кояш

 яки яки болыт

 күрсәтәләр.

- хәрефләр

-хәрефләрне без күрәбез һәм язабыз;

-авазларны без ишетәбез һәм әйтәбез;

-сузык һәм тартык аваз;

О ы ә и а ө ү э у

-нечкә һәм калын;

О ы а у

Ә и ө ү э

Н м л

-яңгырау һәм саңгырау;

Әни, мал, ал, им.

-ошады;

-рәхмәт турында;

-әйтәбез;

-әйбер бирсәләр, булышсалар;

-Гафур белән Динә;

-әйбәт, әдәпле;

-Гафур Динәнең бияләен алып бирә, алар бер-берсенә рәхмәт әйтәләр;

(1-2 бала эчтәлек сөйли)

[р]авазыннан

-юк;

-[р] авазы белән;

-кояш нуры;

-йолдыз;

-[р] авазы

калын

-калын [у]сузык авазы бар.

-әрлән;

-2;

-[р];

- нечкә

-нечкә [ә]авазы бар

-тартык аваз;

-һава агымы каршылыкка очрый;

-тел очы  өске аңкауга тиеп каршылык ясала;

-Тавыш яңгырый.

-яңгырау тартык аваз;

-чүкечкә, калакка,балтага,

Флагка.

Регина, Тимур.

-сүздә [р] авазы булса кул чабалар, булмаса колакларын каплыйлар.

Манара

[м],[а],[н],[а],[р],[а]

-өч иҗек;

-ма-на-ра;

манара

туры килә.

Балалар ябык һәм ачык иҗекләрне хор белән укыйлар.

-Хәрәкәтне белдерүче сүз.

-Зәңгәр төстәге турыпочмаклык тора.

-Әмир яза;

-Әмир йөгерә һ.б.;

-предметны белдерүче сүз

-нурлы йөз,нурлы бүлмә, нурлы кыз;

-урман.

-кирәк;

-агачлардан кәгазь ясыйлар, хайваннар йорты, җиләк, гөмбә җыябыз, матур.

-агачларны күп кисмәскә, агач утыртырга;

-Минем илем-урманлы ил!

(хис белән әйтелә)

(укыйлар)

-бер генә аваз белән аерылып тора.

-Бер авазга  гына артык.

-ике яктан да бертөрле укыла торган сүзләр.

-[р] авазы, Рр хәрефе белән таныштык;

-яңгырау  тартык аваз;

Кояш яки  болыт рәсеме күрсәтәләр.


                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

Тема:[д ]авазы Д,д хәрефләре

Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина....

ТАРТЫК (Ч) АВАЗЫ, Ч, ч ХӘРЕФЛӘРЕ

Ч хәрефен, (Ч.ч) авазын өйрәнү....

Тартык [ч] авазы, Ч, ч хәрефләре

1 сыйныфта ӘЛИФБА дәресе...

.[п] авазы,П п хәрефләре

1сыйныфта әдәби укудан п авазы ,Пп хәрефләре белән танышалар. Авазны ишетә, әйтә белергә, п хәрефе кергән сүзләрне укырга өйрәнәләр. Дәрестә сөйләм теле, фикерләү күнекмәләрен үстерү өстендә эш алып б...

Әдәби уку дәресенә технологик карта. Тема: [ч] авазы, Ч,ч хәрефләре.

                 Укучыларны тартык[ ч] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру ,язырга өйрәтү; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе форма –...