Татар теле (тест)
тест (2 класс) на тему

"Век живи, век учись!"

Тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_telennn_test_biremnre._2_syynyf_ochen_doc.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тест биремнәре

  1. Авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк булган сүзләр рәтен билгелә.

а) җавап, уен            ә) сәгать, озын

б) бияләй, кыяр        в) чия, борын

  1. Калын әйтелешле сүзләр рәтен билгелә.

а) тавыш, кәгазь       ә) олы, савыт

б) елга, ефәк             в) көньяк, йокы

  1. Нечкә әйтелешле сүзләр рәтен билгелә.

а) дөнья, вакыт        ә) тиен, мәсьәлә

б) гомер, ватан        в) гадел, авыз

  1. Яңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә.

а) хикәя, иптәш        ә) жираф, батыр

б) гөмбә, йолдыз     в) зирәк, кашык

  1. Саңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә.

а) каш, хата              ә) калфак, тирәк

б) савыт, кабак         в) дөге, кунак

  1. Борын авазларына башланган сүзләр рәтен билгелә.

а) таң, яңгыр            ә) нарат, мәктәп

б) лимон, төнбоек    в) күк, нигез

  1. Парсыз тартыкларга башланган сүзләр рәтен билгелә.

а) җиләк, чәчәк        ә) халат, ризык

б) цирк, дәүләт        в) һәйкәл, шикәр

  1. Юлдан-юлга күчерелми торган сүзләр рәтен билгелә.

а) матур, күпер        ә) абый, уңыш

б) кеше, урман         в) вакыт, иген

  1. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметны          ә) билгене

б) эшне                   в) хәрәкәтне

  1. Исемнәр генә булган сүзләр рәтен билгелә.

а) көй , көйсез        ә) моң, моңлы

б) урман, урманчы  в) эш, эшли

Контроль диктант текстлары

Бакчада

Безнең бакчабыз бар. Ул Казансу елгасы ярында урнашкан. Анда алмагач, карлыган, чия һәм башка агачлар үсә. Мин бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Миңа роза, ромашка чәчәкләре ошый. Бакчада бик күңелле. Безнең гаилә бакчада бик яратып ял итә. (36 сүз) («Салават күпере» журналыннан)

Искәрмә: өтерләр искәртелә.

Бирем

  1. Соңгы җөмләдә яңгырау тартык аваз хәрефләренең астына сызарга.

Чишмәләр

Татарстан Республикасы төрле сулыкларга бай. Чишмәләр, инешләр, елгалар, күлләр, буалар бик күп.

Су җир астыннан тыныч кына чыгып торырга яки, ургылып, фонтан булып бәрелеп чыгарга да мөмкин. Андый урыннарны чишмә яки кизләү дип йөртәләр. Чишмә суы чиста, салкын һәм үтә күренмәле була. (42 сүз) («Салават күпере» журналыннан)

Искәрмә: сызыкчалар искәртелә.

Биремнәр

  1. Нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләрнең астына сызарга.
  2. Борын авазы хәрефләренең асларына бер сызык сызарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле 4класс тест

4класс укучылары өчен татар теленнән йомгаклау тесты....

Тест. Татар теле. 2 класс

Авазлар һәм   хәрефләр1.  Мәсьәлә сүзендә ничә аваз бар?   а) 7 ;   б) 6.2.  Альбом сүзендә ничә хәреф бар?   а) 6 ;   б) 5....

1нче класс татар теле тест

Авазлар һәм хәрефләр темасын кабатлаганда кулланыла. Сузык, тартык авазлар, яңгырау, саңгырау тартыклар, юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленү кебек сорауларны үз эченә ала....

2 класс. Татар теле. Тест

Белемнэрен тикшеру...

Татар теле. Тест

                                                      ...

2 сыйныф. Татар теле. Тест.

Укучыларның белемнәрен тикшерү....

3 сыйныф. Татар теле. Тест.

Укучыларның белемнәрен тикшерү...