3 нче сыйныф өчен татар теле предметы буенча эш программасы
рабочая программа (3 класс) на тему

Раянова Гульнур Анасовна

Дәреслек: Татар теле   -дәреслек ав. И.Х. Мияссарова,  К.Ф.Фәйзрахманова. 2 кисәктә. Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты  2013ел

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_3_kl.docx51.12 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан   Республикасы Мөслим  муниципаль   районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең филиалы-Яңа Сәет башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________  Ямилова И.П.

Беркетмә №1,

«28 »август 2017 нче ел

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ________ Гильфанова Л.М

«28 » август  2017 нче ел.

“Расланды”

Мәктәп директоры:

  _________ Изибаева А.А

 60 нчеы номерлы боерык,

«29» август  2017 нче ел.

3 нче сыйныф өчен татар теле предметы буенча  эш программасы

                     

                                                     Төзүче: I квалификацион категорияле  башлангыч сыйныф укытучысы Раянова Гөлнур Әнәс кызы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

                                                                                                Беркетмә №1,29 нчы август 2017 нче ел.

Яңа Сәет,2017 нче ел

               

Дәреслек: Татар теле   -дәреслек ав. И.Х. Мияссарова,  К.Ф.Фәйзрахманова. 2 кисәктә. Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты  2013ел.                                                                                                                                     Сәгатьләр саны: Барысы:    136 сәг  Атнага:      4 сәг

Укыту предметын үзләштерүнеӊ шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре

                                                                   Шәхси, метапредметлы һәм предметлы  нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

   - туган илгә карата шәхси караш булдыру;

   - чын кеше сыйфатлары булдыру;

   - мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;

   - этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;

   - рухи-әхлакый идеалларына китерү.

   - олылар белән хезмәттәшлек;

   - аралашу культурасы күнекмәләре .

Метапредметлы нәтиҗәләр:

 - аң -белем  үстерү;

 - проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;

 - эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;

 - логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;

 - конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;

 - укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;

Предметлы  нәтиҗәләр:

 - Россиядә күп милләт  халыкларының төшенчәсен бирү;

 - татар теленең төп  төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);

 - татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;

 - туган телнең орфоэпик, лексик, грамматик төшенчәләре;

 - сүз турында башлангыч төшенчәләр формалаштыру;

 - уку, язу гамәлләре формалаштыру;

 - сүзгә фонетик анализ ясый белү.

                                                                      Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Коммуникатив  универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек ит

Укыту предметының эчтәлеге

Бүлек  һәм темаларның исемнәре, сәгатьләр саны

Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек.Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. Тартык һәм сузык авазлар. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре.ъ,ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте. Сүзлекләрдән кирәкле сүзләрне табу.                                                                                                                                             Сүз төзелеше.Кушымча. Кушымчаларның төрләре. Алар ярдәмендә сүзләрнең үзгәрүен һәм яңа сүзләр ясалуын чагыштыру.Сүз. Сүз төркемнәре.Сүзнең лексик мәгънәсе. Күп мәгънәле сүзләр. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Искергән һәм яңа сүзләр. Исем. Мәгънәсе, сораулары ,җөмләдәге роле. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаоары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Фигыль. Мәгънәсе, сораулары. Барлыкта һәм юклыкта килүе. Зат-сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән, киләчәк заманнары.Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Фигыльләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану.Сыйфат. Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. Сыйфатның төс, тәм, форма, күләм,холык һәм башка билгеләрне белдерүе. Сыйфатларны шуңа карап төркемләү. Сыйфатларның җөмләдә исемне ачыклап килүе. Сыйфатларның сөйләмдә әһәмияте,антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.Алмашлык.Аның мәгънә үзенчәлегенә – зат һәм предметны  атамыйча, аларның исемен алыштырып килүенә күзәтүләр. Зат алмашлыклары. Сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә аларның үзгәрүен ачыклау. Алмашлыкларның җөмләдәге һәм тексттагы роле.Кисәкчә.Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ку, үк, ич,бит  кисәкчәләре. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы.Бәйлек. Төрле килешләрдә исемнәрнеә һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә күзәтүләр.Җөмлә.Җөмләләрнең әйтелеш максаты буенча төрләре. Җөмләләрнең интонация буенча төрләре. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. Җөмләнеңд иярчен кисәкләре. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.Сүзтезмә.Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.Текст. Бәйләнешле сөйләм.Текстның темасы һәм төп фикере. Бүлек башы. Тексттагы җөмләләрнең зат алмашлыклары, һәм, ә, ләкин теркәгечләре һәм синонимнар  ярдәмендә берләшүе.  Текст берәмлекләрен берләштерүдә сүз тәртибенең роле. Текстларның төрләре: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү. Тексттагы терәк сүзләр. Күмәкләп яисә мөстәкыйль  төзегән план буенча хикәяләү характерындагы  текстны изложение итеп язу.  Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча, укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә бәйле темаларга,  алдан әзерлек күреп, сочинениеләр язу.Иҗади эшләргә тасвирлау, фикер йөртү элементларын кертү. Телдән эш  характерындагы текстлар төзү.Сөйләм этикасы. Телдән һәм язып чакыру, тәбрикләү, мөрәҗәгать итү, гафу үтенү.

Бүлек һәм темаларныӊ исеме

Сәг саны

1

Орфограмма. 1-2нче классларда үткәнне кабатлау.

21сәг

2

Сүз төзелеше. Сүз  ясалышы.

9сәг

3

Сүз төркемнәре

70 сәг

3.1

Исем

17 сәг

3.2

Фигыль

28 сәг

3.3

Сыйфат

11 сәг.

3.4

Алмашлык

5 сәг

3.5

Кисәкчәләр

5 сәг

3.6

Бәйлекләр

4 сәг

4

Җөмлә

10 сәг

5

Сүзтезмә

2 сәг

6

Текст. Бәйләнешле сөйләм

12 сәг

7

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту

12 сәг

Барысы

136 сәг.

                                                         

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәг саны

                           Укучыларның эшчәнлеге төре

План

Факт

1-2

Кабатлау.

Орфограмма .

2

Сузык авазларны дөрес язу (ө-е, о-ы);Сузык авазларны калын һәм нечкә төркемнәргә аеру

1.09.

2.09.

3

Кабатлау.

Авазлар һәм хәрефләр

1

Орфограммалар белән эшли белү

4.09.

4

Кабатлау.

Тартыклар.

1

Сузык һәм тартык авазларны аера белү.Тартык авазларны төркемнәргә аера  белү    яңгырау-саңгырау

6.09.

5

Кабатлау.

Иҗекләр

1

Иҗекләр турында белемнәрне арттыру.Сүзләрне юлдан-юлга күчерү ысулларын белергә.

8.09.

6

Кабатлау.

Я, ю, е хәрефләре

1

Я, ю, е хәрефләренең ике аваз белдерелүен истә калдыру

9.09.

7

Кабатлау.

Тест биремнәре

1

 Күчереп яза белү, тест биремнәрен эшли белү.

11.09.

8-9

Кереш контроль диктант.Сүз.Телнең сүзлек байлыгы.

   2

Сүзлеләр белән эшли белү.

13.09.

15.09.

10-11

Алынма сүзләр.

2

Сүзлекләр белән эшли белү.

16.09.

18.09.

12-13

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр

   2

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне аера белү.

20.09.

22.09.

14

Омонимнар.

1

Сөйләмдә омонимнарны кулана белү.

23.09.

15

Синонимнар.

1

. Тексттан синонимнарны таба белү.

25.09.

16

Диктант. Сания

    1

 тиешле тыныш билгеләрен куеп, язу

27.09.

17

Хаталар өстендә эш. Антонимнар.

1

Хаталар өстендә эшләү.Парларда эшли белү

29.09

18-19

Антонимнар.

2

Тексттан антонимнарны таба белү

30.09

2.10

20-21

Тотрыклы сүзтезмәләр.

2

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзтезмәләрне аера белү.

4.10

6.10

22

Тотрыклы сүз-тезмәләр.Тест.

   1

Бер мәгънәле һәм күп мәгъ-нәле сүзтезмәләрне аера белү.

7.10

23

Сүз төзелеше.

Тамыр һәм кушымча

1

Сүзләрне тамыр һәм кушымчага аера белү

9.10

24

 Сүз ясагыч кушымчалар

1

Кушымча төрләрен аера белү.

11.10

25

Контроль күчереп язу. Ватаным.

1

 тиешле тыныш билгеләрен куеп күчереп язу

13.10

26

 Төрләндергеч кушымчалар

1

Кушымча төрләрен аера белү.

14.10

27-29

Кушма сүзләр

3

Кушма сүзләрне әйтмә һәм язма сөйләмдә куллана белү.

16.10

18.10

20.10

30-32

Парлы сүзләр

3

Парлы сүзләрне әйтмә һәм язма сөйләмдә куллана белер

21.10

23.10

25.10

33

Ныгыту.

Тест биремнәре

1

Күчереп яза белү, тест биремнәрен эшли белү.

27.10

34

Контроль диктант. Авыл.

1

Үтелгән орфограммалар кергән текстны язу

28.10

35

Хаталар өстендә эш Сүз төркемнәре

1

6.11.

36

Сүз төркемнәре

1

8.11.

37

Исем

1

Предметны белдергәнсүзләр-не аеру сорауларны куя белү.

10.11

38

Ялгызлык исемнәр

2

Исемнәрне башка сүз төркемнәреннән аера алырга, дөреслеген исбат итә белү,

11.11

13.11

39

Уртаклык исемнәр

1

 исемгә билгеләмә биргәндә табигать, җәмгыять күре-ешләрен

15.11

40

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

1

Мисалларда исбатлый белергә

Парларда эшли белү

17.11

41

Исемнең килеш белән төрләнеше

2

Килеш сорауларын  һәм кушымчаларын белергә

18.11

20.11

42

Баш килеш.

1

Килеш сорауларын  һәм кушымчаларын белергә

22.11

43

Иялек килеше.

1

Килеш сорауларын  һәм кушымчаларын белергә

24.11

44

Контроль күчереп язу. Яңгыр тәме

1

тиешле тыныш билгеләрен куеп күчереп язу

25.11

45

Юнәлеш килеше.

1

Килеш сорауларын  һәм кушымчаларын белергә

27.11

46.

Төшем килеше.

1

Килеш сорауларын  һәм кушымчаларын белергә

Килеш сорауларын  һәм кушымчаларын белергә

29.11

47

Чыгыш килеше.

1

1.12

48.

Урын-вакыт килеше.

1

Килеш сорауларын  һәм кушымчаларын белергә

2.12

49-50

Изложение.

Җепшек кар.

2

Җөмләнең матурлыгын , дөреслеген күрә белү

4.12

6.12

51

Хаталар өстендә эш. Ныгыту.

1

Җөмләнең матурлыгын , дөреслеген күрә белү

8.12

52.

 Ныгыту.Тест биремнәре

1

Парларда эшли белү

9.12

53

Контроль диктант. Бакчада

1

 тиешле тыныш билгеләрен куеп, язу

11.12

54

Хаталар өстендә эш.Фигыль.

1

Хаталар өстендә эшләү.

13.12

55-57

Фигыль.

3

Җөмләләрдән фигыльләрне таба белү.

15.12

16.12

18.12

58-59

Фигыльнең барлык һәм юклык төрләре

2

Фигыль юнәлешләрен сөйләмдә дөрес куллану.

20.12

22.12

60.

Фигыльнең зат-санда төрләнеше

1

Күплек сандагы фигыльләрне зат беләнтөрләндергәндәгекушымчалар

23.12.

61

Фигыль заманнары

1

Җөмләләрдән фигыльләрне таба белү.

8.01.

62.

Хикәя фигыль

2

Фигыль юнәлешләрен сөйләмдә дөрес куллану.

10.01.

12.01.

63.

Хикәяфигыльнең заман белән төрләнеше

1

Җөмләләрдән фигыльләрне таба белү.

13.01.

64

КонтрольДиктант

Силингер

1

Үтелгән орфограммалар кергән тестны, тиешле тыныш билгеләрен

15.01.

65.

Хаталар өстендә эш. Хәзерге заман хикәя фигыль

1

Үткәннәрне кабатлау.

 Парларда эшли белү

17.01.

66-68.

Хәзерге заман хикәя фигыль

3

Хәзерге заман хикәя фигыльгә дөрес сораулар һәм кушымчалар куя белү.

19.01.

20.01.

22.01.

69-72

Үткән заман хикәя фигыль

4

Үткән заман хикәя фигыльгә дөрес сораулар һәм кушымчалар куя белү

24.01.

26.01.

27.01.

29.01.

73

Киләчәк заман хикәя фигыль

1

хикәя фигыльгә сораулар һәм кушымчалар куя белү.

31.01

74.

 Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре

1

Киләчәк заман хикәя фигыльгә дөрес сораулар һәм кушымчалар куя белү.

2.02

75

Контроль күчереп язу. Кызылтүш

1

Тестларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп язу.

3.02.

76-79

 Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре.

4

дөрес сораулар һәм кушымчалар куя белү.

5.02.

7.02.

9.02.

10.02.

80-81

Фигыльләрнең күп мәгънәләре

2

дөрес сораулар һәм кушымчалар куя белү.

12.02.

14.02.

82

Контроль диктант. Батырлар үлмиләр

1

Үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, язу

16.02.

83

Хаталар өстендә эш Тест биремнәре

1

Үткәннәрне кабатларга өйрәнү Парларда эшли белү

17.02.

84

Сыйфат.Предметның билгесен белдергән сүзләр.

1

Сыйфат с.т.ен сораулар ярдәмендә башка сүз төркемнәреннән аера белү.

19.02.

85.

Сыйфатның сөйләмдә роле.

1

Сыйфат сүз төркеме буенча  булган белемнәрне тирәнәйтү.

21.02.

86

Антоним сыйфатлар

1

Антоним сыйфатларны дөрес кулана белү

23.02.

87-92

 Сыйфат дәрәҗәләре. Тест.

6

Сыйфат сүз төркеме буенча  булган белемнәрне тирәнәйтү.

24.02.

26.02.

28.02

2.03.

3.03.

5.03.

93

Контроль диктант. Дүрткүз

1

 тиешле тыныш билгеләрен куеп, язу

7.03.

94

Хаталар өстендә эш Алмашлык

1

Үткәннәрне кабатлый белүПарларда эшли белү

9.03.

95

Алмашлык

2

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерә белү.

10.03.

12.03.

96-98

Зат алмашлыклары-ның килешләр белән төрләнеше

3

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерә белү.

14.03.

16.03.

17.03.

99-100

Кисәкчәләртөшенчәсе белән танышу.

2

Кисәкчәләрне аралашу сит-уациясенә һәм сөйләм мак-сатына туры китереп куллану

19.03.

21.03

101

Кисәкчәләрнең язылышы.

1

23.03

102

Бәйлекләр.

1

Бәйлекләрне аралашу ситу-ациясенә туры китереп әйтү

24.03

103

Контроль күчереп язу. Көрәш

1

каллиграфик дөрес итеп күчереп язу.

4.04.

104-105

Җөмлә.

2

Җөмләләрне интонация буенча аера белү.

6.04

7.04..

106

Хикәя җөмлә турын-да гади төшенчә.

1

Җөмләләрне интонация буенча аера белү.

9.04.

107-108

Сорау  җөмлә

2

Сорау җөмләләрне аера белү.

11.04.

13.04.

109

 Өндәү җөмлә.

1

Кирәкле урында “!” билгесе куя белү.

14.04.

110-111

Тойгылы җөмлә.

2

Җөмләләрне интонация буенча аера белү.

16.04.

18.04.

112

113

Изложение.

Әби өчен концерт

2

Төзегән план буенча  изложение итеп яза белү.

20.04.

21.04.

114

Хаталар өстендә эш. Җөмлә кисәкләре

1

Хаталар өстендә эшли белү

Парларда эшли белү

23.04.

115

Җөмлә кисәкләре.Ия белән хәбәр.

1

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба белү.

25.04.

116

117

Җөмлә кисәкләрен  билгеләү тәртибе.

2

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба белү.

27.04. 28.04

118

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

1

«Җөмләдә сүзләр бәйләнеше» төшенчәсен үзләштерү. Төрле җөмләдән узара бәйләнгән сүзләр

30.04.

119

Контроль диктант. Печәнлектә

1

Үтелгәнорфограммаларкергәнтестны,тиешлетынышбилгеләренкуеп, язу

2.05.

120

Хаталар өстендә эш Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

Хаталар өстендә эшли белү Парларда эшли белү

4.05.

121

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белү. Парларда эшли белү

5.05

122

124

Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше

3

Сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аера белү.

7.05.

9.05.

11.05.

125

127

Арадаш аттестация эше.Текст.Текстның өлешләре.

3

Текстның темасын һәм төп фикерен билгели белү.

Текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү.

12.05.

14.05.

16.05.

128

129

 Сөйләм этикасы

2

Үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләре

18.05.

19.05.

130

132.

 Тасвирлау һәм хикәяләү текстлары

3

21.05.

23.05.

25.05.

133

136

3 нче сыйныфта алган белемнәрне кабатлау.

4

Сөйләм дөреслеген һәм матурлыгын күрә белү Парларда эшли белү

26.05.

28.05.

30.05.

Приложение

Кереш контроль диктант

Туган тел.

Һәр милләт кешесенең үз туган теле бар. Ул беренче сүзен шушы телдә әйтә. Әнисе һәм әтисе аңа шул телдә эндәшәләр. Әнисе ана телендә бишек җыры җырлый. Дәү әнисе әкиятләр сөйли. Шуңа күрә дә ул телне туган тел диләр. Кеше иң матур сүзләрне шушы телдә ишетә һәм әйтә.

Безнең туган телебез- татар теле. Туган телеңне өйрәнү үзе зур бәхет ул. (58 сүз)

Бирем: Тексттан 1 омоним сүз табарга, астына сызарга  Оч (очучы, очкыч).

Контроль диктант (1 нче чирек өчен)

Ябалак. 

Без урманда ябалак таптык. Ябалакның канаты имгәнгән. Ул оча алмый. Без ябалакны өйгә алып кайттык. Ябалактан тавыклар курыктылар. Ишек алдының бер почмагына ябалакка оя ясадык. Аңа ашарга, эчәргә бирдек. Ул бик тиз терелде. Ябалакта үзгәреш күренә башлады. Ябалакның иреккә чыгасы килде.

Караңгы төште. Без ябалакны иреккә очырдык. (47 сүз.)                                                                                                                                                                                                                  Биремнәр:

1. Соңгы җөмләнең баш кисәкләре астына сызарга табарга.

2. Ябалакны сүзен юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүләргә

Контроль диктант (1I нче чирек өчен)

Кышкы матурлык.

Кышның җилсез көне. Яфрак-яфрак кар төшә. Ак күбәләктәй кар бөртекләре, куыша-куыша, җир өстенә куна. Күк йөзе болытлы да түгел кебек, әмма ак кар төшә дә төшә.

Кар балаларның алсу битләренә, озын керфекләренә куна. Балалар шуңа куаналар.

Нинди рәхәт, нинди матур!

Балалар үзләренең матур чаналарына утырып, таудан шуып төшәләр.

Кыш көне урамнан керәсе килми. Чанага утырып шуасы, чаңгыда йөрисе генә килеп тора.

Искәртмә: әмма.

Биремнәр. 1 вр.

1. Парлы сүзләрне табып, асларына сызарга.

2. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне өстәргә.

Кич- Авыр- Биек-

3. Кар- сүзен килеш белән төрләндерергә.

Контроль диктант (3 чирек өчен)

Яз авазлары.

Җир әле һаман туң иде. Елга өстен калын боз каплаган, балыклар су төбендә ләмгә чумып йоклыйлар.

Менә алар көткән көн дә килде. Якты кояш бөтен дөньяга елмайды. Ерак илләрдән туган илләренә сыерчыклар кайтты. Алар үз ояларында шатланышып яши башладылар.

Елга буйлап зәңгәр бозлар ага. Алар бер-берсенә төртешәләр. Яз авазлары еракка ишетелә.(51сүз)

Бирем: беренче абзацта җөмлә кисәкләрен билгеләргә.

Йомгаклау арадаш аттестация эше.

Контроль диктант

Җылы яңгыр.

Иртән көн матур иде. Кинәт көнбатыштан болыт күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исте. Бакчадагы агач яфраклары җәй исен аңкытып җилфердәштеләр. Күктә кошлар чыркылдап очты. Мондый көннәрдә яңгыр болыты бик тиз килә бит.

Менә эре тамчылар шып та шып төшә башладылар. Җылы яңгыр көчәйде. Яңгыр суы урам читендәге канауларга сыймады, тротуар өстеннән акты. Шаулап килгән яңгыр болыты, ничек тиз килеп җитсә, шулай ук тиз үтеп тә китте. Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан чыкты. Күктә аллы-гөлле төсләргә буялган салават күпере калыкты. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндерде.

Бирем:

Беренче абзацта ия белән хәбәрнең астына сызарга. Икенче абзацтагы беренче җөмләдә сүзтезмәләрне аерып күрсәтергә.

Аннотация к КТП , 3 класс

Наименование программы

“Татар теле”

Основной разработчик программы

Раянова Г.А.

Адресность программы

3 нче сыйныф  

УМК

  Перспектива

Основа программы

Татар теле   -дәреслек ав. И.Х. Мияссарова,  К.Ф.Фәйзрахманова. 2 кисәктә. Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты  2013ел;                                                                                                                                     муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең төп гомуми белем бирүнең уку-укыту программасы, 2017 – 2018 нче  уку елына мәктәпнең укыту планын исәпкә алынып төзелде.

Цель программы

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту; үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү.

3. Укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, тасвирлама,  хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзергә өйрәтү4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү

Основные задачи

-гамәли максатка ирешү өчен, укучыларны татар сөйләмен тыңлап аңларга;

- диалогик һәм монологик формада аралашырга,

-төрле жанрлардагы татар текстларын сәнгатьле итеп һәм аңлап укырга, татар теленең фонетик,  лексик,  грамматик  нигезләрен  гамәли үзләштереп, сөйләм булдырырга күнектерү бурычлары куела.

Гомуми белем бирү һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен үстерү,  татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү, татар дөньясы, шул  исәптән татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру сорала.

Срок реализации

1ел

Количество часов  в неделю

Атнага 4 сәгать

                                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы

3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Бу программада 2 нче сыйныф укытучылары өчен эш программасы тәкъдим итәм....

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....