Хикәя фигыльнең киләчәк заман формалары
план-конспект урока (4 класс)

Ахметова Эльмира Фалиховна

4 нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Хикәя фигыльнең киләчәк заман формалары

 (4 нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

                   

                                                     Төзүче: Әхмәтова Эльмира Фалих кызы,                                     беренче квалификацион категорияле

                                                          башлангыч сыйныф укытучысы

Кәрәкәшле, 2020 нчы ел

Тема: Хикәя фигылнең киләчәк заман формалары.

Максат:

  • киләчәк заман хикәя фигыльнең формаларын,мәгънәсен, кушымчаларын,сорауларын гамәли үзләштерү;
  • кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру;
  • мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Метапредмет УУГ:

Танып-белү универсаль уку гамәлләре (ТБУУГ):

-мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

-уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү;

-алынган мәгълүматны практик куллана белү;

Коммуниатив универсаль уку гамәлләре (КУУГ):

-сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

-үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

-күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

-иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, күршең белән хезмәттәшлек итү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре (РУУГ):

-дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;

-максатка ирешү юлларын билгеләү;

-кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

  Предмет буенча УУГ: 

киләчәк заман хикәя фигыльнең формаларын, мәгънәсен, кушымчаларын ,соравын гамәли үзләштерү.

Шәхси УУГ: 

-шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү:

-үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;

үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.

Дәреснең төре: яңа теманы өйрәнү дәресе.

Җиһазлау: такта,уен өчен мәкальләр язылган карточкалар, биремле карточкалар, пазлы рәсемнәр, компьютер, презентация, экран, проектор.

Дәрес барышы

I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы

Дәрескә уңай психологик халәт тудыру (1 минут)

Хәерле көн, укучылар!

        Килеп җитте көткән сәгать,

  Изгелекләр кылыр өчен

   Чыгып тора төрле сәбәп.

Бер-беребезгә карап елмаябыз да, хәерле көннәр теләп, татар теле дәресен башлыйбыз.Бүген бездә гадәти дәрес түгел,дәресебездә кунаклар да катнаша.

Дәресне сездә мин, Эльмира Фалих кызы,алып барачакмын.

Бөек мәгърифәтче галимебез Риза Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсихәт” китабыннан алынган кайбер кагыйдәләрне карап китик:

1.Үз урыныңда дөрес итеп, авышмыйча утыр.

2.Дәрескә күңел сал.

3.Сораган сүзне яхшы аңлап, ачык тавыш белән тулы җавап бир.

   Дәфтәрләрдә эш.

-Балалар,сезнең алда эш дәфтәрләре ята. Эш дәфтәрләренә числоны

 язып куябыз. Матур язуны үрнәктәгечә күчереп язабыз.

                Өченче декабрь.

                Изгелек иткән юлда калмас.

Яхшылык кылган кешенең үзенә дә һәрвакыт ярдәм итәрләр.

(Слайд 2)

II. Белемнәрне актуальләштерү ( 2 минут)

-Шигырьне укыгыз.

-Фигыльләрне табыгыз.

Ул  яңа шәһәр төзи. (Хәзерге заман хикәя фигыль)

Төзи торгач, зур шәһәр төзеде. (Үткән заман хикәя фигыль)

Ул шәһәр шундый булачак, (Киләчәк заман хикәя фигыль)

Чәчәкле урамнарда

Машиналар чабып торачак. (Слайд  3)

  • Төзи фигыле кайсы заманда, нинди формада?
  • Хәзерге заманда, барлыкта.
  • Төзеде фигыле кайсы заманда, нинди формада?
  • Билгеле үткән заман хикәя фигыль,барлыкта.
  • Булачак, торачак  -Киләчәк заман хикәя фигыльле формаларын әйтә аласызмы?
  • Үткән заманның формаларын өйрәндегез,димәк без бүген дәрестә нәрсә өйрәнербез?
  • Киләчәк заман формаларын өйрәнербез. (Слайд 4)
  • Үз алдыбызга нинди максатлар куябыз? (Слайд 5)

  • Киләчәк заман хикәя фигыльнең формаларын, кушымчаларын  соравын  өйрәнербез,дөрес язылышы өстендә эшләрбез.

III.Яңа тема өстендә эш.

-Дәфтәрдә 1 биремне табыгыз.        

-Фигыльләрне укыгыз  тамыр һәм кушымчаларга аерыгыз.

-Эш өчен сезгә 1минут вакыт.

Киләчәк,укыячак, барачак, сөйләячәк  

Укыр, килер, барыр, сөйләр

-Тикшерәбез.   (Слайд 6) (Слайд 7)                                      

Үз эшегезне бәяләгез.

  • 1 төркем беренче юлдагы  фигыльләрнең кушымчаларын укып чыгыгыз. (Слайд 8)
  • 2 төркем икенче юлдагы фигыльләрнең кушымчаларын укып чыгыгыз. (Слайд 9)
  • Бу фигыльләр нинди заманда?

 Киләчәк заман формалары турында. 

Нәтиҗә  Игътибар белән карагыз. Фигыльләр нинди сорауга җавап булып килгән?

нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап булып килде.Шуннан чыгып без киләчәк  заман хикәя фигыльнең ике формасы булуын белербез:

  • Билгеле киләчәк заман

        Билгесез киләчәк заман. (Слайд 10)


- 1 нче төре -ачак, -әчәк, -ячәк, -ячак кушымчалары ялганып ясала. Болар һичшиксез буласы эш-хәлне белдерәләр, билгеле киләчәк заман хикәя фигыль дип аталалар.

  • 2 нче төре –фигыль нигезенә -әр,-ар, -ер, -ыр,-р кушымчалары ялганып ясала.Бу фигыльләр  эш,хәл,хәрәкәтнең киләчәктә булу яки булмавын  ихтимал рәвештә генә хәбәр итә. Алар билгесез киләчәк заман хикәя фигыль дип аталалар.

 

IV. Яңа белемнәр беренчел ныгыту (5 мин).

1.Төркемнәрдә карточка белән эш (2 мин)

-Хәзер төркемнәрдә эшлибез.

2 бирем.№ 1 конвертны алыгыз.

  • Укучылар сезнең алда  сары карточкалар ята. Анда язылган фигыль нигезләреннән Нишләр? Нишләячәк ? сорауларына җавап бирә торган   киләчәк заман формасын төзеп язарга.
  • Эш өчен сезгә 1минут вакыт.

Нишләр?-ыр, -ер,-ар,-әр,-р

Нишләячәк ? –ачак,-әчәк,-ячак,

-ячәк

Бар..

Бар...

Кил..

Кил...

Яз..

Яз..

Йөз..

Сөйлә..

Тыңла..

Тыңла..

Тикшерү       (Слайд 11)                                                                                   Үзбәя

Нәтиҗә ясау

Кайсы сүзнең язылышы авырлык тудырды? (язар, тыңлаячак)

V. Ял минуты (2 мин) (Слайд 12)

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне ишетсәгез кул чабасыз.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрне ишетсәгез аякларны тыпырдатасыз.

Кайтыр, киләчәк,укыячак,укыр,барачак,барыр,сөйләячәк,сөйләр

                                       “Серле баскыч” уены №2 конверт

Бу уенда безнең команда

җиң...  .

Тел  әйтә алмаганны

җыр________________.

Җырлап эшләсәң,

тәмләп  _________.

Кеше ялгыша- ялгыша

галим ___________

Батыр яуда____________.

Һөнәрле   _____________  ,  

  һөнәрсез көн  ________________  .

Таеп егылган таянып ____________.

Кыю бер _________,

Куркак мең __________.

    Тырышкан________________________ ,

     ташка кадак _____________  .

  • Әфәрин,сез бик акыллы балалар икән.

-Хәзер китапларыгызның 56 нчы битен ачыгыз.

VI . Мөстәкыйль эш. (4 минут)

3 бирем.

56 нчы биттән 127 нче күнегүне табыгыз.Бу күнегүне  мөстәкыйль эшлибез.

-1- 3 җөмләләрдәге фигыльләрне билгеле киләчәк заман формасына куеп языгыз. (Слайд13 )

 4,5 нче  җөмләдә фигыльләрне билгесез киләчәк заман формасына куеп язасыз.

-Эш өчен сезгә 2 минут вакыт.

Тикшерү  (Слайд 14)

Үзбәя

2.Төркемнәрдә эш. Рәсемнәрне җыю (пазлы) (3 мин)  

 4 бирем. №3 конверт (Слайд 15)

-Эш өчен сезгә 1минут вакыт.

-Сезнең алда ниди рәсем - эмблема килеп чыкты?

Ул -  нинди эмблема? (инвалидлар көне турында)

  • Дөрес, укучылар. 3 нче  декабрьдә халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Кемнәр соң ул инвалидлар? ( физик кимчелеге булган кешеләр). 

-  БМО карары нигезендә 1993 нче  елдан 3 нче  декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге көн белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Декада җәмгыятебезгә тагын бер кат әлеге категория кешеләргә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.

C:\Users\Windows-7\Desktop\СЫЙФАТ ДӘРӘҖӘЛӘРЕ\umejte-zhit-v-mire-i-soglasii-so-vsem-mirom_1567660875.jpg

  • Игелекле эшнең иртәсе – киче юк. Изгелек иткән юлда калмас –ди, татар халкы.
  •  Әйдәгез сездә рәсемдәге балага үз теләкләрегезне языгыз һәм без теләкләр агачы төзербез.
  • Файлда төрле-төстәге куллар төшереп киселгән,үз теләгегезне ошаган кулга языгыз һәм һәр төркемнән берешәрләп чыгып тактада ябыштырасыз.
  • Берничә теләкне укыйм мактыйм.

VII.Рефлексия. ( 2 минут) (Слайд 16)

  • Укучылар,бүгенге дәреснең темасы нинди иде?( Киләчәк заман  хикәя фигыль формалары.)
  • Без үзебезнең алга куйган максатка  ирештекме?
  • Нәрсәләр белдек?
  • киләчәк заман хикәя фигыльнең формаларын,мәгънәсен,кушымчаларын,соравын өйрәндек
  • Үзбәя битләрен алыгыз. Үзегезнең эшчәнлекне бәяләгез һәм миңа тапшырыгыз.

VIII. Өй эше бирү.(1 мин) (Слайд 17)

1.132 нче күнегү,57 бит язмача башкарырга.

2.Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең төрле формалары булган мәрхәмәтлелек,изгелек турында 3-4 мәкаль алып килергә.

3.”Әгәр мин тылсымчы булсам” темасына хикәя төзеп языгыз.

IX. Укытучының йомгаклау сүзе (1 мин)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Откройте возможности пользовательских макетов

Слайд 2

Өченче декабр ь. Сыйныф эше . Изгелек иткән юлда калмас .

Слайд 3

Ул яңа шәһәр төзи. Төзи торгач, зур шәһәр төзеде. Ул шәһәр шундый булачак, Чәчәкле урамнарда Машиналар чабып торачак.

Слайд 4

Хикәя фигыл ь нең киләчәк заман формалары Дәрес темасы :

Слайд 5

Дәреснең максаты: киләчәк заман хикәя фигыльнең формаларын, аларның мәгънәсен, кушымчаларын, сорауларын гамәли үзләштерү; б илгеле һәм билгесез киләчәк заман фигыль формаларын өйрәнү; сөйләм телен үстерү.

Слайд 6

Кил әчәк ,укы ячак , бар ачак , сөйлә ячәк Д өрес эшләдегезме? Тикшерегез.

Слайд 7

Укы р , кил ер , бар ыр , сөйлә р

Слайд 8

Кил әчәк , укы ячак , бар ачак , сөйлә ячәк Билгеле киләчәк заман

Слайд 9

Укы р , кил ер , бар ыр , сөйл әр Билгесез киләчәк заман

Слайд 10

Кил әчәк заман хикәя фигыл ь Формалары - ар/- әр,-ыр/-ер,-р -ачак/-әчәк,-ячак/ячәк Оч - ар , өлгер – ер, оч- ачак , өлгер- әчәк , укы- р ,эшлә- р ,укы- ячак ,эшлә- ячәк Билгесез киләчәк заман Билгеле киләчәк заман

Слайд 11

Нишләр?-ыр, - ер,-ар,-әр,-р Нишләячәк ? -ачак ,- әчәк, ячак,- ячәк Бар ыр Бар ачак Кил ер Кил әчәк Яз ар Тыңла ячак Йөз әр Яз ачак Тыңла р С өйлә ячәк Д өрес эшләдегезме? Тикшерегез.

Слайд 13

. 1.Бу көннәрдә безгә дәү әнием кунакка кил әчәк . 2.Әтисе ышана, Марат сүзендә тор ачак . 3.Гөлия җыелышта чыгыш яса ячак . Билгеле киләчәк заман

Слайд 14

. 4.Гөлфинә белән Сөмбел электрон газета чыгар ыр . 5.Чирек азагында уку әсбапларын Марат карап чыг ар . Билгесез киләчәк заман

Слайд 15

БМО карары нигезендә 1993 нче елдан 3 нче декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде.

Слайд 16

-Укучылар,бүгенге дәреснең темасы нинди иде? - Без үзебезнең алга куйган максатка ирештекме? -Нәрсәләр белдек? Рефлексия

Слайд 17

1.132 нче күнегү , 57 нче бит, язмача башкарырга. 2.Киләчәк заман хикәя фигыльләр-нең төрле формалары булган мәрхә-мәтлелек,изгелек турында 3-4 мәкаль алып килергә. 3.”Әгәр мин тылсымчы булсам... темасына хикәя төзеп языгыз . Өй эше


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кучымчасы ярдәмендә ясала....

Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре. 4класс

Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре. 4нче сыйныфта татар теленнән сингапур  технологиясен кулланып үткәрелгән  дәрес эшкәртмәсе....

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"(1 сыйныф, рус төркеме.).Скачать видеоурок по ссылке:https://yadi.sk/d/v36JxVv7k9jF3...

Дәрес конспекты:"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы."

Дәрес төре. яңа материалны аңлату.Дәреснең темасы.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы.Максат. Укучыларны  хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат...

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы" темасына презентация

В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф.

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф(татар теле)....